|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.06.2012 Җәмгыять
Күктән бәхет ишелсә, яки Мирас бүлешү хикмәтләреАларның үзара мөнәсәбәтенә мин гомер буе сокланып яшәдем. Ике ир туган бердәнбер сеңелләрен шулкадәр ярата, хөрмәт итәләр, аның теләсә нинди капризын да берсүзсез үтиләр иде. Казанның Коры Елга бистәсендә яшәүче ерак туганнарыбызда еш кунак булганга гел күреп тордым, егет чорына кереп килүче ике ир туган курчак кебек матур Нәзиләне кая барсалар да – уенгамы, “Әкият” театрынамы, цирккамы гел үзләре белән йөрттеләр. Аларның туганлык мөнәсәбәтләре
һәрвакыт бөтен кешегә дә үрнәк булыр кебек иде. Әниләре вафат булгач, аның
кырыгын үткәргән көнне үк 1968 елда төзелгән йортлары, 8 сутый бакчалары өчен
чын мәгънәсендә “сугыш башланыр” дип кем уйлаган. Дөрес, Нәзилә әйтүенчә,
“сугыш”ны өлкән абыйның (ул үзе 2007 елда кинәт кенә вафат булды) олы
киленнәре башлаган. Янәсе, соңгы елларда 88 яшьлек әбине алар тәрбияләгән,
шуңа да йорт аларга булырга тиеш. Ә аны, абыйлары ризалыгы белән, әниләре әле
2005 елда ук Нәзиләгә васыять иткән булган. Шул сәбәпле йортка заманча
янкорманы да, капка-коймаларны да Нәзиләләр биргән акчага корганнар. Гомумән,
анысыннан мин дә хәбәрдар, алар әбигә акчаны гел мулдан җибәреп торды. – Акчадамыни хикмәт, алар
әти-әни нигезен, үзебез, балаларыбыз, оныкларыбыз үскән нигезне таркатмакчы –
чит кешеләргә сатып җибәрмәкче бит. Ә безнең аны һич тә таркатасыбыз килми, –
ди Нәзилә. – Кече кызыбыз Казанга кайтып, университетта укый, шунда яши, ул
хәзер кая барыр? Соңгы ике елда әнине дә ул бакты. Дөрес, туганнар да ташламады
әнкәйне. Безнең кыз кайтканчы әни янында шул усал киленебез гаиләсе яшәгән иде,
ипотека буенча фатир алгач кына киттеләр. Бер министрлыкта юрист булып эшли ул,
шуңа усаллана. Ирем киләсе елда пенсиягә чыга, үзебез дә туган йортка кайтырбыз
дип тора идек. Йорт бит минем исемдә. Кызганычка каршы, васыятьнамәдә ниндидер
хата киткән, киленебез шуны калкан итеп күтәреп, безне судка бирде. Бер дә
туганнар белән тәмсезләнешәсе килми, аларга һәм Нәни абыйга акча бирергә дә
ризабыз. Тик килен оценщиклар куйган бәягә генә риза түгел, 4 миллион сум
сорый. Аптырадык инде, өченче мәртәбә судка кайттым, тагын берни хәл ителмәде.
Ни өчендер һаман сузалар. Соңгы елларда тормышыбызда
очраучы гади генә бер мисал бу. Ни кызганыч, базар мөнәсәбәтләре белән бергә
яшәешебездә тамыр җәйгән күчемсез милек, мирас дигән төшенчәләр инде төшенчә
генә булудан узып, дуслар белән дусларны гына түгел, туганнарны, хәтта ата-ана
белән балаларны чын мәгънәсендә дошманлаштырып бетереп бара. Хәтта мирас
аркасында бер-берсен үтерүгә кадәр барып җитүчеләр дә бар. Ни гаҗәп, мирас, бөтен дөнья
практикасында кабул ителгәнчә, васыятьнамә нигезендә бүленергә тиеш булса да,
адвокат һәм нотариуслар әйтүенчә, безнең илдә гадәттә аларның 30 проценты
судларда хәл ителә. Ә бу, Нәзиләләр эшеннән дә күренгәнчә, бик катлаулы, озак
һәм кыйммәткә төшә торган процесс. Чөнки соңгы вакытта мирас
турындагы законнар гына түгел, мирас дигән объект үзе дә нык үзгәрде. Советлар
Союзы вакытында гадәттә балаларга, оныкларга, туганнарга мирас булып тактадан
корылган дача йорты белән, күп дигәндә, алты сутый җир, әби сандыгы һәм бабай
түбәтәе генә кала иде. Хәзер исә фатирлар, төрле күчемсез милек, гараж, завод,
самолет-пароходлар кала. Кайберәүләрнең андый байлыгы Россиядә генә түгел,
хәтта чит илләрдә дә бар. Элек предприятиеләрнең акцияләре, устав
капиталындагы өлеш, җир пайлары, күп миллиард сум белән бәяләнүче холдинглар
турында ишеткән кеше дә юк иде. Хәзер инде болар бар да чынбарлык. Һәм беркем
дә өлешсез калырга теләми. Авылдагы кайчандыр онытылган, җиргә сеңеп баручы
иске йорт та, ата-ана үлгәч, бәхәс объектына әйләнеп, туганнарны
пычакка-пычак китерә. Узган ел “Булгария” теплоходындагы фаҗигадә вафат
булганнарның туганнарына бирелгән бер миллион сум акча өчен судлашып
йөрүчеләрнең булуы бүгенге чынбарлыкны аеруча ачык тасвирлый. Юкса бу фаҗига
аларны тагын да ныграк якынайтырга тиеш иде кебек, ләкин киресенчә килеп чыкты. Ни кызганыч, безнең илдә мираска
хокук хакында алдан кайгыртып васыятьнамә язу практикасы әле кереп кенә килә.
Хәтта ул булган, мирас турындагы документта кемгә нәрсә калачагы хакында
бәйнә-бәйнә язылган булса да, еш кына мондый эшләр судта гына хәл ителә. Хәтта
суд булган очракта да аңлашылмаучылыклар җитәрлек әле. Нәзиләләр “эше”нең
инде өч тапкыр каралуы, ләкин һаман да хәл ителеп бетерелмәве шул хакта сөйли. Андый бәхәсләрнең адым саен
очрап торуын истә тотыптыр инде, Россия Югары суды шушы көннәрдә узган пленумын
махсус рәвештә мирас турындагы суд практикасына багышлады һәм карар кабул итте.
Ул карарда бу проблемага кагылышлы барлык сорауларга да җавап табарга мөмкин. Мәсәлән, гадәттә без мирас булып
ниндидер байлык кына кала дип уйларга күнеккән. Алай гына түгел икән шул. Мирас
булып вафат булган кешенең бурычлары да калырга бик мөмкин икән. Һәм алар төрле
булырга мөмкин. Мәсәлән, газга, электр энергиясенә булган бурычтан алып, зур
суммадагы банк кредитларына кадәр. Мираска ия булган кеше алар хакында белмәскә
дә мөмкин, әмма бүгенге законнар нигезендә, бурыч үлгән кеше белән теге
дөньяга китми, ә күчемсез милеккә ия булучыга мирас булып кала. Мәсәлән,
мираска ия булучы әти-әнисе, туганы аңа бүләк итеп калдырган фатирны үз исеменә
рәсмиләштермәскә дә мөмкин, ләкин, закон нигезендә, әгәр ул фатир өчен
бурычлар булган булса, алар барысы да аңа күчә. Һәм судлар кредиторларның искын
канәгатьләндерергә бурычлы. Кайчак процентлары белән бергә бурыч фатир
бәясеннән дә артып китә. Әгәр иск 50 мең сумнан да артмаса, ул эшне мировой
суд карый, әгәр артыграк суммага булса – район суды. Еш кына күктән ишелгән
бүләк ияләре, чит илләрдәге милек турындагы эшнең ул илләр законнары буенча хәл
ителгәнен белми дә икән. Бу үзе үк әллә нинди аңлашылмаучылыклар тудыра.
Шуңа да андый “бәхеткә ия” кешеләр иң беренче чиратта ул илләрдәге законнарны
өйрәнергә тиеш. Әгәр кеше кинәт вафат булып,
фатирына яки башка байлыгына васыятьнамә рәсмиләштереп өлгермәгән очракта
нишләргә? Пленум карарында бу сорауга да җавап бар. Судлар варистан мирас кабул
итү срогы чыкканчы фатир яки йортны мирас итеп тану һәм аны рәсмиләштерү хокукы
булу хакындагы гаризаны кабул итәргә һәм эшне закон нигезендә хәл итәргә тиеш. Югары суд пленумы карарының
тагын бер мөһим яңалыгы – лаек булмаган варисны ачыклау мөмкинлеге. Дөрес,
варислыкка өмет баглаучыга андый “исем”не бары суд кына бирә ала. Әмма кешене
суд “лаек булмаган варис” дип ачыкласа, аңа бернинди дә байлык эләкмәячәк. Андыйларга
төрле махинацияләргә баручылар: васыятьнамәне махсус бозучылар, аны урлаучы
яки юк итүчеләр, башка варисларны төрле юллар белән читкә этәрергә тырышучылар,
мирас калдыручы исән чагында аны бар дип тә белмәүчеләр яки белеп тә, ярдәм
итмәүчеләр керә. Пленум карары тагын бер катлаулы
мәсьәләне хәл кылырга ярдәм итә. Мәсәлән, вафат булган кешенең иждивениесендә
булучының язмышы һәм аның мираска хокукы турында. Суд бу очракта иждивениедәге
кешенең үз кереме булу-булмавын да, аның вафат булучы ярдәмендә күпме вакыт
булуын да исәпкә алачак. Карарда шулай ук мирас кабул итү вакыты да аныкланган. Әгәр калган мирас бәхәсле булмаса һәм васыятьнамәдә мирас бер генә кешегә васыять ителгән булса, ул йортта яки фатирда мираска документлар рәсмиләштерелеп бетерелгәнче яши ала. Әгәр варислар берничә булса, барысы да судта гына хәл ителергә тиеш.
Люция ФАРШАТОВА |
Иң күп укылган
|