|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2012 Мәдәният
Бөекбритания тарихында беренче мәртәбә Лондонда Сабантуй үтәчәкБыел 14 июль көнне Бөекбритания татарлары беренче мәртәбә Сабантуй үткәрәчәк. Чара Лондон шәһәренең Wembley Park гольф мәйданында узар дип көтелә. Әлеге Сабантуйда катнашучылар саны күп түгел - 100-150 булыр дип планлаштырыла. Әмма оештыручылар бәйрәмдә кунаклар саны күбрәк булыр, дип өметләнә. Алар Сабантуй Бөекбритания татарларына бер-берсен табарга, берләшергә ярдәм итүенә ышана. "Башта безгә Сабантуй үткәрүне рөхсәт итмәдәләр. Чөнки җирле хакимиятнең мондый бәйрәм турында берни дә ишеткәне булмаган. Бөекбританиядә бөтен җир Королева гаиләсенең шәхси милке булып санала. Шуның өчен нинди дә булса чара үткәргәндә ризалык алу кирәк. Әлбәттә, шәһәр читенә чыгып бәйрәмне пикник рәвешендә дә үтәрергә булыр иде. Тик без Сабантуйны ел саен үткәрергә исәплибез. Шуның өчен дә барлык кирәкле процедураларны үтәргә булдык”, дип оештыручылар аңлатма биргән IslamNews сайтына. Бәйрәмнең программасында Бөекбритания һәм Татарстан байракларын тантаналы рәвештә күтәрүдән соң, төрле милли уен-ярышлар: көянтә белән су ташып йөгерү, капчык белән сугышу, гер күтәрү, катыклы савыттан тәңкә эзләү, авызга йомырка салган кашык тотып йөгерү, аркан тарту һәм башка күңел ачу чаралары каралган.
--- |
Иң күп укылган
|