|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2012 Җәмгыять
Татарстанда «Булгария» фаҗигасен искә алалар2011 елның 10 июлендә Идел елгасының Кама Тамагы районы Сөйки авылы янында “Булгария” теплоходы су астына китте. Ярдан 3 километрда 20 метр тирәнлеккә төшеп баткан көймә 122 кешенең гомерен алып китте, шуларның 28 балалар иде. 79 кеше исә коткарылды. Беркемне дә битараф калдырмаган әлеге фаҗигадән соң инде бер ел узып китте. Хәер, балаларын, ата-аналарын, туганнарын югалткан кешеләр өчен бу һәлакәт әле һаман да яңа гына булган кебек. Алар үзләренең фаҗигале төстә һәлак булган якыннарын рәсми булмаган чараларда искә алачак. Казанның Елга портында, мәсәлән, кичке сәгать сигездә бар теләгән кешеләр матәм митингына җыелачак. Монда Иделдәге фаҗигадә батып үлгәннәрне тынлык минуты белән искә алып, күккә шарлар очырачаклар.
Гүзәл КАМАЛОВА |
Иң күп укылган
|