|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.06.2012 Мәгариф
Яңа стандарт белән!!!Россия мәгарифендә тагын бер уку елы соңгы аккордларын бирә. Бердәм дәүләт имтиханы дигән спектакль инде төгәлләнде дияргә була, бары тик резерв көннәрендә имтихан бирүчеләр генә әле гельле каләмнәрен җыеп куймадылар. Мәгариф түрәләре елдагыча күрсәткечләрнең берничә процентка яхшыруы турында тантаналы рапортлар бирәләр. Күрсәткечләр, чынлап та, яхшыра, ә мәгарифтәге реаль хәл еларлык булып кала бирә. Тик яңалыклар кыры мәгарифкә кагылышлы хәбәрләрдән бушап тормый. БДИ белән параллель рәвештә мәйданга килгәнлектән, ул хәбәрләргә күпчелек битарафлык күрсәтә, чөнки алдагысы түгел, бүгенгесе мөһимрәк булып тоела. Шуңа да 2011 елда мәгълүмат кырында көчле шартлау тудырган, өлкән класслар өчен Федераль дәүләт мәгариф стандарты дип аталган документның Юстиция министрлыгында теркәлеп, инде гамәлгә керүе чагыштырмача тыныч үтте. Хәтерләсәгез: моннан бер елдан аз гына артыграк вакыт элек бу документны кире кагуны таләп итеп хөкүмәткә язылган хатка 20 меңнән артык укытучы кул куйган иде. Ул чакта нәфрәт ташкыны бөтен Россия буйлап үтте. Нәфрәтләнмәслек тә түгел иде, чөнки реформаторлар 10-11 классларда мәҗбүри укытылырга тиешле өч кенә фән калдырганнар иде: физкультура, тормыш иминлеге нигезләре һәм “Россия бүгенге дөньяда” дип аталган эчтәлеге бик үк анык булмаган фән. Стандартларның гамәлгә кертелгән яңа вариантында мәҗбүри укытылырга тиешле яңадан өч фән өстәлгән: математика, рус теле һәм әдәбияты, чит тел. Табигать фәннәренә караган физика, химия, биология кебек фәннәрне өлкән класс укучылары үз теләкләре белән сайлап алганда гына өйрәнәчәкләр. Һәр предметны база дәрәҗәсендә һәм тирәнтен өйрәнергә мөмкин. Укучы бюджет хисабына атнага 37 сәгать белем алачак (хәзерге вакытта дәүләт 36 сәгать өчен түли).
Беренче карашка, яңа стандартлар уңай эчтәлек белән баетылган һәм Россия мәгарифендә позитив үзгәрешләр барлыкка китерерлек булып тоела. Укучыларның фәннәрне үз теләкләре белән сайлап алып өйрәнүләре, үз сәләтенә караган профильгә өстенлек бирүләре, чынлап та, ымсындыра. Шунысы да бар: укучы үзенә индивидуаль расписание төзеп тә шөгыльләнә ала, әзер биш профильнең берсе кысаларында белем алу мөмкинлеге дә каралган. Бу профильләр табигать фәннәре, гуманитар, социаль-икътисадый, технологик һәм универсаль дигән юнәлешләрне үз эченә сыйдырган. Универсаль профиль дигәне үз сәләтен ачыклап бетерә алмаган укучыларның гомуми үсешен тәэмин итүне үз өстенә йөкли. БДИда да яңалыклар бар: чит тел буенча имтихан мәҗбүри итеп кертелә, моннан тыш тагын укучыларга төрле катлаулылыктагы имтиханнарны сайларга мөмкинлек бирелә. Югары уку йортлары, әлбәттә, иң катлаулы дәрәҗәдәге имтиханны тапшыручыларга гына үз ишекләрен ачачак.
Реформаторларның һәрвакытта да каш ясыйм дип күз чыгаруларына күнеккәнгә, яңа стандартлар, әлбәттә, таләпчән күңелләрдә сораулар да уятмый калмый. Иң беренчесе – бүген бер генә мәктәп тә югарыда телгә алынган профильләрне тәэмин итәрлек дәрәҗәдә түгел. Бердән, кадрлар мәсьәләсе бугаздан алачак. Икенчедән, финанслауда кыенлыклар туачак. Әйтик, мәктәптә җиде-сигез укучы гына физика өйрәнергә теләсә, алар өчен аерым класс ачылып финансланачакмы? Әллә инде класста укучылар санын тутыру өчен, анда кайбер укучыларны мәҗбүриләп куып кертергә туры киләчәкме? Эре мәктәпләрдә дә БДИ сайлаган укучыларның санына карасаң, кайбер фәннәрне өйрәнергә теләгән укучылар саны шул җиде-сигездән артмаячак бит. Кечерәк районнар да хәтта аерым фәннәрдән БДИ тапшыручыларның санын унбишкә тутыра алмыйча, укучыларын имтиханга күрше районнарга ташыйлар бүген. Класстагы укучыларның санын 25кә җиткерергә дигән таләп куелса, бу районнар хәтта кайбер профильләрне район масштабында да тәэмин итә алмаячак ич. Монда инде эшсез калган химиклар һәм физиклар мәсьәләсе дә көн тәртибенә килеп басачак. Параллель сыйныфлары булмаган мәктәпләрдә бу фән укытучыларына сәгатьләр табу бүген дә проблема булып тора. Димәк, яңа оптимальләштерү – бөтен районга ике-өч кенә урта мәктәп калдыру мәсьәләсе көн тәртибенә килеп басачак. Тормыш моны үзе таләп итәчәк. Нәтиҗәдә физика, химия, биология кебек фәннәр акрынлап укыту процессыннан бөтенләй төшеп калуы да ихтимал.
Үткән гасырның алтмышынчы еллары башында Гагарин галәмгә очкач, Америка Президенты Кеннеди үз киңәшчеләрен җыеп алган да совет мәктәбенең тәҗрибәсен өйрәнергә кушкан. “Югыйсә без озакламый барыбыз да рус телен өйрәнергә мәҗбүр булачакбыз”, – дип әйткән, имеш. Бүгенге Россия мәктәбенең төп проблемасы стандартларда түгел, ә системаның котчыкмалы дәрәҗәдә күз буяуларга һәм ришвәткә батуында. БДИга ияреп инде авыл мәктәпләренә дә ургылып килеп кергән ришвәт теләсә нинди реформаларның нәтиҗәсен юкка чыгарып торачак. Ә ришвәткә каршы көрәшергә министрлар да, мәгариф түрәләре дә, укытучылар да теләми бүген. Бердән, күпләр шуңа бәйле рәвештә кул җылытырга өйрәнеп, ияләнеп өлгерде, икенчедән, ришвәт күрсәткечләрнең өскә таба үсешен тәэмин итә.
Стандартларны 2013 елдан башлап акрынлап гамәлгә кертергә вәгъдә итәләр. 2020 елда бөтен мәгариф шул стандартларга күчеп бетәргә тиеш. Дөрес, ул вакытка кадәр яңа реформаторлар реформаларның яңа дулкынын әтмәлләп ташларга да мөмкин.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|