|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.06.2012 Спорт
Ниһаять, Фурсенко китә!Җанатарлар йөрәгенә май булып яткан хәбәр: Россиянең футбол союзы президенты Сергей Фурсенко үз вазифасыннан китәргә булган. Үзе теләпме, әллә китүен үтенеп сораганнармы – анысы инде мөһим дә түгел. Дүшәмбе көнне бер төркем футбол җанатарлары РФС бинасы каршында Фурсенконың отставкага китүен таләп итеп, кечкенә генә пикет оештырганнар. Очраклы хәлдерме әллә шулай планлаштырылган булганмы, пикет тәмамланып бераз вакыт узгач та РФС җитәкчесе Россия президенты Владимир Путин белән очрашкан. Һәм үзенең әлеге вазифадан китүе хакында игълан иткән.
Ошбу хәбәр матбугат чараларында бары кич белән генә пәйда булды. Алар Фурсенконың “Кызганыч, Россия җыелмасы Евро-2012дәге чыгышын бик иртә тәмамлады. Бик үкенечле дә, чөнки командабыз бик көчле иде, Дик Адвокат та начар эшләмәде”, - дигән сүзләрен җиткерде. Шунда ук РФС башлыгы җанатарлардан мондый нәтиҗә өчен гафу да үтенгән.
Әлбәттә, ил башлыгы Сергей Фурсенконың бу карарына каршы килмәде. Бөтен ил җәмәгатьчелеге шуны таләп иткәндә каршы килеп булыр иде микән соң? Путин – үз-үзенә дошман түгел һәм әлеге гамәле белән ул, киресенчә, рейтингын да күтәрүне күз алдында тоткандыр дип уйларга нигез бар. Алай гына да түгел, ихтимал, РФС җитәкчесенең отставкага китүен ул үзе “сорамады” микән? Очрашу вакытында Путин “Питер командасы” вәкиле булган Фурсенкога УЕФАның башкарма комитетындагы эшчәнлеген дәвам итүен теләп мөрәҗәгать итте.
Әлбәттә, Фурсенконың китүе бер дә көтелмәгән хәл түгел. Беренче чиратта, Россия җыелмасының Европа чемпионатында төркемнән дә чыга алмавы, хәтта ки чыгарга да теләмәвен төп сәбәп итеп китерергә кирәк. Дөресен әйтик, грекларга соңгы уенда оттыргач та, әлеге командага, әлеге уенчыларга бернинди хөрмәт калмады. Әнә, Украина, Хорватия җыелма командалары да төркемнән чыга алмады. Ләкин аларның уйнарга теләмәүләрендә гаепләү беркемнең уена да килеп карамады, чөнки әлеге җыелмалар чыннан да уйнады, чыннан да тырышты һәм бары аерым сәбәпләр (спорт бит бу!) нәтиҗәсендә генә аларга бәхет елмаймады. Гадәттә, начар нәтиҗәләрдән соң җыелма командадан баш тренер китә. Безнең очракта исә баш тренерның китәчәге алдан ук билгеле иде һәм ул бернинди дә җавап тотмады. Мондый шартларда төп гаеп илдә футбол өчен җаваплы кешеләргә төшәчәге дә алдан билгеле иде.
Күптән көтелгән иде
Шул ук вакытта Фурсенконың китүе Европа чемпионаты башланганчы ук көтелгән гамәл иде. Дөресен әйтергә кирәк, РФСны җитәкли башлаган көннән алып ул тәнкыйть утына эләкте. Чөнки ул күп очракта конкрет гамәлләр урынына популистик шигарьләр белән шөгыльләнергә яратты. Бөтен халыкка кычкырып әйтелгән хыялый шигаре булып, әлбәттә, 2018 елда Россиядә узачак дөнья чемпионатын отачагы турындагы вәгъдәсе торды.
Нәкъ менә Сергей Фурсенко идеясе белән гамәлгә ашырылган “көз+яз” системасына күчү дә аның шәхесенә нәфрәт тудырды. Россия чемпионатында катнашучы барлык командаларның җитәкчеләре, тренерлар каршы килүгә карамастан, ил командалары узган сезонда ел ярымга кадәр сузылган чемпионат уздырыга мәҗбүр булды. Бар да әйбәт булачак дип уйланылса да, гамәлдә уенчылар “бәрәңге бакчалары”нда уйнады, стадионнар тулмады, футболы да кызык түгел иде. Европада уңышлы уйнау төп аргумент итеп китерелсә дә, Россия командалары, гадәттәгечә, төрле турнирларның язгы өлешендә бик аз гына уйнап калды.
Соңгы вакытларда Фурсенко халык арасында пәйда булуга, халык аны яратмыйча сызгырды, сүгенде, ямьсез сүзләр кычкырды. Хәтта үзенең туган шәһәре Санкт-Петербургта да яратмый башладылар аны. “Зенит” чемпион булып калгач, команданы тәбрикләргә дип чыккан вакыты да моңа дәлил булып тора... Хәер, бу очракта Фурсенконы гына гаепләү бәлки дөрес тә түгелдер. Россиядәге гомуми вәзгыятьнең кырыс чынбарлыгы бу: вәгъдәләр, буш сүзләр, мактанышу, гамәлдә исә – нульләр...
Фурсенко урынына инде кандидатларны да “атадылар”. Рәсми булмаган чыганакларга ышансаң, әлеге вазифага Аркадий Дворкович, Борис Грызлов, хәтта спорт министры Виталий Мутко дәгъва кыла икән. Күрәбез, чиннары зур булуга карамастан, янә футболдан ерак кешеләр. Хәер, Дворкович та, Грызлов та төрле иптәшләрчә очрашуларда мәйданга чыгып голлар “кертә”, анысы. Әмма бу очракта алар кадәр генә мин дә футбол уйный алам дип әйтергә генә кала...
Радик САБИРОВ |
Иң күп укылган
|