поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.10.2008 Җәмгыять

МӘСКӘҮ КИЛМЕШӘКЛӘРНЕ ЯРАТАМЫ?

Казанга түгел, Чаллыга чыгып китәргә куркып ятучылар бар. Төгәл әйтә алам – мин андыйлардан түгел. Чаллыда туып үстем, укыдым. Аннары Казанда кандидатлык диссертациясе яклап, вузда укыттым. Коллектив яхшы, эшем яратам, тик берзаман күңелем Казанга гына сыешмый башлады – Мәскәүгә! Мәскәүгә! Җыендым да чыгып киттем, эше дә шундук табылды. Хәзер монда яшәвемә ике ел. Мәскәүгә дә сыешмыйм бугай инде. Лондонга барып яшисем килә башлады. Таныш-белешләр: ”Чикылдаган татар чыраең белән ничек курыкмыйча яшисең шул скинхедлар оясында?!” – дип шакката. Тфү-тфү ,чыраема килеп төкерүче юк әле.

Башкалага килүче килмешәкләрне төрле статусларга бүлеп карарга мөмкин. Әйтик, Мәскәүгә укырга килеп, эшкә урнашып йөрүче студентлар буа буарлык булса да, аларга эш табуы һәм уку белән эшне бергә алып баруы ансат. Татарстаннан аермалы буларак, танышлыксыз-нисез, файдалы элемтәләрсез теләсә-кая урнашырга мөмкин. Мәсәлән, мин үзем Мәскәүдә эшне бер атна эчендә таптым.  Үзеңә йөреп эзләргә кирәк. Мин атна буена төрле уку йортларында йөреп чыктым. Кулымда – үземнең белгечлек буенча укыта торган институтлар исемлеге. Дөресен генә әйткәндә, эзләү ялыктыра башлаган иде, уку елы башланырга да күп калмаган иде. Шуңа күрә, чираттагы үземә ошаганрак вузда туктап урнаштым.

 

Бернинди дипломсыз, стажсыз килүчеләр нигездә сәүдә өлкәсенә, хезмәт күрсәтүгә яисә идән асты бизнесына кереп китә. Моный кешеләр Русиянең көньяк өлкәләреннән килеп тулган. Бер кыз белән танышкан идем (кафеда официант булып эшли) хезмәт хакы – 25 мең сум. Биш-алты кыз бергәләшеп фатир арендалап яшиләр. Тагын шундый ике кызны беләм,алар дәүләт сырхауханәсендә эшлиләр, 8-9 мең хезмәт хакы алалар. Кечкенә генә бүлмәдә хуҗа хатын белән бергә яшиләр, шуннан артыгына акчалары җитми. Мәскәүдә яшиселәре килгәч, нишләсеннәр инде. Бюджеттагыларның Казаннан бер артык җирләре юк. Ришвәт алучылар гына бераз яхшырак яшидер инде. Бәлки шәхси клиникалардагы табибларныкы да күбрәктер инде. Ләкин монда да таяк ике башлы. Хосусый клиникаларга урнашканда табибларны кисәтеп куялар – аерым бер авыруның синең яныңа даими рәвештә килеп  дәвалануы синең хезмәт хакыңа турыдан-туры бәйле. Нинди дарулар сатып җибәрә алуың да бик мөһим, чөнки хосусый клиниканың – хосусый даруханәсе. Барысы да үзара бәйле. Шундый клиникаларның берсендә эшләүче Чаллы кызы сөйләде: ”Миңа гына йөреп дәвалансыннар өчен әни кешенең күзенә карап,  уйлап чыгарып төрле диагнозлар куеп утырырга мәҗбүрмен.” Хосусый клиникаларда хезмәт хакы шәп анысы, тик еш кына кешене алдау хисабына.

 

Мәскәүдә барысы да искиткеч зур хезмәт хакы алып, миллионнарда йөзә дигән сүз, чынлыкта, дөреслеккә туры килми. Уртачасы – 17-19 мең сум. Минем таныш кызым “Майкрософт” компаниясенә караган “Ланит” фирмасында эшли, беренче өч аенда 10ар мең түләделәр. Тикшерү срогын узгач, 15 мең хезмәт хакы билгеләделәр, төрле салымнардан соң кулына 13 мең тирәсе кала. Бюджеттагыларның  да хезмәт хакы әлләни аерыла дип әйтмәс идем. Әйтик, дәүләт университетында укытучы доцент (фәннәр кандидаты булса). Казандагы шикелле Мәскәүдә дә кулына 11 мең тирәсе акча ала. Дәүләти булмаган коммерцияле вузларда күбрәк инде анысы. Банкларда эшләүче элеккеге студентларымнан сораган идем, 15 мең хезмәт хакы алып эшлиләр икән. Тизрәк кыймылдаучылары 19-20не ала. Хәзер программист белгечлеге модада  менә шулар 50шәр мең сум акча алып эшли – монысы хак. Төзүчеләрнең дә хезмәт хакы бик шәп. Таныш гаиләм бар, ире – төзү компаниясендә инженер. Компания аларга фатир да салып биргән, ремонтны да күтәргән, машинаны да сатып алып биргән. Вузларда укытучыларга мондый бәхет төшләренә дә керми.

 

Ипотекага фатир алырга мөмкинме? Башта артыннан йөреп акча сертификаты ясатырга гына кирәк икән. Мин үземә сертификатны эшләдем инде, әлегә файдаланмадым гына.  Нәрсә ул акча сертификаты? Банкның сиңа кредитка бирәчәк акча күләме. Телисең – файдаланасың, теләмисең – сертификат көтеп тора. Миндә "КИТ финанс" дигән банкының 3 миллион сумлык сертификаты ята. Шул акчага фатир ала-нитә калсам дип, түләү графигын да исәпләп төзеп бирделәр – 25 ел буена аена 9-10ар мең түлисе булачак. Сертификатны алуы бик ансат димәс идем.Кочагы белән документлар тапшырырга кирәк. Банк сине җентекләп тикшерсә, киләчәктә эшсез калмыйча кредитны түләп барырдай сәләтеңне дә күрсәтә белергә кирәк. Сертификат алгач,шундук файдаланырга ашыкмыйм әле, яхшырак мизгелне көтәм. Хәзер торак базары, процентлар шаукымы бераз тынычлансын дим, барысын да күзәтеп барырга кирәк. Мәскәүдә күпме халык шул ипотека базарында янды бит – акчаларын берәр төзү фирмасына тапшыралар, ә торак төзелми. Мин әлегә фатир арендалап яшим. Мәскәүнең үзендә үк түгел, чөнки алай очсызракка чыга. Аренданың да бәясе төрлечә – фатирның кая урнашуына, эчке кыяфәтенә карап, җиһазларның барлыгына- юклыгына карап үзгәрә. Мәсәлән, без кергән өч бүлмәле фатир Люберцыда. Бик иске, таушалган, ремонт күрмәгән, борынгы шкаф-караватлар, шуңа күрә бәясе дә түбәнрәк – аена 20 мең сум түлибез. Бер бүлмәсе 7 мең тирәсенә  төшә дигән сүз. Шул ук Люберцыда чиста, яңа, әйбәт җиһазлы бер бүлмәле фатирлар 15әр мең тора. Ә Мәскәүнең үзендә, хәтта шәһәр читендә урнашса да, уртача хәлдәге бер бүлмәле фатир 23 мең тора. Ә үзәккә якынайган саен бәяләр геометрик прогрессиядә үсә. Әйтик, үзәк тирәсендәге бик шәп  ике бүлмәле фатирда яшим дисәң, аена 48 мең сум чыгарып саласы. Моның инде ремонты да чип- чиста, җиһазлары да өр- яңа, телефоны да бар дигән сүз. Фатирны гадәттә риэлтр аша табасың, аңа да шул ук акчаны түләргә кирәк.Бер елга дип керсәң, фатир хуҗалары акчаны беренче һәм соңгы ай өчен дип алалар. Үзәктәге 2 бүлмәле фатир өчен якынча 150 мең чыгарып салырга кирәк дигән сүз. Түлиләр, яшиләр! Без үзебезнең фатирга кергәндә бурычка керә-керә  60 мең акча түләдек – кырыгы хуҗага, егермесе риэлтрга.  Мәскәүдә фатир бәяләре коточкыч кыйммәт.Әйтик, бер бүлмәле иске хрущевка 5 млн тирәсе тора. Яңасы Люберцыда былтыр 3- 4 млн тирәсе иде, быел тагын да кыйммәтрәк. Мин Мәскәүнең эчендә үк булмаса да, өлкәсендәге берәр фатирны ипотекага алырмын дип уйлап йөрим.

 

 Менә бу кайтканда чагыштырып йөрдем әле – Мәскәүдә азык-төлеккә бәяләр Казанныкыннан әлләни аерылмый диярлек. Кафелардагы бәя Мәскәүдә бераз кыйммәтрәк шикелле. Ипи-сөт бәяләре дә шул ук – 16-25 сум. Бер ягы гына бар – Мәскәүдәге 15 млн. халыкка чын, табигый ризыкны хет нишләсәң дә берничек җиткереп булмый. Сыйфат гел икенче. Ипи, каймак-сөт тәме бөтенләй башкача, дөресрәге,ул гомумән тәмсез,чөнки ясалма. Татарстанга кайтып ашагач шундук сизелә. Дөрес, якын-тирә өлкәләрдән Мәскәүгә китереп саталар, тик күпмегә генә җитә инде ул? Якын-тирәдәге Орел, Курск шәһәрләрендә яшәүчеләр ял көннәренә кайтканда җүнлерәк ризыкны шуннан алып килә, махсус базарга дип шунда йөрүчеләр дә күп.

 

 Кинотеатрдагы  vip-залга керү Казанда –  200 сум, Мәскәүдә – 1200 сум. Ә концерт бәяләре  шул ук –  300-400 сум. Европаның супер-җырчыларын карарга барам дисәң  – 2500-3000 сум.

 

Мәскәү транспорты Казанныкыннан бик азга гына кыйммәтрәк. Трамвай- троллейбусларга, дәүләт автобусларына билетны йөртүчесеннән сатып алсаң, 25 сумга төшә, ә алданрак хәстәрен күреп, махсус киосктан алып куйсаң – 17 сум. Метрода бер йөрү 19 сум. Биш билетны берьюлы алсаң, очсызрака чыга – 17 сум. Хосусый маршрут автобусларына утырсаң, ничә тукталыш баруыңнан чыгып түлисе – 35, 45, 60 сумга төшәргә мөмкин. Такси галәмәт кыйммәт – төгәл берәр урынга китереп куюларын сорасаң, кимендә 1 мең сум чыгарып саласы. Гадәттә, кыйммәтрәккә дә төшә әле. Монысы әле Мәскәү эчендәге бәяләр. Шәһәр читенә чыга башладыңмы – чакрымына 40-50 тәңкә чутлый башлый.

 

Мин Русиянең Яңа университетында укытам. Университетны гамәлгә куючы һәм фән буенча проректоры – профессор Капица. Киң җәмәгатьчелек аны элек барган “Очевидное-невероятное” телевизион тапшыруы буенча хәтерлидер. Университетыбыз канаты астында БДБ колледжы эшләп килә, анда 9 сыйныфтан соң читтән килгән балаларны җыялар. Чит республикаларда мәгариф системасы башкача бит. Кайбер кызларны 5 сыйныфтан соң өйдә утыртып кияүгә әзерлиләр. Мәсәлән, колледжда белем дәрәҗәсе бишенче сыйныфтан артмаган 24 яшьлек кызлар бар. Аларны да колледжга алабыз, укытабыз. Чөнки үзләре теләп киләләр, уку өчен акча түлиләр – елына 30 мең сум. Университетыбызда уку да чагыштырмача арзан – елына 60 мең. Татарстаннан килгән студентлар бездә нишләптер әлегә юк,  Башкортостаннан ике малай укый. Бездә укытыла торган белгечлекләр – банк эшчәнлеге, кунакханә сервисы һәм туризм, компьютер белеме, юриспруденция. Студентларны практикага  төшемле урыннарга урнаштыралар, алар анда шәп кенә акча да эшләп чыга әле.

 

Башкала мәктәпләрендә “Мәскәү тарихы” дигән дәрес укытыла. Анда татарлар белән бәйле тарихи урыннар турында да анда бик ягымлы итеп, яратып язылган. Башка милләтләр турында шулай ук начар нәрсә язмаганнар, әйтик, әрмән-грузиннарның Мәскәү тарихына катнашын да объектив чагылдырганнар. Укучыларга шул китап буенча башка милләтләргә карата тыныч мөнәсәбәт тәрбияләнә. “ У-у, татар!”–  дип берәүнең дә миңа килеп сүз әйткәнен ишеткәнем юк әле.  Киресенчә, шәрык кызы дип сокланалар гына . Дүртенче-бишенче буын төп Мәскәү кешеләре арасында дусларым бик күп, алар да миңа карата  җылы мөнәсәбәттә. 

 

Минемчә, Казан белән чагыштырганда, Мәскәүгә укырга керүе җиңелрәктер дә әле. БДИ нәтиҗәләре нәкъ шулай ук бөтен вузда гамәлдә. Башың эшләсә, үз көчең белән бер тиенсез рәхәтләнеп укырга керергә мөмкин, танышлыкларны барлап калтырап утырасы түгел. Ә укуы бөтен җирдәгечә дә авыр. Тулай торак та бирәләр,тик ул түләүле – теләсә кайсы вузда да аена 3 мең тирәсе. Студентлар ничек тә булса, төнге сменаларда эшләп җаен табалар. Мәскәүдә студентларга һәртөрле ташламалар бар. Шәһәр транспортында йөрү таныклыклары күпкә очсызрак, һәртөрле музейларга, зоопарккка   бөтенләй бушка кертәләр. Студент билеты белән ял көне булмаса да, гадәти эш көнендә театрларга да ярты бәядән кертәләр. Һәртөрле күңел ачу урыннарын – бар, дискотекаларга да студентлар өчен ярыйсы гына ташламалар ясыйлар. Метрога айлык проездной 150 сум, ә җир өстендәгесенә – 200 сум. Күпме телисең, шул кадәрле йөрисең. Студентларга шәһәр транспорты  бик  арзанга төшә. Эшкә урнашуы да студентлар өчен проблема түгел – кая карама игъланнар, эшкә чакырып кына торалар. Студентлар иртәли-кичле белдерүләр ябыштырып йөриләр, промоутер – визиткалар, реклама таратучылар да булып урнашалар. Кафеларда бармен, официантларның күпчелеге – студентлар. БДБ илләреннән килгән яшьләр аеруча тырыш –  эшләгән акчалары үзләренә уку өчен түләргә дә, яшәргә дә җитә. Кайсыберләре шул акчадан өйләренә җибәреп торырга да җаен таба, минем студентларым арасында да айтак андыйлар. Русия башкаласында татарлар шактый –  бу сер түгел. Мәскәү татарлары белән аралашкан бар да, тик алар миңа шулхәтле ошамады –  тәкәбберләр! Егылып үләрсең! Үзләре әлләкем дә түгел инде, безнең кебек килмешәкләр. Дөрес, бераз иртәрәк килеп төпләнгәннәр инде, нигездә, Нижгардан. Фатирлары, йортлары бар. Шуңа күрә үзләрен әлләкем итеп күрсәтмәкче булалар. 

 

“Узурпатор” дигән татар дискотекасына барган идек, анда татарлар белән башкортларны гына кертәләр икән. Ишек төбендә паспортларны чыгарып, үзебезнең татар икәнлекне исбатларга туры килде. Минемчә, бу ахмаклык, теләсә-кем кереп татар милләте культурасы белән танышса ни булган ди? Ни өчен “негр районы “ уйлап чыгарыргадыр? Татар дискотекасы дип инде...Исеме генә шулайдыр – музыканың урысчасын да ,чит илнекен дә, ара-тирә татарча бию көйләрен дә куялар. Татарча бии белүче генә күренмәде. Татар кызлары – ярымшәрә. Ниндидер туй да бара иде анда. Гадәти туй – кунаклар сугышып та алдылар.

 

Тагын бер кызык күренешкә игътибар иттем. Ике татар булган җирдә өч җәмгыять барлыкка килә дигән әйтем дөрес икән – татарлар Мәскәүдә  дә төркемнәргә бүлешү “җаен”таба. Әйтик, әрмәннәрнең – әрмән диаспорасы, үзбәкләрнеке – үзбәк. Юк, татарларга берәү генә җитми – Чаллы татарлары, Нижгар татарлары һ.б. дип аерым-аерым оешалар.  Безнең БДБ колледжында Халыклар дуслыгы фестивале уздырыла – һәр милләт вәкиле үз милләтенең визит карточкасын тәкъдим итә. Җырлыйлар, бииләр, милли ризыкларын пешереп күрсәтәләр. Милли күлмәкләр, костюмнар биреп торыгыз әле дип татар мәдәни үзәгенә чылтыратып күпме ялынсам да, ярдәм итәргә теләк белдерүче табылмады. Костюмны да акчага гына биреп торабыз диделәр.  Башка милләтләрдә милли кием алып килү генә түгел, вәкаләтле вәкилләргә кадәр килде. Алай да, визит карточкасын  ничек тә җырып чыктык – “Татарстан яшьләре”ннән Чулпан Фәттахова интернет аша милли бизәкләр, сурәтләр җибәрде, шуларны җыеп променад шикелле нәрсә эшләдек. Бер малай – Мәскәү татары – бабасының түбәтәен табып киде һәм Тукай шигырьләрен чыгып сөйләде.

 


Гүзәл ХӘЙРУЛЛИНА, Мәскәү
Татарстан яшьләре
№ 47 | 16.10.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»