23.07.2012 Шоу-бизнес
Салават ни өчен Камалда концерт уздырмый?
Августның береннән егермесенә кадәр Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Салават тамашачыга яңа программа тәкъдим итә, һәм, шулай итеп, 25 нче иҗат сезонын башлап җибәрә. Ни өчен гадәтләнгәнчә Камал театрында түгел, дип кызыксынучыларга җырчының җавабы болайрак:
“Мине ул театрга әтием кебек кеше Шамил Зиннурович алып килгән иде. Хәзер менә ул юк инде. Шунлыктан күңел тартмый. Аннан үзем генә белгән сәбәпләре дә бар... Халык филармония залындагы концертларга да күнекте инде. Ул – минем үземә дә таныш сәхнә. Шуңа күрә яңа программаны да шунда башларга булдык”.
Яңа программаның үзәгендә – киләсе елда Казанда узачак Универсиада темасы. Шунда ук үзебезчәләтеп “сабантуяда” дип әйтүләр дә бик еш ишетелә. Димәк, тапкырлык, җитезлек, батырлык, уен-көлке, мәзәк хәлләр – барысы да булыр. Милләт, халык, авылларыбыз язмышы да читләтеп үтелми. Хәмдүнә Тимергалиева да, бу сезонда Салават концертларында катнашам, дип җир җимертеп әзерләнеп йөри. Программа бик мавыктыргыч булырга охшаган. Хәзер салаватлылар көне-төне репетициядә, ул үзе бишкә ярылырга тора. Җырлар сайлый, өйрәнә, программаны көненә ун тапкыр сүтеп, ун тапкыр җыя, мәдәният-сәнгать академиясендә студентлар туплый, аннан тагын яңа программага кереп чума. Кыскасы, барысына да өлгерә.
Өлкәннәргә – хөрмәт, яшьләргә – үрнәк
Үткән шимбәдә Башкортстанда, туган авылы Аксәеттә “Туган авылым” дип исемләнгән бәйрәм уздырып килде. Бәйрәмдә халыкның исәбе-хисабы юк иде: бөтен Башкортстан, Татарстан, Пермь крае, Чиләбе, Свердлау өлкәсе халкы җыелган диярсең! Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов та гаиләсе белән килгән иде. “Салават авылына кайтты. Мин дә туган якларыма кайттым. Бүгенге бәйрәмнең “Туган авылым” дип аталуы да бик мәгънәле. Туган якларга кайтырга, хәл-әхвәл белешеп, ярдәм итеп яшәргә кирәк. Салават менә шушы бурычны үти. Өлкәннәргә – хөрмәт, яшьләргә үрнәк бәйрәме бу”, – диде Президент.
Бәйрәмдә иң элек, иртәдән кичкә кадәр балалар мәйдан тотты. Уеннарның ниндие генә юк иде! Футбол да, волейбол да уйнадылар, көрәштеләр дә. Янәшәдә әти-әниләре, туганнары көч биреп торды. Әнә шуңа, күрәсең, республика балалар Сабан туе дип бәяләнде бу бәйрәм һәм иң тапкырлар, уңган-булганнар Салаваттан бүләк тә алды.
Кичке җидедә халык Аксәет күле буена җыелды. Табигатьнең андагы матурлыгын язып-сөйләп кенә бетерерлек түгел. Күлнең бер ягында сөзәк тау. Менә шунда бихисап утыргычлар җайланган, күл өстенә исә сәхнә көйләнгән. Хәтта туган авылы Миңгәрдә искиткеч Сабантуй оештыручы Җәүдәт Миңнәхмәтов та шушы гүзәллеккә хәйран калып карап торды.
Башкортстан Президентының Аксәеткә бәйрәмгә килүен Салават тарихи вакыйга дип атады һәм: “Зәки улыннан Зәки улына, Аксәеткә юл онытылмасын”, – дип такмаклый-такмаклый, истәлек бүләге дә тапшырды. Шундый ук бүләкнең икенчесе Тәтешле районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевкә иде. Аның белән Салават авылдашлар, яшьтәшләр дә икән. “Яшь вакытта бер тапкыр да сүзгә килешмәдек, сугышканыбыз да булмады, нинди генә эшкә тотынса да булдыра торган, төпле егет”. Салаватның хакимият башлыгына биргән бәясе шундый.
Көтүче бүләге – көтүчегә
Бәйрәм дәвамында Салаватның исем-дәрәҗәләрен зур горурлык белән халыкка берничә тапкыр җиткерделәр. Салават исә аларга төзәтмә кертәсе итте: “Минем төп һөнәрем туган авылым белән бәйле, тәҗрибәле көтүче бит мин”, – диде ул. Аннан серне ачты. Көтүчегә дип махсус бүләк – “Жигули” машинасы алып кайткан икән. Хуҗалык җитәкчесе Насыйбулла белән киңәшкәннән соң, аны терлекчелектә эшләүче өч бертуган – Илнар, Радик, Илмирга бирергә булдылар. Өстәвенә заманында бу ир-егетләрнең әтисе Рәлиф Талипов белән маллар көткән булган. Салават “Жигули”ның булачак хуҗасын меңләгән халык алдында тагын да ачыклый төште: “Тәк, дусларым, әниегез кайсыгызның гаиләсендә яши?” Һәм машина ачкычын әниләрен тәрбияләүче гаиләгә тапшырды. Шул ук вакытта, башка туганнарыгыз да машинаның игелеген күрсен, дигән теләген җиткерде. Хәзерге көтүчеләр дә, тамашачы да элеккеге көтүче Салаватның бүләгеннән бик канәгать иде. Җырчы Аксәетнең ак әбиенә дә, озак-озак бик матур гомер иткән парларга да истәлек бүләкләрен тапшырды.
* * *
“Туган авылым” бәйрәменә Аксәеттән торбалар аша чишмә суы китерткәннәр иде. Аннан һәркем диярлек авыз итте, тәненә сихәт, җанына рәхәтлек алды. Әлбәттә инде, ул суның тәмен, бәйрәмнең ямен тойган кеше алдагы елларда да Аксәеткә килми калмас. Салават концертларының да шундый ук тарту көче бар бит.
Кави Сафин фотосы.