поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.07.2012 Җәмгыять

Лондонга "Олимпия ләгънәте" төшәрме?

Бүген Лондон Олимпиадасы башлана. Ихтимал, кешелек тарихында бу Олимпиада иң хәвефле спорт ярышы буларак кереп калыр. Бөекбритания бүген тиңе булмаган саклык чаралары күрә: ил башкаласын коры җирдән дә, диңгездән дә, һавадан да сакларга әзер­ләнәләр. Спортчыларны һәм җанатарларны 23 мең кеше саклар, шуларның 17 меңе хәрбиләр булыр, дип уйланыла.

Саклык чаралары өчен каралган бюджетны төрле чыганаклар төрлечә атый: "Вести" каналының "йөгерек юл"ында соңгы көннәр­дә генә мин үзем 50 миллиард доллар турында мәгълүмат күрдем, Интернетта 1,6 миллиардтан алып 40 миллиардка кадәр саннар табарга була. Бер нәрсә хак: саннар ярыш көннәре якынлашкан саен үсә бара һәм шуңа бәрабәр рәвештә саклык чаралары да арта. Шул ук вакытта ниндидер мифик мөселманнарның Олимпиада көннәрендә Лондонга һөҗүм ясарга әзерләнүләре турында имеш-мимешләр дә куертыла. Әлбәттә, бер генә экстремистик оешма да Лондонга диңгездән дә, һавадан да, коры җирдән дә һөҗүм итәрлек куәткә ия түгел. Моны хәтта мөселманнар күпләп яшәгән дәүләтләр дә оештыра һәм башкара алмый. Техник мөмкинлекләр рөхсәт итми, кыскасы. Хәтта хәрби-сәнәгать комплексы иң нык үскән Иран да бу турыда уйлый да алмый.

...Ләкин ...ләкин террор куркынычы бар дип саныйм мин үзем, чөнки террорны оештырып, аны мөселманнарга ягарга әзер торган, куәтле йогынтыга, хәрби куәткә һәм бюджетка ия булган көчләр бар бүгенге дөньяда. Иң башта күп кенә аналитикларның инде күптән Лондондагы бу чараны Англиягә төшкән "Олимпия ләгънәте" дип санауларын искә төшерик. Дөрес, бу гыйбарәне кулланганда, алар күбрәк Олимпиада китергән икътисадый зыянны күз алдында тоталар. Икътисадый кризис шартларында болай да кыен хәлдә калган Англияне Уеннар тәмам бөлдерер, ил икътисадый упкынга тәгәрәр, дигән фаразны алга сөрәләр.

Тагын да шөбһәлерәк һәм хәвефлерәк "күрәзә"ләр бар. Әйтик, Лондон мэры Борис Джонсон: "Бу Көнчыгыш Лондонда 1666 елгы Бөек янгыннан соңгы иң дулкынландыргыч вакыйга булачак", – дигәндә нәрсәне күз алдында тота? 1666 елгы Бөек янгын турында кыска гына тарихи мәгълүмат биреп китик: икмәк пешерү йортыннан кабынып киткән ул янгын дүрт көн дәвмында 13500 өйне, 87 чиркәүне, хөкүмәт биналарының күпчелеген юкка чыгара, 70 мең кеше йортсыз-җирсез калган дип санала. Ул вакытта үзәк Лондонда барлыгы 80 мең кеше яшәгән дип әйтәләр. Олимпиада Уеннары белән бу янгын арасында параллель үткәргәндә, мэрның нәрсәне күз алдында тотканы сер булып кала бирә.

Әмма ачыграк булган башка мәгълүматлар бар. 2008 елның августында, Олимпиадага нәкъ 4 ел кала, "Би-би-си" компаниясе видеофильм төше­рә, аны "Код 9: фаразны программалау" дип атый. Тамашачы видеода Лондонның Олимпиада стадионына атом-төш бомбасы ташлауларын, аннан үсеп чыккан "гөмбә"не, йөз меңнәрнең һәлакәтен күрә. Мондый дәһшәтле юрауның сәбәбен фильм авторлары кешеләрне барысына да әзер булып торырга өндәргә теләү дип әйтәләр.

Тагын да дәһшәтлерәк фаразны "Рокфеллер фонды" 2010 елның маенда "Киләчәккә технологияләр һәм халыкара үсеш сценарие" дигән 34 битлек документта ясый. Дөнья белән идарә итәргә теләүчеләр якын килә­чәк­тәге фаҗигаләрне инде үткән заманда тасвирлыйлар: "2010 елдан 2020 елга кадәрге аралык тикмәгә генә "һәлакәтле унъеллык" дип аталмады: 2012 елгы Олимпия уеннарындагы 13000 кешенең гомерен алган шартлау, аннан соң Индонезиядә 40000 кешене үтергән җир тетрәү, Никарагуаны тулысынча диярлек юкка чыгарган цунами, Кытайның көнбатышында соң­гы меңьеллыкта күрелмәгән, климаттагы үзгәрешләр белән бәйле булган корылык тудырган ачлык", – дип санап китәләр. Киләчәктә булачак дип саналган бу һәлакәтләрнең үткән заманда сурәтләнүе документ авторларының аларны үзләре планлаштыруы һәм үтәләчәгенә шиксез ышануы турында сөйләмиме? Иң соңыннан саналган һәлакәтләрнең кеше ихтыярына бәйле булуы шик уятса да, кайбер державалар кулында җир тетрәүләр, цунамилар, корылыклар китереп чыгарырга сәләтле климатик корал бар дигән шау-шуларның тынып тормавын да онытырга ярамый. Һәрхәлдә, "Олимпиада – 2012" терактын оештырырлык кына көч бар алар кулында, калган фаразлар курку һәм дәһшәт хисе тудыру өчен генә дә саналырга мөмкин.

Олимпиада белән бәйле шөбһәләрнең тагын да кызыклыраклары бар. Әйтик, "Гардиан" газетасының: "Бу җәйдә өч урынга эләкмәвең хәерле: Кабул, Багдад һәм Лондондагы Олимпия Уеннары", – дип кисәтүен игътибарга да алмадык ди. "Иллюминатлар картасы" дигән уенны кая куябыз? Масоннар уйлап чыгарган бу уен картасы турында күп сөйләргә булыр иде, билгеле. Урын аз булу сәбәпле, 500 дән артык картадан торган бу уенның 1994-1995 елларда чыгарылуын, әмма андагы карталарда 2001 елгы "игезәк башнялар"-га һәм Пентагонга һөҗүмнең тасвирлануын (6-7 ел алдан хәбәр итә!), кешелек дөньясы соңгы берничә елда кичергән грипп эпидемияләренең, принцесса Диананың үлеме, Мексика култыгында нефть түгелүе сурәтләнүен генә әйтеп торыйк. Нәрсә бу, күрәзәме? Түгел, әлбәттә. Бу планлаштыру дип атала. Җинаятьләрне берничә ел алдан билгеләп кую ягъни. Менә шул "Иллюминатлар картасы" Лондон Олимпиадасында террор актын да фаразлый бит. Дөрес, анда сүз конкрет 2012 ел һәм Олимпиада турында бармый, киная һәм символлар белән сөйләнә барысы да. Картада Лондондагы мәшһүр Биг Бэн сәгате куелган манараның шарт-лап очуын, ә алгы планда Олимпиада символы булган биш боҗра төсендә киенгән кешеләр торуын күрә алабыз. Артык күпкә китмиме туры килүләр? Боларга тагын Дэвид Рокфеллерның: "Безгә яхшы идарә ителә торган масштаблы кризис кына кирәк һәм халыклар Яңа дөнья тәртибен кабул итәчәк­ләр", – дигән сүзләрен дә өстик. Рокфеллерлар кланы исә Иллюминатлар ордены белән тыгыз бәйләнештә тора.

Тиңе күрелмәгән саклык чаралары бу җинаятьчел планнарны тормышка ашырмаслар дип өметләник. Әгәр дә инде террор акты башкарыла икән, бу шартларда моны бары тик куәтле державаларның яшерен хезмәтләре берләшеп кенә тормышка ашыра алачагын да онытмыйк. Олимпиаданың символлары, бигрәк тә аның талисманы турында да күп сөйләргә мөмкин булыр иде. Тик аларын укучы мистика белән артык аваздаш дип кабул итәргә ихтимал булганга, әлегә туктап торыйк.



Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен Британия хакимияте "җир-һава" ракета системаларын да урнаштырган



Израиль 40 ел элек Мюнхен Олимпиадасында булган терактның кабатлануыннан курка


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 148-149 | 27.07.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»