• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 21 Август Фәнис Кәлимуллин
  • 21 Август Ләлә Миңнуллина
  • 21 Август Харрас Әюпов (1946-2008)
  • 22 Август Энҗе Басыйрова
  • 22 Август Яхъя Халитов
  • 22 Август Тәлгать Абдуллин
  • 22 Август Айгөл Бариева
  • 22 Август Алмаз Фәтхуллин
  • 22 Август Марат Бәшәров
  • 23 Август Дания Нуруллина
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678
  • Сенчик сатыла (килосы 230 сум), суган сатыла (килосы 25 сум).Сенчикнын корэне дэ бар.Атаныш районыннан. Тел.:89270409370
  • Авыл кукэе сатам. 10 шт. - 60 сум. Узем алып килеп бирэм. (Казан шэхэре буенча). Тел.: 89375255146
  • Казанда, Үзәккә якын урында, ике татар тәртипле, начар гадәтләрсез, студент егетләргә вакытлыча яшәп торырга 1 бүлмәле фатир кирәк.15-16 мең тирәсе. Телефон: 89963369167
  • Казан үзәгендәге ремонтланган чиста бүлмәгә кертергә кыз кеше эзлибез. Бик уңайлы урында, тукталыш якын. КГСАУ, КГТУ һәм башка вузлар тирәсендә. Адресы - Әмирхана Еники, 3. Тел.:89375779892
  • Казан шәһәре Бр. Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган ике кыз кертәм. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 8987 209 86 93

 

 

 
Архив
 
Курс стероидов на силу
ukrfarma.in.ua

               

13.06.2012 Дин

Болгар җыены: Таҗетдин барс сынына фатиха бирде

10 июньдә Болгарда борынгы Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүгә 1123 ел тулуга багышланган җыен үтте. Җыен кысаларында Болгарда Ак мәчет ачылды.

10 июньдә Болгар җиренә килүчеләрне шома асфальт, өч телдә язылган юл күрсәткечләре каршы алды. Узган елдагы кебек ерак чакрымнарга сузылган машина тыгымнары күзәтелмәде.

 

Моңа кадәр Болгар җыенына 10-15 меңнән дә ким кеше җыелмый иде. Быел сафлар сирәгәйгән. Полиция хезмәткәрләре Болгарга килүчеләрнең саны 5 меңнән артык дип әйтте. Кемдер моны авылларда Сабантуе белән туры килгәне белән бәйләде, кемдер протест йөзеннән килмәде булса кирәк. Мәсәлән, Киров шәһәрендә яшәүче татар мөселманнары быел Болгарга килүдән баш тарткан. Алар моны барс сыны тирәсендә купкан ыгы-зыгы белән аңлатты.

 

Ак мәчет ике ел эчендә төзелеп бетте

 

Быел борынгы Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүгә 1123 ел тулуга багышланган бәйрәмдә Болгарда Ак мәчет ачылды. Аллаһ йорты ике ел эчендә сафка басты. Гыйбадәтханәне тышлар өчен 1200 тонна ак мәрмәр ташы кулланылган. Мәчетнең проект авторлары дөньядагы иң матур мәчет үрнәкләрен кулланды дип игълан ителде.

 

Бу тулы бер комплекс, мәчеттән тыш, биредә шәкертләргә белем бирүче уку йорты, мөфти резеденциясе дә урнашкан. Мәчетнең манаралары биеклеге – 46,5 метр, мәчет эчендәге гөмбәзнең диаметры 17 метрга кадәр җитә.  Гыйбадәт бүлмәсенең мәйданы – 180 квадрат метр. Намаз бүлмәсендә диаметры белән 25 метрлы зур люстра урнаштырылган.

​​

Масштаблы  төзелеш  нинди суммага төшкәне билгесез, бу бары тик иганәчеләр  ярдәме белән ерып чыгылган эш дип ассызыкланды. Мәчетне төзүдә Русиянең иң бай кешеләрнең берсе Алишер Усманов, Украинада яшәүче татар бае Ренат Әхмәтов һәм “Татнефть” ААҖ башлыгы Шәфәгать Тәхәүтдинов үз кесәләреннән акча чыгарып салганнар. Бу турыда ачылыш тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. Илбашы бу зур тантанада тәбрик сүзләрен әйткәндә озын нотык тотмады, кәгазьдә язылган рәсми текст кулланмады, әйткән сүзләре йөрәк түреннән булганы сизелде.

 

“Болгарда мондый зур гыйбадәт комплексы барлыкка килү – Татарстан, Русиянең ислам җәмәгатьчелеге өчен тарихи вакыйга.  Безнең җиребездә  ислам һәм мәгърифәтчелек үзәге кабат эшли башлый. Биредә мәчет белән беррәттән мәдрәсә дә булачак. Болгар җирендә шәкертләрнең булуы буыннар бәйләнешен һәм Болгарда ислам диненең яңарылуын күрсәтәчәк. Киләчәктә Ак мәчет Җәмигъ мәчете кебек мөселманнарны берләштерүче үзәк булыр дип ышанам. Шушы изге эштә катнашкан барлык кешеләргә чын ихластан рәхмәтемне әйтәм”, дип Рөстәм Миңнеханов рәхмәт хатларын, бүләкләрен тапшырды.

​​

Алишер Усманов  килә алмаган, ул аерым Болгарга киләм, барысын да үз күзләрем белән күрәм дип вәгъдә иткән.  Украинада яшәүче милләттәшебез Ренат Әхмәтов та тантанада була алмады, аның урынына рәхмәт сүзләрен аның әнисе Нәкыя ханым  кабул итте.

 

Ак мәчет мөселманнарны берләштерәчәк

 

Бәйрәмнең зур колачлы итеп узганы ачылыш тантанасында Татарстанның барлык югары түрәләре  белән беррәттән, бик күп чит ил кунаклары, мәртәбәле руханиларның килүе дә күрсәтте.

 

57 ислам дәүләтен берләштергән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль сәркәтибе Әкмалетдин Ихсаноглу халыкара дәрәҗәсендә узган  мөһим чарага бармый калган, ул: “Болгарга килеп татар кардәшләре белән шатлыклары белән уртаклашасым килде. Болгарда Ак мәчет ачылуы – Татарстанда ислам үсешенең күрсәткече”, дигән сүзләрне җиткерде. Бәйрәмдә шулай ук Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе, БДБ мөселманнары шурасы рәисе Аллаһшөкер Пашазадә дә үз сәламләрен җиткерде.

 

Миңтимер Шәймиев, мәчетнең кыска вакыт эчендә сафка басуында биредә көне-төне төзүчеләр бригадасы кырмыска оясы кебек тырышып эшләвенә бәйле, дип әйтте. Мәчет төзелешенә 35тән артык оешма җәлеп ителгән. Төзү эшләренә барлыгы меңнән артык кеше катнашкан.

 

“Татарстанда мәдәни, тарихи, дини мираска зур игътибар ителә. Болгар белән беррәттән, Зөя утравы да төзекләндерелә. Бу эштә төрле милләт һәм дин кешеләре катнаша, ә бу бик мөһим. Болгар җирендә археологик казу эшләре дә бара, бу урын ЮНЕСКО тарафыннан татарларның мәдәни мирасы дип игълан ителер дип ышанабыз”,  дип әйтте ул.

 

"Барс сынына иптәшкә ата барс куелса, күз йомачакбыз"

 

Ачылыш тантанасында Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дә сүз алды. “Болгардагы Ак мәчет – берничә гасыр буена көтеп алынган кадерле бүләк. Ул  "Ак мәчетнең мөселманнарга хезмәт итүе кыямәткә кадәр дәвам итсен” дип әйтеп, бу эшнең башында торучы Миңтимер Шәймиевкә һәм Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләрен җиткерде.

 

“Аллаһы Тәгалә мәчет төзегән кешене җәннәтле итәрмен дигән. Рөстәм Нургали улы күп эшләр башкарды, мәчет төзеде, һичшиксез, җәннәткә эләгер. Гөнаһлар кылса да, башта кыздырып алуын алырлар, ансыз булмас, ләкин Ходай тарафыннан игелекле эш онытылмас.

 

Сигез имчәкле ана барс сыны турында күп шаулаштылар. Янына тагын шундый ук “причиндаллар” белән ата барс сыны да куелса, Миңтимер Шәймиевкә сүз әйтмибез. Мондый мәчет салдырган кеше тагын бер сын урнаштыра ала, күз йомачакбыз. Татарлар кыргый халык түгел, кемгә ничек гыйбадәт кылырга икәнлеген беләбез, ул сынга табынмаячакбыз”, дип әйтте.

 

Халык арасында моңа каршы “әстәгъфирулла”  ише сүзләр ишетелде, ләкин алкышлар тавышы белән алар күмелеп китте. Тәлгать хәзрәт Рөстәм Миңнеханов белән Миңтимер Шәймиевкә асылташлар белән бизелгән хәнҗәр бүләк итте. “Для обороны” дип тә өстәде. Мөфти шулай ук Шәймиевкә Үзәк диния нәзарәте рәисе булырга тәкъдим итеп, аңа: "Болгардагы  Ак мәчет резеденциясе җитәкчесе булырсыз дип ышанабыз,  уйларга 3 ай вакыт бирәбез”, диде.

 

Имамнар сынга каршы

 

​​Шуны әйтергә кирәк, 9 июнь көнне Казанда “Дин һәм милли тормыш” III татар имамнары форумында да барс сыны турында сүз кузгатылды. Иң беренчеләрдән булып бу турыда Фәүзия Бәйрәмова әйтте. Ул үз чыгышында “Потка Болгарда да, Казанда да урын булмаска тиеш!” диде. Аны Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкаддәс Бибарсов куәтләп, җыендагы резолюциягә “татар имамнары Болгарда куелачак сынга каршы” дигән җөмләне керттерде, барлык катнашучылар бертавыштан моны хуплады. Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннан башка (ул төштән соң җыен эшендә катнашмады) президиумда утыручы барлык мөфтиләр дә сынга каршыбыз дип тавыш бирде. Димәк, Ак мәчет ачылышында имамнарның фикеренәТәлгать Таҗетдин каршы төшеп, барс сынын куюга фатиха бирде.

 

Ак мәчет ачылышында Мөкаддәс Бибарсов Тәлгать Тажетдинга карап: “Сез бу сүзләрне әйтеп шаяргансыздыр дип өметләнәбез. Ислам дөньясы каршында дәрәҗәбезне төшермик, бу һәйкәл Болгарда куелмас дип ышанабыз”, дип әйтте. Аерым очрашып сөйләшкәндә Мөкаддәс хәзрәт Шәймиевнең үз карарыннан кире кайтуы икеле диде. Әлегә барс сыны кайчан һәм Болгарның төгәл кайсы урынында  куелычагы билгеле түгел. Әлегә Италиядән кайткан һәйкәл ангар эчендә ятуын дәвам итә.

 

Бәйрәм халыккамы, түрәләргәме?

 

Мәчетне иң башта түрәләр белән кунаклар карады, аннары гына төштән соң башкаларга да ишекләр ачылды. Дөньядагы иң зур Коръән торган Ислам музее дип ачылган истәлек билгесенә дә җитезләр генә эләгә алды. Түрәләр белән кунаклар хозурлангач, халыкка да рөхсәт ителде.

 

Әйтергә кирәк, Болгардагы моңа кадәрге иреклек кысыла бара, елдан-ел куркынычсызлык чаралары җитдиләнә. Мәчеткә дә махсус магнит капкалардан тикшереп керттеләр, музейга да чират торып шул процессны үтәргә туры килде. Барлык җир дә рәшәткәләр белән чорнап алынган иде, һәркемнең букчаларын капшап, тикшереп керттеләр. Гомумән, Болгарга элеккеге кебек ирекле рәвештә килеп, чатырлар корып, корбаннар чалып, казан белән ашлар пешерүләр тарихка калып бара. Болар барысы да чикләнә бара  кебек. Болгар җыенының халыкчанлыгы югалып, аның чираттагы протокол рәсми чарага әверлеп баруы күпләрнең күңелен кыра.

 

Күп еллардан килгән традиция буенча, элеккеге Җәмигъ мәчете нигезендә өйлә намазы укылды. Сәҗдәгә киткән руханилар рәтендә  Рөстәм Миңнеханов белән Миңтимер Шәймиев тә бар иде.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Азатлык
№ | 11.06.2012
Азатлык печать

Фикерләр

№42 (808262) / 19.06.2012 14:06:54

Ягъни, тиледән туры хәбәр ысулында кирәк дисез инде...

№41 (808185) / 18.06.2012 09:50:33

№ 20, 33 юмор аңлаучылар, Ислам шамакайланучы шутларга мохтаҗ түгел. Мөселманның сүзе төгәл, анык, туры, бу очракта катгый да булырга тиеш!
Таҗетдин үз фикерен әйтте. Аның антеннасы кая тоташканын бер Аллаһ Тәгалә генә белә инде.

№40 (808027) / 16.06.2012 08:44:10

"Аллах сказал" дип утыручы цитата кортлары - туган теленнән язган конфессиональ демогогларны
укыды юк, ислам диненнән яздыру, аңа карата нәфрәт уяту ниятләре барып чыкмаячак.

№39 (808011) / 15.06.2012 23:32:44

116. Ни имущество, ни дети ничем не помогут перед Аллахом тем, которые не уверовали. Они будут обитателями Огня и пребудут там вечно.

117. То, что они расходуют в этой мирской жизни, подобно морозному (или завывающему; или огненному) ветру, который поразил ниву людей, поступивших несправедливо по отношению к себе, а затем погубил ее. Аллах не был несправедлив к ним – они сами поступали несправедливо по отношению к себе.

118. О те, которые уверовали! Не берите своими помощниками тех, кто не из вас. Они не упускают случая навредить вам и радуются вашим трудностям. Ненависть уже проявилась у них на устах, но в их сердцах кроется еще большая ненависть. Мы уже разъяснили вам знамения, если вы только разумеете!

119. Вот вы любите их, а они вас не любят. И вы верите во все Писания. Когда они встречаются с вами, то говорят: «Мы уверовали». Когда же остаются одни, то кусают кончики пальцев от злобы к вам. Скажи: «Умрите от своей злобы! Аллаху известно о том, что в груди».

120. Если с вами случается доброе, это огорчает их; если же вас постигает несчастье, они радуются. Но если вы будете терпеливы и богобоязненны, то их козни не причинят вам никакого вреда. Воистину, Аллах объемлет все, что они совершают
(Гимран гаиләсе)

№38 (808010) / 15.06.2012 23:28:41

138. Это есть разъяснение людям, верное руководство и назидание для богобоязненных.

139. Не слабейте и не печальтесь, в то время, как вы будете на высоте, если вы действительно являетесь верующими.
(Гимран гаиләсе)

№37 (808009) / 15.06.2012 23:21:51

85. От того, кто ищет иную религию помимо ислама, это никогда не будет принято, и в Последней жизни он окажется среди потерпевших урон.(Гимран гаиләсе)

№36 (808008) / 15.06.2012 23:07:54

Таҗетдин ихтирамга лаек шәхес, табашлыюл, синең фикереңдә логика юк, кяферне мөселманга хезмәт иттерү ул ничек?Кол итепме?Хәләл ризык әзерләттерепме?RIM ниндидер шикле , монтажга ошаган чыганаклар аша Т.Т. пычратып утыра.Хәтта бу хәл дөрес булса да,ислам дине диндәшен фаш итүне хупламый. Бу ниткән дәһрилек?

№35 (808006) / 15.06.2012 22:19:48

Кайчан алар хакыйкатьне яшермичә, Коръәннең кяфергә буйсынмаска, кяфергә хезмәт итмәскә, ә киресенчә кяфер мөселманга хезмәт итәргә чакыруы турында сөйли, шул юлга үзләре дә чакыра башлыйлар шулчагында аларга ихтирам булачак, иншәАллаһ.

№34 (807891) / 15.06.2012 07:28:43

сөйлисең Ихлас.
ТТ акыллы юморнуй кеше.
үзебезнең имамнарыбызны,мөфтиебезне кайчан ИХТИРАМ итә башларбыз икән!

№33 (807890) / 15.06.2012 06:37:49

Тәлгат Таҗетдин хупламады, ә нәзакатьле юмор белән бу эшне хупламавын сиздерде.Ул акыллы кеше, шуңа күрә,кайбер наданнардан аермалы буларак күз акайтып, бузарынып җикерүләрнең нәтиҗә бирмәячәген аңлый.

№32 (807887) / 15.06.2012 00:32:38

РИМ
Рәхмәт сезгә.
Файдалы мәгълүматлар урнаштырып торганыгыз өчен.

№31 (807885) / 15.06.2012 00:20:31

Нишләп соң, сез - *Бөек* әфәнде, кигәвен куып, вакытыгызны исраф итәсез? Идәнгә баш орып, маңгай күпертсәгез, сезне *ТАНУ* чылар да булыр иде. Сәламәт булыгыз!

(Кигәвен)

№30 (807877) / 14.06.2012 23:43:57

нигә син мөфти,я имам түгел,шундый "акыллы" булгач????

бутама кешеләр башын белер белмәс килеш!!!!!

№29 (807874) / 14.06.2012 23:38:21

ТТ патриархнын кулын убэ.http://www.youtube.com/watch?v=4yKVIdSEcQ8&feature=related

№28 (807873) / 14.06.2012 23:35:10

анын турында ютубта кызыклы фильмны куйган кебек идем, куелмаган ахры.

http://www.youtube.com/watch?v=Rc74jvykSzw
http://www.youtube.com/watch?v=WCJRneDxmHM
http://www.youtube.com/watch?v=9f1Ya8wgc7k&feature=results_main&playn

№27 (807870) / 14.06.2012 23:31:21

пот(хәшәрәт) мөселман кабул ителгән җирлектә дә, мөселманнар тарафлыгында да урын алырга тиеш түгел.

Кайбер бәндәләр шуның кадәр аңгыраланар: дин, дөнья, тормыш, гаделлекне бутыйлар. Белмичәме, махсусмы? Монысы, башка мәсьәлә.

(Кигәвен)

№26 (807866) / 14.06.2012 23:18:26

Кактус №3 әйткәннәрне дә язган идем Тәлгать Таҗетдин турында. Килешәм, Кактус белән.
Т.Т. : я - дивана, я - дәүләт (КГБ, ФСБ, ...) оешмаларындагы да, хезмәткәр.

Мөселманлык кабул ителгән изге җиребезгә пот куюны җөпләгән кешене (дин җитәкчесе имеш!) дивана димичә, ничек дип атарга була?

Алдан ук язган идем(кызыксынганнар бәлки табып укый алыр), Кигәвеннең Т.Т. турындагы фикерләремне. Ялгышмаганмын.

№25 (807843) / 14.06.2012 21:59:44

кеше колдергэннэр икэн буе белэн..

№24 (807791) / 14.06.2012 14:08:22

Сатулашмагыз,сатулашмагыз.Точно беләсегез килсә Тәмугның нәрсә икәнен,андагы хәлләрне,сез бүгенге көндә хөкүмәт даирәсендә эш күрсәтәче чиновниклардан сорагыз.Алар точно белә тәмугны ничек оештырырга.

№23 (807790) / 14.06.2012 13:57:45

Татар, газ плитәң бардыр, кабызып бер генә бармагыңны 5 секундка утка тыгып кара әле, аннары впищатлениеңны монда безгә комментыңда язарсың яме. Җәһәннәм уты бу дөнья утына караганда 70 мәртәбә катырак булганны исәпкә алып әйтерсең безгә:теге "белемле, купкырлы кызык кешеләр" белән шундый тәмугта нәрсә сөйләшерсез ни майтарырсыз. Миңа калса мин лутшы скучный кешеләр белән Җәннәткә керер идем.

№22 (807785) / 14.06.2012 13:25:58

Мөсафир , син белэсенме, эллэ Тажетдин белэме? Мин Тажетдинга ныграк ышанам. Ышанырлык кеше булмаса, эллэ ничэ еллар буе уз урынында утырмас иде... Так что, ул эйткэн икэн тэмухка элэккэннэн сон ожмахкада кереп була дип, значит була...)))) Менэ сез йорерсез ожмахта узегез шикелле скучный кешелэр белэн, э мин башта тэмухта белемле, купкырлы кызык кешелэр белэн булырмын, э аннары ожмахка керермен, хур кызларын кочарга))))) Корэннен жиргэ индерелуенэ 2000 ел булу унаеннан может амнистиядэ иглан итэр эле алла бабай.
н

№21 (807780) / 14.06.2012 13:04:48

Авыл гайбәтчеләре.Укымаган җүләристлар.Акыллырак фикерләр язсагыз иде.Фикерләрегез бер тиенгә ярамый.

№20 (807777) / 14.06.2012 12:46:23

Т.Тажетдин юморын анларга кирэк:)
Резиденция сузен тозэтегез Эле, зинhар .

№19 (807773) / 14.06.2012 12:13:48

79. Горе тем, которые пишут Писание собственными руками, а затем говорят: «Это – от Аллаха», – чтобы купить за это ничтожную цену. Горе им за то, что написали их руки! Горе им за то, что они приобретают!

80. Они говорят: «Огонь коснется нас лишь на считанные дни». Скажи: «Неужели вы заключили завет с Аллахом? А ведь Аллах никогда не изменит Своему обещанию! Или же вы наговариваете на Аллаха то, чего не знаете?»

81. О нет! Те, которые приобрели зло и оказались окружены своим грехом, окажутся обитателями Огня. Они пребудут там вечно.

82. А те, которые уверовали и совершали праведные деяния, окажутся обитателями Рая. Они пребудут там вечно.

№18 (807772) / 14.06.2012 12:11:23

79. Ни үкенеч, үзләре китап язып, бу китап Аллаһудан диючеләргә! Алар бу эшне эшлиләр
надан халыктан аз акча алыр өчен. Аларга һәлакәтлек ялган китап язганнары өчен, янә аларга
һәлакәтлек явызлык кылганнары өчен.
80. Әйтәләр: \"Безне ахирәттә җәһәннәм ґәзабы тотмас, мәгәр санаулы көннәр генә тотар\", –
диләр. Син аларга әйт: \"Ґәзаб кылмаска Аллаһ сезгә вәгъдә кылдымы? Әгәр вәгъдә кылган
булса, Аллаһ, әлбәттә, вәгъдәсенә хыйлафлык кылмыйдыр. Сез Аллаһ хакында белмәгәнне
сөйлисезме?\".

№17 (807769) / 14.06.2012 11:13:20

Язасы килгән фикерләр бик күп, вакыт кына юк, шуңа кыскача гына әйтеп китәм: -Ахырзаман якынлаша бугай,һәм аны шул ук түрәләр, дин әһелләре үзләренең эш-гамәлләре белән тырыша-тырыша якынайталар...

№16 (807768) / 14.06.2012 09:58:45

P.S Мина ничэ ел тэмухны бирерлэр икэн? Тэмухтан ожмахка элэккэч ансы мэнгелекме?Кайсыгыз белэ, нинди яхшылыклар очен амнистия була?

№15 (807767) / 14.06.2012 09:51:17

"...һичшиксез, җәннәткә эләгер. Гөнаһлар кылса да, башта кыздырып алуын алырлар, ансыз булмас..." Мин тагы тэмухка бер элэксэн чыгу юк дип белэ идем, оказывается срогы була икэн. Димэк, минемдэ ожмахка элэгергэ шанслар бар ))))) Ни эйсэндэ кешелэргэ яхшылыклар эшлэп торам (савабы бардыр дип уйлыйм)....)))))Габдулла, халыкны алдама, алдакчылар тэмугка элэгэ. Сыннын берниндидэ тоягы юк, узен белмэгэн килеш язып утырма. Динилэрнен шул инде, ничек булсада башкаларны алдау...

№14 (807766) / 14.06.2012 09:35:26

Тђлгат Тажетдиннын уз-узен тотышы бернинди кысаларга да сыймады Болгарда. "Причиндал" белэн ата хэшэрэт куйдыру тэкъдиме дэ, башындагы чалмасына яшел тасмадан крест хэм Кириллныкына охшатып баш тубэсенэ тимердэн ярымай куюы да, башка моселманнар ойлэ намазы укыганда бер торкем куштаннары белэн кайдадыр тэубэ намазы укып йоруе дэ (Килер бер кон, кешелэр фарызын утэмэслэр, соннэтен утэмэслэр, нэфел эзлэп йорерлэр дигэн хэдис бар тугелме эле?)... Тэубэ намазына килгэндэ, халык арасында Тэглать хэзрэт фэлэн жирдэ гонахларны отпускать итеп намаз укый икэн дигэн сузлэр йорде... Менэ кая барабыз без - ни сойлэгэненэ контроль ясамаучы карт башкаларнын гонахларын ярлыкый, халык Аллахка ышанудан, шэригать кануннарыннан мэжусилеккэ, потка табынуга, вырым-шырым упкынына ашкына... Аллах кичерсен инде безлэрне, кунел кузлэребезне ачсын, иманыбызны ныгытсын иде!

№13 (807765) / 14.06.2012 05:29:00

бар бит әле татарда Габулла әфәндедәй акылллы кешеләр.
рәхмәт Габулла әфәнде,тыныч кына,акыллы итеп җавап биргәнегез өчен!!!

№№11,12 тар фигелле кешеләр.язганнары татарга зарарлы,бердәмлеккә спец. чөй кагалар...

№12 (807758) / 13.06.2012 23:09:26

Привет, Хоттабыч, сине кире кувшинга кертергә вакыт түгел микән?

№11 (807757) / 13.06.2012 23:07:14

"Үз кесәләреннән чыгарып бирделәр"--шәп әйтелгән! Аларның кесәсенә каян килде икән7

№10 (807755) / 13.06.2012 22:50:23

Җитәкчеләргә ярарага тырышу һәр заманда да булды инде ул, бу табигый нәрсә. Әмма дин әһелләре Аллаһы Тәгаләгә ярарга тырышуны кешегә ярарга тырышудан һичшиксез өстен күрергә тиеш бит инде. Икенчедән бу ачык күренә торган факт: шушы сигез имиле тояклы коточкыч җанварны куйдырып татарны мыскыл итәргә,аннан көләргә, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге алдында хур итәргә телиләр һәм моның өчен элекке авторитетлы лидерны файдаланалар. Ул да бернишли алмыйдыр инде, кая барсын. Минем соңгы фикерем әлегә мондый: татарлар бүген аракыга, азгынлыкка батып бара икән, Аллаһ кушканча яшәргә теләми икән, димәк, без бу җен-шайтанның урнаштырылуына ЛАЕКЛЫ. Шуңадыр да Аллаһы Тәгалә аны урнаштыру фикерен бабай күңеленә дә, Тәҗетдин күңеленә дә сала.

№9 (807730) / 13.06.2012 19:17:55

Мондый мәчет салдырган кеше тагын бер сын урнаштыра ала, күз йомачакбыз.)))))
Кешесенэ карап отпускаем что-ли ул гонахларны??

№8 (807728) / 13.06.2012 18:19:25

Э мэчетне ул ялгыз тозедеме эллэ?

№7 (807727) / 13.06.2012 18:08:35

Мафзалей кемгә соң, Шәймуллингамы?

№6 (807722) / 13.06.2012 17:08:49

Әле Болгарда мавзолей тө3зесе дә бар бит.Сигез имчәклеИ блисне шуның алдына куерга кирәк.

№5 (807720) / 13.06.2012 16:23:55

Да, малай. Тажетдин уйламыйчарак сойли башлаган бугай. Яше дэ бар инде.
Ул барс сынын ничек тэ Болгарга куйдырмаска иде.

№4 (807719) / 13.06.2012 15:50:28

Туганнар кайбер кешеләрнең гаебе булса да гайбәт язып үзебезгә зарар бирмик, Раббыбыз кемнең ни эшләгәнен күрә әҗерен дә җезасын да ул бирүче. Хоседлек, буш сүз адәм баласын юкка чыгара.

№3 (807712) / 13.06.2012 14:49:52

Таҗетдинга аңа ике дөнья бер кәнди. Ул заманында Чаллыдагы "Тәүбә" мәчетенә "хач" белән "Давыд йолдызы" да куйдырган иде. Алар хәзер Шәйми белән икесе бер "уровеньдә" инде.

№2 (807709) / 13.06.2012 14:34:41

Дини кешелерге чаторлар корып,корбан чалу,казан белен ашлар пешереу урыны тюгел бу.Т.Таджеттинге ялга китерге кирек,Ул бар яктан да кеуптен инде бик те,бик те алджыган.

№1 (807707) / 13.06.2012 13:35:36

моны юмор битенэ куясыгыз калган. колэ-колэ укыдым. Бу динчелэр чынлап сойлиме, саташамы шунда)))))

менэ бу ңире аеруча ошады))))) /“Аллаһы Тәгалә мәчет төзегән кешене җәннәтле итәрмен дигән. Рөстәм Нургали улы күп эшләр башкарды, мәчет төзеде, һичшиксез, җәннәткә эләгер. Гөнаһлар кылса да, башта кыздырып алуын алырлар, ансыз булмас, ләкин Ходай тарафыннан игелекле эш онытылмас./

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом