поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.10.2008 Җәмгыять

КӨЧЛӘП ЯРАТТЫРАЛАР

"Фатирыгызга киләбез", "кунакка чакырабыз"... Ял тәкъдим итүче "үзәк"ләр кәеф-сафа корырга теләгән кешегә күңел ачуның нинди генә төрләрен тәкъдим итми. Ерак эзләп барасы да юк, "ял иттерүче"ләрнең телефон номерлары һәр багана, йорт саен язылган.

Гомумән, йорт диварларына язылган телефон номерлары Казанның бер үзенчәлегенә әйләнеп бара. Шәһәр җитәкчелеге дә әлеге бизнеска каршы көрәшүнең үтемле чарасын эзләп таба алмый. Түрәләр уйланган арада, кулга пумала тотып, "пычрак" коймаларны буяп йөрисе генә кала. Узган атнада федераль партияләрнең берсе үзенчәлекле акция башлап җибәрде. Сәяси оешма вәкилләре шәһәрне "чистарту" эшенә тотынды. Партиянең төбәк бюросы әгъзасы Азат Газизов әйтүенчә, акция кышка кадәр дәвам итәчәк. Алга таба исә "санитар"лар сафына шәһәр халкы да кушылыр дип өметләнә ул. Теләге булган һәркемгә пумала һәм буяу бушлай биреләчәк. "Атна саен башкаланың һәр районында 100гә якын ишегалдын тәртипкә китерәчәкбез", – ди Азат Газизов. Гомумән, шәһәрне ял тәкъдим итүче телефон номерларыннан арындырырга теләүчеләрнең хыялы зурдан. "Бер үк урынга кат-кат килеп, "шакшы" телефон номерларын бетерәчәкбез", – дип ышандыра "Хатын-кызлар" клубы президенты Рушания Бильгильдеева.

 

Тик әлеге көрәштә кемнең җиңәчәге генә билгесез. Кулына пумала тотып, шәһәр буйлап йөрүчеләрме, әллә фәхеш йортлары китергән акчага коенып яшәүчеләрме? Сер түгел, фахишәлек инде күптән бизнеска әверелде. Җиңел юл белән кесә калынайтучылар да үз кәсепләреннән тиз генә баш тартмаячак.

 

Шәһәр хакимиятендә "ял үзәкләре" белән көрәшү өчен махсус оешма да төзелгән. Административ күзәтүне координацияләү идарәсе белгече Дмитрий Алексенко әйтүенчә, алар мәхәббәт тәкъдим итүче реклама кәгазьләрен таратучыларга каршы көрәш алып бара. Сүз койма, баганаларга эленгән чуар "белдерүләр" турында. Әлбәттә, мәхәббәт бизнесының бу төре белән көрәш алып бару күпкә җиңелрәк. Коймага шәрә кызлар төшкән реклама кәгазен ябыштыручыны кулыннан тотып була. Әлеге эш буенча быел гына 2 меңнән артык беркетмә төзелгән инде, гаепле затларга 3 миллион сумнан артык штраф түләткәннәр. Әмма пычрак эштә тотылучылар җаваплылыктан бик җиңел котыла. Физик затларга штраф күләме нибары – 100-500 сум, юридик затларга – 5-10 мең, ә вазифаи затларга – 500-1000 сум тәшкил итә, ди белгеч. Кәгазь ябыштырырга урамда каңгырап йөрүчеләрне яллаулары да беркемгә сер түгел. Аларны исә штраф белән генә акылга утыртып булмый.

 

"Ә "досуг" номерлары белән шәһәрнең Эчке эшләр идарәсе шөгыльләнә", – ди Дмитрий Алексенко. Ягъни, һәр район хакимияте җитәкчеләре үз районындагы йорт диварларында язылган номерларны бергә туплый да координацияләү үзәгенә җибәрә. Алар исә бу мәгълүматны Эчке эшләр идарәсенә тапшыралар. Эт – эткә, эт – койрыкка, ди. Таякның авыр башы йорт белән идарә итүче оешмаларга да төшәргә мөмкин. Диварларның чисталыгын нәкъ менә алар тәэмин итәргә тиеш.

 

"Телефон хуҗаларының эзенә төшүе шактый катлаулы", – ди Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең мәгълүмат үзәге җитәкчесе Игорь Силко. Аларны административ җаваплылыкка тарту очраклары да бик сирәк. Татарстан Прокуратурасына, мәсәлән, мондый юнәлештә бер генә эш тә кермәгән. Бу телефоннарның күбесе кәрәзле элемтә компанияләренә карый, ә алар шәһәр җитәкчелегенә буйсынмый. Шуңа күрә хокук саклаучылар кушуы белән генә телефон номерын сүндереп тә булмый.

 

Тиздән элемтә компанияләре абонентлар белән өстәмә килешү төзи башларга да мөмкин. Яңа карар гамәлгә кергән очракта, кәрәзле элемтәгә тоташырга теләүче кеше әлеге номерны бары тик аралашу өчен генә файдаланачакмын, дип имзасын куярга тиеш булачак. Тик бу яңалыкның кайчан тормышка ашачагы гына билгесез.

 

Моннан берничә ел элек үзәк басмалар ял тәкъдим итүче телефон номерларын газета битләрендә бастыра башлаганнар иде. Кайбер шәһәрләрдә моның ише махсус басмалар да бар. Казан җитәкчеләре дә урамдагы "пычрак"ны "мәхәббәт" газетасына кертергә кирәк, дигән фикер тәкъдим иткән булган. "Моңа кайбер түрәләр каршы чыкты", – ди Дмитрий Алексенко. "Фәхеш йортларына каршы көрәшнең тагын бер юлын таптык", – дип өметләндерде Игорь Силко. Тик ул әлегә сер булып саклана. Җитәкче бары тик: "Нәти-җәсе булгач, сөйләшербез", – дип кенә өстәде.

 

Д.Бунтуков фотосы.

 


Эльвира ШАКИРОВА
Ватаным Татарстан
№ 226 | 28.10.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»