поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.10.2008 Җәмгыять

ПЕДОФИЛЛАР ҮРЧИ

Ун яшьлек малай бозык адәм кулыннан бәхетле очраклык аркасында гына исән кала.

 

БӘХЕТЛЕ БӘХЕТСЕЗ БАЛА

 

Петербург һәм Ленинград өлкәсе эчке эшләр идарәсе матбугат үзәге хәбәренә караганда, 15 октябрьдә кичке сигезләр тирәсендә 33 яшьлек ханымнан гариза кабул ителә. Ана үз улы белән булган вакыйганы сурәтли. Аның сүзләренчә, көндезге берләр тирәсендә ун яшьлек улы янына бер яшь ир килә. Пычак белән янап, куркынган малайны ул куак арасына алып кереп китә. Җинаятьче баланы чишендерә, ләкин үзе чишенгәндә, игътибары кимүеннән файдаланып, малай аны бик каты итеп этеп җибәрә һәм өенә чаба. Бала маньякны хәтерендә калдырып, аны милиционерларга тулысынча тасвирлап бирә. Малай сүзләренчә, җинаятьчегә 20-22 яшьләр тирәсе, буе – 175 см, таза гәүдәле. Тикшерүчеләр фаразына караганда, ул инде утырып чыккан кешегә охшаган. Кулындагы татуировкалар шул хакта сөйли.

 

МАНЬЯК ХАКИМЛЕК ИТӘ

 

Педофилләр үрчү буенча Петербург беренчелектә. Соңгы 9 айда гына да биредә 10 яшьтән алып, 13 яшькә кадәрге 9 үсмер Блондин кушаматлы педофилдән зыян күрде. Хокук саклаучылар җинаятьчене инде ярты ел тота алмый. “Бу да шул ук маньяк эше булырга мөмкин. Беренче билгеләр туры килә, шул ук вакытта яңа педофилнең барлыкка килүе дә ихтимал”, – диләр Петербург милиция идарәсендә. Блондинның соңгы корбаны 28 сентябрьдә Кызыл Гвардия районында теркәлде. 7 класста укучы ике 13 яшьлек үсмер кич 18 сәгать 30 минутта, лимонад сатып алу өчен, кибеткә керә. Кибеттән чыгып аз гына читкә китүгә, балалар арттан янау ишетә: “Тукта! Ату суям”. Малайлар борыла һәм пычак тоткан яшь егетне күрә. Ул янап, укучыларны урман полосасына тимер юл буена алып китә. Анда ул аларны көчли. 14 сентябрьдә дә шушындый ук хәл теркәлә. Анда да корбан – 13 яшьлек ике үсмер. Аларны да җинаятьче пычак белән куркытып көчли, үсмерләрнең кесә телефоннарын һәм 250 сумын алып юкка чыга. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган. Петербург милициясе көчәйтелгән режимда эшли. Хокук саклаучылар балаларны ялгыз калдырмаска, тимер юл кырыйларында, ташландык урыннарда йөрмәскә чакыра. Маньяк нәкъ менә шунда эш итә.

 

ДӘҮЛӘТ БИТАРАФ

 

“Страна.ру” хәбәренә караганда, Екатеринбург ата-аналар комитеты Русия Президентына, Иҗтимагый Палатага, Дәүләт Думасына һәм Эчке эшләр министрлыгына педофилләр белән көрәштә җәзаны катгыйландыруны сорап мөрәҗәгать итте. Ата-аналар маньякларны мәҗбүри стерилизацияләүне таләп итә. Инде менә Екатеринбург ата-аналары мөрәҗәгатьләренә җавап алган. Һәм ул, чынлап та, борчылдыра. “Ярдәм сораган мөрәҗәгатебезгә, безгә ата-аналар белән эшләргә, регионнарда комендант сәгате кертергә, балаларны өлкәннәргә ышанмаска һәм шулай ук балаларга саклану, хәтта сабыйларга да үз-үзеңне яклау күнекмәләрен өйрәтергә киңәш итәләр. Безгә мәсьәләне хәл итүнең бер юлы итеп эштән туктап үз балаңның тән сакчысы булырга, хәтта педофилне адвокат катнашында ирекле рәвештә стерилизациягә барырга үзеңә үк үгетләргә кушалар”, – дип аптырый Екатеринбург аналар-аналар комитеты рәисе Валерий Металиев.

 

Екатеринбурглылар өлкән абыйлардан куркырга өйрәтергә кирәк дигән киңәш белән бөтенләй дә килешми. Алар фикеренчә, булачак хатын-кызлар ирләргә яратып карарга тиеш, анда потенциаль көчләүчене күрергә тиеш түгел. Ата-аналар дәүләтне педофилия проблемасы борчымый дип гаепли. Югыйсә көн саен диярлек илнең барлык төбәкләрендә дә балаларга карата көч куллану фактлары теркәлә. Бүгенге педофилләр милиция белән мәче-тычкан уены уйный. Мәсәлән, Екатеринбургта шундый бер җинаятьче үзе турында махсус ялган мәгълүмат тарата. Шул рәвешле тикшерү эшен ялгыш юлга кертеп җибәрә.

 

ПЕДОФИЛЛӘРНЕ КЕМ ЯКЛЫЙ?

 

Русиядә бүгенге законнар буенча педофилләр җиңелчә курку, я булмаса штраф яки шартлы хөкем белән генә котыла. “Безнең илдә, чынлап та, педофилләр белән уен гына уйныйлар, – дип белдерде “Страна.ру” агентлыгына медицина фәннәре докторы, психиатр-криминалист Михаил Виноградов. – Әле соңгы көннәрдә генә балаларны көчләгән берничә кеше реаль срок алды. Ә болай мондый җинаятьчеләр административ җаваплылыкка тартыла я булмаса шартлы хөкем белән генә котыла. Көнбатышка карагыз, анда аларга озын сроклар, хәтта гомерлек төрмә яный”, – ди ул.

 

Екатеринбург ата-аналары хакимияттән педофилләргә карата үлем җәзасы кертүне таләп итә. Комитет рәисе Валерий Металиевның власть структураларындагы чукраклыкка үз аңлатмасы бар: “Ачыкланмаган күпсанлы педофилләр чиновниклар кәнәфиләрендә утыра, аларга үлем җәзасы файдалы түгел”, – ди ул.

 

БЕЗДӘ ҮЗЕҢНЕ-ҮЗЕҢ ЯКЛАМАСАҢ...

 

Екатеринбург әти-әниләре властьтан, дәүләттән ярдәм булмаганлыктан, проблеманы үзләренчә хәл итәргә ниятли. Алар тотып бирелгән педофил башы өчен 1 миллион сум акчалата бүләк вәгъдә итә. Шундый бер бүләккә инде Керамик станциясендә тугыз яшьлек кыз баланы педофилдән коткарган гуманитар университет студенты Евгений Ивин лаек булды. Ата-аналар Истәк авылыннан 7 яшьлек Кристина Мышкинаны явызларча үтергән хәшәрәтне тотып бирүдә булышлык күрсәтүчегә дә бүләк бирергә әзер.

 

Гонорар фондын эшмәкәр ата-аналар үз кесәсеннән булдырган. “Без барлык русиялеләр дә игътибарлы, ярдәмчел булыр дип өметләнәбез. Югыйсә Евгений баланы көчләүчене күргән 4нче кеше! Калган өч шаһит тыныч кына үтеп киткән бит”, – ди Валерий Металиев. Екатеринбург ата-аналары баланы яклаганда ялгышлык белән җинаятьчене үтереп, моның өчен үзе рәшәткә артына кергән кешегә дә ярты миллион гонорар вәгъдә итә. Комитетта мондый кешедән, гадәттә, җәмгыятьтә йөз чөерәләр, дип борчылалар. Югыйсә аларны аңларга була. Кем генә сезнең балагызны көчләгән һәм үтергән вәхшигә тыныч кына карый алыр икән. Монда сүз бер генә язмыш турында түгел бит, бөтен гаилә язмышы җимерелә. Фаҗига бу гаиләне гомерлек бәхетсез ясый. Аларга һәр көн тәмугка әверелә.

 

БАЛАЛАР КАТНАШЫНДАГЫ МАТУРЛЫК КОНКУРСЛАРЫН ТУКТАТЫРГА

 

Урал ата-аналары мондый конкурслар, чын мәгънәсендә, педофилләр өчен уңышлы үсенте бирерлек урын, дип саный. “Бу малайларга, кызларга бозык адәмнәр карый һәм алаларның бозыклыклары моннан арта гына”, – ди Валерий Металиев.

 

“Мин Екатеринбург ата-аналарын тулысынча яклыйм. Мондый конкурслар бала психикасын да гарипләндерә. Аларда сәламәт булмаган ярыш инстинкты барлыкка килә. Һәм... карагыз, бу балалар сәхнәдә ничек хәрәкәт итә. Алар бит үзләрен өлкәннәр кебек тота. Аларга кылтаю, грация, кәнфитләнү хас. Боларның барысы да педофилләр игътибарын җәлеп итә”, – ди профессор Виноградов. Әмма ул Екатеринбургтагы кебек акчалата бүләк бирү идеясен хупламый. Аның икенче бер төрле куркыныч ялгыш юлларга китерүе ихтимал дип саный медицина фәннәре докторы. Аныңча, бөтенләй нахак гаепләнүчеләр табылырга мөмкин. Безгә бары тик законны үзгәртергә һәм хәзерге заман судларының психологиясен тулысынча алыштырырга кирәк. Педофилия һәм балалар катнашындагы порнография өчен җитди хөкем булырга тиеш, ди ул.

 

ТҮРӘЛӘР АРАСЫНДА ПЕДОФИЛЛӘР КҮП

 

Сахалиндагы Курил районында 38 яшьлек прокурор урынбасары Сергей Ермаков малайларны күп еллардан бирле көчләүдә гаепләп, кулга алынды. Прокурорның корбаннары 10нан да ким түгел. Ул балаларны үзенә кунакка чакырган, “массаж” ясаган, бергәләп порнофильмнар караганнар. Районда яшәүчеләр әлеге хәлне белә торып югары чиндагы түрәгә шикаять белдерергә курыккан. Ә прокуратура әлегә кадәр үз хезмәткәрен яклый.

 

Быел апрель аенда Сергей Ермаковның бу эшчәнлеген тикшерү башлана. Ләкин җинаять эшен кузгату үтә кыен була. Бездә прокурорга яки чиновникка җинаять эшен суд карары белән генә кузгатырга мөмкин. Ләкин судлар, белгәнегезчә, бик озак эшли һәм озакка сузылган процесс вакытында Ермаков качарга омтыла. Тикшерүче гаепләнүче биографиясен тикшереп, шуны ачыклый: Ермаков прокуратурадан китеп, район хакимиятендә эшли. Тикшерү астында булуына карамастан, балалар белән “күңелле очрашуларын” туктатмый. Менә шул яңа очрашулар “ярдәмендә” генә аңа җинаять эше кузгатыла.

 

Гаепләнүченең беренче җинаяте 2006 елның җәендә ачыклана. Елгада су керүче 9 яшьлек Андрей белән 13 яшьлек Иванны прокурор шашлыкка чакыра. Иван прокурорны инде “Дзюдо” секциясеннән үк белә. Шунлыктан бик тиз ризалашалар. Шашлыктан соң Ермаков өенә кофе эчәргә керәләр. Ул хәзер ялгыз. Хатыны туктаусыз кыйнауларга түзә алмыйча китеп барган. Балаларга биредә бик ошый һәм алар өлкән дуслары янында көн саен диярлек була башлый. Ноутбукта компьютер уеннары уйныйлар, оятсыз фильмнар карыйлар. Бер-ике айдан инде Ермаков малайларны кунакка аерым-аерым чакыра башлый. Һәм Андрейга “массаж” ясарга тәкъдим итә. Гадәттә, шушындый сеанстан соң малайларга ул 100әр сум акча бирә һәм кисәтә торган булган: “Безнең хакта беркемгә сөйләмәскә, алайса синең белән беркем дуслашмас”. Малайлар, әлеге дус абыйлары турында бозык һәм педофил дигән сүзләр йөрсә дә, аның мәгънәсен аңламый. Андрей белән Ваня өлкән дуслары янына ике еллап йөри. Алар сүзләренчә, Ермаков өенә башка малайларны да чакыра торган булган.

 

ХӨКЕМНӘН КАЧЫП БУЛАМЫ?

 

Тикшерү барышында гаепләнүче фатирында тентү үткәрелергә тиеш була. Ләкин ул бик озак аларны фатирга кертми. Бер сәгатьтән артык ишек аша үгет-нәсыйхәтләрдән соң ишекне ватып керәләр. Өйдә куркыныч картина: бөтен фатир кан белән тулы, шунда ук пычак аунап ята. Ермаков икенче каттан тәрәзәдән сикерә. Үзе зыян күрмәсә дә, кан тамырын кисеп, күп канын югалтырга өлгерә. Өйдә бөтен фатирга ялангач ир-ат һәм хатын-кыз рәсемнәре ябыштырылган. Шкафта интим кибетләрдән алган препаратлар. Өстәлдә язып калдырган васыяте дә бар. Анда ул үз милкенең – акчаларының, фатирының, джип машинасының кемгә калдырылачагын әйткән. Ермаковның төрмәдән куркуы аңлашыла. Педофил дә һәм прокурор да булган кешене анда ни көтәсе мәгълүм.

 

Ермаков фотога төшерү белән шөгыльләнгән, япон телен өйрәнгән, “Дзюдо” белән уңышлы шөгыльләнгән, хәтта иҗтимагый эш итеп, балалар секциясен дә алып барган. Балаларны төрле ярышларга алып йөргән.

 

Ермаковның күршеләре бу фатирга балалар килеп йөргәнен белгән. Корбаннарның әти-әниләре дә хәбәрдар булган. Ләкин алар бу әйбергә артык илтифат күрсәтмәгән, я булмаса прокуратурадагы югары дәрәҗәдәге кеше белән бәйләнүдән шүрләгән. Өченчеләре балаларының яманаты чыгудан курыккан.

 

Ермаков үз-үзенә кул салып ашыккан. Аның яклаучылары болай да бар икән. Район прокуроры Толин аны яклап, икенче майда судта, аны кулга алырга нигез юк дип белдергән. Суд мәсьәләне башкача хәл иткән. Гаепләнүчене Көньяк Сахалин СИЗОсына урнаштырган. Соңрак өлкә прокуратурасы бу карарга шикаять белдергән. Һәм Югары суд көлке сәбәп – суд материалларында Ермаковка характеристика юк дип, карарны юкка чыгара, Ермаковны азат итә. Һәм Ермаковка карата бернинди башка күрсәтмә бирелми, ул иректә кала. 28 майда педофилне изолятордан чыгарып, хәтта аннан читкә китмәскә дигән имза да алмыйлар.

 

Шөкер, аңа иректә озак йөрергә туры килми. 31 майда тикшерүчеләр аны яңадан кулга ала. Хәзер педофил изоляторда утыра, үз гаебен тулысынча инкарь итә. Һәм тренерлык уңышларына көнләшеп яла ягалар дип исбатламакчы була.

 

Хәзерге вакытта прокурорга балигъ булмаган балаларга карата сексуаль характердагы көч куллануның өч очрагы буенча гаепләү белдерелә. Аның икесе ахырына кадәр җиткерелмәгән һәм ул бары тик иминлеккә куркыныч тудыру дип кенә кабул ителә. Балалар белән мәхәббәт уены уйнарга яратучы прокурордан зыян күрүчеләр тагын да күбрәк диелә. Тикшерүчеләр шаһитлар күрсәтмәсеннән чыгып, яңадан-яңа фамилияләр терки. Ләкин шул ук вакытта Сахалин прокуратурасы Ермаковны кулга алуга яңадан шикаять белдерде.

 

КИНО ТӨШЕРҮЧЕЛӘР

 

Үсмерләр арасында миһербансызлык, кырыслык күренешләре арта. Бүген Магаданда бер төркем үсмерләр, арада ике балигъ булмаган үсмер дә бар, хөкем карарын көтә. Балалар интернетка кую максаты белән вәхшилек фильмы төшереп кызык тапкан. “Актерлар” – үзләре һәм бәхетсез ялгыз инвалидлар, өлкәннәр.

 

Җинаятьчеләр яклаучысыз, эчкечелек белән шөгыльләнүче корбаннарны махсус эзләп тапкан. Яшәгән фатирларына бәреп кереп, аларны ерткычларча кыйнап, әлеге эпизодны кинога төшергәннәр. Каршылык күрсәтә алмаган мескеннәрне аяклары белән типкәләгәннәр, таяклар белән кыйнаганнар. Кул астына нәрсә туры килә, хәтта табуретлар да эшкә җигелгән. Корбаннар башын банкалар белән бәреп ватканнар, бер кадрда корбанны кайнап торган су белән коендырганнар...

 

2008 елның маенда кара “режиссер”лар милиционерларга шулай җәзалап үтерелгән бер мәет “бүләк итә”. Ләкин авторларның ул чагында эзенә төшә алмыйлар. Тагын бер айдан шундый ук җинаять кылынганнан соң, “режиссер”ларны кайнар эздән тоталар. Тоткарланучылар гаепләрен таный. Алар бу вәхшилекне интернет челтәрендә үзләренә игътибар юнәлтү өчен, дип аңлата. Бәхеткә, популярлык казанырга өлгерә алмый калалар. Сюжетлар челтәргә эләкми...

 

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә. Хәтта күпне күргән тикшерүчеләр дә чәчләр үрә торырлык вәхшилекне тыныч кына анализлый алмый. Урынлы сорау туа. Мондый явызлык каян чыга? Психологлар бертавыштан килешә: үсеп килүче буын кыйммәтләр югалган, җинаятьчеләр уңай герой итеп күрсәтелгән фильмнар, пычраклык, явызлык пропагандаланган телевидение тәэсирендә тәрбияләнә.

 


---
Безнең гәҗит
№ 42 | 22.10.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»