|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2012 Мәгариф
БДИның уңай һәм тискәре якларыБерәүләр БДИны хуплый, икенчеләре аңа уңай карашта түгел. Аңа бәя биргәндә, нигездә, түбәндәгеләрне исәпкә алалар. 1. БДИ өчен әзерләнгән тестларның сыйфаты начар.
2. Укучыларның белем дәрәҗәсе төрле төбәктә төрлечә (Ярославль, Саратов, Киров, Белгород, Ульяновск өлкәләрендә, Карачай-Черкес республикасында – түбән, Мари Иле, Чуашия, Якутия республикаларында, Чиләбе, Самара, Псков өлкәләрендә – югары).
3. Компьютер аша тестлар ярдәмендә имтихан алуга караганда, имтиханны "күзгә-күз" алу уңышлырак. Укытучы укучының белем дәрәҗәсен генә түгел, аның логик фикерләү сәләтен дә ачыклый. Тестлар абитуриент потенциалының 20-25 процентын гына бәяли ала. Уйлый белүче, перспективалы студентны кабул итү мөмкинлеге кими.
4. БДИ баллары буенча кабул ителгән студент югары уку йортының үзенчәлекләрен белми. Мондыйлар, гадәттә, таныш булмаган уку йортын ташлап, икенчесенә күчә. Нәтиҗәдә үзенә дә, уку йортына да зыян килә.
5. БДИ тестларының җавапларын бәяләүдә зур шәһәрдә һәм авылларда эшләүче педагогларның критерийлары бер-берсеннән нык аерыла. Моннан укучы зыян күрә.
6. Компьютер һәм Интернет заманында БДИ тестларындагы биремнәрне төрле төбәкләргә тарату ихтималы зур. Имтиханның объективлыгы югала. Сынауны бөтен төбәкләрдә бер үк вакытта уздыру зарур. Ләкин монда техник чаралар һәм кадрлар белән тәэмин итүдә кыенлыклар барлыкка килә. Бу мәсьәләне ничек чишәргә?
7. БДИ нәтиҗәләре буенча укырга кабул иткәндә, җәмгыять өчен кирәкле, ләкин халык арасында популяр булмаган белгечләр әзерләүче вузларга бик аз кеше укырга керергә мөмкин.
8. Югары уку йортлары студентлар туплауда кыенлыклар кичерә, чөнки абитуриентлар берьюлы берничә вузга документлар тапшыра, ахырда кайсыдыр уку йортының планы бозыла, буш урыннарга студентлар туплау проблемасы калка.
9. Абитуриентлар БДИ сертификатларын почта аша җибәрә. Почта эшендәге җитешсезлекләр бу мөһим эшне вакытында башкарырга комачауларга мөмкин.
10. БДИ схемасы буенча укучы 2 мәҗбүри имтихан тапшырырга тиеш. Математика һәм рус теленнән имтихан бирү мәҗбүри итеп куела, калган имтиханны укучы үз ихтыяры белән сайлап тапшыра. Соңгы вакытта бер мәҗбүри имтихан (математика) калдырып, дүртесен сайлап тапшыру турында сүз бара. Ләкин моның бер тискәре нәтиҗәсе шәйләнә: укучы вузга БДИ нәтиҗәсе белән кабул ителгәндә, мәктәптә калган уку фәннәре "кирәкле" һәм "кирәксез"гә әйләнмәсме? Профильле укытуга күчкәч, бу тенденция тагын да көчәймәсме? Болар мәктәпнең тәрбияви максатларын үтәүгә комачауламасмы?
11. БДИ нәтиҗәләре күп кенә төбәкләрнең авыл мәктәпләрендә программа материалының тулысынча укытылмавы кебек тискәре күренешләрне дә ачып күрсәтә. 20 процент укучыларның математикадан имтиханны "2"легә тапшыруы, "5"леләрнең бик сирәк кенә булуы – шуның ачык мисалы...
Мәгариф хезмәткәрләренең һәм галимнәрнең БДИ турындагы фикерләренә анализ ясап, түбәндәгеләрне әйтергә була: БДИ, һичшиксез, кирәкле чара. Бердәм белем киңлеге булдыруда, мәгарифнең төбәкләрдәге торышы турында объектив мәгълүмат туплауда аның әһәмияте зур. БДИ ярдәмендә ата-аналарның акчасы янга кала, югары уку йортына кабул итү имтиханнарын яңадан бирмәү абитуриентны өстәмә стресстан саклый, югары уку йортына кабул ителүчеләр арасында авыл балалары саны арта.
"БДИ нәрсә тикшерергә тиеш соң?" дигән сорау да урынлы кебек. Аңа җавап биргәндә белгечләр күңелсез фикергә килә: БДИ ярдәмендә укучыларның уйлау сәләте, акыл үсеше дәрәҗәсе түгел, ә бәлки ятланган фактлар һәм саннар гына тикшерелә. Укытучылар, тәрбиячеләр, сәнгать белгечләрен әзерләүче уку йортлары булачак белгечләрнең бу эшкә сәләтлеме-юкмы икәнен тест җаваплары нигезендә генә ачыклый аламы икән?
БДИ белән алга таба нәрсә булыр? Оештыру, идарә итү мәсьәләләренә генә чара күрелерме, әллә "авыруны дәваларбызмы?"
Эзләнү, тәҗрибәләрне дәвам итү урынлы, аларның нәтиҗәләре мәктәпләргә дә, югары уку йортларына да файдалы, укучыларның белем дәрәҗәләрендә дә алга китеш булыр иде.
БДИга әзерлекне дә, аны уздыру процессын да камилләштерү зарур. Эшнең сыйфатын контрольдә тотучы профессиональ орган булдыру да мәслихәт. Бу орган тикшерү сыйфаты белән һәм, иң мөһиме, укучыларның белем сыйфатына һәм әзерлегенә дә бәя бирер иде.
Әнвәр ХУҖИӘХМӘТОВ |
Иң күп укылган
|