|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2012 Мәгариф
Физкультура урынына – биюПәнҗешәмбе көнне балаларга катлаулы фәннәр укытырга ярамый. Россиянең баш санитария табибы Геннадий Онищенко әнә шулай ди. “Математика яки физиканы бу көнне укытырга ярамый, чөнки пәнҗешәмбе балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә атнаның иң авыр көне булып санала”, – дигән ул бу хакта. Роспотребнадзор җитәкчесе моннан тыш барлык балаларны беренче сменада гына укытырга һәм физкультурага өстәмә буларак мәктәпләрдә бию дәресләрен кертергә тәкъдим иткән. Ә сез яңа уку елында нинди үзгәрешләр кертер идегез? Кәмәрия ХӘМИДУЛЛИНА, Казанның 2нче татар гимназиясе директоры: – Бүген үк тормышка ашырырдай планнар юк анысы, тик Онищенконың әлеге тәкъдиме турында уйланачакбыз. Математика укытучысы булганга, пәнҗешәмбе көннең балалар өчен авыр булуын үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам. Атнаның дүртенче көнендә укучыларны артык авыр фәннәр белән йөкләмәсәк, җомга-шимбә көннәрне аларның икенче сулышы ачылган сыман була. Алар дәресләрне яхшырак үзләштерә башлый. Физкультура дәресләренә килгәндә исә, аның бер дәресе урынына биюне кертү тәҗрибәсе дә бар. Тик финанслауны туктату сәбәпле, без әлеге дәрестән баш тартырга мәҗбүр булдык. Шартлар тудырылса, әлеге тәҗрибәне бик теләп яңартыр идек. Дөрес, бию дәресенә укытучылар табуы кыенрак. Бу өлкәдә профессиональ белеме булган йөз кешенең 5-6сы гына мәктәптә бию дәресен укытырга ризалаша. Моның өчен чын энтузиаст булырга кирәк. Рамил ХӘЛИМОВ, Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы: – Барлык яңалыклар да безнең теләккә генә бәйле түгел шул. Программада дәресләр ничә сәгать куела, шул кадәр укытабыз. Шуңа Онищенконың тәкъдимен ахырына кадәр тормышка ашырып бетереп булмас, дип уйлыйм. Яңа фәннәр кертү турында да уйланырга җирлек юк – ихтыяҗ булган бар дәресләр укытылып бара. Элек-электән килгән хезмәт дәресенә дә вакыт табыла. Ә менә бию дәресен мин физкультураны урамда үткәрергә мөмкинлеге булмаган мәктәпләргә генә кертер идем. Ачык һавада спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булганда, балаларны аннан мәхрүм итәргә кирәкми. Спорт залында укырга туры килгәндә исә, гади физкультура дәресләрен бию белән алыштыру отышлырак булыр, дип уйлыйм. Ничек кенә булмасын, һәр өстәмә хәрәкәт бала файдасына гына. Шуңа балаларның һәр буш минутын, һәр мөмкинлекне спортка багышлар идем. Лилия МОРТАЗИНА, балалар табибы: – Онищенконың укыту эшен беренче сменага гына калдыру тәкъдимен хуплыйм. Физика, химия кебек фәннәрне исә көнгә карап түгел, ә шулай ук көннең вакытына карап укытырга киңәш итәр идем. Аларны икенче дәрес итеп куйсалар, отышлы була. Бала йокыдан уянып беткән, уку процессына тулысы белән керешкән, армаган. Физкультура дәресен биюгә алыштыруның да уңай яклары бар. Физкультура дәресенә йөрмәс өчен белешмә сорап килүче укучылар җитәрлек. Күрәсең, әлеге дәрес алар өчен әллә ни кызык түгел. Бәлки, биюгә укучылар теләбрәк йөрер – ә сәламәтлек өчен икесе дә файдалы. Любовь БАТУЕВА, укучы анасы: – Мәктәп фәннәренә игътибар бирү беренче урында торырга тиеш анысы. Тик мин, мәсәлән, балаларның мәктәптә нәрсә ашауларына да игътибар итәр идем. Әйтик, улым укый торган мәктәптә бер ара төшке ашка гел макарон гына бирә башладылар. Аптырагач, улым миңа: “Күрәсең, директор 5 тонна макарон алган, хәзер кая куярга белми”, – диде. Киләсе уку елында балаларның менюсы туклыклы да, файдалы да булыр, дип ышанасы килә. Юкса гел макарон гына ашап торган укучының пәнҗешәмбе генә түгел, башка көннәрне дә укырга хәле калмаячак.
|
Иң күп укылган
|