|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2012 Дин
Хәмидулла мәчетенә 10 елВакыт туктап тормый, ага да ага. Менә Мәскәүдә яшәүче ике туган Рафаил һәм Рәис Мустафиннар Петрякста мәчет төзергә җыеналар дигән хәбәр дә әле кичә генә килеп ирешкән иде кебек, ә карасаң, төзелешне тәмамлап манара күтәргәнгә дә ун ел икән инде. Үткән гасырда җимерелгән җомга мәчете урынында яңаны төзү хәбәрен авыл халкы төрлечә кабул итте. Күбесе шатланды, хәленнән килгәнчә ярдәм итте. Һәм өч ел эчендә өч катлы бина төзелеп тә бетте. Манара күтәрү, ярым ай кую тантанасы 2002 елның 14 июленә билгеләнде. Бөтен авыл халкы җыелды, күрше авыллардан, Мәскәүдән күпләп килделәр бу чарага. Россия мөселманнары диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдинга кушылып бөтен халык азан әйткән мизгелләрдә манара куелды. Коеп яуган шифалы яңгыр кемне дә куркытмады – аны яхшыга юрадылар барысы да. Фәрит БЕЛЯЕВ,
--- |
Иң күп укылган
|