поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.07.2012 Бәйрәм

Казан Сабан туеның онытылмас мизгелләре

Кунакта булып кайтканнан соң туган тәэсирләр

Татарстан чигенә җитеп, бераз баруга, Аллаһының могҗизасы димә инде, әллә кайдан гына килеп чыккан ак күгәрченнәр төркеме машинабыз өстендә уйнаклап оча башлады. Тик бераздан алар, юл биргәндәй икегә бүленеп, безне озатып калдылар. Әйтерсең лә, шушы гөнаһсыз кошлар безгә хәерле юл телиләр иде!

Әгәр дә, түзмәслек итеп җаным тартмаса, мин ирем Габделәхәт белән машинага утырып, кичке якта авылымны ташлап, шундый олы юлга чыгып китәр идемме икән, белмим.

Әнә, матур булып, ерак киңлекләргә җәелгән Кама елгасы өстендә акчарлаклар оча, елгада горур аккошлар сыман теплоходлар, йөк төягән баржалар йөзә. Яр буйларында ирләр балык тота, хатын-кызлар, балалар су коена, кояшта кызына.

Безнең шулай кичкә каршы сәфәргә кузгалуыбызның төп сәбәбе - иртәгә мәркәзебез Казанда булачак Сабан туе иде.

Ул данлыклы Кол-Шәриф мәчете, Сөембикә-ханбикә манарасы, ыгы-зыгылы, шау-шулы тормышы белән каршы алды безне.

Икенче көнне иртән иртүк без туганнарыбыз белән Сабан туена киттек. Бәйрәм бүген өч урында: Аккош күле, Дәрвишләр һәм Мирный бистәләрендә була икән. Дәрвишләр бистәсендә үтәчәк бәйрәм быел Сабан туе символы булган Казан сөлгесенә багышланган. Ә инде Аккош күле буена һәм Мирный бистәсенә баручылар Татарстанның тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан оештырылган тамаша карый алачаклар икән.

Без шул бәйрәмнәрнең өченчесенә юл тоттык. Биредәге Сабан туе мәйданы урман эчендә - Каенлыктагы киң аланлыкта урнашкан. Тирә-юньдә яңгыраган матур милли җыр-музыка тавышлары күңелләрне җилкетә, гасырлар буена туганнардай аралашып яшәгән төрле милләт халкы берсен-берсе шушы зур бәйрәм белән котлый.

Сабан туе капкасыннан килеп керүгә, сигез муниципаль районның театр сәхнәләре тезелеп киткән. Шуларның берсе генә дә үзе бер авыл кадәр урынны биләп торадыр.

Дөрестән дә, әнә ак бүрәнәләрдән салынган, зур осталык, күңел матурлыгын биреп, челтәрләп, бизәкләп эшләнгән тәрәзә капкачлы, кәрнизле борынгы татар халкының өе. Тәрәзә төпләре аллы-гөлле гөлләргә күмелгән. Түр башына чигүле сөлге эленгән. Өй эчендә милли киемнәр кигән, ап-ак мич кырыена тезелеп утырган яшь кызлар җырлый-җырлый йон эрлиләр. Түр башында эленгән талбишектә сабый бала изрәп йоклый. Өстәл милли ашлардан сыгылып тора, шунда ук пар бөркетеп, самовар кайнап утыра.

Авылда печән өсте тасвирлана... Әнә, читән белән әйләндереп алынган йортта туарылган ат, печән төялгән арба тора. Печәннән килгән хуш исле җиләк, төрле чәчәкләр исе борынны кытыклый. Йортның бер читендә - татар мунчасы. Аның тирәсенә мәтрүшкә, бөтнек кушып бәйләнгән каен, имән себеркеләре киптерергә эленгән. Ә мунча алдында такта сәкедә яткан егетне баһадирдай ир себерке белән чабындыра. Ул җыелган халыкка ничек дөрес итеп чабыну ысулларын тәкъдим итә. Шушында ук су тулы ләгәннәр тора. Шушы матур тамашаны караган кешеләр рәхәтләнеп көләләр, истәлеккә рәсемгә төшерәләр.

Татарстаныбызны зурлап, хөрмәт итеп бәйрәмгә төрле төбәкләрдән бик күп кунаклар килгән. Аларның төрле телләрдә сөйләшкәнен тыңлап торгач, бик тә канәгать икәнлекләре аңлашыла.

Бүген монда Татарстанның күп районнарыннан килгән төрле милләт вәкилләре үз тормышларын чагылдырган театрлаштырылган композицияләре аша биредәге халыкларның үзара дус, тату яшәүләрен күрсәтергә тырышканнар.

Әнә матур итеп киенгән чуваш кызлары сиртмәле коедан су алалар. Чәчәкле көянтә чиләкләре аларга аерым бер матурлык өсти. Өйләрдән ерак түгел урнашкан сәхнәләрдә һәр милләт халкы үзенең җырга-моңга осталыгын күрсәтә, милли сәнгате белән таныштыра, талчыбыктан үреп эшләнгән кәрзиннәре, урындыклары, талбишекләре, атка кидерелә торган камытлары, агач дугалары, балчыктан эшләнгән чүлмәк савытлары белән мактана.

Әйе, бүген ничек кенә мактансаң да, уйнасаң да, көлсәң дә ярый. Чөнки бүген биредә ерак гасырлар аша безгә килеп җиткән бөек татар халкының яраткан бәйрәме – Сабан туе гөрли!

Менә шушы күңел матурлыгы биреп эшләнгән тарихи җәүһәрләрне сокланып карый-карый без алга үтәбез. Бүген биредә 11 мәйданчыкта төрледән-төрле концерт программалары күрсәтелә. Бигрәк тә балалар иҗатына сокланып туймаслык.

Тезелеп киткән сәүдә рәтләрендә ниләр генә сатылмый! Бер читтә пылау, шашлык пешә. Дуслар, туганнар табыннар корып, бер-берсен тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, гармун моңына кушылып җырлыйлар, бииләр. Бәйрәмдә тәртипсезләнеп йөрүче бер генә кешене дә күрмәдек.

Ә менә биредә батырлар көч сынаша. Ниһаять, Әлмәт шәһәреннән килгән көрәшче Ильяс Галимов (моннан берничә ел элек Самара өлкә Сабан туенда да катнашып, җиңү яулаган иде) абсолют батыр исеменә лаек булды. Ул сарык тәкәсе белән бүләкләнде, өенә быелгы Сабан туеның төп призы - “Калина” автомобиленә утырып кайтып китте.

Шулай итеп, сөекле Казаныбызда үткәрелгән Сабан туеның онытылмас мизгелләре якты хатирә булып, гомерлеккә минем күңелемдә уелып калды. Рәхмәт сиңа, Казан!

Татар өендә - татар кызлары.

Абсолют батыр - Ильяс ГАЛИМОВ. 


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 28 | 07.07.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»