|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.08.2012 Җәмгыять
“Алло, Америка! Азнакайдан Ренат бу”Депутатлар белән Азнакайга баргач, безне Чатыр Тауга дәштеләр. Татарстанда диңгез өсте тигезлегеннән иң биек нокта бу. Тау түбәсенә менгәч, җиңеллек, рәхәтлектән баш әйләнә. Шунда радиосөюче Ренат Вәлиевне дә чакырганнар. “Бер фанатик ул, дөньяның теләсә кайсы ноктасы белән элемтәгә керә ала”, – диделәр. Килеп туктады Ренат, машинасындагы радиостанциясен көйләп тә куйды. “Кайсы илгә барыйк?” – ди. Бертавыштан: “Италиягә!” – дибез. Бер-ике минут узгандырмы, Италиядән тавыш та килде. Хәл-әхвәл сораштылар да, Ренат безгә: “Әйдә, сез дә берәр сүз әйтегез!” – ди. Тележурналист Юлия Казанцева итальянча белә булып чыкты, аңа сокланып-көнләшеп карап тордык та: “Йә, нәрсәләр ялганладың?” – дибез. “Кем икәнлегебезне әйттем, Татарстанны мактап алдым...” Ренат үзе дә алты тел белә икән, үзлегеннән өйрәнгән, чөнки шунсыз чит-ят җирләрдәге радиосөючеләр белән аралаша алмыйсың. Чатыр Тауда очрашудан соң, миңа тагын Азнакайга барырга туры килде һәм Ренат белән яңадан очраштык. Эш урыны “Әфганчылар клубы”нда икән. Моңарчы өендә шөгыльләнгән. Үзе генә булса бер хәл, бит аның йөзләгән шәкертләре – мәктәп укучылары бар. Ике бүлмәле фатирга ничек сыймак кирәк? – Өйдә бала-чага җыеп ятканга хатының ачуланмыймы соң? – Юк. Мәүлидә берара үзе дә радио белән җенләнеп китеп, Израиль белән элемтәгә кереп, медицина рецептлары язып алгалады әле. Радиосөючеләр – гаҗәп халык. Алар – якын туганнар кебек, – ди Ренат. Элемтә вакытында үзем тыңлап тордым: Ренатка үз “позывноен” әйтү җитә һәм дөньяның теләсә кайсы почмагындагы корреспондент белән дустанә әңгәмә башлана. Алар космонавтлар белән дә, төрле илләрнең президентлары белән дә элемтәгә керә ала. Әмма эфирда теләсә нәрсә сөйли алмыйсың. Иң элек Россиянең “Баш радиоешлык үзәге”ннән таныклык аласың. Синең ни сөйләгәнеңне тиешле органнар гына түгел, радиосөючеләр дә контрольдә тота. “Без радиосөючеләрнең халыкара лигасы законнарына буйсынабыз”, – ди Ренат. Ул үзенең шөгыле турында көннәр буе сөйли ала. Шөгыле, шәкертләре турында мөкиббән китеп, дөньясын онытып сөйли ул. Андый “эш белән саташкан” кешеләр сирәк була. 7 яшендә детекторлы радиоалгыч җыйган Ренат. Монысы да гайре табигый тоелды. Ул яшьтә әле бала, кем әйтмешли, еламыйча ашый да белми. Инде бүген үзе 600 ләп баланы “радио һөнәре”нә өйрәткән. Түгәрәккә йөрү өчен ата-ана Ренат исеменә гариза яза икән. – Үз һөнәреңә бушлай өйрәтәсеңме? – Әйе. Акча сорарга оялам. – Нинди акчага яшисез? – Хатын бар бит, – ди Ренат һәм көлеп җибәрә. Кызык инде, бу гаилә дөнья малына кызыкмыйча, булганына шөкер итеп яши бирә. Аның каравы Ренатны бөтен Азнакай гына түгел, бөтен дөнья белә. Ә хатыны Мәүлидә – ташчы һәм үз һөнәре буенча уздырылган ярышларда беренче урыннарны алып килә. Мәүлидә турында аерым язармын әле. Ә менә Ренатның шөгыле мине кызыксындырганнан- кызыксындыра барды. Шәкертләре елына 20 меңнән артык радиоэлемтә урнаштырсалар, Ренат үзе 40 мең мәртәбә “дөньяны барлый”. “Россия радиосөючеләр союзы” һәр елны 4–9 майларда “Җиңү” мемориалы уздыра. Анда үзенең шәкертләре белән Ренат та катнаша. Радиоалгычларын көйләп куя да, Азнакайның Бөек Җиңүгә керткән өлеше, сугыш ветераннары, Советлар Союзы Геройлары (Азнакайда алар дүртәү) турында бөтен дөньяга сөйли алар. “Бу бит – балаларда Ватанны ярату хисе тәрбияләү, әллә нинди алымнар уйлап табасы, чаралар үткәрәсе дә юк”, – ди Ренат. Кызыклы гына бер гыйбрәт тә сөйләде әле. “Бервакыт шундый радиоэлемтә вакытында безнең янга бер гаилә килде дә: “Сугышта югалган бабабызның каберен табуда булыша алмассызмы?” – диде. Кайда армиягә алынганын, кай тирәдә күмелгән булуын сорашып эфирга чыктым һәм, бәхеткә, Смоленск өлкәсендә яшәүче тарих укытучысына эләктем. Исемен оныттым инде, ул эзләнүләр алып баручы укытучы булып чыкты. Гозеребезне аяк астына салып таптамады. Смоленск өлкәсенең “Красный” бистәсендәге туганнар каберлегенә барып, якташыбызның исемен тәки тапкан бу. Туганнары, бабалары каберенә барып, чәчәк куеп кайтты”, – дип сөйләгән иде ул. Ренат Вәлиевнең шәкертләре, радиоспорт буенча Россия һәм дөнья күләмендәге ярышларда катнашып, 31 мәртәбә призлы урыннарны яулаганнар. Ә Ренат үзе 2005 елда Бөтендөнья күләмендәге бәйгедә III урынны алган. “Җиһазларны яңартып, халыкара ярышта I урынны алмыйча тынычланмыйм әле мин”, – ди ул. – Аннан соң барысын да ташлыйсыңмы? – Юк, яратмагач – башламыйлар, башлагач – ташламыйлар, – ди ул, елмаеп. Азнакайга тагын барсам, Ренат Вәлиев мине Америка Президенты белән сөйләштерә алмасмы дип хыялланам әле. Ә нигә? Әйтәсе килгәннәрем, сорауларым да бар. Хыял тормышка ашса, ни сөйләшкәнебезне язармын.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ |
Иң күп укылган
|