25.07.2012 Язмыш
“Бусагадан түргә генә үттем кебек” ди үзенең гомере турында 100 яшьлек Фәтехелҗинан апа
Бер гасыр... Күпме ул, азмы?! Тарих өчен, бәлки, күптер дә. Ә менә кеше күңеле өчен бик аз икән ул. Патша заманында туган Фәтехелҗинан апа үзенең 100 еллык гомере турында “бусагадан түргә генә үттем кебек”, ди. Өч яшендә ятим калып, тормышның бөтен ачысын тоеп, фәкыйрьлекне үз җилкәсендә татыган ул. Дүртенче баласын тапканда әнисе Минсафа апа вафат булгач, биш яшьлек апасы һәм ике яшьлек сеңелесе белән ятимлек арбасына җигеләләр.
Өч сабыйны тәрбияләүдән дә, кырдагы һәм йорттагы эшләрне башкарудан да тәмам гаҗиз булган Газизҗан абзыйның өзгәләнүен күреп, туганнары Гыйльмебәян исемле яшь хатынны димлиләр. Шуннан Фәтехелҗинаннарның тормышлары җайланып китә. Үги ана бик мәрхәмәтле булып, ятим балаларны беренче көннән үк үз итә. Тиздән гаилә ишәя, бер-бер артлы тагын өч уртак бала дөньяга килә. Фәкыйрь булсалар да, бик тату яшәп, балаларын зур тормыш юлына чыгаралар алар.
Фәтехелҗинан апа 22 яшен тутырып, Камышлыдан Бозбаш авылына кияүгә чыга. Шул авылда кызы Фәхирә, улы Ядкәр туа. Ә 1941 елда ирен сугышка озатканда кечкенә Халисәсенә бер ай гына була әле. Сабыйларга яңадан әтиләрен күрергә насыйп булмый, ул сугыш кырында ятып кала.
Юбиляр әбидән яшь чакларын сораша башлагач, ул болай ди: “И-и, бәбекәем, колхоз кырларында эшләү каныма, күңелемә сеңеп калган, һич онытырлык түгел. Көне-төне эшли идек бит, хәзерге кебек күңел ачулар юк иде шул. Башта “Бөтенесе фронт өчен!” лозунгысы астында эшләдек, аннан сугыштан соң хуҗалыкны күтәрергә кирәк иде. Илебездәге бөтен эш хатын-кызлар, үсмер балалар, картлар җилкәсенә калды бит. Ашлык та үстердек, урман да кистек, окоп та казыдык. Бигрәк авыр иде - ашарга, өскә кияргә юк, киемнең бер урынын ямасаң, өч урыныннан тишелә. Балаларымны каенанам тәр-бияләде. Бик яхшы кеше иде мәрхүм”. Күз яшьләрен яулык очы белән сөртеп алгач, дәвам итте: “Хәзер менә рәхәттә яшим - балаларым, оныкларым, туганнарым тәрбиясендә, Аллага шөкер. Бөтен эшем - түрдә, намазлык өстендә дога кылып утыру”.
Кызлары әйтүенчә, ул хәзер генә шулай. Әле бакча утаудан туктаганына да ике генә ел узган. Күзлекне дә быел гына кия башлаган икән. 98 яшендә бакча утап йөргән карчыкны күз алдына китереп карагыз сез!
Фәтехелҗинан әби соңгы 15 елда Красный Яр районының Кызылсу авылында кызы Фәхирә белән яши. Бүгенге көндә аның җиде оныгы, ундүрт оныкчыгы һәм дүрт туруны бар. Әбиләренең 100 еллык юбилеена Татарстаннан, Богырыслан шәһәреннән, Самара өлкәсеннән, Ташкенттан күпсанлы туганнары җыелган. Аларның уртасына утырган юбилярның күзләреннән нур бөрки, йөзендә шатлык уйный.
Соңгы соравыма җавап итеп, нурлы йөзле Ак әби бөтен туганнарына, балаларына васыять әйткән кебек булды: “Балаларым хәзерге заманның кадерен белеп яшәсеннәр иде. Дөньялар тыныч, тормышлар мул, җитеш. Ач-ялангач елларда безгә мондый бәхет төшебезгә дә керми иде. Ил башлыгыбыз Путин да менә котлаган үземне (саклык белән генә котлау телеграммасын күрсәтә). Җитәкчеләргә дә рәхмәт. Пенсия килеп тора, өстәл тулы ризык, шкаф тулы кием-салым. Тормышлар тыныч булсын, илебезгә афәтләр килмәсен, илбашчыларыбыз гадел булсын. Иманыбыздан аерма, Ходаем!”
Сиңа да сәламәт тормыш, озын гомер, озак еллар шулай нур чәчеп яшәргә насыйп булсын, Фәтехелҗинан әби!
Раушания СИТДЫЙКОВА
Бердәмлек
№ --- | 25.07.2012