|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2012 Сәясәт
Исем алыштыру уенымы?Рәхәт бит. Оешманың исемен алыштырасың да, элеккеге гөнаһлар инде аныкы түгел кебек. Бу алымнан бигрәк тә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр оста файдалана. Муеннан бурычка чумалар да шыпырт кына үзләренә башка исем табалар. Алары бер хәер. Хәзер әнә милицияне дә полиция дип үзгәрттеләр. Нәтиҗәсе күз алдында. Кызганыч, үзгәрешләр моның белән генә чикләнмәс, шәт. Югары даирәләрдә озакламый Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының исемен үзгәртү турында кызу бәхәсләр бара. Исем үзгәртү нәтиҗәсендә, элегрәк Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагында булмаган байтак кына оешмалар бер түбә астына тупланачак. Хәер, мондый үзгәрешләр инде башланып та китте, дияргә була. Россия Президенты итеп сайланган Владимир Путин “РФ Хөкүмәтенең яңа структурасы турында”гы Указы нигезендә “Балык үрчетү Федераль агентлыгы” үзенең барлык максат-бурычлары белән бергә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына күчерелде. Чиратта – Россия Федерациясе Аучылык хуҗалыгы идарәсе булыр, мөгаен. Һәрхәлдә, белгечләр шулай фаразлый. Тик шунысы аяныч. Өч ел элек әлеге идарә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы структурасыннан чыгарылып, бер тетрәнү кичергән булса, хәзер яңадан шул хәл кабатланырга мөмкин. Бер структурадан икенчесенә күчерелеп йөртүләрнең кайчагында файдасыннан зыяны күбрәк була бит. Алдын-артын уйламыйча “РФ Аучылык хуҗалыгы”н министрлык структурасыннан чыгару да әллә никадәрле өстәмә мәшәкатьләр алып килде. Африка чумасы дигән афәтнең кыргый дуңгызлар аша берничә өлкәдә кинәт таралып китүен истә тотып әйтүем. Нигә дигәндә, Россия Ветеринария хезмәтенә Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларында Африка чумасына каршы нәтиҗәле эш алып бару түгел, хәтта заказникларга керергә дә тыелган. Россия Ветеринария хезмәте һәм РФ Экология министрлыгы чиновниклары арасында мондый тарткалаш бүген дә бара әле. Нәтиҗәдә соңгы елларда мондый заказникларда яшәүче кабан дуңгызлары арасында дистәләрчә тапкыр куркыныч чир таралу фактлары ачыкланды. Россия Авыл хуҗалыгының исеме күпләр күңелендә сорау да тудыра. Югыйсә Татарстанда да әлеге министрлык башкача атала, ягъни авыл хуҗалыгы белән янәшә “азык-төлек” кушымчасы тора. Сәбәбе гади: Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы азык-төлек эшкәртү өчен җаваплылыкны үз өстеннән төшермәкче. Янәсе, авыл хуҗалыгы министрлыгы бары тик җитештерү тармагы өчен генә җаваплы! Россия Федерациясе Бәрәңге үстерү берлеге җитәкчесе Алексей Красильников раславынча, авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүне эшкәртүдән аерырга ярамый. Бигрәк тә узган елдагы кебек мул уңыш алынганда. Җитештерү, саклау, эшкәртү – чылбыр боҗралары кебек берсе берсенә нык бәйле. Бу бәйлелек оешманың исемендә һәм көндәлек гамәлендә чагылырга тиеш, дип саный А.Красильников. Хәер, Татарстанда ул күптәннән шулай инде. Хикмәт исемдә генә түгел анысы. Һәр министрлыкның конкрет үз юнәлеше булырга тиештер. Бер үк эш өчен берничә министрлыкның җаваплы булуы аяныч нәтиҗәләргә дә китерүе мөмкин. Гади генә мисал. Авыл кешеләренең үзәгенә үткән пай җирләренә кагыла ул. Хәтерегездәдер, 2001 ел ахырында Россиядә “Җир Кодексы” кабул ителде. 2003 елда исә “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше турында” Закон кабул ителде. Шулай итеп, Татарстанда 2,7 миллион гектарда 1 миллионнан артык җир милекчесе барлыкка килде. Аларны ничек рәсмиләштерергә? Пай җирләре белән алыш-биреш гамәлләрен ничек башкарырга? Пай җирләре ияләре алдында көн саен яңадан-яңа сораулар туа торды. Татарстанда авыл хуҗалыгына кагылышлы барлык сорауларны, шул исәптән җир турындагыларны да халык беренче чиратта җирлек җитәкчеләренә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренә бирә иде. Озак еллар шулай гадәтләнелгән. Бүген дә шулай дәвам итә. Әмма ул елларда ни өчендер авыл хуҗалыгы җирләре әйләнеше мәсьәләләрен җайга салу башка министрлыкка йөкләнде. Нәтиҗәсен пай җирләре ияләре бик яхшы белә. Җир әйләнеше мәсьәләләренә контрольлек итүне тулысынча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырган булсалар, нәтиҗәлерәк булыр иде диюем.
Камил СӘГЪДӘТШИН |
Иң күп укылган
|