поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.07.2012 Җәмгыять

Ялгыш юлга баскан кешегә тәүбә юлы ябылмаган

“Бердәмлек” газетасында соңгы вакытларда әдәп темасына бик күп язмалар дөнья күрде. Халкыбызны шулай дөрес юлга өндәү, әлбәттә, бик тә изге гамәл. Шул ук вакытта милли басмабыз кайбер четерекле урыннарны әле читләп уза кебек. Мәсәлән, татарлар арасында хәмер эчү гадәтенең тарала баруы турында язылган язмалар әлегә бик аз. Ә бу бит бик тә мөһим тема.

Татарлар арасында эчүчелек бүген генә башланмаган, билгеле. Монда хөкүмәтнең дә гаебе бар: әле патша заманнарында ук ил казнасының өчтән бер өлешен хәмер сату акчасы тәшкил иткән. Советлар вакытында да аракы сатуга дәүләт монополиясе кертелү белән казнаның чирек өлеше шул хәрам акчадан килгән. Ә менә, мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә ил бюджетының бер проценты гына хәмер сатудан җыела икән.

Бу саннарга, бәлки, шатланырга да кирәктер. Әмма көндәлек тормыш Россиядә эчүчеләр саны арта баруын күрсәтә. Мәктәп яшендәге яшүсмерләрнең кулларына сыра шешәләре тотып йөрүләрен, көпә-көндез, бөтен халык эштә булганда, өрлек кебек ирләрнең җыелышып, аракы эчеп утыруларын күрергә була. Ә инде “рюмочный”лар тирәсеннәнрәк узсаң, хатын-кызларның да аждаһа тырнагына эләгүен күреп, хәйран каласың. Мондый хәл элек эчми торган милләт булып саналган татарлар арасында да күзәтелә.

Ни өчен бу шулай, дип сорасагыз, “Балык башыннан чери”, дип җавап бирер идем. Менә сайлауларны гына карагыз. Телебәхәсләр тәмамланып, “портфель”ләр бүленеп беткәч тә, кичәге “дошманнар” кулларына шәрәб тотып, берсе-берсен мактый башлыйлар. Хөкүмәт даирәләрендә шундый хәл булгач, гади халык турында ни сөйләргә кала инде?!

Өстәгеләрдә халыкның сәламәтлегенә, айныклыгына игътибар юк икән, без үзебез хәмер сатуны, эчүчелекне туктату буенча эш алып барырга тиешбез. Әгәр халык үз дигәнендә торса, түрәләр үзләрен утлы табага баскандай хис итә башларлар иде.

Шушы уңайдан, өлкәбезнең Похвистнево районындагы бар яктан да әйдәп баручы, танылган Гали авылында уздырылган авыл җыенына тукталып үтәргә кирәктер. Шушы биш мәчетле зур авылда өч шәхси хуҗаның биш кибетендә күп еллар инде хәмер сатылып килә. Халык, бу хәлгә түзеп-түзеп тә түземлеге беткәч, Похвистнево шәһәре һәм районы мөселманнарының имам-мөхтәсибе, “Гали” мәдрәсәсе ректоры Минтаһир хәзрәт Сираҗевка 700 имза куелган хат белән мөрәҗәгать итәләр. Шуңа таянып, биш мәхәлләнең дә имамнары, мөтәвәллият вәкилләре җыелалар да дини хөкем тәртибен раслыйлар һәм җирле хакимияткә хәмер сатуны тыю таләбе белән чыгалар. Бу мәсьәлә аерым пункт буларак җыенның көн тәртибенә кертелә.

Анда Минтаһир хәзрәт Сираҗев халык исеменнән чыгыш ясап: “Халыкның бу омтылышы беренче генә түгел. Ял көннәреннән соң авылның Мәдәният йортын, мәктәбен мыскыл иткән кебек, сакчылар капчык-капчык шешәләр чыгарып түгәләр. Бу мәсьәләдә җирле хакимият үзенең көчсезлеген исбатлап, Федераль законнар юклыгына сылтый. Ә бит аларны халык тарафыннан сайлап куелган депутатлар кабул итәргә тиеш. Әллә хәзерге депутатларны хәмер сатучы эшмәкәрләр генә билгеләп куямы икән? Хакимиятнең көчсезлеген күреп, Гали авылы халкы беренчеләрдән булып айнык тормышны сайлады, балаларын рухи пакьлектә тәрбияләргә теләк белдереп, кул күтәрде”, - диде.

Шайтан вәсвәсәсе булып торган әхлаксыз эшмәкәрләр генә кеше кайгысында баюны туктатырга теләмиләр. Шулай да, Гали авылы үз фикерен белдерде. Бу үрнәк яхшы этәргеч булып, башка татар авылларына да таралыр, элек-электән пөхтәлеге, тәртибе, айнык тормыш рәвеше алып баруы белән дан тоткан татар авыллары кабат әхлакый тормышка кайтыр, дигән өмет уята.

Милләт язмышын кайгыртып, тырышып йөргән җанатарлар бу юнәлештә кискен чаралар күрүне таләп итә. Минтаһир хәзрәт җыен барышында: “Гали авылында яңа айнык көчләр барлыкка килде, һәм алар көннән-көн көчәя бара”, - дип фаразлады. Ә Шамил ага Вакказов югарыда әйтелгәннәрне хуплап: “Һәр ялгыш юлга баскан кешегә тәүбә юлы ябылмаган”, - диде.

Әйе, үзебез исән чакта Ходайдан гөнаһларыбызны ярлыкавын сорап, аның хозурына килеп басканда ак булсак, саф булсак, айнык булсак иде.

Гали авылы, Похвистнево районы. 


Булат ХӘМИТОВ
Бердәмлек
№ 28 | 07.07.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»