|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.06.2012 Җәмгыять
Бәхет өчен күп кирәкми... бары 2-3 миллион гынаБайлыкның да, күп акчаның да ахыр чиктә кешене бәхетле итмәгәнен без беләбез инде. "Байлык – бер айлык", – диләр һәм дөрес әйтәләр. Тик икенче як та бар шул әле. Бәхет китерми дисәк тә, акча кешегә бәйсезлек, ирек алып килә. "АиФ" атналыгы 2011 елда илдә ярлылар саны тагын 200 меңгә арткан дип яза. Эш бирүчегә, вәзгыятькә, аның үзгәрүенә бәйлеләр, шуның белән күпмедер дәрәҗәдә бәхетсез кешеләр саны бу. Газета шундый мәгълүмат та өсти: ярлыларның тормышын яхшыртырга дип башланган бөтен реформалардан бездә байлар гына ота икән! Ә без өметләнәбез тагын...
Байлар. Инде хәтсездән бирле алар бездә – аерым каста, бүтән дөнья кешеләре. Аларның үз тормышлары, үз мәнфәгатьләре, хәтта үз уеннары. Калын кесә аларга абсолют диярлек бәйсезлек, ирек бирә. Әле яңарак кына табадан төшкән миллиардерларыбыз, әллә шунда бүтән шөгыль таба алмыйча, аптыраганнан, сәмән тыгар башка ярык булмаганнан диимме, акчаларын төрледән-төрле кыйммәтле уенчыкларга тотарга бик тә яраталар. Шатлык, сөенеч, үзләренчә бәхет эзләүләредер инде. Кемдер Фаберже күкәйләре сатып ала. Шулар белән уйнап үзенә юаныч тапмак була. Кемгәдер алтын йөгертелгән унитазлы яхтада йөзүе кызык тоела. Кемдер Куршевельгә пачкалап кызлар ташый. Ә инде үз футбол командаң булу – баланың тере уенчыклы булуыннан һич тә ким түгел.
Әйе, аларның үз уеннары, үз мавыгулары. Тик бәхетлеме соң алар? Бөтенләй бәхетсез булмасалар да, артык бәхеткә дә ия түгелләрдер. Үзен бәхетле сизгән кеше, мәсәлән, шул ук Абрамович ике яхта өстенә өченчесен сатып алмас иде. Алар акчалы, маллының түгел, ә булганына шөкер итә белгәннең бай икәнен аңлый алмыйлар. Шунлыктандыр, бәлки, аларның да бар булган бәхет-шатлыклары вакытлы...
Берничә ел элек газеталар акча белән байлыктан туйган (ялгыш әйтмәдем, чын-чынлап шулай) бер билгеле кеше турында язып чыкканнар иде. "Коммерсантъ" матбугат йорты хуҗасы Владимир Яковлев турында. Ычкынган, акылдан язган, псих, имеш. Нәрсә генә сөйләмәделәр аның турында. Мондый кискен бәянең бердәнбер сәбәбе шул: ул үзенең "империясен" сатып, төрле эшкуарлыкка "лач" итеп төкереп, дөнья буйлап сәяхәткә чыгып киткән иде. Шуннан соң аны йә АКШта, йә Япониядә, йә Тибетта күргәләделәр. Әйе, ул – бирелгән буддист. Тибетка "чистарынырга" элек тә йөргән. Тик барып кайту – бер, ә көйләнгән бизнесны, акчалы эшне ташлап, ничек инде бер шөгыльсез сәяхәтче булып китәргә була? Безнең күбебезнең фикер йөреше шулайрак. Ничек? Тик була икән шул менә. Ул чын бәхетен шунда тапкан. "Империя" даими китереп торган акчадан түгел. Менә шундый сирәк, стандарт булмаган йөреш. Андый очраклар ешрак булса, бәлки, җәмгыять тә азга гына булса да икенчерәк, чистарак булыр, акчага, байлыкка табыну кимер, йомшар иде...
Кешеләрнең, аерым алганда, тәүлегенә 24 сәгать буе чабучы эшкуарларның хәтсезенең күңел төбендә шундыйрак уй йөри: менә тормыш өчен җитәрлек, картайганчы бер нәрсә турында да уйламаслык күләмдә акча эшлим дә туктыйм. Аннан соң үз көемә, үз җаема рәхәтләнеп яшим дә яшим.
Ләкин акча артыннан чабудан, комсызлыкта узышудан туктау ифрат та авыр икәнлеге билгеле. Саранлык якаңнан бер алсамы? Менә коттеджны гына салып бетерәм дә... Менә машинаны гына алыштырам да... Яхта гына алам да... Ярар, саналганнар инде барысы да булды ди: коттедж да, машина да, яхта да. Тик кеше туктый алмый. Аның инде банктагы счетта түгәрәк сан булдырасы килә. Мәсәлән, миллион доллар. Анысы булгач бу зат, Форбс исемлегенә эләгәсе иде, дип хыяллана башлый. Шулай итеп туктап калу күпләр өчен мөмкин булмаган әйбергә әйләнә. Тагын шул ук сорау: мондый узыш бәхетле итәме икән аларны?
Компьютерымда "Интервью с Богом" дигән зур булмаган видеосюжет бар. Имеш, журналист төшендә Аллаһыдан интервью ала. "Сине кешеләрдә булган нинди сыйфатлар бигрәк тә борчый?" – дигән сорауга каләм әһеле шундыйрак җаваплар ишетә. "Алар башта сәламәтлекләрен югалта-югалта, ашкына-кабалана акча эшлиләр, "алтын бозау" артыннан чабалар. Аннан соң шул акчаларына югалган сәламәтлекләрен кире кайтару артыннан йөри башлыйлар. Алар дөньяга мәңгегә килгән кебек итеп яшиләр, һәм гел яшәмәгән дә төсле итеп үлеп китәләр..."
Байлык белән бәхет бәйләнеше турында язганда тагын бер мәсьәләгә кагылмыйча булмый торгандыр.
Россия халкыннан: "Бәхет өчен сезгә күпме акча кирәк?" – дип сораштырганнар иде. Халык бездә тыйнак шул: бар халыкның 90 процентына ике-өч миллион сумнан да артык акча кирәкми икән. Дөресрәге, бу тыйнаклык түгел, куркаклык. Без башта әйтеп киткән бәйсезлеккә омтылыш булмау. Бездәге кеше баштан ук үзенә: шул кадәр акча белән мин нишләрмен дигән сорау куя. Мондый караш – үз-үзеңә, булдыклылыгыңа ышаныч, үзеңне ярату, үзеңне бәяләү күрсәткече. Ул – түбән. Бу – бездәге гавамның менталитеты билгесе. Бездәге кеше үзеннән соң да йөз ел торырлык проектларга тотыну турында уйламый. Моның өчен "үсәргә", җаваплы булырга өйрәнергә кирәк шул. Күп акча бәйсезлек, ирек белән бергә зур эшләр дә алып килә. Ә балалыктан чыкмаган кеше андыйдан курка. Ул аны "зурлар" җилкәсенә салырга тырыша. Фәкыйрьлек психологиясе беркайчан да активлык китерми. Шунлыктандыр инде, халыкның хәлен яхшыртырга дип башланган реформалар да, ахыр чиктә, байларыбызны баета. Тик бәхетле генә итми.
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|