поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.06.2012 Дин

Рамазан аена фитыр сәдакасе һәм зәкатнең күләме билгеләнде

25 июнь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең ярты елга бер мәртәбә мөхтәсибләр, казыйлар, голәмәләр шурасы әгъзалары, дини уку йортлары җитәкчеләре катнашында үтә торган пленум утырышы тәүге тапкыр Болгарның “Ак мәчете” резиденциясендә үтте.

Үткән ярты елга күз салганда...

 

Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз 2012 елның беренче яртыеллыгында нәзарәт алып барган эшчәнлек турындагы чыгышында бу утырышның үзенә күрә бер тарихи төсмергә ия булуын билгеләп үтте. Беренчедән, чираттагы пленар утырыш Болгар җирендә нәзарәтнең рәсми җыелышларын үткәрүгә һәм Татарстан дин өлкәсе җитәкчеләренең бердәм булып киңәш-табыш кору өчен шушында җыелуына башлангыч булып тора. Икенчедән, Илдус хәзрәт сүзләре белән әйткәндә, “киләчәгебездә тәртип булсын, юлыбыз анык билгеләнсен өчен тарихка карап, тарихка таянып эшләргә кирәк”.

 

Ул: “Башкарган эшләребезгә күз салып, киләчәккә планнарны билгеләргә дип җыелыштык. Бәрәкат булыр дип, элек-электән Болгар җирлегендә дога кылганнар. Шулай ук Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләре дә дога кылып китә торган булганнар. Ниндидер җитди эшләрне шушыннан башлаганнар”, - диде һәм узган ярты ел дәвамында нәзарәт тарафыннан кылынган кайбер эшләрне санап үтте. Әйтик, иң зур уңышларның берсе булып нәзарәтнең мәдрәсәләргә дәүләт грантларын алырга булышуы тора. Грант инде ул шактый зур суммадагы акча. Мәдрәсә җитәкчеләре әйтүенә караганда, грант акчасына уку йортларына җиһазлар алганнар. “Кем акча түли – шул мәдрәсәләргә үзенең фикерен кертергә тели иде, моны танырга кирәк. Уку-укытуга бик зур игътибар итү мөһим. РИУ безнең база һәм без аны башкаларны үрнәк итеп куябыз. Россиядә бердән-бер мөселман мәктәбебез - “Госмания” бар. Берничә мәчет кенә аңар ярдәм итә. Әмма безнең бит анда киләчәк кадрлар тәрбияләнә, аны да ташламаска кирәк”, - диде ул.

 

Шулай ук хәзрәт Коръән елы уңаеннан үткәрелгән изге китапны хәтем итү, Коръән сайтын булдыру, изге китапка багышланган “түгәрәк өстәл”ләр уздырылуына һәм “Казан басмасы”н нәшер итеп нигездә бушлай таратуга тукталып үтте. Моннан тыш нәзарәтнең үзенең ышанычлы хаҗ программасы булдыруын әйтте. Республика күләмендә мәчетләрдә йөзләгән җәйге мөселман балалар лагерьларе эшләп килүен искә төшерде.

 

Газ оешмалары рамазан ае якынлаша дип тормый...

 

Илдус хәзрәт чыгышыннан соң казыйлар, мөхтәсибләр сүз алды. Татарстаннаң баш казые Җәлил хәзрәт Изге Рамазан аена кагылышлы сорауларга тукталды. Ул быел фитыр сәдакасен 50-100 сум, зәкатне 130 мең сум итеп билгеләргә тәкъдим итте. Башкалар казыйга каршы килмәде.

 

РИУ ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин: “Имамнарны җыеп укытабыз, әмма якшәмбе курсларында укытучылар да бик күп. Районнардан тәкъдимнәр булса, остазлар җибәреп, урыннарда укыту мөмкин”, - дип үз фикерен җиткерде.

 

Шулай ук утырышта соңгы айларда авыл муллаларын борчуга салган мәчетләрне газ белән тәэмин итүгә кагылышлы проблема күтәрелде. Кайбер районнарда газ оешмалары мәчетләрдән зәңгәр ягулыкка шәхси хуҗалыклар кебек түгел, рәсми оешмалар буларак түләүне таләп итә башлаган. Шул сәбәпле кайбер мәчетләр чыгымнарын каплый алмый.  Бу уңайдан мөфти республика җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барылуын әйтте. Шулай ук ул мәхтәсибләрне транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсе шактый күләмдә чишелүен һәм алга таба да аларны машиналы итүгә чаралар күреләчәген белдерде. Җыелышны йомгаклап: “Аллага шөкер, нинди генә хәлләр булса да, шактый эш кылабыз, мөхтәсибләргә, ректорларга, голәмәләр шурасына рәхмәтемне белдерәсем килә. Казан кайный. Менә шушы кайнап торган дини эшчәнлекне авылларга, Казаннан читкә дә таратырга кирәк”, - дип, алга таба шәхсән авыллар буйлап йөрергә ниятләвен җиткерде.



Интертат.ру
№ | 28.06.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»