• 15.12-16.12 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Премьера. Кариев театры. 18.00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 20.12-08.01 "Шүрәле белән Яңа ел!". Г.Тукай әдәби музее.
  • 21.12 Актаныш районы "Агыйдел дэулэт жыр hэм бию ансамбленен "Авылым кайтавазы" исемле ижат концерты
  • 22.12 XIX Татар жыры. КРК «Пирамида». 17:00
  • 22.12 "Без шундый театр төзербез...". Юбилей. Кариев театры. 16.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 12 Декабрь Чыңгыз Айтматов (1928-2008)
  • 12 Декабрь Алмаз Сабирҗанов
  • 12 Декабрь Гөлчәчәк Гайфетдинова
  • 14 Декабрь Сәет Шәкүров (1917-1989)
  • 14 Декабрь Әнәс Галиуллин
  • 14 Декабрь Нур Әхмәдиев
  • 14 Декабрь Алсу Әбелханова
  • 15 Декабрь Нуриәхмәт Сафин
  • 15 Декабрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов
  • 15 Декабрь Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974)
  • Казан шәһәре Магистральный урамы 16А йортында урнашкан(Азино), бөтен унайлыклары булган бер булмәле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Начар гадәтләре булмаган, пөхтә, чисталык яратучы кешегэ яки гаилэгэ. Түләү ЖКХ түләүләре белән бергә аена 15500 сум. Телефон: 89872880958.
  • Казан узэгенен Татарстан урамында урнашкан 2 булмэле фатир озак вакытка тэртипле кешелэргэ арендага бирелэ. Яшэр очен барлык нэрсэ дэ бар. Тулэу 17000+ коммун. хезмэт. Тел. 89172757475.
  • Казан. Яшь тай ите сатыла. Буген суябыз. Алгы бот хэм кабыргалары. 330 сум/кг. 89030618118
  • Мавлютова урамында урнашкан тулай торакка бер егет кертэм. 89274433797
  • Казан. Яшь тай итенэ заказлар жыям. 12 декабрь конне суела. Халял ит. 89030618118
  • Арча шэхэреннэн 3км ераклыкта урнашкан Сарай-Чокырча авылында 15сотый жир сатыла. Газ,су,ут кергэн, профнастилдан ор-яна капка-койма,жилэк-жимеш агачлары утыртылган.Бик матур табигать кочагында:тирэ-ягы яшеллеккэ кумелгэн, бакча башында гына балык куллэре.Реелторлар борчымасын.89178967821 (Можно через ватсап)
  • Яхшы хәлдә машина сатып алам 89279384704
  • Казан Совет районында балконлы зур булмә сатыла 18 кв.м. 89509469991
  • Т 16 трактор сатыла т89991567823
  • Яшел Үзән шәһәрендә бөтен уңайлыклары булган 3 бүлмәле фатир сатыла. 5 этажлы йорт, 4 этаж. Бүлмәләр якты, җылы... Ремонты әйбәт. Фатир белән бергә машина кую урыны да бар. Кибетләр, садиклар, мәктәпләр бик якын. Автобус тукталышы да 100 метр ераклыкта. Кухня гарнитуры бүләккә. Бәясе 2400000... Сатулашу мөмкинлеге зур. Тел. 89172221996

 

 

 
Архив
 
 
17.07.2012 Дин

Ураза тотучыларга файдалы киңәшләр һәм намаз вакытлары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ничек тукланырга? 

Бар мөселман дөньясының сыналу чоры җитә: ураза башланырга санаулы көннәр калып бара. Ходай ризалыгы өчен башкарылган әлеге гамәл кешене рухи яктан да, физик яктан да чыныктыра. Сабырланасың, нәфесеңне тыярга өйрәнәсең, саваплы гамәлләр кыласың. 

Соңгы елларда олыларның гына түгел, яшьләрнең дә ураза тотуы, мәчеткә йөрүе - күркәм күренеш. Әмма бөтен кешенең дә ураза тотарга түземлеге җитми. Кайберәүләр ураза тотмас һәм үзен аклар өчен йөз төрле сәбәп таба, зыяны булса, авырып китсәм, нишләрмен, дип борчыла. Сәламәт кешенең ураза тотып ач торуы – организмны шлаклардан чистарту өчен әһәмиятле булуын бүген табиблар да таный. Ураза тотарга кемнәргә ярый, кайсы авырулар вакытында рөхсәт ителми, ач торырга үзеңне ничек әзерләргә? Әлеге язмада шул сорауларга җавап табарга тырышырбыз. 

Габделхак Ризванов, Казан дәүләт медицина университеты доценты: 

– Мин 10 елдан артык инде уразаны калдырмыйм, Аллага шөкер. Алдан ният итеп, үземне әзерлим. Аннан тәвәкәлләп тотынам. Ураза тотуның баштарак 2-3 көне генә авыр, соңрак организм шул режимга ияләнә. Дөрес, бу чорда көч күп сарыф итә торган авыр физик эшләрне соңгарак калдырып торырга да туры килгәли. Әмма бөтенләй эшсез торырга да ярамый. Бакчада эшләп керсәң дә, вакыт тизрәк уза. 

Иң мөһиме: ашау-эчүне җайга салу. Сәхәргә эремчек, сөт өсте, хәләл иттән әзерләнгән шулпа бик әйбәт. Кара бодай, тары, дөге боткалары да туклыклы. Кичкә шулай ук ит шулпасы, тавык, балык ризыклары пешерергә мөмкин. Үзебезнең җирлектә дә җиләк-җимеш, яшелчә өлгерде. Ник шулар белән сыйланмаска, алар читтән китерелгәннәргә караганда файдалырак та. Ураза вакытында, ризыкны кояш баеганнан соң таң атканчы өч тапкыр, аз-азлап ашап алам. Көндез тыелып торганлыктан, чәйне күбрәк эчәм. 

Хәзер ураза тоту үзе зур бәйрәм. Тәрәвих тамазын укырга, авыз ачарга мәчеткә дә йөрибез. Анда да табын аш-судан сыгылып тора. Ураза тотучыларның күплегенә хәйран каласың. Яшьләр дә килә. Бу бит тәрбия чарасы, кешене чисталыкка өйрәтә, берләштерә, савыктыра. Әйе, гает көннәре якынлашканда, үземне күпкә сәламәтрәк хис итәм, йөрергә җиңел, йөрәктә дәрт уяна, кәеф күтәрелә, тормышка караш үзгәрә. Бер сүз белән әйткәндә - рәхәт. 

Искәртмә. Тик кайбер хасталарга ураза тотарга ярамый. Бу хакта белә торып та ач тору - үзеңә-үзең зыян китерү дигән сүз. Аннан беркемгә дә файда юк. Мәсәлән, шикәр чире белән авыручы көн дәвамында аз-азлап 5 мәртәбә ашарга тиеш. Гипертония белән авыручыга дару эчәргә кирәк, шуңа карамастан кайберәүләр ураза тотарга алына. Моның азагы бик аяныч, хәтта үлем белән тәмамланырга мөмкин. Йөкле ханымнар, бала имезүче аналар, йөрәк-кан тамырлары системасы, көчле формада үпкә, бавыр, бөер, ашказаны авырулары булганнар да ураза тотудан тыелсын иде. Һәрхәлдә үзеңнең чамаңны белергә, башта табиб белән киңәшергә кирәк. 

Суны күп эчегез, җиләк-җимеш ашагыз 

Рамазан ае якынлаша. Бу уңайдан Гөлизар Бакыйның “Заман” (Төркия) газетасында чыккан “Психологик әзерлек кирәк” дигән мәкаләсе файдалы, кызыклы булыр дип, бераз кыскартып укучыларыбызга тәкъдим итәбез. 

– Профессор, доктор Мөхит Мәрт уразага үзеңне алдан психологик әзерләргә кирәклеген әйтә. Намаз кылыр алдыннан тәһарәтләнгән кебек, Рамазанга да әзерләнү таләп ителә. Мәгълүм ки, Рамазан – Коръән ае. Шуның өчен аңлап уку, тәфсирләрне уку бик файдалы. Рамазан аенда күп укырга, фикерләргә тәкъдим ителә. Моның иң әйбәт юлы китап, Коръән уку. Укыгач, табигый, уйланасың, фикерлисең. 

Күп һәм тыгыз эшләүчеләр йокы туймаудан зарланырга мөмкин. Шуңа күрә алар бер сәгать, сәгать ярым иртәрәк ятсын. Инде иртәрәк ята алмый икән, мөмкинлегенә карап, төштән соң ярты сәгать булса да йоклап алу бик файдалы. Әлеге ярты сәгать йокы төнге сәгать ярым йокыга тиң, ди галимнәр. Әмма көндез озаклап (сәгатьтән артык) йоклау тәкъдим ителми. Чөнки мондый хәл баш авыртуга сәбәп булырга мөмкин. Гомумән, йокы туймау проблемасы килеп чыкмасын өчен режимны саклау таләп ителә. Берүк вакытта ятарга, берүк вакытта торырга кирәк. 

Ашказаны гына түгел, тел, күзләр, колаклар да ураза тота. Әйтик, телевизорны азрак карарга кирәк. Белгечләр уразага әзерләнү өчен иртәнге һәм төшке, төшке һәм кичке аш арасын озынайтырга тәкъдим итә. Мәрт кайбер кешеләрнең Рамазанны күңел ачу ае итеп күзаллауларын да әйтә. Кайберәүләр, чынлап та, беренче чиратта ифтар, сәхәр табыннары турында уйлый. Бу – бер проблема. Югыйсә, бу ай – Аллаһы Тәгаләнең мәгънәви, рухи табыны. Димәк, гыйбадәтләрне, телнең гыйбадәте булган зикерне арттыру кирәк. “Телебез, күзебез, колагыбыз буш, мәгънәсез нәрсәләр белән керләнергә мөмкин. Моңа юл куймаска кирәк”, – дигән пәйгамбәребез. Шуңа күрә пәйгамбәребезнең җиңел әйтелә торган: “Сөбханаллаһи бихәмдиһи, сөбханаллаһил газыйм” дигән зикерен еш әйтергә кирәк (автобуста да әйтеп барып була). Күзне мәгънәви керләрдән арындыру өчен – Коръән укырга, калебне начар фикерләрдән арындыру өчен фикер йөртергә кирәк. 

Рамазан башланырга 4–5 көн кала суны күп итеп эчәргә тәкъдим ителә. Озак вакыт сусыз тору минераль матдәләрне югалтуга сәбәп булачак. Шуның өчен минераль суларны, әйрән кебек эчемлекләрне күпләп эчә башларга кирәк. 

Рамазан алдыннан татлы, шикәрле ризыкларны азрак кулланырга кирәк. Чөнки кандагы шикәр тотрыксызлыгы җитди проблема китереп чыгарырга мөмкин. Шикәрле ризык ашаганда канда шикәр микъдары кинәт артып китәргә һәм аннан соң кинәт төшәргә мөмкин. Мондый хәлгә тап булмас өчен шикәрле ризык ашауны киметү зарур. Кирәкле минераллар һәм витаминнарны тиешенчә алу өчен җиләк-җимешне күпләп ашарга тәкъдим ителә. Әйтик, сәхәрдә алма ашасаң, эчәсең килү кими. 

Ураза тоту - ашау-эчүдән тыелып тору гына түгел

Рөстәм Зиннуров, “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы: 

Дин буенча уразаны балигълык яшенә җиткән һәркем тотарга тиеш. Балигълык дигәндә, физиологик яктан өлгерү турында сүз алып барыла. Аз гына кәефең китеп, чирләп торасың икән, уразага кергәнче, алдан ук дәвалану чарасын күрү мәслихәт. 

Адәм баласы нинди дә булса сәбәп белән ураза тота алмый икән, һидия сәдакасы бирү фарыз. Моңа мохтаҗ кешене ашату, аңа бер утырып ашарлык ризык яки акча бирү дә керә. Бу хакта “Бәкара” сүрәсендә дә искә алына. Сәдакәне ятим балага, ялгыз карт-карчыкка, аз керемле гаиләләргә дә бирергә була. Әгәр кешенең бирер мөмкинлеге юк, үзе дә авыр хәлдә, очын-очка ялгап кына яши икән, Аллаһы Тәгаләдән үзен ярлыкауны сорарга кирәк. 

Ураза тоту - ашау-эчүдән тыелып тору гына түгел бит әле ул. Аның мәгънәсе зуррак. Рамазан - рухи сәламәтлек, күңел пакьлеге, әдәплелек турында уйлану ае да. Әгәр ураза тотучы көннәр буе кем турындадыр гайбәт сата, вакыт узсынга, телефоннан теләсә нәрсә сөйләшеп, кеше тикшереп утыра икән, уразасының кабул булуы шикле. Ир кеше хатыныннан, балаларыннан гаеп эзләп, вак-төяккә дә катышып утырса, аның да тоткан уразасы кабул булырмы? Шулай ук икеле. Балалар, студентлар да уразага керә. Шул ук вакытта әти-әнисе берәр йомыш кушканда, мин ураза, миңа ярамый дип иренеп сүз тыңламау шулай ук дөрес гамәл түгел. Балалар шуны истән чыгармасын иде: Аллаһы Тәгаләдән соң, икенче булып, ата-ана хакы тора. Бәхет – аналарның аяк астында дип юкка гына әйтмиләр. Бала намазга әзерләнә, ди. Ә әнисенә ашыгыч ярдәм итәргә кирәк. Бу очракта да иң әүвәл әнинең гозерен үтиләр. Аннан тыныч күңел белән намаз укып алырга була. Тәртип, җай белән эшләсәң, барына да өлгерәсең. 

Шунысын әйтим: бүген без әти-әни, әби-бабайның төшенә дә кермәгән ризыклар ашыйбыз. Булганына шөкер итә белсәк иде. Кайчандыр әби-бабайларыбыз черек бәрәңге, алабута күмәче белән ураза тоткан. Бөтен нәрсәне кул белән башкарганнар: сабыен янәшәсенә куеп, урак урганнар, кырдан кайтып кермәгәннәр, уразаларын калдырмаганнар. Безгә ризык табу проблемасы юк, җаның ни тели шул бар. Бу миңа ошамый дип, ризыктан гаеп эзләп утыру үзе зур гөнаһ. Кайбер кеше, ашау-эчүдә чик-чама белми. Мин көннәр буе ураза тотам дип артыгын ашарга ярамый. Бала-чагагыз ураза тота икән, аңа җиләк-җимеш, тәмле ризыклар алырга акча кызганмагыз. Ураза тоткан балаң өчен матур итеп табын әзерләп бирү шулай ук саваплы гамәл. 

Ураза нияте 

Кояш чыгарга 2 сәгать кала сәхәр ашап бетереп, фарыз уразаны тоту өчен ният әйтелә: 

“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин”. 

“Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап кояш батканчыга тикле, Рамазан уразасын тотарга ният кылдым. 

Кояш баеп, чираттагы көннең уразасы тәмамлангач, бер чеметем тоз яки бер йотым су, шулай ук хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу – сөннәттер. 

Авыз ачканнан соң укый торган дога: 

“Әллаһүммә ләкә сумтү үә галә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”. 

“Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм мин Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.

Фәния АРСЛАНОВА, Рәшит МИНҺАҖ әзерләделәр
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.07.2012
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№36 (810630) / 02.08.2012 16:26:39

для тех, кто не умеет пользоваться интернетом.
и не может найти времена намазов

http://dumrt.ru/prayertime

№35 (810629) / 02.08.2012 16:12:07

Аракы харам. Иргә аракы бирү яхшылык була алмый.
Әти-әниең исән саудыр,тирә күршеңдә ялгыз әбиләр дә юк түгелдер. Мосафирлар да бардыр. Эшлисе килгән кешегә яхшы нияттә булып хәерле гамәл кылыр өчен урын күп.

№34 (810566) / 01.08.2012 12:41:24

Август ае очен дэ куегыз инде

№33 (810539) / 31.07.2012 20:51:56

Хаҗия, менә изге рамазан айларында сугыша-сугыша аракы сораган иргә аракы бирергәме әллә юкмы?
\" Сиңа карата әшәкелек эшләүчегә яхшы мөгамәләдә бул, һәрдаим яхшылык кыл!\" дисең син. Аңа яхшылык кылып аракы биримме әллә рамазан дип тыелып торыйммы? Ничек эшләсәм яхшылыкка язылыр икән?

№32 (810531) / 31.07.2012 17:47:12


بِسْمِ اللهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ

Безгә күп нәрсә җитми. Кемгәдер бәхет өчен миллионнар кирәк, ә кемгәдер бер йотым су. Кемдер олы йортта яшәр идем дип хыялланса, ә кемдер үз почмагым булса иде ди. Кемгәдер кыйммәтле айфон кирәк булса, кемдер бер тәгам ризыкка да риза.

Их шул кирәк дигән буш хыялларын канәгатьләндерү өчен, бәхетне шул акчалар алыштыра дип, төннәрен акча артыннан чабучылар да бар...
Ә кемдер көнен дә төнен дә тормышын куркыныч астына астына куеп Аллаһ юлында хезмәт итә.

Карагыз әле ифтар алдыннан табыннарыбызны?! Кемнеңдер өендә мондагыдан күбрәк. Өстәлләр сыгылып тора. Кемнеңдер күбрәк, ә кемнеңдер әзрәк. Ничек кенә булмасын, өстәл тулы ризык. Әлхәмдү лиЛЛӘҺи шөкер, ризык бар.

Ә без һаман дөнья томышыннан канәгать түгел. Безгә токмачлы аш кирәк. Шулпалы бәлеш өмет итәбез. Ананас булса иде дип тә куябыз, имеш майны яндыра бит ул дип тиз генә үзебезне акларга тырышабыз. Ә бар шундый җирләр, бар шундый мөселманнар, бер йотым чиста су эзлиләр. Чөнки яннарында пычрак су гына.

Кияүгә чыгасы кызларыбызга махр итеп кыйммәтле туннар, соңгы төр кыйммәтле җиһазлар белән, кыйммәтле савыт- сабалар белән көйләнелгән кухнялар кирәк. Ә сәхәбәләр ничек яшәде соң? Пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең хатыннары ничек тормыш алып барды? Әзгә дә риза булып түгелме?

Ифтарга тәмледән тәмле сулар, салкыны дисеңме,җылысы дисеңме, боз белән дә бозсыз да, кемдер сөт тәкъдим итә. Ә Судандагы кечкенә балалар БМОнан килгән машиналар артыннан су бирмәсләрме дип йөгерә.

Беренче үземә әйтәм, аннан соң сезгә. Әгәр безгә бу дөньяда нәрсәдә булса җитми икән, машинамы ул, кыйммәтле телефонмы ул, айфонмы ул, айпадмы ул, ноутбукмы ул – искә төшерик әле – кайдадыр Африка кыйтгасында ачтан үлмәс өчен саранча җыеп йөрүче апаларыбыз да, сеңелләребез дә бар икәнен. Алар да бит мөселманнар, алар да намаз укыйлар, ураза тоталар. Тик аларга Аллаһ Тәгалә шундый сынаулар биргән. Ни өчен? Безне дә сынар өчен. Без ничек ярдәм итәбез аларга? Догаларыбызда искә алабызмы?

Кыйммәтле рестораннарда ифтарлар үткәреп күпме исраф китә? Тирә ягыбызгна карыйк әле? Зарланырлык урын бармы соң? Карагыз, өстәл ризык белән тулы. Сыгылып тора. Ә без әдәп белән ашый да белмибез. Көн саен бүген савыт юарга бернича апа кирәк дип игълан ясыйбыз. Ә бит һәрберебезгә әҗер кирәк. Һәрберебезгә савап кирәк. Ничек җыябыз соң бу әҗер- савапларны? Бер-беребезгә ямьсез сүзләр әйтепме?

Аллаһ йортына киләбез. Намазлар укыйбыз, әлхәмдү лиЛЛӘҺи, Аллаһ шулай нигъмәтләде. Их, бер күрергә иде Аллаһ йортын дип утыручы да бардыр. Андыйларны уйлыйбызмы? Зарларыбыз урынлымы икән. Кемгәдер акча җитми, байлыгым булса бәхетле булыр идем ди. Карунның байлыгы да күп иде, әмма Аллаһ Тәгалә бүләкләдеме аны иман белән? Нигъмәтләдеме аны ислам белән?

Чынлыкта, тирә-ягыбызга күз салсак бездән дә мохтаҗраклар бар. Кемнеңдер бер буханка ипилек, я булмаса баласы өчен парацетамол алырлык та акчасы юк.

Балабызга тегесен алабыз, монысын. Хәтта бурычка батып, я булмаса рибага кереп машина, йорт җиткерергә тырышабыз. Ә иң кирәкле нәрсә Аллаһны тануны, Аллаһка буйсынуны, пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм юлын аңлатуны кичектерәбез...

Ураза тотмаган якыннарыбызны тизрәк акларга тырышабыз. Имеш эшләре авыр. Ә пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм ничек яшәде, сәхәбәләр ничек ураза тоттылар соң?

Сомали турында ишетеп беләбез. Әлхәмдү лиЛЛӘҺи, Аллаһ Тәгалә кардәшләребезгә анда барып булдыра алганча ярдәм күрсәтергә насыйп итте. Шул чак андагы бер имамнан ифтарсыз һәм сәхәрсез ураза дөрес буламы дип сорагач, ул елап җибәрә... Ни өчен елады икән?

Ник без һаман зарланабыз соң? Ник булганына канәгать була алмыйбыз? Үзебездән гаеп эзлисе урында, кемнәндер читтән гаеп эзлибез.

Кемнеңдер баласын, оныгын, күршебезне тикшерәбез. Ник үзебез турында уйламыймыз? Килер шул көн, беркем бернәрсә белән дә ярдәм итә алмас.
“Аллаһ юлында чыгымнарыгызны тотыгыз. Үз кулларыгыз белән һәлакәткә юл салмагыз. Яхшылык кылыгыз. Аллаһ яхшылык кылучыларны сөя.” (Әл-Бәкара - 195)
بِسْمِ اللهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِِ
إِنَّ اللّهَ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ {195}



يَسْأَلُونَكَ مَاذَا يُنفِقُونَ قُلْ مَا أَنفَقْتُم مِّنْ خَيْرٍ فَلِلْوَالِدَيْنِ وَالأَقْرَبِينَ وَالْيَتَامَى وَالْمَسَاكِينِ

وَابْنِ السَّبِيلِ وَمَا تَفْعَلُواْ مِنْ خَيْرٍ فَإِنَّ اللّهَ بِهِ عَلِيمٌ {215}
“Алар синнән нәрсәне чыгым итик соң?”- дип сорыйлар. Әйт: “Хәерлелектә ниниди чыгым чыгарсагыз да ул - әти-әниегезгә, якын-туганнарыгызга, ятимнәргә, мескеннәргә һәм мосафирга.”Нинди хәерлелек итсәгез дә Аллаһ, хакыйкатьтә белеп тора.!” ( “Әл-Бәкара” - 215)
الشَّيْطَانُ يَعِدُكُمُ الْفَقْرَ وَيَأْمُرُكُم بِالْفَحْشَاء وَاللّهُ يَعِدُكُم مَّغْفِرَةً مِّنْهُ وَفَضْلاً وَاللّهُ وَاسِعٌ عَلِيمٌ {268}
“Шайтан сезгә фәкыйрьлек вәгъдә итеп ышандырыр, сезне фәхеш кылырга өндәр. Аллаһ сезгә мәгъфирәтен һәм фазыйләтен вәгъдә итә. Аллаһ киңлек иясе, Белүче.”

يُؤتِي الْحِكْمَةَ مَن يَشَاءُ وَمَن يُؤْتَ الْحِكْمَةَ فَقَدْ أُوتِيَ خَيْراً كَثِيراً وَمَا يَذَّكَّرُ إِلاَّ أُوْلُواْ الأَلْبَابِ {269}
“Ул теләгәненә хикмәт бирер, кемгә булса да хикмәт бирелсә, ул хәерлелекккә ирешәчәк. Зиһен ияләре моны аңлар.” (“Әл-Бәкара - 269”)

Аллаһ Тәгалә гыйлем һәм хикмәтне, ягъни ахирәт бәхетенә сәбәп булган файдалы гыйлемне үзе теләгән кешегә бирер. Һәркемгә хикмәт һәм файдалы гыйлем бирелсә, аңа күп изгелек, ахирәт бәхете насыйп булыр иншәәАллаһ.
لَن تَنَالُواْ الْبِرَّ حَتَّى تُنفِقُواْ مِمَّا تُحِبُّونَ وَمَا تُنفِقُواْ مِن شَيْءٍ فَإِنَّ اللّهَ بِهِ عَلِيمٌ {92}
“Үзегез яраткан нәрсәне сарыф итмичә торып, сез изгелеккә ирешмәссез. Сез нәрсә генә сарыф итсәгез дә Аллаһ Тәгалә белә.” (“Гыймран гаиләсе”, 92 )
الَّذِينَ يُنفِقُونَ فِي السَّرَّاء وَالضَّرَّاء وَالْكَاظِمِينَ الْغَيْظَ وَالْعَافِينَ عَنِ النَّاسِ وَاللّهُ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ {134}
“Шатлыкта да, кайгыда да малларын сарыф итүчеләргә, ачуларын тыючыларга һәм кешеләрне гафу итүчеләргә. Аллаһ яхшылык кылучыларны ярата.” (“Гыймран гаиләсе” – 134)


Аллаһ Тәгалә “Әл-Бәләд” сүрәсендә 4 нче аятьтә әйтә:
لَقَدْ خَلَقْنَا الْإِنسَانَ فِي كَبَدٍ {4}
“Чынлыкта, без кешене борчулары белән бар иттек!” ди.
Кәбәдә – борчылу, хәсрәтләнү, мәшәкатьләнү дип тәрҗемә ителә.
Без бик зәгыйфь. Безнең арттан этә төртә дөнья мәшәкате куа, берсеннән котылып бетмисең, икенчесе, анысыннан чыксаң башкалары сагалап тора.
Йә Рабби, минем хәлемне беләсең, минем хәлемне күрәсең, зәныйфьлегемне, фәкыйрьлегемне сизәсең. Йә Рабби Сиңа сыенам. Сиңа зарланам. Йә Рабби, Синдә үземә ярдәм эзлим. Сиңа гына тәвәкәллим. Сиңа гына буйсындым. Сиңа инандым. Сиңа сыенам.
Шушылай дога кылсак, инанып, ихластан, шушы сүзләрдән соң, күк капкалары ачылыр да, догаларыбызны иншәәАллаһ Аллаһ җавапсыз калдырмас. Аллаһ ярдәмен дә син һич тә уйламаган җирдән җибәрер.
Хәсрәт, борчу, бурыч авырлыгы басса, бигрәк тә
• синең туганнарың сиңа авыр чакта синнән йөз чөерсә,
• дустың ишегеннән атлатып кетмәсә, ирең сине аңларга телмәсә,
• эшеңдәге җитәкчең кырын караса,
• ураза тоткан була җитмәсә дисәләр,
• иң якын кешең сине мәсхәрә итсә, бел!
• Аллаһ Тәгалә синең бары тик Аңа гына ялваруыңна тели.
• Арабызда иң бәхетле шул, кем йөзен Аллаһка борды. Арабызда бәхетле шул, кемнең калебендә Аллаһ Тәгалә.
وَمَنْ أَحْسَنُ دِيناً مِّمَّنْ أَسْلَمَ وَجْهَهُ لله وَهُوَ مُحْسِنٌ واتَّبَعَ مِلَّةَ إِبْرَاهِيمَ حَنِيفاً وَاتَّخَذَ اللّهُ إِبْرَاهِيمَ خَلِيلاً {125}

“Берәү йөзен Аллаһка борса, яхшы эшләр эшләсә һәм Ибраһим галәйһи сәлләм диненә иярсә, аның диненнән дә күркәмрәк дин бармы? Аллаһ Ибраһимне хәлиле итте бит ди.” (”Ниса” -125)

Әйе, котылу юлы – бары тик Аллаһта гына, Аллаһ белән генә.
Кагыйдә!
Сине кемдер рәнҗетсә, мәсхәрә итә икән, бел!
Дан – шөһрәт тә, мәсхәрә итү дә аның кулында түгел.
Рәнҗетүчеләр үзләре өчен дә ни файда, ни зыян китерә алмыйлар. Үлемне дә, яшәүне дә озынайта алмыйлар.
Әгәр дә синең өчен авырлыклар арта икән, хәсрәтләр чиксез була икән , кешеләр синнән борылганнар икән, бел! Синең өчен Аллаһ бар. Ул сине бервакытта да аптырашта калдырмас, Ул ачыкны да, яшеренне дә Белүче.
Синең иркен фатирың, кыйммәтле машинаң, залы туның бар иде. Моны сиңа кем бирде? Сине сынады байлык белән. Көннәрдән бер көнне авырулар белән бар малыңны югалттың. Дөнья зиннәте эчендә яшәгәннән соң сиңа авыр. Аптырадың, чарасыз, нишләргә дә белмисең Тегеңә зарланасың, моңа, һәрберсе үз киңәшен бирә. Бу сынауларда сиңа кем ярдәм итә ала соң?
Аллаһ белән ихлас булсаң, ул да синең белән ихлас. Әллә Аллаһтан сорап ул безне җавапсыз калдырганы бармы? Юк бит.Ул Юмарт. Ул Гадел. Ул Хикмәт Иясе.
Әбү Һөрәйрәдән килә: “Йөрәк ул – хаким, тәннең әгъзалары аның солдатлары.Әгәр хаким яхшы булса, аның солдатлары да яхшы булыр. Әгәр хаким начарланса, аның солдатлары да әдәпсезләнер.”
Калебебез чиста икән, ул чисалык тышка сыга, калебебез бозык икән, ул бозыклык та тышка чыга.
Калебтә хошугъ булса, ул бөтен гамәлләрдә дә чагыла башлый.
Пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: “Үзенә теләгәнне башка кардәшенә дә теләми торып берегез дә нык инанучы була алмый!” ди.”. (Әл-Бохари һәм Мөслим)
Мугаз, Аллаһ аннан риза булсын, пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләмнән иман ничек беленә дип сорагач,әйтте:
“… һәм үзеңә нәрсә сорыйсың башкаларга да шуны сора, үзең нәрсәдән котылырга телисең башкаларга да шуннан котылуны сорау!” – дип җавап бирә. (Әхмәд)


Аллаһ Тәгалә әйтте:
وَاذْكُرُوا اللَّهَ كَثِيراً لَّعَلَّكُمْ تُفْلِحُونَ
“Аллаһны күп зекер итегез, бәлки уңышка ирешерсез.” (Җомга” – 10)


Аллаһтан курык!
Ахирәт тормышын калебеңдә тот!
Үлемне һичвакыт исеңнән чыгарма, Аллаһ Тәгалә каршына басачагыңны онытма. Аллаһтан курык! Ул тыйганардан тыел, Аның кушканнарын үтә!
Кайда гына булсаң да Аллаһны онытма!
Аллаһның биргән нигъмәтләрен, үзеңә әз булып күренсә дә, азга санама, шөкер итеп кабул ит!
Синең эшдәшмәвең - ул синең уйлану- фикерләвең, синең сүзләрең – Аллаһны искә алу, күзәтүләрең – нәсыйхәт алу булсын!
Сиңа карата гаделсезлек кылучыны гафу итә бел!
Синең белән араны өзсәләр дә, син өзмә!
Сиңа карата әшәкелек эшләүчегә яхшы мөгамәләдә бул, һәрдаим яхшылык кыл! Авырлыкларда күркәм сабырлык күрсәт!
Телеңдә хак сүз булсын!
Хаҗия

№31 (810530) / 31.07.2012 17:45:28

Йә ураза тотучы, син беләсеңме?

Йә ураза тотучы, син беләсеңме, исән-сау булсаң гына киләсе Рамазанны каршы ала аласың, бәлки син алардан берсе булырсың? Аллаһтан гафу сора, хәерле гамәлләр кыл, гөнаһларың өчен ела, сиңа бирелгән вакытны хәерлелек белән үткәр, бәлки бу сиңа бирелгән соңгы мөмкинлектер.

Йә ураза тотучы, син беләсеңме, җир йөзендә кемдер кайгы- хәсрәттә һәм елыйдыр. Алар үз балалары белән аерылганга һәм малларын югалтканга еламый, ә яшәү дәверендә күпме Рамазан аен бушка үткәрүләре өчен, ул айда хәерле гамәлләр кылмаганнары өчен елыйлар. Аллаһка шөкер ит, чөнки башкаларны мәңгелеккә алып киткәндә, Ул сине исән калдырды!

Йә ураза тотучы, сәламәтлекләре начар булу сәбәпле ураза тоту аларга табиблар тарафыннан тыелган кешеләр белән шифаханәләр тулы икәнен син беләсеңме? Алар тәрәвих намазларын укый алмыйлар, аларның күзләрендә яшь, чөнки бер ай дәвамындагы бу бәйрәмдә алар катнаша алмыйлар. Аллаһны макта, башкаларга бирмәгәндә, Ул сиңа сәламәтлек һәм муллык бирде!

Йә ураза тотучы, син беләсеңме, сәхәбәләрнең фикере буенча, ураза, намазын укыган кешедән генә кабул ителә. Динеңне югалтудан курык! Намаз мәсьәләсендә ярамаган эшләргә юл куйма!

Йә ураза тотучы, син беләсеңме, эче белән генә ураза тотып, күзләре, теле, колаклары белән ураза тотмаган кеше һәм тыйганнардан тыелмаган кеше, уразадан ачлык һәм эчәсе килүдән башканы алмаячак.

Йә ураза тотучы, син беләсеңме,кешеләр хисабындагы шайтаннар Рамазан аенда богауга утыртылмый! Шуңа да алар җеннәр хисабындагы шайтаннардан куркынычрак. Яман кешеләр әйләнәсеннән саклан һәм кәферләрдән, ышанмаучылардан ерак бул!

Йә ураза тотучы, син беләсеңме, Рамазан төннәре, аның көннәре кебек үк изге. Тыелмаганнан көндез тыелып, төннәрен харам ашаучылар арасында булма!

Йә ураза тотучы, син беләсеңме, безнең ураза белән насара, яһүдләрнең уразасы арасындагы аерма – сәхәр ашау, ягъни иртәнге намаз алдыннан ашау. Китап әһелләре кебек булма, пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаАллаһу галәйһи вә сәлләмнән үрнәк ал: «Сәхәр (ураза вакытында) ашагыз, иртәнге сәхәрдә муллык!»

Йә ураза тотучы, син беләсеңме, Рамазан аеның соңгы ун көне бу айның алдагы көннәреннән дә хәерле. Ару- талуга бирешмә, бүләкләр эшләвеңне дәвам ит. Кыямәт көнендә байлыгың да, туганнарың да, әшнәләрең дә ярдәм итә алмаганда, алар сиңа кирәк булачак.

Йә ураза тотучы, син беләсеңме, намазларыңда иман белән ышанып һәм өметләнеп Кадер кичәсен каршылый алсаң, син 80 ел намаз укыган кадәрле хәерле гамәлләргә ия булачаксың. Хәерсез гамәлләр кылып, бу мөмкинлекне кулыңнан ычкындырма!

Йә ураза тотучы, син беләсеңме, Аллаһка якынаеп, Аллаһка гыйбадәт кылу өчен, хәтта бер генә сәгать кенә булса да мәчеттә калу (игътикәф) хак булачак. Аллаһка буйсынып, Аңа якынаю рәхәтеннән үзеңне мәхрүм итмә! Аллаһ ризалыгы өчен үзеңне игътикәфкә өйрәт! Гыйбәдәтнең бу төренә өйрәнеп киткәнче, башта көннең бер өлешен генә эшлә.

Йә ураза тотучы, син беләсеңме, күңелгә ятышсыз фильмнар карау, телевизордагы һәм журнал битләрендәге шәрә хатын-кыз сурәтләренә күз салу Рамазанда гына түгел, башка айларда да тыелган, ә Рамазан аенда моны эшләү бу изге айны хөрмәтләмәүгә тиң. Тыелган телетапшырулар карау Рамазан аеның рухын җимерә, изгелек һәм уңышны бетерә. Аллаһтан курык, күзләрең белән зина кылма!

Йә ураза тотучы, син беләсеңме,әгәр кеше ялган, гайбәт сөйләүне, пычрак сүгенү сүзләрен калдырмаса, бер хәдистән күренгәнчә, Аллаһ бит аның ашавын, эчүен калдыруында мохтаҗ түгел.

Йә ураза тотучы, син беләсеңме, бу изге айда Коръән укымаучы кеше, Аллаһта Коръәнне калдыручы буларак язылырга мөмкин. Вакытың үзеңә уңышлылык китерсен өчен тырыш, көннең һәм төннең билгеле вакытларын Аллаһ Сүзен уку өчен файдалан!

Йә ураза тотучы, син беләсеңме, Рамазан ае – тәмәке тартучыларга тәмәкеләрен ташлау өчен дә иң яхшы вакыт. Калдыр бу начар гамәлеңне, мисвәк куллан!

Йә ураза тотучы, син беләсеңме, Рамазан аенда Гөмрә – кече Хаҗ кылу пәйгамбәребез саллаАллаһу галәйһи вә сәлләм белән Хаҗ кылуга тиң. Бу мөмкинлектән файдалан!

Йә ураза тотучы, син беләсеңме, Рамазан аендагы төнге йокы көндез хәерле гамәлләр кылу өчен көч- куәт бирә! Иртәрәк ят, файдасыз телетапшырулар, интернетта буш сәхифәләр карама, мәгънәсез буш сүзле әңгәмәләрдә катнашма – барысы да Рамазан аеның мөбәрәклеген киметә, рухилыкны җимерә.

Йә ураза тотучы, син беләсеңме, ураза тотучыны ашаткан, я булмаса аңа су биреп, авызын ачтырган ураза тотучыга Аллаһ икеләтә әҗер бирә. Шушы бөек бүләктән мәхрүм калучы ул – хәсрәттәь, югыйсә бу әҗерне алу ничек җиңел эшләнелә.

Йә ураза тотучы, син беләсеңме, Ураза бәйрәмендә матур яңа кием кигән, бай табын көйләгән кеше бәхетле түгел, ә гөнаһлары гафу ителеп һәм ул гөнаһлыларга вәгъдә ителгән җәзадан котылучы бәхетле. Күк фәрештәләре бәйрәм көнендә һәр юлда күпме фәкыйрь, мескеннәрне каршылый һәм җәннәт бакчалары белән сөендерә, ә Раббылары алардан риза һәм аларга ачуланмый.

Ул кешеләргә аларның мескенлеге һәм фәкыйрьлеге комачауламады. Әзме зур байлыкларга ия булучылар, әмма алар Рамазан ае вакытында кылган явыз гамәлләре өчен Аллаһ тарафыннан кире кагылалар һәм Аллаһның рәхмәтеннән дә мәхрүм. Мондый уңышсызлыктан Аллаһ безне сакласын!

Юмарт Яклаучыбыз Рамазан аен хәерлелек белән һәм Аның ризалыгында үткәрергә насыйп итсен.


Кадерле туганнар! Мин Аллаһтан безгә Үзенең рәхимлелек хәзинәсен ачсын, безне хакыйкать юлына куйсын һәм безне шушы юлга чакыручылар итсен, дип сорыйм.

Мин Аннан, кешеләр безнең чакыруны ишетсен һәм файда алсын, безне тугрылар өчен үрнәк итеп куйсын, дип сорыйм

№30 (810529) / 31.07.2012 17:44:47

Рамазан аеның дәрәҗәләре
Барча мактауларыбыз галәмнәр Раббысы Аллаһка. Аллаһның илчесенә иминлек һәм бәрәкәт.
Бер Аллаһтан башка иләһ юк һәм Аллаһның тиңдәше юк; Мөхәммәд – Аның колы һәм илчесе – дип шәһидлек кылам.
Шуның соңында:

Чынлыкта, барлык нәрсәләрне Халык кылучы Аллаһ сүбхәнәһү вә тәгалә, берсен икенчесеннән өстен итте һәм теләгәнен сайлап алды. Ул кешеләрне бар итте, алар арасыннан пәйгамбәрләрне сайлап алды. Урыннар барлыкка китерде, ул урыннар арасыннан сайлап мәчетләр булдырды; айларны бар итте һәм алар арасыннан Рамазан аен сайлады. Аллаһ тәгалә әйтте:
وَرَبُّكَ
يَخْلُقُ مَا يَشَاءُ وَيَخْتَارُ مَا كَانَ لَهُمُ الْخِيَرَةُ سُبْحَانَ
اللَّهِ وَتَعَالَى عَمَّا يُشْرِكُونَ {68}

«Синең Раббың нәрсә теләсә шуны халык кыла һәм сайлый, ә аларның сайлау мөмкинлеге юк. Аллаһка ширк иткән нәрсәләрдән Аллаһ Пакъ һәм Бөек!» (28-68)

Бу айны Аллаһ шул айга гына хас үзенчәлекләр белән бүләкләде. Аның иң олы үзенчәлеге – Рамазан аенда Аллаһ кешеләргә кулланма һәм аңлатма буларак Коръәнне төшерде.
Аллаһ әйтте:
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُواْ كُتِبَ
عَلَيْكُمُ الصِّيَامُ كَمَا كُتِبَ عَلَى الَّذِينَ مِن قَبْلِكُمْ
لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ {183} أَيَّاماً مَّعْدُودَاتٍ فَمَن كَانَ مِنكُم مَّرِيضاً أَوْ عَلَى سَفَرٍ فَعِدَّةٌ مِّنْ أَيَّامٍ أُخَرَ وَعَلَى الَّذِينَ يُطِيقُونَهُ فِدْيَةٌ طَعَامُ مِسْكِينٍ فَمَن تَطَوَّعَ خَيْراً فَهُوَ خَيْرٌ لَّهُ وَأَن تَصُومُواْ خَيْرٌ لَّكُمْ إِن كُنتُمْ تَعْلَمُونَ{184} «Рамазан ае бик шәриф ай, ул айда Аллаһтан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде. Сездән рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын! Рамазан аенда берәү чирле булса яки мәшәкатьле озын сәфәрдә булса ураза тотмасын, чирле кеше сәламәтләнсә, мөсафир өенә кайткач, башка вакытта каза кылырлар. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми һәм рамазан уразасын тутырып тотуыгызны һәм Аллаһ сезне туры юлга күндергәне өчен Аны зурлавыгызны тели, бәлки Аллаһка шөкер итәрсез.» (2-183-184)


Аллаһ Рамазан аеның ни өчен ураза ае итеп сайлау сәбәбен, Коръәнне шул айда төшерү белән аңлата диләр кайбер галимнәр:
بِسْمِ اللهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ
إِنَّا أَنزَلْنَاهُ فِي لَيْلَةِ الْقَدْرِ {1
« Чынлыкта, Без аны Кадер Кичендә төшердек.»(97-1)
Билгеле, кадер кичәсе – Рамазанда. Шуңа да мөселманга бу мөбәрәк айда Коръәнне күп уку мөһим.
Ибн Аббастан, Аллаһ аларның икесеннән дә риза булсын, хәбәр ителә:
«Аллаһның илчесе саллаАллаһу галәйһи вә сәлләм кешеләрнең иң юмарты булды. Җәбрoил галәйһи сәлләм аның белән күрешкәннән соң, ул рамазан аенда тагын да юмартрак булды. Рамазанда ул аның белән һәр төнне күрешеп, Коръән кабатлады. Чынлыкта, бу көннәрдә Аллаһның илчесе саллаһу галәйһи вә сәлләм һәр хәерлелектә исүче җилдән дә юмартрак булды.»
Бу айда җәннәт капкалары ачылып, җәһәннәм капкалары ябыла. Әбү Һөрәйрәдән Аллаһ аннан риза булсын килүче Аллаһның илчесе саллаАллаһу галәйһи вә сәллләмнең хәдисендә әйтелә:
«Рамазан аеның беренче төнендә шайтан һәм җеннәр богауга утыртыла, ут капкалары ябыла һәм бу капкаларның берсе дә ачылмый; җәннәт капкалары ачыла һәм аларның берсе дә ябылмый; ә Чакыручы чакыруын дәвам итә: “Йә хәерлелек теләүче кил, йә яманлык теләүче, тукта!” Аллаһта уттан азат ителүчеләр бар һәм бу Рамазаннын һәр төнендә дәвам итә.».

Аллаһ тәгалә әйткәнчә, бу төн мең төннән дә хәерлерәк:

وَمَا أَدْرَاكَ مَا لَيْلَةُ الْقَدْرِ {2}
لَيْلَةُ الْقَدْرِ خَيْرٌ مِّنْ أَلْفِ شَهْرٍ {3}
«Син каян белдең нәрсә ул кадер кичәсе? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк».(97-2, 3)
Әбү Һөрәйрә Аллаһ аннан риза булсын, Аллаһның илчесе саллаАллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисен җиткерә:
«Кем Кадер кичәсе төнен инанып һәм бүләккә өмет белән уздыра, аңа аның кылган гөнаһлары гафу ителәчәк».
Бу төндә кылган хәерле гамәл мең ай дәвамында эшләгән эшләрдән хәерле.
Шулай ук бу айда догалар кабул була.
Әбү Сәид әл-Һөдри, Аллаһ аннан риза булсын, Аллаһның илчесе саллаһу галәйһи вә сәлләмнән хәдис җиткерә:
«Чынлыкта, Аллаһта һәр көн һәм һәр төнне уттан азат ителүчеләр бар (Рамазан ае күздә тотыла) һәм чынлыкта, мөселманның һәр көне һәм һәр төне – дога - ялвару, ул сорый һәм догалар кабул була..».
Рамазан аеның тагын бер үзенчәлеге – ураза тотучының авызыннан килгән ис Аллаһ тәгалә өчен хушбуйдан да тәмле.

Әбү Һөрәйрә Аллаһның илчесе салла Аллаһу галәйһи вә сәлләмнән җиткерә: «Адәм балаларының гамәлләре унга тапкырлана, хәтта 700 гә кадәр тапкырланырга мөмкин. Аллаһ Газзә вә Җәллә әйтте: «Уразадан башка, чөнки ураза Минем өчен, аңа әҗерне Мин кайтарам. Ул Минем өчен ризыгын һәм җенси теләкләрен калдыра.»
Ураза тотучының ике рәхәте бар – уразаны тотып бетергәннән соң һәм, узенең Раббысы белән очрашкан вакытта. Һәм әлбәттә, аның авызыннан килгән ис мускус исеннән яхшырак.»
Шулай ук Рамазан аеның тагын бер үзенчәлеге – бу ай дәвамында Гөмрә хаҗ кылу. Ибн Аббастан Аллаһ аларның икесеннән дә риза булсын, Аллаһның илчесе саллаАллаһу галәйһи вә сәлләмнең умм Синан исемле әнсәрләрдән булган бер хатынга әйтүен хәбәр итә:
«Сиңа безнең белән Хаҗ кылырга нәрсә комачаулады?» Ул әйтте: «Иремнең атланып йөрердәй ике малы бар иде. Ирем белән улым аның берсенә утырдылар, ә икенчесендә безнең хезмәтчебез булды.» Аллаһның илчесе саллаАллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: « Рамазан аенда Гөмрә кылу Хаҗны тутыра я булмаса минем белән Хаҗ кылуга тиң.».
Рамазан аеның тагын бер үзенчәлеге – гөнаһларны һәм начар эшләрне кичерү. Мәлик бин әл-Хәсән бин Мәлик бин әл – Һөвәйрисә әтисеннән, аның бабасыннан пәйгамбәребез саллаАллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисе җиткерелә: « Аллаһның илчесе саллаАллаһу галәйһи вә сәлләм мөнбәргә менгәндә, беренче баскычында: «Әмин», - ди, аннан икенче баскычына күтәрелде һәм: «Әмин» диде, өченче баскычына менде һәм «Әмин» диде. Яңадан әйтте: «Минем янга Җәбрәил галәйһи сәләм килеп әйтте: «Йә Мөхәммәд, Рамазан аенда кем гафу ителми, аны Аллаһ ерагайтыр.» Мин: «Әмин»,- дидем.
Янә Җәбрәил галәйһи сәлләм әйтте: «Кем әти-әнисенә хөрмәтсез, ул утка керә, Аллаһ аны ерагайта.» Мин: «Әмин»,- дидем. Ул тагын әйтте: « Кем дә булса синең исемеңне телгә алды, ә башкалар сиңа иминлек һәм бәрәкәт тапшырмаса, Аллаһ аны ерагайтыр, «Әмин»,- дип әйт диде. Мин: «Әмин»,- дидем.»

Әбү Һөрәйрәдән Аллаһ аннан риза булсын. Аллаһның илчесе саллаАллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Нык инанып һәм Аллаһтан бүләккә өметләнеп кадер кичәсен уздыручының гөнаһлары гафу ителер; Рамазан аенда нык инанып һәм бүләккә өметләнеп ураза тотучының гөнаһлары гафу ителер.»

«Нык инанып һәм бүләккә өметләнеп» сүзе уразаның мәҗбүри икәнлегенә ышану һәм аның өчен бүләк алырга теләүне һәм авырыксынмыйча, аңа нәфрәт күрсәтмичә ирекле рәвештә ураза тотуны аңлата. Кайберәүләр гадәт буенча, кешеләрдән күреп намаз укыйлар һәм ураза тоталар. Бу – хата. Әгәр кеше ихлас булмыйча һәм Аллаһтан буласы бүләккә инанмаса, бу бүләкләрне алмый.

Барча мактауларыбыз Галәмнәр Раббысы Аллаһка! Аллаһы тәгалә пәйгамбәребезгә, аның нәселенә, гаиләсенә, сәхәбәләренә һәм аның туры юлын дәвам итүчеләргә Хөкем көненә кадәр Үзенең саләмен, рәхмәтен һәм бәрәкәтен иңдереп торсын!

№29 (809893) / 20.07.2012 13:33:18

"Когда людей этой религии (ислам) спрашивают о доказательствах правильности их учения, они вспыхивают, сердятся и проливают кровь, тех, кто задает эти вопросы. Поэтому истина у них тщательно замалчивается и скрывается."
Абу Бакр Мухаммад аль-Рази, персидский врач, химик и философ

№28 (809888) / 20.07.2012 10:27:20

№26, аплодирую!)
Чынлап та, динилэрдэн берэр нэрсэ кызыксынып сорасан, я тузга язмаган суз сойлилэр, я телэсэ кайсы мэгънэле или вообще урынсыз Коръэн цитатасы китерэлэр, я акыл ойрэтэ яки кыямэт уты белэн куркыта башлыйлар.
№20, "Үзең өчен кайгыр! Дөньялыкта зыян күрмәсәң бигрәк тә нык кайгыр!

".. һәм, ичмаса тузан булган булсам дип әйтәчәк кяфер."(Олы хәбәр).

Искәрмә: "Олы хәбәр" сурәсе, соңгы аятьтәге соңгы җөмлә",
дигэндэ, ни эйткэнен, узе анлады микэн?
Или вот №27, "Ә сине Иблис тулысы белән кешелек сыйфатыннан биздергән, чөнки синдиләргә Аллаһы Иблисне ирекле кыла" дип кешегэ оценка биргэн кеше адекват микэн ул вообще?
Динилэргэ кеше ойрэткэнче, ин беренче чиратта узегезне карагыз, дип кинэш бирер идем. Минем Аллах Тэгэлэ белэн монэсэбэт шэхси минем эш, сезнеке тугел.

№27 (809885) / 20.07.2012 09:42:33

Татар! Мин әйттем бит алдан ук, син аңлаудан узган дип. Мин сиңа шәригать канунын яздым. Шәригать кануны Коръән һәм Сөннәткә таянып языла. Сиңа нәрсә дә булса аңлар өчен һичюгы гомумкешелек сыйфатына ия булу кирәк. Ә сине Иблис тулысы белән кешелек сыйфатыннан биздергән, чөнки синдиләргә Аллаһы Иблисне ирекле кыла. "К" хәрефе дә калмаган бит. Безнадёжно больной.

№26 (809883) / 19.07.2012 23:21:25

Кактус, син кемдер белэн ботыйсын, мин беренче тапкыр бирэм бу сорауны. Мин корэн сузлэре белэн анлатуынны сорадым,синен эйтуенчэ ботен нэрсэдэ корэндэ язылган... или синдэ хэзер алла белэн сойлэшэ башладынмы? "Мәккәдәге вакыт ошамаса, тели икән Мәскәү вакыты белән дә тота ала." Менэ шушы сузлэреннэн куренэ инде нинди кеше икэнен... Сезгэ, "дини"лэргэ унай булса телэсэ кем эйтсэдэ ярый,э ошамаса хэрефенэ кадэр туры килгэн аят кирэк...
гузэл7 №6 ,анлагансындыр инде, Кактуснын жавабыннан, кайсы шэхэрнен вакыты ошый шул вакыт белэн уразаны тот, Австралиянен берэр шэхэрен сайласан унай булыр,мэсэлэн Сиднейда буген кон озынлыгы 10 сэгат тирэсе…

№25 (809879) / 19.07.2012 22:26:58

Татар! Син бу сорауыңны белер өчен бирмисең, авызларын каплыйм әле, диеп ел саен бер өч-дүрт тапкыр бирәсең. Чөнки син бит ураза тотарга җыенмыйсың. Шулай булса да, быел да инде өченче тапкыр җавап бирәм. Поляр төн яисә поляр көн булган җирдә мөселманнарга уразаны мәккәдәге вакыт белән тотарга була. Мәккәдәге вакыт ошамаса, тели икән Мәскәү вакыты белән дә тота ала. "Юктан проблема ясыйм да, мөселманнардан көлим әле", дип уйлап бик нык ялгышасың. Татар, син үзеңне генә мыскыл итәсең. Шулчаклы үзеңне нык мыскыл итәсең ки, хәтта Аллаһы Тәгалә сиңа шулай икәнен аңлатачак, әмма соң булачак. Син бик жалкий тип. Сине берәр вакыт иман китерер дип уйларга да мөмкин түгел.

№24 (809878) / 19.07.2012 22:01:49

гузэл7, син мондагы динилэрдэн жунле жавап котмэ. Барыбер котеп житкерэ алмассын, настойчивыйрак булсан, мыскылда итэ башлыйлар эле...

№23 (809877) / 19.07.2012 21:58:41

RIM, син дэлиллэп сойлэш,мин анын ислам галиме икэнен дэлиллэп яздым, син алай тугеллеген расла... буш куык булмыйча, уз сузенэ жавап бирэ торган кеше булсан...

№22 (809876) / 19.07.2012 21:57:29

Искәртү №20 ,сездэн, "дини"лэрдэн  жунле жавап ишетмэм дип уйлаган идем, дорес булды...

№21 (809848) / 19.07.2012 14:12:25

Э бит полряный круг хакында бик дорес сорау бу. Чынлап та, ярты ел ашамый торыргамыни?...
Киемгэ килгэндэ, ботен эз-мэз донья кургэн кеше белэ: Коръэн гэрэп иллэренэ адаптирован, чул жиллэре хэтэр, кузга-башка сразу ком тутыра, шуна кеше баштанаяк капланып йорергэ мэжбур анда.

№20 (809831) / 19.07.2012 11:06:50

№13, Татар!

"гузэл7, татарстанда ярый эле, менэ полярный круг тирэсендэгелэр ничек ураза тотырлар? Кояш ярты ел буе батмый бит..."

Син алар өчен кайгырма, алар белә ничек тотарга уразаны.

Үзең өчен кайгыр! Дөньялыкта зыян күрмәсәң бигрәк тә нык кайгыр!

".. һәм, ичмаса тузан булган булсам дип әйтәчәк кяфер."(Олы хәбәр).

Искәрмә: "Олы хәбәр" сурәсе, соңгы аятьтәге соңгы җөмлә.

№19 (809829) / 19.07.2012 10:17:53

исэнмесез. берконне твдан валерия порохова турында сойлэделэр. ишеткэнегез булса, ул коръэнне урыс теленэ тэржемэ иткэн. анын тэржемэсе тапшырудагы кебек итеп эйтсэк "признана самой канонической". ул ханым узе исламны кабул иткэн. башына эшлэпэлэр киеп йори. нигэ яулык япмыйсыз дигэн сорауга ул белэсезме ничек лип жавап бирде? "если вы читали коран внимательно. то там нигде не написано ходит во всем закрывающим". димэк, метровай таварга торенеп йорергэ кирэкми? белгечлэр, кайсы дорес, эйтегез эле?

№18 (809828) / 19.07.2012 10:10:32

Татар, алайса үзеңә каршы килеп шигыйны Ислам галиме урынына куеп , аның сүзләрен Ислам дине кебек китерәсең? Үзең әйтмешли бер йорт бар (адресын беләсең) шунда барып тикшеренеп кайт.

№17 (809827) / 19.07.2012 09:16:19

Кактус, корэн буенча анлат эле:поляр кругындагылар ничек ураза тотырга тиешлэр? Эйтугезчэ корэндэ ботенеседэ язылган...Соныннан кемдер керткэн тозэтмэлэрсезгенэ. Корэндэ эйтелгэн:"...Менә бүген динегезне камил итеп ТОЗЕП БЕТЕРДЕМ. Сезгә бирәсе нигъмәтләремне дә ислам дине белән бергә БИРЕП БЕТЕРДЕМ..." (5. 3)Мэглукм булганча дин ойрэтуе буенча), Мохэммэттэн башка бер кешедэ алла белэн сойлэшмэгэн, так что корэндэ язылмаган икэн, ул дорес тугел, э кемнендер фантазиясе... Син сораганча бирэм сорауны, белергэ тырышып...

№16 (809826) / 19.07.2012 09:07:46

Соры))))
нинди кабинет диләр әле, теневоймы?)))Менә шул мөфти итәбез сине, астагы формулировка өчен!!!!Супер булган бу! Коръәнне бүгенге яшьләргә җиткерә алырлык формулировка.Ничек әйтеп була дип йөри идем, башка килми иде.


"Бу, Коръән чынлап та Бөек акылдан ингән булганда да, аны кабул итүченең, дөньяны танып-белүе бик чикләнгән булу сәбәпле, бар ретуалларны, үзе белгән тирәлеккә генә яраклыштырган булуына ачык мисал..."

№15 (809821) / 19.07.2012 07:29:49

гузэл7
№13 тә тамчы да юмор юк. Бу, Коръән чынлап та Бөек акылдан ингән булганда да, аны кабул итүченең, дөньяны танып-белүе бик чикләнгән булу сәбәпле, бар ретуалларны, үзе белгән тирәлеккә генә яраклыштырган булуына ачык мисал... Коръән язылган вакытта, бер аз гына булса да фән белән таныш кешеләр, поляр төн һәм көннәр булуы турында белгәннәр инде... Шушы мисал үзе үк, Коръәннең беренче чыганак булмавын дәлилли.

№14 (809814) / 18.07.2012 23:32:04

№11, рэхмэт, дорес эйтэсез.
№12, сорарга да ярамыймыни? Менэ шулай сорауларга нормаль жавап бирэ белмэгэнгэ кеше дингэ интересны югалта да инде куп вакытта. Сез дэ барысын да белеп тумагансыздырбит?
№13, юморогызны анладым)))))

№13 (809793) / 18.07.2012 19:32:30

гузэл7, татарстанда ярый эле, менэ полярный круг тирэсендэгелэр ничек ураза тотырлар? Кояш ярты ел буе батмый бит...

№12 (809787) / 18.07.2012 18:49:45

Сугышка баралармы әллә,уразадан куркалар.Чистый чәйнәдегез инде имансызлар,тотмагыз теләгегез булмасса.

№11 (809785) / 18.07.2012 18:18:26

син әле "өлгереп" җитмәгәнсең.
тәнең,җаның белән ышнгач,ураза тоту җиңел.
кеше тота дип,модага иярмә. ураза да тотармын,ябыгырмын да дип ач йөрү, сиңа файдага булмас.

ә менә җаның тәнең белән өлгереп җиткәч,ураза тоту проблема түгел. мин белгәнәр,дәүләт эшендә эшлиләр. 8гә киләләр, 18-19 кайтып китәләр. уразаларын да калдырмыйлар.
бары чын күңелдән инану кирәк!!

№10 (809783) / 18.07.2012 17:52:29

Жэй уртасында урак урганнар да тоштэн сон ятып йоклаганнар, анысын да белэм. Урак урганнарнын барысы да тотты микэн сон уразаны, белмим. Тонге очтэ тора башлау организм очен яхшы тугел икэнен дэ анлыйм.
"Ураза тоту проблема тугел" дисез, узегез дэулэт эшендэме сон?8 сэгать эш плюс 1-2 сэгать кайтырга юл (траспортта эсседэ эле ул), плюс гаилэ, тегесе-монысы - кайчан ураза кагыйдэлэрен тоталардыр ул андый кешелэр, куз алдыма да китерэ алмыйм. Минемчэ, берэр "адаптированный" вариант кирэк монда, чонки куп кеше, жинелрэк булса, тотыр иде, бик авыр бит дип тотмый куплэр.
Берэр кеше минем сорауларга нормаль гына итеп жавап бируен хаман котеп калам.

№9 (809780) / 18.07.2012 17:13:49

//Картларга рэхэт лэ ул: вак-тояк эш эшли дэ, аннары кондез дэ йоклап ала. //
гузэл7. Бүгенгк картлар һәм аларның әти әниләре җәй уртасында урак урганнар, менә алар ничек ураза тоттылар икән? Исәнлеге булган кешегә ураза тоту проблема түгел, барытик теләк кирәк һәм Аллаһының рәхмәтенә ирешер өчен дип тотарга. Әгәр: "Безнең ата-бабаларыбыз ураза тотканнар, тотып карарг инде", дип кенә тотсаң, ул кабул булмый. Чын күңелдән Аллаһы ризалыгы өчен ураза тотарга ният кылсаң, Ул рәхмәтен бирә. Исәнлегенә зыян килердәй кешегә ураза тоту ярамый, әмма: "Минем исәнлегем юк", дип үз-үзеңне алдап акланырга да ярамый, чөнки кемнең исәнлеге бар, кемнеке юклыгын Аллаһы күреп, белеп тора.

№8 (809777) / 18.07.2012 16:21:59

Ну Соры, молодец та инде узен

№7 (809776) / 18.07.2012 15:54:35

@Ашау ягыннан берэр йомшаграк ураза тоту ысулы юкмы? Мэсэлэн, ботенлэй ашамыйм тугел, эммэ фэлэн-фэлэн нэрсэ тыела?@ Ул чакта, сиңа уразаны керәшенчә тотарга кирәк инде.))) Ләкин аларныкы 45 көн.))) Сәләмәтлеккә китергән файдалары (көлеп әйтү түгел, уразаның сәләмәтлеккә чынлап та файдасы бар) икесенеке дә бер чама.

№6 (809775) / 18.07.2012 15:42:08

Анлатып бирегезче: кон дэ эшкэ йоргэн кеше ничек тон уртасында торып ашасын да намаз укысын? Кайчан йокларга тиеш ул? Картларга рэхэт лэ ул: вак-тояк эш эшли дэ, аннары кондез дэ йоклап ала. Э конен эштэ уткэргэн кешегэ сэлэмэтлеген какшайтмыймы сон мондый режим?
Аннары: мин ботенлэй ашамыйча торалмыйм ди, мэсэлэн. Ашау ягыннан берэр йомшаграк ураза тоту ысулы юкмы? Мэсэлэн, ботенлэй ашамыйм тугел, эммэ фэлэн-фэлэн нэрсэ тыела? Ашау ягыннан уразаны тулысынча утэмэгэн кеше уразага карата ихтирамын ничек белдера ала? Садака бирдем, ди, телевизор карауны киметтем, но бу бит эллэни тугел, конкретно нилэр кылырга тиеш кеше, шуны эйтеп бирегезче.

№5 (809770) / 17.07.2012 19:35:11

Ил туган! Мин инде бу турыда күпме имамнарга аңлатып карадым. Алар: \"Безнең бабайлар Кояш чыкканчы 2 сәгать алдан сәхәр ашауны тәмам кылганнар\", дип җанымны ашадылар инде. Аннан соң хәдис китердем. Анда сәхәр ашау азаннан соң булганы турында сүз бара. Алар миңа: \"Ул вакытта алар ике тапкыр азан әйткәннәрдер\", дип җавап бирделәр.
Син минем фикерне раслаучы беренче кеше булдың. Рәхмәт, чөнки инде мин: \"әллә ялгышаммы икән\", дип уйлый башлаган идем.

№4 (809760) / 17.07.2012 16:23:21

ИЛ,син юкка чыкма әле,ара-тирә шулай төзәткәлә. Безгә гыйлем,үзеңә савап булыр иншалла.

Яшьләр,картлары особо,күп нәсәләрне белеп бетермиләр. Габделхак әфәнденең вә Рөстәм хәзрәтнең киңәшләре,һичшиксез файдалы дип исәплим.

Рәхмәт авторларга!

№3 (809759) / 17.07.2012 15:56:44

и уж не говорю про вечную проблему.

сәхәр тәмам - 2.28
иртәнге намаз - 2.58

т.е. за ПОЛЧАСА до азана.

ну и нишләмәк кирәк шул вакытта?
ярты сәгать?

надоело уж каждый год так тупят.

җәмәгать!
ураза тоту иртәнге намаз азаны б-н башлана.

№2 (809757) / 17.07.2012 15:50:20

/үә галә бикә әәмәңтү /
кто накосячил?
редакция?
дини мәҗлесләр тирәсендә ничәмә еллар йөрүче татжурлармы?

№1 (809752) / 17.07.2012 15:37:49

Бик файдалы мэгълумат биргэнсез. Авторларга рэхмэт!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты