поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.06.2012 Җәмгыять

Әҗәт Әҗәлгә илтә

(Бер кордашым авызыннан)

И-и, килде инде, килде рәхәт тормыш! Рәхмәт президентыбызга, ул безне теге замандагы чутсыз-чамасыз хурлыклардан коткарды...

Йәле, исегезгә төшерегез: ул тәхеткә утырганчы бер-берегездән әҗәткә акча сорап, адәм рисвае булып йөргән чакларыгызны онытмадыгызмы? Хәтта, башларыгыз махмырдан күбенгән иртәләрдә йөз грамм хәмер йоту өчен дә күрше-тирәгә бурыч сорап кергән, ах-ваһ килеп ялварган, мескеннәрчә баш иеп теләнгән чакларыгыз исегезгә төшәме, идрит-күдритләр?! Шул ике-өч йотым аракылык акча таба алмаудан йөрәкләрен тотып, тәгәрәп җан тәслим кылган шешәдәшләрегез хәтерегездәме?

Ә хәзер!.. Кесәңдә бер тиен дә сәмәнең юклыгын белсәләр, сине акчага күмәргә әзер кешеләр биниһая! “Пажалыста, рәхәтен күр, күпме кирәк – шулкадәр бирәбез!” – дип, эшләпәләрен салып, алдыңда үзләре сиңа баш ияләр.

Теге заманда акчасыз яшәмәүче, ләкин якын дусларына да бурычка акча бирмәүче дустым бар иде. Берәрсенең:

- Илдус, биреп тор әле... – дип авызы ачылуга ук:

- Бирмим! Шул акча аркасында синең белән дуслыкны өзәсем, дошманлашасым килми! – дип, кистереп әйтә белә иде. Каты бәгырьле, рәхимсез булып тоела иде ул шундый чакларында. Уемны белгән кебек, кырт кына борылып, миңа да әйтеп куя иде:

- Бер чакта да бурычка бирмә, дустым, һәм үзең дә сорама! Иң хурлыклы, җәнҗаллы гамәлләр алар! Дусларның гына түгел, туганнарның да арасын бозып бетерә ул бурыч. Үлешкә дә, үтерешләргә дә китерә!..

Кисәтүенең икенче өлешен төгәл үтәдем – бер чакта да беркемнән дә бурычка акча сорамадым. Әмма алдыма үтенеч белән баскан дусларга, таныш-белешләргә бирми кала алмадым. Әле дә хәтеремдә: моннан уналты еллар элек иң шәп төсле телевизор, иң шәп суыткыч, иң шәп күрсәткеч магнитофон алачакмын, ди-ди, авыздан, киемнән өзеп акча җыйган идем. Әлеге тауарларны алырга бару өчен киенеп, ишекне ачып чыккан вакытта бер дустым килеп керде. Төсе киткән, тыны капланган моның. Тезләнеп диярлек үтенә, ялвара башламасынмы!..

- Үтермә, зинһар, коткар! Шундый бәла төште, ахир, бүген үк фәлән сумны китереп җиткермәсәм, башымны өзәчәкләр! Зинһар, бир! Ике атнадан кайтарып бирәчәкмен!..

Инде әйтегез: каршымда тилмереп, кайнар күз яшьләре коеп торган дустым кадерлеме миңа, әллә теге “иң шәп” нәрсәләрме? Дустымның өзелеп җирдә яткан башы да күз алдыма килгәч, акчамны чыгарып бирүемне сизми дә калдым. Ничауа, мәйтәм, ике атна гына телевизорсыз, суыткыч һәм магнитофонсыз яшәсәм дә, дөньяның асты-өскә килмәс, иң мөһиме – дустым харап булмасын!..

Ләкин... Ике атна түгел, ике ай да үтте, кыш ахырында биргән акчамны көтә-көтә җәй да артта калды... Кара көзгә кергәч, генсек Орденбай заманында алган телевизорыма карап утырам шулай, дустыма акча биргән көндә 4-5 сум торган доллар бәясенең үрле-кырлы сикерүен күрсәтәләр... Дефолт галәмәте икән... 15 сумга җитте доллар... 20... 25... 30га күтәрелде... 32 сумга менеп утырган мәлдә ел чамасы көткән теге дустым ишек какты. Кереп тә тормыйча, мин биргән сумманы төп-төгәл итеп учыма салды.

- Түләүне озаккарак сузганым өчен гафу ит, бик ашыгам! – диде дә, бормалы-бормалы баскычлардан тыпыр-тыпыр төшеп тә китте. Затлы машинасына утырып, чажлап китеп баруын гына күреп калдым тәрәзәдән... Ә ул китергән акча куян бүрек белән иске пәлтә һәм бер кап “Беломор”га гына җитте. Соңыннан уртак дуслардан хәйләсен белдем моның: баксаң, минем кебек беркатлы бәндәләрдән күпләп җыйган икән ул акчаларны. Барысын да, долларга әйләндереп, банкка салып барган... Очрый калса, тотып сүгәргә дә ниятем бар иде. Булмады... Үлгән... Мамадышның чәйләп, капкалап ала торган тукталышында, хозур машинасыннан төшеп юл аркылы чыккан чакта, чүмәкәй итеп металлолом төялгән “КамАЗ” астына кергән... Каргамадым, каһәр дә укымадым, югыйсә. Ләкин рәнҗү калган иде күңелдә. Шул рәнҗеш тоткандыр, күрәсең...

Шул акчаны кайтару өмете белән, өч ай буе бер байга ялланып эшләдем – рәссам буларак, дачасындагы өч катлы кирмәнен әкияттәгедәй нәкышләдем, бизәдем. Эш беткәч:

- Бераз сабыр ит инде, яме, акчасызрак чагым, – диде. Үзеннән хәбәр булмагач, ай саен барып йөрдем янына. Барган саен:

- Валлаһи, бирәм, агай. Мин дә синең кебек үк Аллага ышана торган кеше, – ди-ди сузды. Чылтыратырга да вәгъдә бирде. Әмма айлар буе чылтыратмагач, үзем чылтыраттым. Кызы күтәрде трубканы.

- Фәлән Фәләнечне чакыра алмассызмы икән? Сөйләшәсе бар иде, – дигәч, чыркылдап көлде кыз.

– Сөйләшәсегез килсә, зиратка барыгыз. – Аннары каберенең кайсы зиратта, ниндирәк урында икәнен аңлатты да, сорап куйды. – Нәрсә сөйләшәсегез бар иде?

- Сеңлем, син мине беләсең бит... Сезнең йортны бизәгән рәссам абыең мин. Әткәң хакын түләп өлгермәгән иде... – дип аңлатмакчы идем, ул кабат чыркылдады да:

- Знать не знаю! Минем беркемгә акча бирәсем юк! – дип сүзне кырт кисеп өзде... Атасының мал-мөлкәтенә хуҗа булып калган икән ул.

Менә хәзер уйлап йөрим инде... Анысы да минем гаептән үлмәде микән? Законлы итеп килешү дә төземәгәнлектән вәгъдәсен үтәмәгәндер ул ә. Анысына да рәнҗешем төшкәндер, дип, котым очып яшим. Ачык авыз булып, алданып яшәвемдә мин үзем дә гөнаһлыдыр...

Юк, кермәде миңа акыл, кермәде, кордаш... Шундый ачы сабаклардан соң да бурычка биреп, әҗәткә эшләп күп мәртәбәләр авызым пешеп яшәдем. Миңа бурычын түләп өлгермәгән дистәләп кеше фани дөньядан яшьли китеп барды. Кайсысын – атып, кайберсен суга батырып, бәгъзеләрен бәреп йә яндырып үтерделәр...

Яшьли дигәннән, әле күптән түгел генә Тукай яшенә дә җитмәгән бурычлы кешеләремнең берәүсе күз алдымда башын ярды... И, матур да, тәүфикълы да егет иде, мәгәр!.. Башында чем-кара түбәтәй, муенында Ай эленгән алтын чылбыр, минсиңайтим! Аны күргәч, Казанның чибәркәйләре абынгандай туктап, авызларын ачып, катып калалар иде. Мөлаем күзләренә карап торган саен ул тулаем иманнан гына укмашкан изге зат булып күренә иде. Мәчеткә дә йөри икән. Бисмилласыз кашык тотмас, әпәр итмичә өстәл яныннан кузгалмас... Әнә шул егет ияләнде миңа. Алай гына да түгел, сокландырып, җаныма ук тоташты. Аның догаларын тыңлаганда, шул ук җаным оҗмах капкасыннан керә башлаган кебек тоела.

Ләкин иман-догалар белән генә яшәп булмый бит әле бу рәхимсез дөньяларда. Егетләргә дә теге яки бу әйбер алырга акча кирәк. Мең сум сорый бу – биреп торам, биш-ун мең сорый – бирәм, ун мең сорый – пажалыста! Ни өчен дигәндә, вәгъдәсендә тора – сәгате-минутында төгәл кайтара бурычын. Маладис! Утыз, илле меңне дә биргәләдем. Бирер сәгате җитүен уйлап та өлгермисең, үзе каршыга килеп баса да, рәхмәт төшкере, зур рәхмәтләр әйтеп, әҗәтен кулга тоттыра. Ышанычлы егет! Тәртибе, матур сөйләшә белүе белән күңелләрне эретә. Бер килүендә төп-төгәл йөз мең сорый бу. Ун көннән китереп бирергә дә вәгъдә итә. Ләкин дөресен ачыктан-ачык әйттем:

- Бөтен булганым шушы акча. Алай-болай үлә калсам, кабер казырлык та акчам калмый. Вакытында китер , энем, яме, – дидем.

Һәм... нәрсә диярсез? Югалды егет... Ай чамасы үткәч, биргән адресы белән киттем. Чирләп-нитеп китмәде микән, ул-бу бәлагә юлыкмады микән, дип... Ишекне бер карт марҗа ачты һәм кемне эзләп килүемне әйткәч:

- Такого не знаю и никогда у меня никакого татарина не было, – дип, ишеген дыңгылдатып ябарга өлгерде...

Башкаема да килмәгән хәлдән – кабат алдануымнан тагын кара кайгыга калдым. Ике ел үткәч тә хәбәре булмады. Ә менә үткән кышта базарга керү тыкрыгына борылуым булды, егерме-утыз адымда гына дүрт-биш егетнең сөйләшеп, шаяра-шаяра төрткәләшеп торуы күзгә чалынды. Берсе теге әҗәтле егеткә охшаган. “Сөбханаллаһ!” – дип уйларга да өлгермәдем, теге егет, башын артка ташлап, ут капкандай йөгереп китте һәм көзгедәй тайгак юлга арт чүмече белән барып та төште. Куып җиткән братаннарының ыгы-зыгысыннан ук аңладым: башы ярылып, әлеге арт чүмеченнән кан җәелгән иманлы егетем тын да тартмый җан биргән. Килеп җитеп, йөзенә карарга өлгерүгә үк, авызыннан аракы исе аңкып торган исерек дусты якамнан урап, буа башлады:

- Син үтердең аны, майттитий! Сине күргәч качмакчы иде ул! Әгәр син аңа акча бирмәгән булсаң, үлмәс иде ул, сволоч-ч-чь!!! Хәзер үзеңне буып ташлыйм, старый хрыч!

Шул арада җәт кенә бер “скорый” килеп туктады, тәүфикълы егетне күтәреп салгач һәм аның янына өч дусты кереп утыргач, кузгалып та китте. Тик берсе генә башын иеп, яулыктай җәелгән канга карап калды. Аннары, мине күреп алгач, яныма килде.

- Да-а, бабай, алдангансың... Ул бит талантлы артистларча уйный белүче хәйләкәр егет иде... Үләренә күп калмаган бик күп картларны, бигрәк тә мәчет картларын төп башына утыртты инде ул. Миллионнарча акча туплады.

– Нужәли дини башы белән шундый ук кабахәтлеккә барып җиткән?! – дип соравым булды, егетнең моңсу йөзенә хәсрәтле елмаю эленде:

- Их, бабай, бабай... Дини дисең... Аллага да, муллага да ышанмады ул. Кәсебен көчәйтү өчен генә шулай кыйланды. Андыйлар ир-егетләр арасында гына түгел, җиләктәй чибәр яшь кызлар арасында да күп...

...Әҗәт-бурычлар, шулар аркасында күпләп Әҗәлгә юлыкканнар хакында уйланып йөргән көннәремнең берсендә, гадәттәгечә, почта тартмасын ачтым. Әһә, папирос кабыннан әз генә зуррак ике кәгазь килеп чыкты. Беренчесендәге “Извещение” дигән сүзне һәм “10 тысяч руб.”дигән сан-сумманы күргәч, сөенечтән сикереп куйдым хәтта! Әнә, почта штампысына хәтле сугылган. Булды болай булгач, мин әйтәм, Газпром җибәргән акча булырга тиеш бу! Чөнки Чубайс биргән ваучерымны Миллернең шул оешмасына җибәргән идем теге чакта. Ел саен берничә мең җибәрә ул. Шуннан килгән акча булырга тиеш!.. Юк икән... Әлеге дә баягы кантурларына “быстроденьги!” дип язылган әртилләрнең берсеннән җибәргәннәр икән. Икенче кәгазьгә “Заем” дип язылган. Анысы да 10 мең тәкъдим итә. Анысының да көнлек проценты нибары ярты процент кына икән. Әгәр дә 100 көннән соң бурычыңны кире кайтарасың икән, 10000 янына 5000 генә өстәп түлисе икән. Икенче кәгазь хуҗаларыннан шул ук ун меңне барып алсаң, көн саен нибары 21 сум гына түлисең була икән... Пүчтәк бит, ә?! Нәкъ шул “икән-микән” дип утырган чакта, каршы йортта яшәүче Габдрахман килеп кермәсенме, ходавәндә! Ул бары тик әҗәткә акча сорау өчен генә кергәли миңа. Алганын кайтармый калмый-калуын, ләкин айлар буе кәшәләп йөрткәч кенә бирә... Бу юлы нәкъ менә ун мең сорый. Сүзен ишетүгә үк, әлеге ике кәгазьне алдына салдым да, кырт кына сорап куйдым:

- Менә мондый кәгазьләр сиңа да килгәндер бит, Габдрахман? Үзләре бирәбез дип торалар бит. Илле адым гына атлыйсың да, паспортыңны чыгарып салуга ук, син сораган акчаны кулыңа тоттыралар! Шәп бит!

Шуннан соң йөзенә карагач, күршемне танымый тордым, валлаһи! Ачылып киткән калын иреннәре, авызы пешкәндәй, алга сузыла-сузыла үрдәк томшыгына охшап калды, күзләре Әҗәлнең үзен күргәндәй, түгәрәкләнеп катты, теле тотлыга башлады:

- Си-син, ни-ии-гә м-мыскыл итәсең?! Юләрме әллә мин? Алардан акча алсаң, процентларын арттыра-арттыра, соңгы ыштансыз гына түгел, фатирсыз да калдырачаклар!..

Ул кергәндә мин телевизордан 24нче каналны карап утыра идем. Мәгълүм булганча, ул экранының астагы тасмасында дөнья валюталарының курсын минут саен күрсәтеп тора.

- Әнә, кара, күрше, – мәйтәм, – күрәсеңме син анда рубльнең ничек уйнаганын? Ел башында доллар 28 сум тора иде, менә бүген, июнь башында, 35кә күтәрелгән. Димәк, сиңа гыйнварда биргән булсам, акчамның чиреге юкка чыккан булыр иде. Өстәп түләр идеңме бүген шул акчаны?

- Өстәп түләргә мин юләрмени?..

- Мин дә, юләр булырга теләмәгәч, менә шушы телевизорны алып калдым. Хәзер инде аның да бәясе чирек хакка үсәчәк!

Бүтән авызы ачылмады күршемнең – ыштан төбенә ут капкандай калкынды да, иманнан качкан шайтан сыман чыгып тайды...

Әй, рәхмәт инде патшаларыбызга! Тәки коткардылар бит Русия халкын мескенлектән – бер-берсеннән әҗәткә акча теләнеп, адәм мәсхәрәсе булып йөрүдән. Үтте андый замана! Әнә, кирәк булса, урамнан барган хутка шалтырат “быстроденьги”га – шул ук минутта басып торган урыныңа син теләгән сумманы китереп, учыңа салачаклар! Әйе, бер-беребездән әҗәт җыю берчакта да кире кайтмаслык булып, артта калды: бирмәгез дә, сорамагыз да, җәмәгать! Алдагы көннәрдә ашыйсы-эчәсе нигъмәтләрегезне алдан ук исраф итмәгез! Үтерә ул Әҗәт! Алучыны да, бирүчене дә кабергә тыга...

Шушы кадәр язгач, тәмәкем бетеп, кибеткә чыктым. Яңа хәбәр җиткерделәр: үзебезнең ишек алдында бер егет шешәдәшен суйган... Өченчекөн берсе алган яртысын уртакка эчкәннәр икән. Эчертүчесе: “Иртәгә синекен эчәбез. Смотри, акча юк дип әйтәсе булма!” – ип кисәткән аерылышканда. Ә кичә бушлай эчкәне, чыннан да, акча табалмаган. Тегесе, куак арасына алып кереп, суеп ташлаган бичараны... Иң арзанлы аракы бәясе өчен...

Менә бу гәҗитне укып яшәүчеләргә ачы тәҗрибәм тудырган киңәшемне бирәм: андый арзанлы үлем белән үлә күрмәгез! 


Фәнзаман БАТТАЛ
Татарстан яшьләре
№ 7 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»