поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.07.2012 Икътисад

Счетчигың юкмы? Куярга туры киләчәк

1 июльдән һәр фатирда су счетчиклары урнаштырылырга тиеш. Әгәр дә фатир хуҗалары исәпләү приборын сатып алып куймаса, идарә компаниясе аларны барыбер моны эшләргә мәҗбүр итәчәк.

2009 елның ноябрендә кабул ителгән «Энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру турындагы...» федераль закон буенча барлык фатир хуҗалары да су һәм электр энергиясен исәпләү приборларын быелның 1 июленә, ә газ счетчикларын 2015 елның 1 гыйнварына кадәр урнаштырып бетерергә тиеш. Счетчикларны бары тик сүтелергә тиешле яисә капиталь ремонт исемлегенә кергән авария хәлендәге һәм иске йортларда яшәүчеләргә генә куярга кирәкми.Бу эшләргә вакыт җитәрлек бирелсә дә, су счетчикларын Россия халкының әле 30 проценты гына куйдырган.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында бүгенге көндә күпме су счетчигы урнаштырылуы турындагы сорауга җавап бирә алмадылар, андый статистика алып барылмый икән. Шул ук вакытта министрлыкта узган ел күпфатирлы йортларда бюджет акчасына гомумйорт исәпләү приборларын урнаштыру эшләренең тәмамлануы хакында хәбәр иттеләр. Әгәр дә кешеләр тотылган су, электр энергиясе һәм газ өчен чыгымнарны бүлешеп түгел, ә кулланган кадәр генә түләргә теләсә, фатирларда, һичшиксез, счетчиклар торырга тиеш. Өстәвенә, инде исәпләү приборларын урнаштыруга бирелгән вакыт та тәмамланды.

Тормыш күрсәткәнчә, счетчигы булган кешеләр суга ике-өч тапкыр азрак түли башлаган. «Гомумйорт» тарифы буенча түләү нәрсәне аңлата соң? Башта гомумйорт счетчигындагы күрсәткечтән фатирларга куелган счетчикларның күрсәткечләре алына. Калган сумма счетчиклары булмаган фатирлар арасында бүленә һәм билгеле бер фатирдагы кешеләр санына тапкырлана. Әйтик, фатирда бер кеше генә яшәсә, көне-төне эштә булып, ял көннәрендә дә өйдә тормаса да, су счетчигы булмау сәбәпле, аңа күршеләре кулланган су өчен түләргә туры килә.

Ә менә фатирга бер кеше теркәлеп, чынлыкта 5-10 кеше яшәгән очракта, счетчик буенча түләү һич тә файдалы түгел. Гадәттә андый фатирлар арендага бирелгән була. Мондый фатир хуҗасы торагын башка кешеләргә яшәргә биреп торып акча эшли, счетчик куйдырмагач, коммуналь түләүләрдә акчаны янга калдырырга ярдәм итә.

Федераль закон кабул ителгән соңгы өч елда күпфатирлы йортларга хезмәт күрсәтүче оешмалар счетчикларның файдасы турында тәфсилләп аңлатырга тиеш иде. Ә 1 июльдән закон, барлык чыгымнарны да үз вазифаларын үтәмәүче милекчеләргә аударып, фатир хуҗаларына счетчикларны мәҗбүри урнаштыру буенча тиешле гамәлләр кылу хокукын бирә. Әгәр алар милекчеләргә йогынты ясый алмаса, фатирларында счетчик булмаган өчен үзләрен штрафка (вазифаи затлар өчен - 5-10 мең, юридик затлар өчен - 20-30 мең сум) тартырга мөмкиннәр.

Ләкин фатир хуҗасы ванна бүлмәсенә берәүне дә аяк бастырмаган очракта нишләргә?..

- Капиталь ремонт барышында да шундый хәлләр күзәтелә, - дип аңлата ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы матбугат сәркатибе Елена Самохина. - Кешенең үз фатирына эшчеләрне кертмәскә хакы бар, ә икенче яктан, мондый гамәлләрдән күршеләре зыян күрә. Бу мәсьәләне суд аша гына хәл итәргә мөмкин. Шулай да әлегә республикада андый очракларның булганы юк. Счетчиклар белән дә шул ук хәл. Яклар үзара килешеп эшләсә яхшырак булыр иде, әлбәттә. Әгәр идарә компаниясе счетчик куярга теләмәгән фатир хуҗаларын судка бирсә, аларга исәпләү приборы һәм аны куйдырган өчен дә түләргә, суд чыгымнарын да капларга туры киләчәк. 


Елена МЕЛЬНИК
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»