поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.06.2012 Спорт

“9 нчы сыйныфта ук, табиб булачакмын, дидем”

Хоккейда, гадәттә, игътибар үзәгендә һәм җанатарларның телендә хоккейчылар белән тренер. Ләкин алардан тыш уенчыларны боз мәйданына әзерләп чыгаручы аерым бер зур команда бар. Болар еш кына күләгәдә кала, әмма команда җиңүендә өлешләре бәһасез. Шуларның берсе — “Ак Барс” хоккей командасы табибы Илмир Хәбибрахманов. Уен барышын ул тренер белән беррәттән игътибар белән күзәтә, берәр нәрсә булды исә, тиз арада йөгереп чыгып, ашыгыч ярдәм күрсәтә.

Илмир абый — югары дәрәҗәдәге профессионал. Зиннәтулла Билалетдинов Русия җыелмасына китсә дә, аны онытмый. Быел хоккей буенча дөнья чемпионатында җыелма команда уенчыларының сәламәтлеген нәкъ менә “Ак Барс”ның табибы Илмир Хәбибрахманов белән массаж ясаучы Рамил Салахиев кайгыртты. Илмир абый 7 апрельдә 50 яшен тутырды. Казанда аны тоту авыр булды, туган көнендә дә Русия җыелма командасы Евротурда уйнады, бәйрәм кайгысы түгел иде. Шулай да, очрашып, сөйләшергә вакыт тапты. “Бары тик өч кенә журналистка интервью бирәм, чөнки аларга ышанам”, — дисә дә, алдан сөйләшенгән җитез әңгәмә 5 сәгатькә сузылды.

“Әти Билалетдинов белән эшләгәнемне белсә, ышанмас иде”

— Илмир абый, “Ак Барс”ның һәр уенчысы турында яңалыкларны ишетеп торабыз. Командада мө­­һим кешеләрнең берсе булсагыз да, сезнең хакта, хәтта кайда туганыгызны да белмибез.

— Әтием — Илһам, ул Арча районының Япанчы авылыннан. Әнием Фирая да шул яклардан, туган  авылы — Әтнәнең Бәрәзәсе. Әти хәрби кеше, ракета  гаскәрләре командиры иде, шуңа күрә гаиләбез Советлар Союзын аркылыга-буйга гизде. Күчмә тормыш алып барган әти-әнинең ике улы дөньяга килә. Абыем Илфир белән Белоруссиядә тудык. Балачак шунда узды. Аннары әти пенсия яшенә җиткәч, аны Татарстанга күчерделәр. Башта Лениногорскида яшә­­дек, анда 2 нче мәктәптә укыдым. Аннары Буага күчтек, мәктәпне шунда тәмамладым.

Буш вакыт булмады, музыка мәктәбен­дә дә укыдым, үзебезнең ансамбль бар иде. Спорт белән шө­гыль­ләндем. Җиңел атлетикадан алдынгы идем. Хоккей да уйнадык, элек “Золотая шайба” уеннарында район командалары үзара ярышты. Әти хоккей ярата иде, уеннар башланса, тын да алмыйча карады. “Спартак” өчен җан атты. Аннары игътибары “Динамо”га күчте, чөнки анда яшь хоккейчы Зиннәтулла Билалетдинов пәйда булды. Әти һушы китеп аның уенын карады. “Менә бит татар, үзебезнең егет!” дип куана иде. Әгәр әти бүген исән булса, Зиннәтулла Хәйдәрович белән бергә эшләгәнемне күреп, аның бәхете эченә сыймас иде.

Әти иртә, 48 яшендә вафат булды. Абый да әти юлын сайлады, хәрби булып хезмәт итте, ләкин ул да 46 яшендә дөнья куйды. Икесенең дә ракета гаскәрләрендә хезмәт итүләренең нәтиҗәсе — яман шеш бе­лән китеп бардылар. Абыйның кызы Дилә ятим калды, ул миңа үз кызым кебек якын. Бүген ул Диля Даль исеме астында, җырчы буларак, Мәскәүне яуларга тырыша.

Аллага шөкер, әни исән-сау, Казанда яши. Быел ул, Алла боерса, 80 яшен тутырачак. Әнием белгечлеге буенча татар теле һәм әдә­бияты укытучысы, читтә яшәгәндә китапханәче булып эшләде. Ләкин Татарстанга күченеп кайткач, укытты. Әти дә, әни дә таләп­чән иде. Әни әле дә мине өйрәтә, юнәлеш күр­сәтә. 50 яшьне тутырсам да, беркая китеп булмый, аны тыңламый чара юк.

— Әтиегез дә, абыегыз да хәрбиләр. Сез ничек табиб булып киттегез?

—  Мәктәпне тәмамлаганда әни: “Өйдә ике хәрби. Җитте, бүтән кирәкми”, — дип әйтте. Минем дә артык теләк булмады, чөнки 9 нчы сыйныфта ук табиб булачакмын дигән карарга килдем. Ул вакытта каты чирләп китеп, хастаханәдә яттым. Дәваланганда ак халатлыларга ихтирамым артты, хирургларның эшенә мөкиб­бән киттем, бик кызыктым. Шуңа күрә Казан дәүләт медицина университетына укырга кердем.

Лечфакта укыдым. Укып бетергәч, Лаеш районының Столбище авылына җибәрделәр. Анда 5 ел дәвамында эшләдем, минем өчен ях­шы мәктәп булды. Чөнки авылда син берьюлы кар­дио­лог та,  хирург та, акушер да, лор табибы да. Нинди генә очраклар булмады!

Аннары Казанның ГИДУВ хастаханәсенә эләктем. Биредә  хирургиянең тернәк­ләндерү бүлегендә эшләдем. Күз алдына китерәсездер, кешегә Елизаров аппаратын куялар, аны алганнан соң кул яки аякларны эшләтеп җибәрергә авыр була. Менә без шул кешеләргә ярдәм иттек. Авыру йөреп китсен өчен көч салырга кирәк. Аның төрле методикалары бар, барысын кулландык. Бу сабырлык таләп итә торган бик авыр эш. Без чын мәгънәсендә кешеләрне аякка бастыру белән шө­гыльләндек.

Менә шунда эшләп йөр­гән вакытта безгә “Ак Барс”­тан мөрәҗәгать иттеләр. Татарстан хоккее йолдызлары Сергей Золотов, Роман Баранов, Эдуард Кудерметов, Михаил Сарматин, Олег Грачев травма алып, хастаханәгә эләктеләр. Бик тиз арада аякка бастырырга ки­рәк иде, башка табиблар баш тарткан, ә без булышырга карар иттек. Башкалар 4 ай вакыт кирәк дигән­дә, без 2 ай эчендә аларны янә көчле хоккейчыларга әверелдердек. Бик тиз тернәкләнделәр. Команда җитәкчелеге моңа шаккатты. Ул вакытта тренер Юрий Моисеев, менеджер Виктор Левицкий миңа хастаханә­дәге эшне берләштерергә тәкъ­дим итте. Көндез хастаханәдә, ә кичен “Ак Барс” клубына бара идем. Аннары ошап китте, тулысынча бу эшкә күчтем. 1997 елдан бирле “Ак Барс” хоккей клубындамын. Төрле тренерлар белән эшләргә туры килде.

“Төп бурыч — хоккейчының сәламәтлеге”

— Уенчылар һәрвакыт ях­шы формада булырга тиеш. Ләкин алар да кеше, салкын да тия, температура күтәрелә, ашказаны да авыртырга мөмкин. Хоккейчылар “барыбер уйныйм” дип каршы чыгалармы, сезне тыңламаган очраклар буламы?

— Уен сезоны алдыннан, гадәттә, һәрбер хоккейчы чәченнән алып аяк тырнагына кадәр тикшеренү уза. Йөрәге тыныч вакытта һәм йөгергәндә ничек эшли, кан басымы нинди — барысы да исәпкә алына, төрле анализлар ясала. Дөрес, алар да чирли, ләкин хоккейчылар тиз тернәкләнә, чөнки иммунитетлары көчле.

Табибларның төп бурычы — хоккейчыларның сәламәтлеген саклау. Уенчының температурасы булса, берсе дә бозга куалап чыгармый. Югары тем­пература булганда йө­рәккә зур көч килә. Безгә сәламәт хоккейчы кирәк. Авырган килеш бер тапкыр чыгар, яхшы уйнар, ләкин аның сәламәтлегенә зыян килергә мөмкин. Берсе дә таза спортчыны югалтырга теләми. Бу кыйм­мәткә тө­шәргә мөмкин. Хоккейчы: “Чыгам, уйныйм, теләсә нәр­сә эшлә, аякка бас­тыр”, — дип әйтергә мөм­кин, ләкин бу бик сирәк күренеш.

Тренерлар да табибларны тыңлый. Элегрәк колак салмыйлар иде, хәзер уенчыны кадерләп тоталар. Акыл белән эш иткән, тәҗрибәле җитәкче табиб белән сүзгә килми.

Хоккей клубы табибы уенчылар белән ешрак һәм тыгызрак аралаша. Һәрбер спортчыны нәрсә борчыганын беләбез. Психологик яктан да ярдәм итәбез. Гаиләләрендә нинди проблема булганы да безгә билгеле. Кайчак уенчының йә баласы, хатыны, якыннары чирләп китәргә мөмкин. Аларның сәламәтлеген дә кайгыртабыз, чөнки спортчы ата-анасы өчен борчыла икән, ул тынычлап уйный алмый. Ә безгә мөрәҗәгать иткәч, “минем проблеманы табиб хәл итә” дип ышана. Кәеф­ләре төшкән вакытлары була, бу очракта да ярдәмгә ки­ләбез.

Уен алдыннан тренер гына түгел, табиб та киңәш­ләр бирә. Хоккейчының трав­масы булырга мөмкин. Ул тагын егылырмын, аякны яки кулны авырттырырмын дип курка. Мәйдан кырына барып бәрелсәм дигән психологик курку туа. Бу очракта кешене тынычландыру безнең бурыч.

Кешеләрдә “уенны тренер белән беррәттән ник табиб та карый соң” дигән сорау туарга мөмкин. Бе­рәр нәрсә булса, сызгыру белән ярдәмгә барып җи­теп була бит. Ләкин уенны карау мө­һим. Чыгып йөгер­гән вакытта хоккейчы нинди травма алганын чамалыйм, нинди бәрелеш булганын күреп тор­гач, диагнозның нинди булырга мөм­кинлеген әйтеп була, йөгереп барганда ук ниләр эшләргә кирәклеге башымнан үтә. Спорт табибы төр­ле белгечлеккә ия булырга тиеш — мин берьюлы травматолог, кардиолог, терапевт, лор, пульманолог, гаст­роэнтеролог та.

“Билалетдинов кайда тиз, кайда сүлпән уйнарга кирәклеген белә”

— Илмир абый, “Ак Барс” уенын караганда шул кү­зәтелә: башта безнекеләр сүлпән уйныйлар, иренеп кенә хәрәкәтләнгән кебек. Аннары кинәт шәбәя төшә­ләр. Сезон уртасында ажгырып көрәшә башлыйлар, темпларын көчәйтә­ләр. Моның ниндидер хикмәте бармы? Табиб күзлегеннән моны ничек аңлата аласыз?

— Һәрбер хоккей командасының үз уен тактикасы бар. Уенчыларны аерып торган сыйфатлар — ул тизлек һәм чыдамлык. Алар бер-берсенә бәйле түгел, хәтта каршы килә. Мисал өчен, әгәр кешене тизлек сыйфаты аера икән, аның сабырлыгы, чыдамлыгы түбән дәрәҗәдә була. Спринтер 100 метрны яшен тизлегендә уза, ә марафонда ул йөгерә алмый, арый, хәле бетә. Ә марафонда йөгерүче тизлек җыя алмый.

Командалар ничек уйнарга кирәклеген  үзләре хәл итә. Сезонның башлангыч этабында яхшы күрсәткеч­ләргә ия буласы килгән клуб тизлеккә игътибар итә. Башта җитез уйныйлар, көн-дәшләр алдында үзләрен сынатмыйлар кебек. Тик озакка чыдый алмыйлар, ноябрь азагына пуля кебек аткан командалар төшеп кала башлый.

Җитди һәм тәҗрибәле командалар тизлек сыйфатларын плей-офф вакытында күрсәтә. Алар башта көч­лә­рен саклый, ә плей-оффnа тизлек белән чыдамлыкны тәңгәл­ләш­терергә тырыша. Бар да тренерның осталыгына бәйле. Бу очракта Зиннәтулла Билалетдиновка тиңнәр юк, ул барысын да исәпкә алып, кайчан, нинди уенда тизлекне арттыра башларга кирәклеген белә, чамалый.

— Быел Сез беренче тапкыр җыелма команданың табибы булып эшләдегез. Ничек, кем чакыруы белән анда эләккәнегезне сорамыйм. Болай да аңлашыла. Җиңү яулап кайттыгыз. Шулай да, читтә йөр­гәндә чагыштыру җиңел­рәк. Башка илләрнең спорт табиблары ничек эшли?

— Зиннәтулла Хәйдәровичка рәхмәт. Көтелмәгән­рәк булды ул, шуңа күрә үземне бәхет кошы тоткандай хис иттем. Яңа җирдә, мохиттә эшләгәндә белгән, үзең ышанган кешеләргә таяну җиңелрәк. Билалетдинов белән 7 ел бергә эшләдем, бер-беребезне күз карашыннан диярлек аңлыйбыз. “Ак Барс” эшеннән тыш өлгерә алыр идең”, дип әйткәч, билгеле, баш тартмадым. Аның белән бергә эшләү рәхәт. Профессионал булудан бигрәк ул кешелекле, олы йөрәкле шәхес. “Ак Барс” җитәкчелеге дә каршы килмәде, чөнки Билалетдиновка аерым мөнәсә­бәт, аның мөрәҗәгатен кире какмадылар.

Чит илдә, мәсәлән, НХЛ лигасында уйнаучы командада аерым массаж ясаучы һәм физиотерапевт бар. Бездә массажның төрлесе ясала.  Ә чит илдә алар кыздырып җи­бәрер өчен генә эшлиләр, уен алдыннан тәнне уяталар. Физиотерапевтның кулында боз була, аның төп эше — авырткан җиргә боз кую. Ләкин уен вакытында травматолог, хирург, лор табибы, окулист, нейрохирург, стоматолог була. Алар ике командага да ярдәм итә.

Ә бездә һәрбер команданың үз табибы һәм киң профильле булып саналабыз. Шулай да, уен вакытында ике “Ашыгыч яр­дәм” машинасы әзер тора, аның бер­се — реанимобиль. Татарстанда ул яктан эш яхшы куелган. Медицина мөһим тармак, моны җитәкчелек тә аңлый, бу юнәлешкә зур игътибар бирелә. НХЛда тагын бер галәмәт бар. Мисал өчен, хоккейчы бәрелгән икән, аны шундук рентгенга җи­бәрәләр. 10 тапкыр бә­рел­сә, шулкадәр нурланыш ала. Зарарлы, ләкин аларда шундый кагыйдә.

“Кеше гомере дигәндә көндәшлеккә урын юк”

— Ә хоккей командаларының табиблары үзара аралашамы? Мәсәлән, нин­дидер квалификацияне күтәрү курслары узасызмы?

— Әлбәттә, аралашабыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Уен Казанда уза икән, барлык шартлар тудырыла. Гади анализ ясарга туры килергә мөмкин, бу эштә булышабыз. Без, мәсәлән, башка шәһәрдә булсак, хас­таханәләр эзләп йөрмим, көндәш команда табибына әйтәм, ул барысын да йөгертеп эшләп бирә. Бу бернинди канунга язылмаган кагыйдә. Кеше сәламәтлеге, гомере турында сүз барганда көндәш команда хоккейчысымы, безнекеме — аерма юк.

Ел саен Ярославльдә КХЛ табибларының семинары уза. Очрашуга көчле профессорлар килә, чыгышлар ясала. Чит ил табиблары да күп нәрсәгә өйрәтә. Спорт медицинасында һәрвакыт үзгәреш, яңа җиһазлар, яңа савыктыру методикасы барлыкка килә. Допинг контроль буенча укулар була. Бу бик файдалы. Ике ел элек Швейцариядә җыелдык.

— Илмир абый, спорт табибы булып эшләгән дә­вердә иң истә калган очрак бармы?

— 7 ел элек  ЦСКАга каршы уйнадык. Олег Терещенконың  “Ак Барс”та уйный башлавының беренче елы иде. Көндәш команда хоккейчысы терсәге белән башына китереп сукты. Зур тизлектә китереп бәргәндә Олег бозга лап итеп килеп төште. Аңын югалтты, теле аңкавын каплаган иде. Тә­н­ен көзән җыера башлады, бик куркыныч күренеш. Ярый Александр Степанов югалып калмады, миңа авызын каерып ачарга, телен тотарга ярдәм итте. Бу авыр очрак хәтердә бик уелып калды.

“Металлург” белән уйнаганда Новак бите белән мәрхүм Марекның тимераягына егылды. Колактан колакка кадәр бите киселде, кан чәчри башлады, яра бик каты булды. Зур авырлык белән канны туктата алдык.

Шулай ук Павел Дацук истә калды. Хәзерге көндә дөньяның иң яхшы хоккейчысыннан барлык табиблар да баш тарткан иде. Екатеринбург уенчысы тезенә операция кичерде, ләкин аягын бөгә алмый озак интекте. Ольга Корнеева бе-лән ярдәмгә килдек. Көн саен аның белән шөгыль­ләндек, бала кебек карадык, тәрбияләдек, нәти­җәдә аяк­ка басты. Ул безне рәх­мәт белән искә ала. Аның өчен шатмын, Детройт өчен уйный, чын йолдыз. Ләкин шу­ңа да карамастан, шундый ук гади егет булып калган. Бездә уйнаса, бик яхшы булыр иде.

“Хоккейчы сала икән, штраф салына”

— Хоккейчыларны бала кебек тәрбияләп, аларның ни ашаганына кадәр күзәт­кән кеше үзе  авырыймы соң?

— Табиблар — иң күп чирләүчеләр! Без дә кеше, ләкин гадәттә, табиблар үзләренә игътибарсыз. Кемнең инде хастаханәдә ятасы килсен?! Дару эчәбез дә, алга! Ә тикшеренү узган юк, берәр нәрсә тапсалар, бетте баш, дәваланырга туры киләчәк, аннары йокы да качачак.

— Спортчылар турында төрлесен ишетәбез. Салган килеш руль ар­тында тотылган очраклар да булды...

— Яхшы командада дисциплина өстенлек итә. Спорт хәмер белән дус түгел. Кайчак тынычланыр өчен шәраб эчеп куярга ярый. Чит илдә уеннан соң бер бокал сыра эчәләр, тик анда чаманы беләләр. Русиядә бу мәсь­әлә авыррак хәл ителә. Лә­кин хәзер хоккейчылар контракт­ка бәйле. Шуңа күрә эчеп, аларның берсенең дә эшсез каласы килми. Әгәр уенчыдан хәмер исе килә, ул тренировкага әзер түгел икән, акчалата штраф салынырга мөмкин. Ә бу зур сумма.

“Бер караштан гашыйк булу”

— Гаиләгез белән дә таныштырсагыз иде...

— Хатыным Ләлә белән 1979 елда таныштык. 1 сентябрьдә медицина институтында студент таныклыкларын алыр өчен чират торабыз. Ләлә миннән алдарак иде. Бер борылып каравы, күз сирпүе булды, аңымны югалтырлык дәрәҗәгә җиттем. Күзләр очрашты һәм күңел түренә кереп оялады. Ничек танышырга дип баш ваттым. Янына барырга кыймыйча, 4 ай буе йөрдем. Аның икетуган абыйсы минем белән бер төркемдә укыды, аңа рәхмәт, ул махсус безне очраштырып, таныштырды. 1983 елда өйлә­нештек, студент туе булды. Ә 1986 елда улыбыз Руслан туды. Хатыным шулай ук табиб, терапевт. Улым да медицина академиясен тәмамлады, ул медицина җиһазларын сату белән шөгыльләнә.

Улым “Ак Барс” фанаты. Аңа, әлбәттә, башкалар бе­лән чагыштырганда җи­ңел­рәк. Ул хоккейчыларны якын­нан күрә, таныша, аралаша ала. Руслан кәшәкәләр җыя, зур коллекция туплады. Бер уенны да калдырмый, кайчак аны, дусларын үзем белән алам. Хоккейны яхшы белә, стратегик яктан анализ ясый.

Бездә хоккей яратмаган кеше юк. Хатыным бер уенны да калдырмый карап бара. Әни дә, әби дә намазда, уен башланыр алдыннан да, беткәч тә намазларын укыйлар, догаларын кабатлыйлар. Әни Русия җыелма командасының соңгы уенын шифаханәдә булганда караган. Гел ирләр, яшь­ләр, ди, ләкин иң нык кычкыручы, барысын да белүче мин идем, дип сөйләп көлдерде.

Һәрвакыт әни язып бир­гән Коръән сүрә­ләрен йөр­тәм. “Фатиха”, “Ихлас”, “Нәс”, “Фә­ләкъ” сүрә­ләрен беләм, аларны укыгач, үземне калкан артында кебек хис итәм. Тормышта төр­лесе булды, зур югалтулар кичердек, ләкин безгә Аллаһ ярдәм итте. 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ | 18.06.2012
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»