|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.07.2012 Матбугат
Түз, почтальон!“Татмедиа” массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгында узган конференциядә хәбәр ителгәнчә, алдагы яртыеллыкка республика халкы барлыгы 1 665 мең газета-журналларга язылган. Дөрес, үзәк һәм район матбугатына язылучылар элеккегедән беркадәр кимегән.Гомумән алганда исә, язылганнарның 18,6 проценты – үзәк, 16 проценты – район газеталарын һәм 65,5 проценты республика матбугатын үз итә. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, “Ватаным Татарстан” газетасына язылучылар саны да арткан (101,1 процент). Безнең белән бергә “Звезда Поволжья”, “Молодежь Татарстана”, “Шәһри Казан”, “Комсомольская правда” газеталарында да тираж арту күзәтелә, дип серләрне ачты “Татарстан почтасы” җитәкчеләре. Калган газеталарның исә тиражлары былтыргының 70-90 процентын тәшкил итте. “Татарстан халкы матбугатны укып бара. Россия күләмендә караганда, без алдынгы урыннарда барабыз, – ди “Татарстан почтасы” идарәсе директорының коммерция эшчәнлеге буенча урынбасары Светлана Гришина. – Мәсәлән, Мәскәү, Санкт-Петербургта бер мең кешегә 50 газета туры килә, ә Татарстанда – 430 данә. Шулай да, Краснодар крае, Башкортстан һәм Төньяк Осетиядә бездән дә күбрәк”. Журналистлар белән очрашуда почта хезмәте күрсәтүдәге проблемаларга да кагылып үттеләр. Җәйге чорда почта бүлекләренең иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр эшли башлавын “баш почтальоннар” хезмәткәрләрнең жәйге ялга китүләре белән аңлата. “Күп кенә почталарда тикшерү уздырганнан соң, иртәнге һәм кичке якларда эшчеләрнең тик утырганын күрергә туры килде. Шуңа күрә мондый тәҗрибә кулланырга уйладык”, – ди “Татарстан почтасы” директоры Регина Кузнецова. Әмма абунәчеләр мондый яңалыкка риза түгеллекләрен җиткезеп торалар. Казан шәһәрендә дә, кайбер районнарда да газетаны вакытында китермәүләрен үзебезгә дә еш шалтыратып әйтәләр. Башкаланың 73нче һәм 94нче почта бүлекләрендә хәтта өлкән яшьтәге укучыларыбызга хат таратучылар юк, үзегез килеп алыгыз, дип әйтә торган булганнар. Әмма “Татарстан почтасы” идарәсе директорының җитештерү буенча урынбасары Резеда Сабирова: “Болай дип әйтү бер дә дөрес түгел, без моны тикшерербез”, – дип вәгъдә бирде. Соңгы вакытта почта тармагында үзгәреш җилләре исә. Хат ташучыларга башкарган хезмәтләренә яңача түли башлау кайберләрне куркыта. Май аенда күп кенә почтальоннар эштән киткәнне җитәкчелек шуның белән аңлата. Хат ташучылар исә хезмәт хакының аз булуыннан зарлана. Ә аларга йөкләнгән эшләр шактый бит. Авылдагы хат ташучы апа өлкәннәргә пенсия өләшә, субсидия тарату, коммуналь хезмәтләргә түләүләр кабул итү кебек хезмәтләр күрсәтә. Әле алай гына түгел, уң җилкәсендә почта букчасы булса, сул ягында кер порошогы, юрган, мендәр, урын-җир комплекты, макароннар – саный китсәң, сатасы товарларның исәбе-хисабы юк. Шуңа да карамастан, җитәкчелекнең алга таба планнары тагын да зурдан: авылларда почта банк хезмәте күрсәтә башлаячак. Авыр хезмәтләрендә җиңеллек теләп, безнең редакция укучыларыбыз белән ике арада күпер салучы хат ташучыларны, почта хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|