поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.10.2008 Җәмгыять

«МАТРАСЫГЫЗДА КОРТЛАР ЯШИ!»

Казанда яңа мода – ниндидер фирма вәкилләре фатирдан-фатирга йөреп, “супер” тузан суырткыч рекламалап йөри. Безгә дә беркөнне кич белән тузан суырткыч күтәреп килеп керделәр. Яшь кенә егет керә-керешкә тузан суырткычны мактап, тартмаларын бушата башлады, теле телгә йокмый. Бу тузан суырткычы очкычлар ясый торган тимердән эшләнгән, шлангасы да үтә чыдам – очкычларга күктә ягулык тутыра торган шланг материалыннан эшләнгән икән. Һәртөрле җайланмаларны аңлата, һәрберсесенең өстенлекләрен мактый. Кешене бер сөйли башлагач тиз генә куып та чыгарып булмый, тузан суырткычының “автобиографиясен” дә тыңлап утырасы килми, чөнки аны барыбер алырга җыенмыйбыз. Хәер, нормаль кеше аны алмыйдыр да инде, чөнки бәясе аяктан егарлык: 120 мең сум.

– Казанда шушы бәягә тузан суырткычы алырдай кешеләр бик күпмени соң? – дип кызыксынам дилер егеттән.

 

– Без Русиядә күптән түгел генә эшли башладык, чират торып алмасалар да, кызыксынучылар, кредитка алырга теләүчеләр шактый. Чөнки безнеке шикелле көчле техниканы бүтән бер фирма да ясамый. Бүгенгә Казанда 5 мең тузан суырткычын саттык инде ,– диде егет.

 

Юк, 120 меңгә тузан суырткычы сатып алган кеше барлыгына ышанмыйм! Инде мөмкинлекләрең зур икән, 20-30 меңгә дә менә дигән суырткычлар тулып ята лабаса! Чыгарып салды ди сиңа бай кеше тик торганда андый акчаларын! Монысының да чын бәясе шул тирәдер әле, Русия халкының җүләрлегеннән чираттагы мәртәбә файдаланмакчы булалардыр. Супер тузан суырткычының тизрәк эшләвен күрергә теләп кыбырсый башладым. Юк, лекция дәвам итә. Һәм, ниһаять, сәгать ярым чамасы вакыт узгач, караваттагы матрастан тузан суыртып күрсәтте бу. Махсус капчыкка җыелган тузанны ачып күрсәтте. Ну, җыелган инде күпмедер тузан.

 

– Сезнеңчә, бу нәрсә? – дип сорады дилер, тузанга төртеп күрсәтеп.

 

– Тузан, – мин әйтәм.

 

– Юк, тузан түгел ул, ә кортлар. Менә шушы кортлар һәм аларның кәкәйләре, – диде дә караватка зур, куркыныч корт сурәтен чыгарып куйды. Үзе миңа карап тора. Аның планы буенча мин куркуымнан аңымны җуеп егылырга тиештер инде, аннары, һушыма килгәч, суырткычны кредитка теркәтеп, үзебездә калдырырга. Әмма минем исем дә китмәде.

 

Хет әллә нинди супер булса да, бөтен дөнья шуны кулланса да машина бәясе тора алмый бит инде ул! Берничә танышының телефонын язып алгач, дилер егет тимер-томырын җыеп, көчкә күтәренеп чыгып китте. Кешелек дөньясы бер-берсен алдап, акча савар өчен ниләр генә уйлап чыгармый – шаклар катарсың...

 


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 48 | 18.10.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»