|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2008 Җәмгыять
КӨНЕ БАР, БЕРДӘМЛЕГЕ ЮКМәскәүдә 4 ноябрьдә Рус маршы үтәчәк. Оештыручылар сүзләренчә, төп лозунг “Урыс Россиясе өчен!” булачак, дип хәзерлек башланса да, мөгаен, бу акция тыелыр. Милләтчеләр башкалабыз хакимиятеннән рөхсәт ала алмаган. “Славяннар берлеге” һәм Легаль булмаган эмиграциягә каршы хәрәкәт тарафыннан бирелгән гаризалар кире кагылган. 4 ноябрь ул баштан ук мәгънәсез һәм, гомумән дә, кабул итеп булмый торган бәйрәм булды. Тәгаенләнгән тарихи вакыйгасы да бәхәсле. Ул үзе үк милләтләр арасында ызгышка сәбәпче булырга мөмкин иде. Инде исемгә килгәндә, бердәмлек асылын аңлыйк. Кем белән берләшәбез, нәрсә хөрмәтенә? Әлбәттә, мондый катлаулы сорауларга җавап эзләү кыен. Ә менә формаль ягын аңлатып була. Бу бәйрәмне безнең халкыбызда инде геннарга кереп утырган Бөек Октябрь революциясе көнен оныттыру өчен уйлап таптылар. Аны башка вакытта билгеләү мөмкин түгел иде. Нәкъ менә 7 ноябрь тирәсендә булырга тиеш булды ул.
Ләкин беренче елдагы бәйрәм үк инде аның ультрамилләтчеләр өчен икәнлеген исбатлады. Бу көнне бернинди берләшүгә ишарәләүче чаралар оештырылмады. Бары тик Русиянең руслар өчен икәнлеген исбатларга маташу булды ул.
Дөрес, соңгы елларда “Бердәм Русия” фиркасе белән бәйле булмаган урам җыеннарын оештыру җиңел түгел. Аеруча оппозицияләргә урын тар. Ә менә рус маршы өчен иркенлек хөкем сөрде. Урамда марш белән йөрүчеләр каһарман ата-бабаларының батырлыкларын искә төшерде. Русиянең төрле чүп-чар милләтләр белән чүпләнүенә борчылдылар. Алар “жид”лардан, “чурка”лардан, кара халыктан, кысык күзләрдән, негрлардан чистарынып, урыс иле төзү турында хыялларын кычкырырга куркып тормады, тормый. Чөнки беркем комачаулык итми. Көч структуралары да монда милләтара ызгыш чыгару, дошманлык хисләрен күрми...
Инде быел рус маршының тыелуы сөендерәме? Кем белә, әлегә Русия шәһәрләрендә мондый маршлар, митинглар үтмәс дип ышанырга иртәрәк. Ни өчен шундый уй? Рус милләтчеләренең өстә дә күп булуын исбатларга кирәк түгелдер. Турыдан-туры якламасалар да, теләктәшлек белдерү һәм шул нисбәттән дәшми калу юк дип әйтә алмыйбыз. Кайберәүләр кискен белдерүләрдән дә тарчынмый. Жириновскийны гына искә алу да җитә. Инде аннан соң милли экстремизм, скинхедлар каян чыга, дип баш ватабыз. Хәер, дошманлык мөселман арасыннан ныклап эзләнә үзе. Мөселманны бүген террорчы белән тиңләү – бик җиңел эш. Әлбәттә, рус шовинизмы белән авырган теләктәш хакимнәр тырышлыгы белән.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|