поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.07.2012 Җәмгыять

Безнең кызларга читтә ни калган?

"Ватаным Татарстан"ның тугры укучылары Гөлгенә Лотфуллинаны хәтерли булыр. Газетаны тартып барган хез­мәттәшебез 2005 ел ахырында көтмәгәндә (һәрхәлдә, без көтмәгәндә булды бу) АКШка кияүгә чыгуы турында хәбәр итте. Хәзер инде ул ике-өч елга бер мәртәбә туган якларына кайтып китә. Быел да җиләкле һәм Сабантуйлы июнь аенда Азнакай районы Әсәй авылында кызы Камилә һәм улы Данил белән кунак булды. Китешли, редакциябезгә дә кереп, хәлебезне белештеләр. Чәй янында исә менә инде җиденче ел МакКолл фамилиясен йөрткән, "һ" авазын американнарча киң итеп әйтә башлаган каләмдәшебез белән җитди темага әңгәмә кордык. Безнең ил кызларының ни өчен чит илгә кияүгә чыгып китүләре, аларны АКШта нәрсә көтүе һәм... американнарның ни сәбәпле өйгә урам аяк киеме белән кереп йөрүләре турында сөйләштек без.

Кушма Штатларга киткәнче һәм анда инде алты ел торып, аның гражданына әверелгәч, бу ил турында фикерең ничек үзгәрде?

– Беренче килгән кешегә ул бик чиста, матур, бөтен яктан җи­теш ил булып күренә. Ә инде тора-тора, кимчелекле яклары да күзгә ташлана. Медицина өлкәсе – шуларның берсе. Табиб хезмәтләре анда түләүле. Түләүле генә түгел – бик кыйммәт. Мәсә­лән, теш куйдырырга туры килде, ди. Медицина иминиятенә ия булмасаң, сиңа хастаханә җи­бәр­гән хисап буенча ике мең дол­ларга кадәр түләргә туры ки­ләчәк. Бер теш өчен! "Страховка"ң булса, иминият ширкәте, хастаханә белән сатулашып, шушы түләүне төшерә, ягъни ташлама ясата. Шушы ташлама ясалганнан соң сумманың 80 процентын иминият оешмасы түләсә, калган 20 проценты үзе­ңә кала. Бу – гадәттә, 200-300 доллар дигән сүз, ягъни Россия акчасына күчерсәң – 6-9 мең сум. Страховка булмаса, 1-2 мең долларыңны чыгарып сал. Бу әле теш дәвалау кебек гади генә медицина хезмәте турында сүз бара. Ә ин­де операция ясату, ба­ла табу аннан да кыйммәтрәккә төшә. Бер сүз бе­лән генә әйткән­дә, түләүле медицина шартларында Ходай сәламәтлектән аермасын, дип те­ләргә кала. Хәзерге вакытта Обама хакимияте тарафыннан мәҗ­бүри медицина иминияте программасын тормышка ашырып маташалар. Бу программа нигезендә, АКШта яшәүче һәркем ими­нияткә ия бу­лырга тиеш. Бү­генгә исә илнең миллионнарча халкының сәла­мәтлеге иминиятләштерелмәгән. Күп кенә зур шә­һәрләрдә дәүләт акчасына эшләүче хастаханәләр бар-барын, алар медицина иминияте булмаган хасталарны дә­валыйлар, фәкыйрь гаиләләргә ярдәм итәләр. Ләкин андый хастаханәләр зур шәһәр­ләрдә дә бармак белән генә санарлык.

Әни кеше буларак, АКШның мәгариф системасы белән дә эш итәргә туры килгәч, мин шаккаттым. Россиядә 2 яшьтән соң баланы бакчага урнаштырып, эшкә ур­наша аласың. АКШта андый яслеләр юк. Аларда түләүле "Дэйкэр" ("көндез карап тору") дигән бакчалар бар. Шундый бер бакчага баласын биргән иптәш кызым атнасына йөз доллар түли. Димәк, айга бер балага – дүрт йөз доллар. Әгәр дә эшкә урнашып, аена бер мең доллар хезмәт хакы аласың икән, аның яртысын диярлек балалар бакчасына тотарга туры килә дигән сүз. Алай җәфаланганчы, күп америкалылар балаларын өйдә үзләре ка­рауны хуп күрә. "Дэйкэр" янында "прискул" дигән мәктәпкә әзерлек бакчалары да бар, аларына исә балаларны өч яше тулгач кына алалар. Балалар бакчаларына сабыеңны үзең илтеп куйсаң да була, яисә махсус ав­тобуслары килеп алырга, китереп куярга мөмкин. АКШ мәгариф системасында биш яше тулган балалар өчен "kindergarten" ("балалар бакчасы") мәҗбүри саналып, аның өчен генә юнь түләү кертелгән. Америкада биш яшькә хәтле бала өйдә торса да ярый ди­гән сүз. Барак Обама алып барган сәясәте белән мин сөй­ләгән медицина һәм мәгариф проблемаларын хәл итәргә тырыша. Әгәр дә икенче тапкыр президентлыкка ирешеп, биргән вәгъдә­ләрен тормышка ашыра алса, әйбәт булыр иде.

– Бәяләрен сумнарга күчереп, күңелемә шом салсаң да, андагы тормыш дәрәҗәсе югарырак икәнен беләбез бит инде. Хезмәт хакларыгыз, керемнәрегез безнеке белән чагыштырырлык түгел ләбаса.

– Әйе, тормыш дәрәҗәсе югарырак. Ләкин салымнар, торак-коммуналь хезмәтләргә тү­ләүләр күпкә артыграк. Америкада хокукларның ни дәрә­җәдә яклануын Россия белән чагыштырып булмый. Сине борчыган проблема килеп чыкса, акча төрт­мичә генә дә аны бик тиз хәл итәргә була.

– Кайсысы әйбәтрәк соң: сездәге кыйммәткә төшкән һәм хокуклары якланган демократик системамы әллә безнең хокукый башбаштаклык хө­кем сөргән "очсыз" тормыш-булмышыбызмы?

– Тегендәге җайга салынган система әйбәтрәк инде. Салымнар югары, ләкин аларны тү­ләүнең нәтиҗәсе күзгә күренә. Менә Россиядә юллар өчен хәй­ран салым түләнә, ләкин яз җиткән саен урамнарда машина белән йөрерлек түгел. Юл хез­мәтләре, тишек-тошыкка сумала агызып, "ремонт" ясаган була. Америкада исә юл катламы ярылса, ул юлны яңабаштан салалар, шуңа ул бик озакка чыдый.

– Бездә көньяктан килгән мигрантларга килмешәкләргә караган кебек карыйлар. Анда да синдәй күченеп килүчеләргә кимсетүле караш сизеләме?

– Андый караш бар, ләкин америкалылар аны сиздермәскә тырыша. Елмаеп кына торалар, эшкә дә алалар. Мин эшләгән җирдә һинд та, филиппин да, румын, руслар да бар. Алар дәү­ләт тарафыннан җирле халыкка караганда да ныграк якланган әле. Эш шунда: закон буенча оешмадагы эш урыннарының ничәдер проценты мигрантларга бирелергә тиеш. Шуңа күрә хуҗа кеше, читтән килгәннәрне эшкә алып, дәүләткә салымнарының күпмедер өлешен киметә. Үземнең мөселман булуымны да яшермәдем. Ураза тотканда без, ике мөслимә, үзебезгә төшке аш тәнәфесен авыз ачу вакытына күчерүне сорадык һәм безнең үтенечне берсүзсез үтә­деләр. Шунысы бар: мигрантларга карьера баскычларыннан менү күпкә кыенрак. Менед­жерлыкка, югары дәрәҗәдәге урыннарга ирешү өчен икеләтә тырышырга кирәк.

– Танышларым арасында чит илгә кияүгә чыгып китүчеләр күп. Ни өчен безнең татар кызлары читтән кияү эзли икән?

– Матуррак тормышка кызыгып китәләр, мөгаен. Америкадагы таныш "якташларым"ның туган илләрендәге тормышлары җайланмаган булган. Аларның яртысы яңа җирдә ярыйсы тормыш кора алды, яртысы, ахыр чиктә, американ кияүләрдән аерылып китте. Бер дус кызым үзеннән күп­кә өл­кәнрәк американга кияүгә чыккан иде. Икесенең тормышка карашлары, фикерләү рәвешләренә кадәр төрле иде. Кыз, ниһаять, гражданлык алды, хәзер исә тегендә яшәүче руска кияүгә чыкты. Икенче дустым да аерылды, икенче бер америкалыга кияүгә чыкты... Беләсеңме, ае­ры­лышамы-юкмы, безнекеләр, бернигә дә карамастан, тырышып-тырмашып, АКШта калуны максат итеп куялар. Ни өчен? Чөнки аларны ватаннарына тартып торучы көч юк, үзләрен Россиядә кирәк дип санамыйлар. Минем белән бер вакытта Америкага күчеп киткән өлкән яшьтәге таныш бер әрмән апа бар. Анда малосемейка кебек кечкенә фатирчыкта яши. Инглиз телен белми, каядыр барасы булса, үзенә нәрсә кирәклеген дә аңлатып бирә алмый. "Нигә Мәскәүдә улыгыз янында яшәмисез соң?" – дип аптырыйм мин аңа. Ни өчендер ул Россиягә кайтырга теләми, АКШтагы тормыш рәхәтрәк тоела.

– Хәзер чит илдән кияү эзләүче кызларыбызга нинди киңәш бирер идең?

– Монда аларның нәрсәләре бар һәм тегендә нәрсә көтә – икесен дә чагыштырып уйларга кирәк. Монда яхшы урынга урнашкансың икән – тегендә ул булмаячак, чәчең белән җир себереп акча эшләргә туры килә­чәк. Монда өең бар, тормышың җитеш икән – анда да шул ук булыр, дип уйлау буш хыял булып калмагае. Фәкыйрь илдә яхшы яшәргә һәм бай илдә мескен хәлдә гомер кичерергә мөмкин. Тулы социаль яклауга анда бары тик гражданлыкка ия булучылар гына дәгъва итә ала.

– Америкада һәм бездә ир – хатын, килен – каенана мөнәсәбәтләре аерыла бит инде. Андагы гаилә алып бару рәвеше сиңа сәер булып тоелмадымы? Сиңа, татар килененә, караш ничек булды?

– Каенана һәм каената белән мөнәсәбәтләребез әйбәт. Без алар­га кунакка барабыз. Дөрес, аларда татардагы кебек бәлеш пешереп, кунак көтү гадәте юк. Авырлык килмәсен дип, балаларны да аларга калдырмаска тырышабыз. Шулай да кунакка кил­сәләр, сыйлап җибәрәм үзләрен. Безнең өчпочмакларны алар бик яраттылар. Ә инде билгеле бер гаилә мөнәсә­бәтләрен сөйләү авыр. Америкада шәхси тормышны урамга чыгып селкү дигән нәрсә юк. Шуңа хәтта туган-тумачаларның тормышлары турында да ирем Джон белән сөйләшмибез. Татар каенаналарының: "Ни­гә мондый кыйммәтле әйбер алдыгыз? Акчагыз күп мәл­лә?" – дип тикшерүләре га­дәти хәл булса, анда мондый сүз­не ялгыш та ычкындырмыйлар... Хәер, АКШта "Honey, do!" ("Сө­еклем, эшлә!") дигән күренеш киң таралганын әйтә алам! Ул американ хатын-кызларының ирләреннән өй эшләрен эшләтүен чагылдыра. Мәсәлән, хатын, өйгә кайтып: "Нигә ашарга пеш­мә­гән?" – дип ирен сүгеп ташларга да мөмкин. Яки: "Душ кергән­нән соң, ваннаны юып, коры чүпрәк белән сөртеп куй", – дип аңа ки­сәтү ясый. Әйе, американ хатыннар баш булырга ярата.

– Былтыр син әти-әниеңне дә кунак иттең бит. Алар Америкада нәрсәгә күбрәк гаҗәпләнде?

– Чисталыккадыр инде. Америкада урамда йөргән аяк киеме белән өйгә керәсең, ак келәмнәр­дән йөрисең һәм өйдә бер җир дә пычранмый. Тузан кунса гына.

– Ничек пычранмый?

– Урамда ачык туфрак юк. Гел асфальт һәм чирәм. Кыш көне ком да сипмиләр. Асфальт­ларны шампунь белән дә юмыйлар. Йортларны салганда ук, төзелеш бетеп, йортны тапшырганда, тирә-янын яшелләндереп, чирәм утыртып китәләр.

– Гөлгенә, Америкага кит­кәнгә үкенмисеңме соң?

– Киткәндә күбрәккә өмет­ләнеп, шуларга ирешә алмасаң, үкенер идең. Мин әллә нәрсәләр турында хыялланмадым да, яхшы һәм начар якларын да уйлап киттем, шуңа күрә үкенмим. 


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 133-134 | 06.07.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»