поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.07.2012 Җәмгыять

Шикләнелүчеләр саны арта

Вәлиулла Якубны үтерүдә һәм Татарстан мөфтие Илдус Фәизгә һөҗүм ясауда шикләнелгән тагын берничә кеше кулга алынды, дип хәбәр итә “Татар информ”. Шуларның берсе - казанлы Марат Кудакаев. Элек ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте идарәсенең көч структуралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе вазифасын башкарган. Диния нәзарәтендә сигез ел эшләгән, мөфти булып Илдус Фәиз сайлангач эштән азат ителгән.

Ялларда Татарстан башкаласының Вахитов районы судында барган утырышта аңа карата кулга алу чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителде. Ул ике айга сак астында калачак. Тикшерүчеләрнең сүзләренә караганда, хәзер дәлилләр базасын җыю эшләре актив бара. Кудакаев И.Фәизгә булган тискәре мөнәсәбәтләрен яшермәгән, дип саный тикшерү.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте идарәсенең элеккеге хезмәткәре бу җинаятьләрдә катнашуын кире кага. Аның сүзләренә караганда, ул яңа мөфти белән каршылыкта булмаган. Тоткарланучы традицион ислам тотуын белдерә.

Кудакаевның адвокаты да тикшерү нәтиҗәләре белән килешми. “Ниятләр дәлил түгел һәм эштән азат итү факты гаепне исбатлау була алмый“, - дип белдерде  ул. Адвокат судьядан тикшерү карарын канәгатьләндермәүне сорады.

ТР буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча беренче бүлеге Татарстан мөфтие Илдус Фәизны үтерергә җыенуда шикләнелгән 26 яшьлек Абдунозыйм Атабоев та сак астына алынды, дип хәбәр итә. Ул  Фәизовның машинасы шартлаганчы аның артыннын үз машинасында барган, ә аннары фаҗига урыныннан тиз арада югалган.

Шулай ук шикләнелүчеләр арасында авыр атлетика буенча Татарстан республикасы чемпионы 25 яшьлек Артем Калашовта та бар. Спортчы “Батыр” спорт комплексында шөгыльләнә. Ул тоткарланганчы вузга укырга керергә, авыр атлетика буенча Россия чемпионаты һәм 2013 елгы Универсиада чыгышларына әзерләнгән. Ул да сак астына алынды.

Тикшерү органнары тоткарланган затларның җинаять кылуда катнашуын җентекләп тикшерә. Әгәр бу эш буенча җыелган дәлилләр аларның катнашуын исбатланмаса, әлеге затлар азат ителәчәк, дип ассызыклый Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин.

Исегезгә төшерәбез, Вәлиулла Якубны үтерүдә һәм ТР мөфтие Илдус Фәизгә һөҗүм ясауда шикләнелгән 4 кеше кулга алынган иде инде. Болар“Идел-Хаҗ” компаниясе директорлары советы рәисе, 57 яшьлек Рөстәм Гатауллин, “Вакыф” мәхәлләсе җитәкчесе, Казанда яшәүче 39 яшьлек Морат Галиев, Биектау районында яшәүче 41 яшьлек Айрат Шакиров һәм Лаеш районында яшәүче 31 яшьлек Азат Гайнетдинов. Соңрак Азат Гайнетдинов сак астыннан азат ителде, дип белдерде Эдуард Абдуллин.


---
Интертат.ру
№ --- | 23.07.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»