поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.06.2012 Дин

«ДУМ РТ ХАДЖ» - Татарстан мөфтияте хаҗ программасы

Мөселман кешесе һәрвакыт руханилар белән бәйләнештә торырга тиеш. Баланы тугач ук исем кушу йоласын үткәрү өчен мәчеткә алып киләләр, шунда ук никах укыталар, бәйрәмнәргә һәм киңәш сорарга киләләр.

Хаҗ – ул хәленнән килгән һәр мөселман кешесе башкарырга тиешле йолаларның тулы бер комплексы. Ләкин һәрбер мөселманның аны башкарырга мөмкинчелеге булмау сәбәпле, Хаҗ һәм аның үзенчәлекләре турында аз кеше белә. Шуңа күрә беренче тапкыр Хаҗга барырга җыенган мөселманны төрле сораулар борчый башлый: киңәш сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә – махсус туристик фирмаларгамы әллә мәчеткәме?

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте – Татарстан мөфтияте – бу проблеманы Хаҗ мәсьәләләре бөлән махсус шөгыльләнгән структураны ачып хәл итә.

“ДУМ РТ ХАДЖ”ның регионнардагы үсеше җитәкчесе Галеев Габдулла Камил улы сүзләренә караганда, бу шулай булырга тиеш тә: “Хаҗ кылу кебек җаваплы эш мөфтият күзәтүе астында булырга тиеш”.

“ДУМ РТ ХАДЖ”ның башкаручы директоры Әбү-Оун Хәлил Ибраһим улы Хаҗга баруны оештыру белән берничә ел шөгыльләнүе турында һәм бүген «ДУМ РТ ХАДЖ» хаҗиларга мөмкин булган кадәр җайлы шартлар тудыра алган Согуд Гарәбстанының берничә оешмасы белән килешү төзүләре турында хәбәр итте.

- Без Мәккәдәге “Ал-Харам” мәчетеннән ерак булмаган кунакханә белән килешү тезедек. Һәркөнне 5 тапкыр намаз вакытларында кунакханәдән мәчеткә автобус йөриячәк. Кунакханәдә барлык шартлар да тудырылган: ашау-эчү, телевидение, радио, намаз уку өчен бүлмәләр, медиклар бар. Моннан тыш, Татарстаннан килүчеләр өчен татар ашлары әзерләнәчәк, чөнки гадәттә Хаҗга өлкән яшьтәге кешеләр бара, ә алар аеруча игътибарга мохтаҗ.

Мина һәм Гарәфәдә хаҗиларны урнаштыру буенча килешүләр төзедек. Бу юлы палаткаларда җиңел матраслар, шулай ук кайнар эчемлекләр булачак. Тагын бер яңалык - Джидда яки Мәдинәгә Казаннан турыдан туры самолет булачак. Элек Төркиядә күчеп утырырга туры килә иде.

- Хаҗиларның куркынычсызлыгы турында сөйләгез әле.

- Хаҗиларның теләсә нинди сорауларына җавап бирә алучы югары квалификацияле гидлар булудан тыш, быел без хаҗиларга Согуд Гарәбстанының сим-карталарын таратачакбыз. Бу хаҗиларга туганнары белән элемтәдә торырга һәм югалмаска булышачак. Һәр хаҗига караңгыда янып торучы «ДУМ РТ ХАДЖ» эмблемасы сугылган букчалар биреләчәк.

Хаҗиларга Россиядәге һәм Согуд Гарәбстанындагы “кайнар элемтә” телефоннары биреләчәк.

- Хаҗ кылуның бөтен үзенчәлекләрен барыбыз да белми. Хаҗиларны өйрәтәчәкләрме?

- Без юлга чыкканчы ук лекцияләр укыйбыз. Моннан тыш, һәр хаҗига сәгатьләп язылган Хаҗ программасы биреләчәк. Бу адашкан хаҗиларга аларның төркемнәре кайда булуын белергә ярдәм итәчәк. Лекцияләрне Казанда һәм Россиянең башка өлкәләрендә үткәрәбез

Казанда гид-консультант командасы оеша. Хаҗ турында күбрәк белергә теләгәндә хаҗилар «ДУМ РТ ХАДЖ»ның консультация бүлегененең “кайнар элемтә” телефоннары аша белә ала.

Телефон:

Казанда: (843) 524-92-10, 89662405398

Мәскәүдә: (985) 410-90-81 



Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»