поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.07.2012 Ир белән хатын

Әби түгел, әни мин!

Узган гасырда илебез медицинасы беренче сабыйларын 25 яшьтән соң тудырган хатын-кызларны “картаеп бала табучылар” дип атый иде. Хәзер исә беренче баланы 30 яшьтән соң табу күренеше дә гадәти булып санала. Алай гына түгел, бүген 40 яшен тутырып, яшь әни булырга җөрьәт итүче гүзәл затларыбыз саны арта бара.

Баланы кайчан табарга?

Бу сорау һәрбер хатын-кызны борчыйдыр, мөгаен. Әлбәттә, бу мәсьәләгә караш күптөрле булырга мөмкин. Берәүләр инде 18дә үк әни булырга әзер.  Икенчеләр исә 30га якынлашканда гына өлгереп җитә.

Шулай да, табиблар баланы вакытында табарга киңәш итә. Алар фикеренчә, моның өчен иң кулай вакыт 18-25 яшь. Хатын-кыз организмы инде биологик яктан җитлеккән һәм бала тудыруга тулысынча әзер, ди алар.

Елдан-ел соңрак бала тудыру тенденциясен исә белгечләр тискәре бәяли.  Хатын-кыз организмына табигать тарафыннан бирелгән вакыт бик кыска, инде 30 яшькә балага узу мөмкинлеге кими бара. Корсаклы чакта һәм бала тапканда кыенлыклар туу ихтималы да арта.

Нигә соңлаганнар?


Бала тудыру йортында шактый өлкән яшьтәге хатын-кызларга яшьрәк әниләр сәерсенеп карый. “Картаеп беткәч бала тапмасалар!” дип тискәре фикер белдерүчеләр дә булды. Әмма сөйләшә-аралаша башлагач, баласын “вакытында” тапмаган хатын-кызның һәрберсенең үз аңлатмасы бар булып  чыкты.

Берсе - башта укып бетерим, аннары яхшы эш табыйм, матди яктан аякка басыйм дип вакыт сузган. Икенчесе - үз янында баласына әти булырдай ирне озак сайлаган. Аннары бит балага уза алмыйча, еллар буе дәваланган һәм, ниһаять, соң булса да әни булу бәхетенә ирешкән хатын-кызлар да бар.

Һәм 35тән соң бала табучыларның берсе дә үзен карт дип санамый. Киресенчә, алар үзләренең яшәреп китүен, яшәү дәрте яңадан кабынуын билгели. Әле күптән түгел генә өлкән яшьтәге хатын яшь әнигә әверелә дә куя шулай.

“Йолдызлар” таба бит әле...

40 яшенә якынлашканда бала тудыру танылган кешеләр арасында сирәк күренеш түгел. Җырчы Мадонна беренче сабыен 38 яшендә таба, 42 яшендә исә икенче тапкыр әни була. Джулия Робертс 37 яшендә ике игезәк бала тудыра. Шул ук яшендә актриса һәм модель Элизабет Херли да яшь әни булу бәхетенә ирешә. Сальма Хайек һәм Николь Кидман 41 яшьтә беренче баласын таба. Һәм бу исемлекне бик озак дәвам итеп була.

Болар барысы да чит ил “йолдызлары” бит, диярсез, әмма безнекеләр арасында да 40 яшен тутырганда әни булырга җөрьәт итүчеләр бар. Әйтик, Алена Свиридова, Лариса Гузеева, Ирина Хакамада, Елена Проклова,  Кристина Орбакайте шундыйлардан. Хәер, аларның барысының да бу беренче балалары түгел.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ --- | 22.07.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»