поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.06.2012 Җәмгыять

Коткарыгыз! Балалар яный!

Башлангыч сыйныфта укыганда булды, ахры, мәктәптән кайтып барганда үзебезне олы яшьтәге бер апаның орышканы исемдә. «Хәзерге балалар бигрәк бозылдылар, безнең заманда бер дә болай түгел иде», – дип, арттан йодрыгын селкеп калган иде ул. Нәрсә өчен эләккәнен хәтерләмим, тик шулай «бозылуыбыз» өчен озак вакыт борчылып йөргән идем. Әллә 20 яшемдә мин дә картлык бусагасын атлап кердем инде – күптән түгел әлеге апаның сүзләрен үзем әйтергә мәҗбүр булдым.

Чәчәк түгел, шайтан таяклары

 

Имтиханнардан исән-сау котылып, авылга кайткан көннәр. Балалар бакчасы мөдире булып эшләүче әнинең дә каникулы. Беркөнне, ишегалдында чыр-чу килгән балалар тавышын ишетеп, урамга чыктым. Өч кечкенә кызчык әнине уратып алганнар да, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, нәрсәдер сөйлиләр. Әнине уйнарга чакырулары икән, шәрран ярып кычкыруларын беләләр. Мин аптырап карап торган арада әни һәрберсенә кәнфит тоттырып, юмалап чыгарып җибәрде.

 

Тик иркенләп эшли башларга да өлгермәдек, балалар тагын кереп җиттеләр. Ишегалдында торган ватык тәгәрмәчле кәнәфигә утырып, зыр-зыр әйләнә дә башладылар. Алай икән, мин әйтәм, боларда курку, ятсыну бөтенләй дә юк икән. Эшләргә комачаулый башлагач: «Барыгыз инде, өегезгә кайтыгыз, әниләрегез көтәдер», – дип әйтеп карадым. Кая ул! Селкенмәделәр дә. Карашлары бигрәк усал – 3-5 яшьлек балалар димәссең. Курка ук башладым болардан. Өстәвенә әни дә өйгә кереп китте. Кәнәфине алырга бара башлагач, берсе: «Тимә! Үтерәм!» – дип кычкырып җибәрмәсенме! Артыма утыра яздым! Булыр-булыр болардан, Ходаем дип, тизрәк читкә китү ягын карадым. Ул да булмады, балалар: «Рима апаны чакыр», – дип тузына башладылар (монысы минем әни була инде). Кечкенәсе: «Тиз бул, чакыр, төкерәм алайса», – дип өстәргә дә онытмады. Әни чыкмагач, китеп бардылар тагын үзләре.

 

Алай икән хәлләр... Без бала вакытта олылардан шүрли, хәтта бераз курка да идек. Ә болар «син» дип кенә җиппәрә! Безнең балачак курчак-машина белән уйнап узды. Болар кая барырга, нәрсә эшләргә белми йөриләр. Уйнаган уенчыклары да җыен пистолет-кылыч ише «кораллар». Сүзләреннән дә чәчләрең үрә торырлык. Әни белән бергә эшләүче күрше апаны да бимазалый икән бу «могҗизалар». «Беркөнне күрми дә калганмын – түр якка кереп киткәннәр. Стакан-бокалларны матурлап тезеп куйган идем, бөтенесен буташтырып бетергәннәр. Капканы бикләп куймый булмас инде», – дип сөйләде ул.

 

«Шулар белән генә чәчләребез агарып бетте инде, – диде әни дә, зарланып. – Беркөнне килеп керсәм, бер малай тәрбиячегә урындык белән селтәнеп ята. Мине күргәч кенә тукталып калды». Балалар – тормыш чәчәкләре, диләр тагын, шайтан таягыннан да яманрак икән болар! 14 ел балалар бакчасында эшләгән әнинең мондый хәлне күргәне булмаган. Бакча хезмәткәрләренең көн дә кабатлаган сүзләре дә бер төрле: исән-сау чыгып кына китә күрсеннәр.

 

«Ите – сезгә, сөяге – безгә»

 

Элекке заманда баланы мәдрәсәгә биргәндә ата-аналар шулай дип әйтә торган булган. Без сезгә балабызны ышанып тапшырабыз, теләсә нәрсә эшләтегез, тик белем генә бирегез, дигән сүз була инде бу. Әйтер хәзерге әти-әниләр андый сүзне! Алар күбрәк тәрбиячегә түгел, үз йөрәк парәләренә ышана шул. Әни сөйли: «Бервакыт бер баланың бабасы килгән. Ачулы үзе. «Ник минем баламны рәнҗетәсез?» – ди. Ярамый дип, малайны эш бүлмәмә кертмәгән идем. Баксаң, шуны күпертеп, бабасына әләкләгән икән. Миңа уенчыклар бирмиләр, дигән. Бабасы, әлбәттә инде, безгә түгел, кадерле оныгының сүзләренә ышанган».

 

Икенче бер бала әнисенә, караңгы бүлмәгә ябып куйдылар, дип зарланган. Балалар бакчасында караңгы бүлмә бар барын, тик анда, гомумән, кеше керерлек түгел – иске-москы әсбаплар белән тулган. Кечкенә вакытта ниндидер гаеп-кыеклар өчен почмакка бастыралар иде, хәзерге балаларны бу җәза белән дә куркытып булмый. Бастырып куясың, син борылуга, китәләр дә баралар икән. Әле тагын икеләтә арттырып, өйдәгеләренә әләкләргә дә онытмыйлар.

 

Интернетта актарынырга яратучылар арасында Украинаның Павлодар шәһәрендә яшәүче Настя исемле кызны белмәүчеләр сирәктер хәзер. Соңгы көннәрдә бөтен «челтәр» шул турыда шаулады. 17 яшьлек чыгарылыш сыйныф укучысы Соңгы кыңгырау бәйрәменә гадәти булмаган күлмәк киеп килгән иде. Хәер, күлмәк димәсәң, хәтере калыр: эчке киеме өстеннән үтәкүренмәле челтәр тукыма кисәге каплаган. Өстәвенә кызның әнисе укытучы икән. Ул баласының әлеге адымында бернинди начарлык та күрми, киресенчә, кызында модельерлык сәләте булуы белән чын-чынлап горурлана. Әлеге мәгълүматны укыгач, әбине исемә төшердем. Телевизордан концерт караганда, җырчыларга бик яхшылап үз бәясен бирә ул: «Кара инде син моны, күлмәгенең бер җиңе юк, шуңа калгач, тукыма җитмәдеме икән инде? Монысының итәген эт талаган...» Яшьтәшләрем белән Настяның «күлмәге» турында да шулайрак фикер алыштык.

 

Замана балаларга шулай тәэсир ясыймы, әллә үзебез замананы үзгәртәбезме – белгән юк. Хәлләр болай барса, тәмам дөньядан артта каласы икәнмен. Теге барысын да белүче балалардан бер-ике дәрес алмый булмас, ахры.


Фәнзилә МОСТАФИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»