поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.11.2008 Авыл

ФЕРМЕР ӘБИ, ЯКИ ҖӘЗАСЫЗЛЫК БӘЛАСЕ

Газетаның 2008 ел, 24 июнь санындагы мәкаләдә сүз республиканың Тукай, Әгерҗе, Лаеш районнарында нигезсез түбән бәядән җир кишәрлекләрен сату, авыл хуҗалыгы максатындагы җирләрдән дөрес файдаланмау һәм башка күп төрле закон бозулар турында бара. Нәтиҗәдә бюджет системасына шактый зур күләмдә акча керми кала. Пай җирләрен рәсмиләштерүдә дә каршылыклар, административ киртәләр күп.

Мәкалә газетада басылып чыкканнан соң берничә ай узуга да карамастан, редакциягә бернинди җавап алынмады. Алай гына да түгел, соңгы вакытларда "ВТ"­га килеп ирешкән хат-хәбәрләрдән күренгәнчә, Лаеш районында хәлләр һич кенә дә уңай якка үзгәрми. Киресенчә, Татарстанның иң матур почмаклары саналган гүзәл Кама, ямьле Мишә буйларындагы урыннар, Казаннан ерак булмаган урман һәм күл тирәләрендәге җирләр урау юллар аша Лаеш районына кагылышы да булмаганнар кулына эләгә. Редакция карамагындагы документлар да шуны раслый.

 

Моңарчы Бөгелмә шәһәренең Космонавтлар урамында яшәгән, 1926 елның 12 июлендә туган Нина Михайловна Попованың җитезлегенә, өлгерлегенә хәйран калырлык. Олы яшьтәге хезмәт ветеранының үзен күреп сөйләшмәкче идем, булмады. Бөгелмә шәһәрендәге адресы белән туры китерә алмагач, Нина Михайловнаны эзләп шәһәрнең паспорт хезмәтенә мөрәҗәгать иттем. Бәлки, туган ягындадыр, диделәр. Юл уңае төшеп, әбинең туган төбәге – Лениногорск районы Иске Писмән авылына да сугылып үттем – Нина Михайловна анда да туры килмәде.

 

Кызыксынуымның үзенә күрә сәбәпләре дә бар. Редакциягә алынган рәсми документлардан күренгәнчә, Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Нина Михайловна тугызынчы дистәсе белән барганда, Лаеш районында йөзләрчә гектар җир алып, фермер хуҗалыгы оештырып җибәргән. Озак еллар редакциядә эшләп Татарстанда түгел, Россия күләмендә дә мондый гамәлне күрү түгел, ишеткәнем дә юк иде. Республикада ничек итеп авыл хуҗалыгында шул кадәрле уңышларга ирешүебез турында күрше-тирә регионнарда әледән-әле кызыксыналар. Хәзер исә: "Безнең фермерлар арасында менә шундыйлар да бар", – дип горурланып сөйләрлек булачак.

 

Хезмәт ветераны исә, Лаеш районында фермер хуҗалыгы гына түгел, берьюлы берничә авылда йортлар төзү өчен дә җир кишәрлеге алган икән. Еллар буе әлеге юлда интегеп йөрүчеләргә бер үрнәк тә бит әле бу. Нина Михайловна әлеге авыр һәм үтә дә четерекле мәсьәләдә үз тәҗрибәсе белән уртаклашса, Казанга якын авылларда өй төзер өчен 25-30 сутый җир өмет итеп бусагадан-бусагага йөрүче йөзләрчә яшь гаиләләргә киңәше белән булса да ярдәме тимәсме дип тә өметләндем.

 

Гаҗәп бит: сиксән өченче яше белән баручы Нина Михайловна Бөгелмәдән кадәр килеп Лаеш районының җәннәт почмагыдай урыннарында үзенә өйләр һәм каралты-куралар төзер өчен генә түгел, авыл хуҗалыгы билгеләнешендә җирләрне дә ничек рәсмиләштерә ала? Сутыйлап кына булса бер хәл, гектарлап бит! Ә әби-бабалары, әти-әниләре, шагыйрь әйтмешли "шушы җирдән, шушы туфрактан" булган типсә тимер өзәрлек ир-егетләр фермер хуҗалыгы оештыру түгел, өй төзер өчен дә урын ала алмый. Лаеш районында андый "булдыксызлар"ның саны йөзәрләп исәпләнә икән. Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан 2008 елның март аенда уздырылган тикшерүдә ачыкланганча, ел дәвамында район җитәкчелегенә шундый гозер белән җиде йөзгә якын кеше мөрәҗәгать итә. Шуларның алты йөз сиксән алтысына җир кишәрлеге урынына түбәндәге эчтәлектә аңлатма бирелә:

 

"Хөрмәтле Фәлән Фәләнович! Россия Федерациясенең "Җир кодексы" турындагы Законы нигезендә җир кишәрлекләре гражданнарга әлеге торак пунктта яңа җирләр барлыкка килгәндә аукцион үткәрү юлы белән арендага бирелә". Шулай итеп аларның күбесе бүгенге көнгә кадәр үз торак пунктларында яңа җир кишәрлеге барлыкка килүен сабыр гына көтәргә мәҗбүр. Ни хәл итәсең, законга каршы барып булмый бит инде.

 

Шул ук вакытта реклама газеталарында нәкъ менә алар яшәгән торак пунктларында өй төзер өчен җир кишәрлекләре сату турындагы игъланнарның чуты-саны юк! Бәясе генә "тешли" – арадашчылар тәкъдим иткән җирнең бер сутые 80-100 мең сум тора!

 

Бераз читкәрәк киттем бугай. Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, инде янә Нина Михайловнага әйләнеп кайтыйк. Әбинең фермер булырга теләге кайчан һәм ничек барлыкка килгән? Редакция карамагында булган документлардан күренгәнчә, нәкъ менә сиксән яшьлек юбилеен үткәрергә җыенган көннәрендә! Төгәлрәк әйткәндә, 2006 елның 12 июнендә Нина Михайловна Попованың Лаеш муниципаль районы башлыгы А.Тимофеев исеменә язган гаризасында мондый юллар бар: "Районның "Дуслык" ширкәте файдалануында булган дәүләт җирләреннән 49 ел аренда шарты белән фермер хуҗалыгы оештыру өчен миңа җир кишәрлеге бирүегезне үтенәм". Гаризада шул ук көндә муниципаль районы башлыгының "Хәл итәргә кирәк!" дип имзалаган култамгасы барлыкка килүе дә сокландыра. Менә бит нинди җитезлек.

 

Кайда ничектер, әмма Лаеш районында "глава"ның "Хәл итәргә кирәк!" дигән кискен резолюциясеннән соң теләсә нинди проблема да чагыштырмача тиз хәл ителә. Нина Михайловнаның өлкән яшьтә булуы, фермер хуҗалыгы оештыру өчен сәламәтлеге җитенкерәмәскә мөмкинлеге исәпкә алынмый. Берничә дистә белгеч, җитәкче, юристлар кулы аша узган әллә никадәрле документларда гариза иясенең ерак Бөгелмә районында яшәве, Лаеш районында беркайчан эшләгәне булмавы да шик-шөбһә тудырмый. Югыйсә, районның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе, Күчемсез милек Федераль агентлыгы Идарәсенең Лаеш бүлеге начальнигы, Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчеләре, юридик бүлек вәкилләре – барысы да тәҗрибәле кешеләр. Бер-бер артлы документка үз имзаларын һичбер сорауларсыз  куюлары аңлашылып җитми. Нәтиҗәдә рекордлы срокта – 2006 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәре, Космонавтлар урамының дүртенче йортында яшәүче сиксән яшьлек хезмәт ветераны Нина Михайловна Поповага Лаеш районының Чирпы авылы янында фермер хуҗалыгы оештыру өчен 102 гектардан артык җир кишәрлеге бирү турында Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетының махсус карары барлыкка килә.

 

Эшләр мондый темплар белән барганда фермер әби оештырган хуҗалык бүген республикада шаккатарлык нәтиҗәләргә ирешәдер инде дисезме? Мин дә шулай уйлаган идем. Хаталанмас өчен Татарстан Республикасы Фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеровтан кабат-кабат сорашам. Кызганычка каршы, андый фермер хуҗалыгының барлыгын да белми ул. Нина Михайловнаны да гаепләп язуым түгел. Каян барысына да өлгерсен? Гомере буе җыйган мал-мөлкәтен, фатирын калдырып, Лаеш шәһәренең Декабристлар урамындагы алтынчы йортка да күчеп, районның Вороновка авылында шәхси хуҗалык төзү өчен 1200 квадрат метр җирне дә рәсмиләштер әле?! Бу кадәрле мәшәкатькә яшьләр җитезлеге кирәк бит. Шул ук вакытта Лаеш шәһәренең йөзек кашы булырлык урын – Иске Пристань бистәсендәге гүзәл Кама елгасы ярында "Липки" сәламәтләндерү лагерена терәлеп үк торучы утар һәм 2399 квадрат метр мәйданны үзенеке итәргә дә хәленнән килә Нина Михайловнаның. Дистәләрчә миллион сумнарга төшереп Лаешка килгән олы кунакларны хөрмәтләү өчен төзелгән, сауна-бассейннары булган ике катлы заманча зур йортның әбигә нигә кирәклеген генә аңлый алмыйм. Бәлки исәбе  үзе оештырачак фермер хуҗалыгындагы уңышлары белән танышырга килгән чит ил кунакларын шунда кабул итүдер? Кем белә бит. Кама ярындагы бу гүзәл бинаны да Лаешка махсус барып карадым: теләсә нинди чит ил кунакларына күрсәтерлек! Әби әле дә тик тормый икән: утарда зурдан кубып ремонт-төзү эшләре башкарыла.

 

Нина Михайловнаның гаризасында язылганча, тагын шул урында шәхси төзелеш өчен җир соравы да гаҗәпләндерде мине. Ремонт эшләре тәмамлангач, ике катлы утарны сүтәргә исәбе микәнни? Аңа бит нәкъ шушы урында шәхси йорт төзер өчен 2399 квадрат метр җир бирелгән. Бу турыда муниципаль районы башкарма комитетының 2008 елның 25 апрелендә чыккан 612 нче карарында да ачык әйтелә.

 

Ходай бер биргәнгә бирә бит. Нина Михайловнага Курманаково авылы яныннан тагын 6 гектар пай җирләре бүләк ителүен әйтүем. Барлык шартларын туры китереп, Татарстан Теркәү палатасы аша үткәреп бирәләр аңа бу зур бүләкне. Нина Михайловна Попованың бу авылда бер көн дә эшләмәве һәм закон нигезендә пай җиренә хокуклы булмавы – анысы икенче мәсьәләдер, күрәсең.

 

Нина Михайловнага кагылышлы тагын кайбер хәл­ләрне ачыклар өчен берничә тапкыр Лаеш муниципаль районы башлыгы А.Тимофеев белән элемтәгә керергә омтылып карадым. "Вакыты юк", – диделәр. Бик аптыраткач, муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Алексей Воркунов: "Сорауларыгызны факс белән җибәрегез", – дип киңәш итте.

 

Сорауларым башлыча фермер әбигә кагылышлы булганга, факс аша эш итеп тормадым. Шулай да Лаеш районында А.Тимофеевка якын торган берничә җитәкчедән белештем. Аларның берсе дә Нина Михайловна Попова әбинең Лаеш муниципаль районы җитәкчесе А.Тимофеевның якын туганы булуын инкарь итми! "Югыйсә, 83 яшьлек әбигә йөз гектардан артык җир биреп, аның фермер хуҗалыгы төзүенә өмет итәргә безнең башыбызга тай типмәгән бит", – ди җаваплы белгечләр. Ә менә глава фәрманына каршы төшәргә кыюлыклары җитми.

 

Бу "могҗизалар" өчен кемнәрдер җәзасын да алачак бугай әле. Кайберәүләр Лаеш муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Любовь Андреевна Антонованың эшеннән китүен дә шушы вакыйгаларга катнашы барын әйтә. Аңа карата хәтта җинаять эше дә кузгатканнар. Дүрт бала анасы хәзер "дер" калтырап үзенә гадел хөкем чыгаруларын көтә.

 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 230 | 01.11.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»