поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.10.2008 Шоу-бизнес

ФЕРДИНАНД СӘЛӘХОВНЫҢ МИСЫРДА ӘСИРЛЕККӘ ТӨШҮЕ

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов юл йөргәндә һәрвакыт маҗараларга очрап тора. Ул утырган теплоход яки яна, яисә бата, самолет тәүлекләр буена тоткарлана, тимер юл вокзалына ул поезд менә-менә кузгалып китә дигәндә билетын яки паспортын онытып килеп җитә... Быел ул беренче тапкыр чит илгә ял итәргә барды. Мисырга, Кызыл диңгезгә. 10 көннәр үткәч каралган, ял иткән Фердинанд, авызын ерып, эш бүлмәмә килеп керде.

– Фердинанд, бу сәфәреңдә нәрсәләреңне югалттың?

 

– Күзлегемне. Күзлексез йөргәндә ташка абынып аяк бармагымны сындырдым. Әмма бу хәл генә ялымны боза алмады. Мисыр мине борыңгылыгы белән әсир итте. Луксор шәһәрендә фиргәвеннәр яшәгән урыннарда булдым. Бирегә бөтен дөньядан туристлар агыла. Луксор мин ял иткән Хургада шәһәреннән  400 чакрым ераклыкта. Мин шул араны узып, тарихи эзләрне күрергә бардым. Ара ераклыгы берни түгел, тик менә юлдагы көтелмәгән хәлләр генә шаккатырды. Самимилегем белән ислам дөньясында бөтен кеше дә ихластыр дип йөри идем, әмма гарәпләрнең дә табыну кыйбласы акча икән. Бик еш алдыйлар. Юлга чыгар алдыннан 4 сәгатьтә барып җитәбез дип вәгъдә иттеләр. Автобуста бары дүрт кенә русияле: ике урыс, бер чуаш, бер татар. Калганнар – швед, поляк, нимес, чех..  Туристларның кайсы йоклый, кайсы юлны күзәтеп бара. Минем дә күзләр – тәрәзәдә.  Безне асфальт юлдан түгел, ком бураннары туздырып, бата-чума чүлдән алып киттеләр.  Бара торгач дүрт сәгать вакыт узып та китте, ә без һаман юлда. Бер мәлне автобус шып итеп туктады да, аны кораллы гаскәриләр чолгап алды. Шоферлар алтау иде, аларны сөйрәп чыгарып, җиргә  йөзтүбән яткырдылар. Мин бу хәлләрне тәрәзәдән күзәтә идем, маңгаема автомат терәделәр. Хәзер генә көлке кебек, ул  вакытта фамилиямне сорасалар да әйтеп бирә алмас идем. Караңгы төн, чүл, чалмалы гарәпләр, борын төбендә автомат... Шулай да сәфәрдәшемә: “Без әсирлеккә төштек бугай”,  – дип әйтергә өлгердем. Шактый озак аңлашулардан соң безнең, закон бозып, конвойсыз барганлыгыбыз ачыкланды. Туристик фирма акчаны янга калдыру өчен сак ялламаган икән. Әмма һәр яшерен юл махсус органнар тарафыннан саклана, туристларның иминлеге өчен дәүләт җавап бирә. Аңлашканнан соң, юлыбызны дәвам иттек. 4 сәгатьлек юлыбыз 9 сәгатькә сузылды.

 

– Тагын нәрсәләр гаҗәпләндерде?

 

– 20-30 кешелек моторлы көймәләрдә Нил елгасы буйлап банан үскән утрауга бардык. Ә Нил – крокодиллар оясы. Тик без “ышанычлы” кулларда идек: 8-9 яшьлек кечкенә генә гарәп малае “бытырдатып” моторны кабызды һәм җәһәт кенә су юлы буйлап алып та китте. Ул безнең көймәнең капитаны булып чыкты. Бу балалар төшкә кадәр мәктәптә укыйлар, төштән соң  ялланып эшлиләр икән. Шушы балага үзебезне ышанып тапшыруыбыз соңыннан үзебезгә дә гаҗәп тоелды. Мондый көймәләр  йөзәрләгән, барысын да балалар йөртә. Шул балалар яшереп кенә  наркотик та тәкъдим итәләр.

 

– Бананның ничек үскәнен дә үз күзләрең белән күрдең алайса?

 

– Тотып та карадым әле (көлә). Татар тотып карамыйча ышанмый бит.  Банан агач та, куак та түгел, ә үлән санала.  Башта груша формасында, баклажан төсендәрәк  чәчәк  яралгысы барлыкка килә. Чәчәк ачылгач  вак кына банан  бәйләмнәре пәйда була. Өлгергәч аны кисеп алалар да, 25 көнгә караңгы бүлмәгә куеп саклыйлар. Шуннан соң гына  сатуга озаталар.

 

– Мисырда Татарстанны беләләрме соң?

 

– Татарстаннан дип әйтсәң, аптырап карап торалар. Ә Шәймиев фамилиясен ишеткәч, сөенеп елмаялар, аңлашылды дип башларын селкиләр. Үземнең кемлегемне Минтимер Шәймиев аркылы танытып йөрдем. Әле ярый Президентыбыз бар. Тел белмәгән очракта илемне, җиремне, милләтемне белгертү өчен  бер Шәймиев фамилиясе дә җитә икән. 

 


Гөлназ ШӘЙХИ
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»