поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.07.2012 Җәмгыять

Барыбер кайттың син... (Тормыш язган хикәяләр)

Бухгалтерия бүлмәсендәге эшлекле тынлыкны сискәндереп, кисәк кенә телефон чылтырады.

— Ие, Салих Сабитович. Ә-ә, ни, Гөлмәрьям юк шул. Алар иртәнге якта ук Мөнир Кадыйрович белән районга киттеләр бит. Нәрсәгә дип, белмим шул. Миңа отчет бирмәделәр. Эш белән киткәннәрдер инде, ие, эш белән.

 

Кассир Нәзирә, телефон трубкасын урынына куйды да, сораулы күзләре белән бүлмәдәшләренә карады. Башкалар да, эшләрен ташлап, аңа төбәлгәннәр иде. Нәзирә арада өлкәнрәк, җитди, ихтирамга лаеклы хатын. Аңардан узып авыз чайкау килешмәс. Гадәтенчә, бу юлы да артык сүз ычкындырмады Нәзирә.

 

— Нәрсә әйтергә дә аптыраган инде, кызлар. Нүжә-әли-и?! — дию белән чикләнде. Һә-әй, авыл җирендә кешедән нәрсәне дә булса яшерермен димә. Җир астыннан йөргән еланны да сизә бит ул авыл кешесе!

 

Хуҗалыкның партоешма секретаре иде Мөнир. Авыл халкы өчен һәр сүзе үтемле булды. Югарырак оешмаларга эшләре төшкән кешеләр дә, суд юлын таптарга туры килгәннәр дә аның белән киңәш-табыш итешмичә эшкә тотынмыйлар иде. Гаиләсе дә һәркемгә үрнәк итеп куярлык: укытучы булып эшләүче хатыны Гадилә белән алты бала – өч егет, өч кыз үстерәләр. Олы кызлары инде буй тартып килә. Матур, тату гаилә: ир белән хатынның бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләре һәркем сокланырлык иде югыйсә. Кем уйлаган?!... Кем уйлаган һәр сүзен үлчәп сөйләшкән, һәр адымын уйлап атлаган Мөнир дә ялгышыр, бу гаиләгә дә хыянәт салкыны бәреп керер дип?!

 

Гөлмәрьям авылга яшь килен булып килде. Ире, шофер Кәбир белән, Мөнирләрдән урам аша гына буш торган йортны сатып алып, башка чыгып яши башладылар. Ямь өстенә ямь булып, башта уллары, аннары кызлары туды. Бәхетле иде яшь гаилә, бик бәхетле кебек иде. Хисапчы Гөлмәрьям эштә дә, аннан да бигрәк өй арасында алабыр гына киенеп, җыйнаксыз гына йөрсә дә, бәйрәмнәрдә сәхнә күрке булды: концерт-кичәләр куйсалар, өздереп җырлады, теттереп биеде; спектакльләр оештырсалар, төп рольләрдә уйнады. Башкалар белән беррәттән Кәбир дә хатынына сокланып туя алмады, аның өчен җаны фида иде.

 

Әмма язмыш дигәнең барысын да үзенчә хәл итте! Кем, ни өчен шулай усал шаярды соң алар белән?! Ни өчен мәхәббәт фәрештәсе Амур үзенең угын инде иллегә якынлашып килүче, алты бала атасы булган ирнең йөрәгенә төбәп атты да, икенче угын әле утызга да җитмәгән, ике бала анасы булган хатынның йөрәгенә кадады?!..

 

Кайчан, кайсы мизгелдә күзләр очрашканын икесе дә бик яхшы хәтерли алар. Яңа ел кичәсе иде ул көнне. Гөлмәрьям сәхнәдә «Гөлшаһидә җыры»н башкарды. Гадәттәгечә, кат-кат чакырып җырлаттылар үзен. Мөнир, беренче кат гашыйк булган үсмер шикелле, бүген аңардан күзен дә ала алмады: карәле, булса да булыр икән бу хәтле дә илаһи гүзәллек, шушы кадәр моң... Исемнәре генә дә ни тора бит! Гөл — мәрья-ям!... Илһам Шакиров әллә шушы Гөлмәрьям турында җырлады микән ул? Көтү чираты көнне болында күреп, «ах» иткәндер дә... «Болыннарда көтү куды Гөлмәрьям, гөлләр җыйды бер бәйләм, Гөлмәрьям»... Әмма, гафу, Илһам дус, көтүче булыр өчен яралган җан түгел бу! Юк-к, мондый хатын җигелеп авыл тормышы тартырга да тиеш түгел. Югары катлам кешесе булырга тиеш ул! Әгәр дә җанның күчүе дөрес булса, аксөякләр нәселеннән булган кызның җаны күчкәндер аңа!

 

Партоешма секретаре аксөяк нәселләрен зурларга тиешле кеше булмаса да, бу минутта Мөнир нәкъ менә шулай уйлады. Үзенә төбәлгән утлы карашны Гөлмәрьям дә сизде... Сизде һәм залга баш игән арада, күзләре белән генә, халык арасыннан шул күзләрнең иясен эзләп тапты. Парторг Мөнир абы-ы-й?!...

 

Бер генә мизгелгә очрашты лабаса күзләр... Әмма дөньяның астын өскә әйләндерергә шул бер мизгел дә җитә икән.

 

Әгәр дә Мөнир белән Гөлмәрьям шушы кичәдән соң җиңел генә йөреп киткәннәр икән дип уйласагыз, нык ялгышырсыз. Мондый хәлне икесенең берсе дә күз алдына да китерә алмый иде әле. Инде күптән акыл утырткан, сөйләшкәндә җиңел юмор кушып сөйләшергә яратса да, һәр эшкә җитди карый иде Мөнир. Ике арадагы кайнар мәхәббәт хисләрен күптән инде бер-береңә ияләнү, җайлашу алыштырса да, аның гомер иткән, менә дигән хатыны бар! Алтын баганалары – балалары бар! Гадиләсе белән бергәләп булдырган җитеш йорт-җире, җиңел машиналары бар. Менә дигән эше, авыл кешесе алдында еллар буена бөртекләп тупланган абруе бар! Әгәр дә очраклы рәвештә генә бер күрәзәчегә тап булып, ул күрәзәче: «Берзаман син бар булдырган бу тормышыңны бер яшь хатынның мәхәббәте хакына ташлап китәрсең», — дисә, Мөнир башта эче катып көләр, аннары, кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә, дип, күрәзәчегә тамчы да ышанмавын әйтер иде. Дөрес,үзеннән биш яшькә олы булган Гадиләсенә карата хисләр күптән сүрелгән сүрелүен. «Күңел урыс, марҗа сорый» дигәндәй, кайдадыр тирәндә назга, кайнар хисләргә булган сусау яши. Әмма кем гомер буе сөешеп кенә яши соң?! Гомер итә-итә яшәү мәгънәсен икенче кыйммәтләр алыштыра башлый. Моның шулай икәнен чуала башлаган кайбер яшь гаиләләргә дә төшендереп бирүче кеше бит әле ул Мөнир. Тик менә, Гөлмәрьям атлы яшь хатын, үзе дә сизмәстән, аның ип вә тәртипкә салынган һәммә уй-фикерен чуалтты да куйды. Яңа ел кичәсеннән соң, Гөлмәрьямнең күркәмлеге, чибәрлеге, сөйкемлелеге — Мөнир күзенә арифметик кына түгел, геометрик прогрессия белән арта барган кебек тоелды. Йомышы булмаса да, бухгалтериядән бер әйләнеп чыгарга гадәтләнеп китте. Гөлмәрьямгә бер генә күз салса да, җаннарына сихәтле бәлзәм коелгандай була иде. Үзенә аерым игътибар тойган яшь хатын да эшкә килешле итеп киенеп, матур итеп бизәнеп йөри башлады. Чәч кистереп, җиңелчә химия дә ясатып кайткач, бигрәкләр дә чибәрләнеп китте.

 

Гөлмәрьям дә гаилә тормышында үзен бәхетле санаучы, ирен яратып яшәүче хатын иде югыйсә. Әгәр дә берәр күрәзәче аңа да фал ачып, Кәбиреңне үзеңнән егерме яшькә олырак иргә алыштырырсың, дисә, «әстәгъфирулла, тузга язмаганны», — дип кенә куйган булыр иде. Дөрес, парторг Мөнир абыйсы кеше буларак бик ошый иде аңа. Һәрчак итагатьле, ярдәмчел ул Мөнир абый, интеллигент. Һәрвакыт затлы, пөхтә киенгән булыр. Буе-сыны, үз-үзен тотышы, сөйләшүләре белән әллә каян аерылып тора. Авылдагы башка ирләргә бөтенләй дә охшамаган. Авылга кунакка гына кайтып төшкән шәһәр түрәсе кебек дип әйтер идең, шәһәр түрәсе болай мөлаем булмас! Мөнир абыйсының теге көнге утлы карашыннан соң, Гөлмәрьям аны очраткан саен «дерт» итеп китә торганга әйләнде. Мондый йомшаклыгы өчен үз-үзен орышып, сүгеп тә карады. Ләкин бар да файдасыз иде. Эчтән корган бөтен крепость-баррикадалары Мөнир абыйсының бер күз карашыннан ишелеп төшә барды...

 

Бер ел вакыт шулай үтеп китте. Тик Мөнир күңелендә нәкъ бер ел элек бөреләнгән хис һич тә сүрелмәде. Киресенчә, көннән-көн көчәя генә барды; ул инде хыялында Гөлмәрьямне шашып-шашып сөя, бөтен җирләрен үбеп чыга, кочагында кысып «үтерә» яза иде. Кайсы төннәрдә, хыялындагы шушы дәрт белән, Гадиләсен дә кайнарланып яратып ала. Мондый назларны инде онытып бетерә язган хатыны читенсенеп тә, сөенеп тә куя. Ни хикмәт булыр бу?!... Их, Гадилә, Гадилә! Гафу ит! Иреңнең назлары сиңа аталмаган! Алар сиңа кул астындагы кеше буларак кына тәтеде.

 

Быелгы Яңа ел кичәсендә Гөлмәрьям Кар кызы булды. Аңардан да гүзәлрәк Кар кызының булганы юк иде әле моңарчы. Яшь кызларың әнә теге читтәрәк торып торсын. Тукаебыз да әйткән бит: әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну, дип. Шушы тәмле хисне кадерләп кенә күңел түрләрендә саклап йөртүгә ни җитәр иде дә соң! Бу хакта беркем дә сизенмәгән дә булыр иде. Әйе, шулай дөрес булыр иде ул!

 

Кайда егыласыңны белсәң, мендәр салып куяр идең, ди мәкаль. Адәм баласы гел туры юллардан гына йөреп бетерә алмый бу дөньяда, вакыты белән кыек-мыек, сикәлтәле юлларга да кереп китә... Хәер, кем белә, Галиҗәнап очрак булышмаса, тормышларын үзгәртергә тәвәккәлләмәгән дә булырлар иде, бәлки?!

 

Яңа ел бәйрәмнәре үткәч, эш буенча бергә башкалага командировкага барырга туры килде аларга. Икесенең дә куна барырдай туганнары булса да, кунакханәдә тукталдылар. Шушы көнне икесе дә эчтән генә өзелеп көткән сөйләшү булды; җүләр йөрәкләр, шашынып тибә-тибә, үзләренең акылдан өстенрәк икәнен исбатлады. Сулышы ешайган, кайнарланган ирнең көчле куллары яшь хатынның нәфис күлмәге буйлап шуышты.

 

— Юк, Мөнир абый, юк! Ярамый безгә!! – дисә дә, Гөлмәрьям үзе дә инде шашкын хисләр кочагында, карышырга хәле дә, теләге дә юк иде. Куллары ирексездән ирнең йөзеннән, чәченнән сыйпап үттеләр. Иреннәр очрашып, бер-беренә суырылдылар. Шушы көннән Мөнир белән Гөлмәрьямнең мәхәббәт тарихы башланды!...

 

Яшерен очрашулар белән янә бер ел үтте. Аларның мәхәббәтләре сүрелмәде. Җае чыккан саен командировкаларга бергә чыгып киттеләр. Йортлары да кара-каршы гына булгач, хәбәрләшергә шартлы сигналлар уйлап таптылар. Кәбир күп нәрсәне күрми, ишетми, вакланмый торган кеше булганнан файдаланып, күбрәк Гөлмәрьямнәрнең мунчаларында очрашалар иде. Очрашасы кичне хатын мунчаны алдан әзерләп куя: яхшылап юып чыгара, тәмле исләр килеп торсын өчен, мәтрүшкә, бөтнек, карлыган яфракларын кечкенә ләгәнгә салып, кайнар су белән пешекли, киң ләүкәгә урын җәеп куя. Ашау ягын да онытмыйлар: гадәттә Мөнир берәр яхшы шәраб, затлы кабымлыклар алып килә. Гөлмәрьям ул яраткан камыр ризыгы пешерә, термос белән тәмле чәен алып керә. Әзерлек эшләре тәмам булгач, алай-болай йомышы төшеп, Кәбир кереп күрмәсен тагы дип мунчаны бикләп, ачкычын кесәсендә йөртә. Билгеләнгән сәгатьтә Мөнир арт яклап кына бакча капкасына килә. Хатын аны инде көтеп тора, капка келәсен акрын гына күтәреп, эчкә үткәрә дә, җитәкләп, карлыган куаклары арасыннан гына мунчага алып китә. Ишек эчтән бикләнүгә, бер-берсенең кочагына атылып, шашып яратышалар. Аннары, тәрәзәгә одеял элеп, шәм кабызып, көлешеп сөйләшә-сөйләшә, бер сыйланып алалар. Тагын үбешәләр, сөешәләр...

 

Аларның кичләрен югалгалап торуларын гаиләләрендә башта сизмәделәр. Мөнир кирәк чакта төн уртасында да чыгып китә торган кеше. Эшенең сәгате юк. Гөлмәрьям берәрсенә кич утырырга барам дип кул эше тотып чыгып киткән була. Әмма без капчыкта ятмый шул. Кеше арасында чыш-пыш сүз дә китте. Алга таба болай дәвам итә алмый, нәрсәнедер үзгәртергә кирәк иде! Аерылыргамы?! Юк, яратышуларының иң тәмле мәлендә монысы мөмкин түгел! Кушылыргамы?! Ә балалар?! Алар нишләр?!

 

Элегрәк Мөнир янына, дөресрәге, парторг янына, өсләреннән йөргән ирләренә чара күрүне сорап, яшь хатыннар килгәли иде.

 

— Синең белән бөтенләй йокламыймени? – дип сорый Мөнир. Яшь хатынның битенә ут каба.

 

— Йоклы-ый... – ди ул, күзен яшереп. – Хикмәт анда түгел.

 

— Юк, сеңелем, хикмәт шунда. Син дөньяны аңлап бетермисең әле. Әгәр ирең бераз аш төрләндереп ала икән, моның бер куркынычы да юк. Гадәттә, андыйлар гаиләдән китми. Зерәгә борчылып, нервыңны бетереп йөрмә. Әгәр дә инде берәрсенә чынлап гашыйк булса, монысы куркыныч! Шуңа күрә син аны гел үзеңә гашыйк итеп яшәргә тырыш!

 

Кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә, диләрме? Киңәш бирүе җиңел ул. Үз башыңа төшкәч, читен икән. Гадилә, ни сабыр хатын булса да, ире Яңа ел төнендә тагы чыгып китәргә җыенгач, түзмәде. Ел буена җыелып килгән бөтен үпкә-рәнҗешләрен, балалар алдында дип тә тормыйча, иренең йөзенә бәреп әйтеп бетерде. Мөнир, ниләрдер әйтеп, акланмакчы булды, әмма аны тыңларга теләмәделәр:

 

— Бөтен авыл белә инде моны, әти. Сөйләшеп торма. Чыгып китегез, ичмасам. Әни бу кадәр газапланмас иде! Урамда кеше күзенә күренергә оят бит!

 

Унтугыз яшьлек Гүзәленең бу сүзенә Мөнир шаккатты. Карәле, өйдәгеләр берни белми, сизми дип йөри иде бит ул! Мәхәббәттән исереп, үзе берни дә сизмәгән икән. Кызы ни арада үсеп җиткән соң әле? Инде олыларча фикер йөртә башлаган. Алай да атасына болай итеп тел күтәрергә?! Моңарчы усаллык белән хатынының, балаларының өстеннән тормаса да, өйдә хуҗа кеше ул, Мөнир иде! Бар да ул дигәнчә булды. Хатыны «Мөнир» дип, «әтисе» дип, балалары «әти» дип күзенә генә карап тордылар. Нишләргә соң инде? Җитмәсә, тегендә хәзер Гөлмәрьям, коты алынып, берүзе мунчада аны көтеп утыра торгандыр. Ирен, балаларын йоклаткач, Яңа елны сөйгәне кочагында каршыларга хыялланган иде ул.

 

Мөнир, кызының сүзләренә бер җавап та кайтармыйча, өйдән чыгып китте. Куркуыннан калтырана башлаган Гөлмәрьям ишекне ачуга аның муенына сарылды, битләреннән үбә-үбә кайнар пышылдады:

 

— Килдеңме, Мөнирем! Ә мин монда куркып беттем. Яңа еллар белән сине, матурым! Җимешем минем! Үлеп яратам үзеңне, яратам, яратам!

 

Уйлана-сөйләшә торгач, бер фикергә килеп, икәүләп чыгып китәргә булдылар. Яңа елдан яңа тормыш башларга, сөеп-сөешеп кенә яшәргә иде исәпләре. Кая барып урнашасын да хәл иттеләр. Икесе дә, яшертен генә, китүгә әзерләнде.

 

Башкалада яшәүче дуслары ярдәмендә әйбәт кенә эшен дә, кереп торырга фатирын да тапты Мөнир. Аны ремонтлатты, йорт җиһазларын юнәтте. Машинасы булу ярады: өйдән дә кирәк-яракны, кием-салымын шактый ташыды. Гөлмәрьям дә алып китәсе киемнәрен, башка кирәкләрен, төйнәп-төйнәп, караңгы төшкәч билгеле бер урынга яшереп куя да, Мөнир аны төнгә багажнигына тутырып калдырып, иртәдән башкала тарафларына чыгып китә иде. Балалар мәсьәләсендә дә бар да хәл ителгән: Мөнирнекеләр инде мәктәп яшендә, Гүзәле студентка. Алар, әлбәттә, әниләре янында кала. Мөнир аларны ташламас, булышып торыр. Гөлмәрьям улын ирендә калдырырга, дүрт яшьлек кызын үзе белән алырга булды.

 

Билгеләнгән көнне, кунакка барабыз дип, кызын җитәкләп, кулына җиңел бер сумка гына тотып, өеннән чыгып китте Гөлмәрьям. Ире белән улы берни белми калдылар. Эшеннән расчет алып та, пропискалардан төшеп тә тормады. Әллә кешегә күренеп йөрисе килмәде, әллә китәсенә ышанып бетмәде. Боларын, соңыннан кайтып, Мөнир эш итеп китте.

 

Шул китүдән берничә ел күренмәде алар. Мөнирнең гаиләсенә булган ярдәме күпмедер акча салып торудан узмады. Гөлмәрьям дә «улым» дип бер кайтып килмәде. Авылга имеш-мимешләр ишетелеп торды анысы. Уртак кызлары туган икән, исемен Мөнирә дип кушканнар, имеш. Монда кайтмасалар да, Гөлмәрьямнәр авылына кайтып йөриләр икән. Үзенең бәрәңге бакчасына чыгып та карамаган Мөнир анда тәпке тотып бәрәңге төбе өя икән, имеш...

 

Әмма соңгы вакытларда килеп ирешкән хәбәрләр икенчерәк рухта иде. Инде укуын тәмамлап, Казанда эшли башлаган кызын, Гүзәлен эзләп килгән:

 

— Бик сагындым сезне, балам! Шушы Яңа елларга кайтырмын, ахры, — дигән имеш Мөнир. Бу хәбәр уңаеннан Гадиләнең дә кылын тартып карадылар:

 

— Кайтса, кертерсеңме, Гадилә?!

 

— Әлбәттә! – диде Гадилә, һич икеләнүсез. – Ни генә булмасын, балаларымның атасы бит ул!

 

Акыллы хатын барысын да аңлаган. Кешегә сиздермәскә, сер бирмәскә тырышса да, эченнән генә өзелеп көтте ул Мөнирен, өзелеп сагынды. Кайтыр, балаларны бик ярата иде бит ул, алар хакына булса да кайтыр дип көтте. Чыннан да, гомер көзенә кергәндә тормышын өр-яңадан башлаган иргә бик авыр булды. Яңа урындагы яңа эш, көн-төн чабарга мәҗбүр иткән тормыш мәшәкатьләренә яшь хатынының булдыксызлыгы да өстәлде. Һәрвакыт әзер ашка кайтып кергән, зәвык белән җыештырылган йортта яшәгән, эшен бик мөһим санап, хуҗалык мәшәкатьләрен күбрәк хатыны җилкәсенә өйгән кеше иде шул Мөнир. Гөлмәрьям белән яши торгач, хис кайнарлыгы белән аңышмаса да, бераздан күзе «ачыла» башлады. Калган ризыкны җылытып ашау, юылмаган савыт-саба, җыелмаган өй — болар бар да гадәти күренешкә әйләнде. Кызын бакчага урнаштыра алмагач, эшләмәде дә югыйсә Гөлмәрьям. Ул арада балага узды. Өендә тәртип булдырып, эштән арып кайткан ирен тәмле рызыклар пешереп кенә каршыларга мөмкинлеге бар иде, әлбәттә. Әмма ул, мавыгып, мәхәббәт романнары укырга яратты. Кызын җитәкләп, кибетләрдә, парк-кино шикелле җирләрдә йөрде, дус-ишләр тапты. Уртак кызлары тугач та тормыш рәвеше әллә ни үзгәрмәде. Инде теге дус-ишләр үзләре күбрәк аларда ята башлады. Мөнирнең кайтып керешенә еш кына өстәл янында җырлашып, күңел ачып, тегесен-монысын капкалап утыралар иде. Ачыгып кайткан ир дә, шул вак-төякне капкалап, чәй белән тамагын алдарга мәҗбүр булды.

 

— Өйдә яшь бала да бар, Гөлмәрьям, болай итеп кеше җыеп яту кирәкмәс,— дип сүз башлады Мөнир бер кичне.

 

— Әй, Мөнирем, син көннәр буе эштә, үземә генә бик күңелсез шул минем,— диде Гөлмәрьям, гадәтенчә аңа сарылып. – Аннан, җаным, озакламый юбилеең. Балалар белән дүртәүләп кенә утырмабыз бит! Хезмәттәш дусларыңны да чакырырсың, минем дусларымны да дәшәрбез.

 

Алай... Ике айдан илле тула икән шул инде. Әй, карт җүләр, карт җүләр! Терсәгеңне бик тешләр идең дә, ераграк шул. Үзеңне бик акыллыга санап йөри башладың, ә үзең менә яшь хатын белән тормыш ничегрәк булачагын да күзаллый алмагансың. Гомер бәйрәмеңне хатының, балаларың, туганнарың белән гөрләшеп үткәрәсе урынга, шушы җиде ят белән билгеләп үтәргә туры килер микәнни?! Мөнирнең башына кан бәргән кебек булды: әйе, җиде ят! Әле генә аңына барып җитте: сөяркәсен хатыны итеп кабул итә алмаган бит ул! Инде өч еллап яшәүләренә карамастан, Гөлмәрьям һаман да чит кеше икән бит аңа! Хәтта уртак кызлары Мөнирә дә теге балалары кебек якын тоелмый.

 

Ә балаларын сагынды, бик сагынды Мөнир. Аларны күз алдына китереп, төннәр буе йоклый алмый ята башлады. Инде берәм-берәм буй җиткереп киләләр. Гүзәленә 22 тула. Кияүгә чыгарга җыенуы да бар. Ә аның туенда кадерле әти булып утырырга тиешле кеше кайда?! Балаларын гына түгел, авылын, халкын, һәм... хатынын да сагынды. Әйе, ул аны хәзер еш исенә төшерә башлады. Үзен карарга, бераз ял итәргә вакыты бар идеме соң аның? Бергәләшеп кая барганнары булды? Хатыны уртак түшәк җәеп куйганда да, анда ятмаска сәбәп эзләп, диванда телевизор карап, йә газета укып йоклап китәр иде Мөнир. Хатынының җайлап кына өстенә япканын да, аннан түшәктә мышык-мышык елап ятканын да сизә иде ул. Әмма янына барып ятасы килми иде. Нигә, ни өчен?! Сөешеп өйләнешкән, яратышып яшәгәннәр иде бит! Бертөрлелек ялыктыра башлады шул, ә Мөнир гел сөелергә яратты, җаны назга сусады. Шуннан башланды инде барысы да. Ә чынбарлыкта — аның җанының яртысы – бернинди дә Гөлмәрьям түгел, ә Гадиләсе икән бит! Кайтса, кертер микән?! Кертер, акыллы хатын ул! Кайтуын кайтырсың да, балаларың күзенә ничек карарсың?! Кеше белән ничек аралашырсың?! Ничек, ничек бу кадәр ялгыштым соң мин?!

 

Ниһаять, үзен йөдәткән сорауларга җавап таба алмый гаҗиз булгач, кызы белән очрашып сөйләшергә булды Мөнир.

 

— Безгә иң кирәк чагыңда ташлап чыгып киттең, әти, — диде Гүзәле. Әйткән сүзе саен күзләренә мөлдерәп яшь тула барды. – Хәзер исеңә төштемени? Инде бу гаиләңне дә ташлап китәргә, икенче җинаятеңне эшләргә җыенасыңмы? Яшь балагыз да бар диләр. Юк инде, кайтмыйсың! Бер киселгән кире ябышмый. Без сине гафу итә алмыйбыз!

 

Кырт борылып китеп барган кызы артыннан инәлеп кычкырды Мөнир:

 

— Кызым, кызы-ым!..

 

Әмма кызы борылып та карамады, адымнарын кызулатты, аннан йөгерә үк башлады. Ул инде үксеп елый иде.

 

— Юк, юк, безгә кирәгең юк! – дигән сүзләре генә, өзек-төтек булып, Мөнир колагына килеп иреште.

 

Их, Мөнир-Мөнир! Үз кызың булса да, Гүзәлең хатын-кыз бит ул. Хатын-кыз белән киңәш итсәң, ул әйткәннең киресен эшлә дигәннәрен бер дә ишеткәнең юк идемени соң?! Юк йомышын бар итеп икенче көнне үк авылга чапты кызың, әнисен сөендерергә ашыкты. Балаларың аша бу хәбәр авылга да саркып чыкты... Авыл халкы да, куанычлы хәл көткәндәй бер дәрт белән, кире әйләнеп кайтуыңны көтте. Барыбер кайттың син... Әмма, ни үкенеч, җансыз гәүдәң генә кайтты шул!...

 

* * *

 

Хикәя фактларга нигезләнеп язылды. Мөнирнең үкенечле язмышы тагын кемнәргәдер гыйбрәт булсын иде.


Зөлфия МАНСУР
Казан утлары
№ 7 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»