поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.06.2012 Мәдәният

Ә бездә “Буран әбиләре” бармы?

Татарстанда бу елдан өлкәннәр арасында “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестивале уздырыла башлый. Бу чараны оештыру тәкъдимен ветераннар үзләре ясаган. Ничек уйлыйсыз, бездә “Буран әбиләре” кебек Евровидение бәйгесендә катнашырлык өлкәннәр бармы?

Геннадий МАКАРОВ, сәнгать фәннәре кандидаты, фольклорчы:

– Бездә андый потенциал – олы яшьтәге сәнгать яратучы актив әбиләр-бабайлар, һич­шиксез, бар. Ветераннар хоры бар иде безнең, гармунчы бабайлар бәйрәмнәрнең яме булып тора. Буран әбиләре халыкчанлык белән рок музыканы бергә катыштырганга кү­рә чыкты Евровидениегә. Без­дә андый күре­неш әлегә юк. Заманча эшли белә торган, яңа юнәлеш булдырган продюсерлары булмаса, чыга алмас иде алар бу бәйгегә. Бәлки, бездә дә андый кешеләр бардыр. Башлап җибәрергә кирәк.

Зөһрә ШӘРИФУЛЛИНА, Татарстанның халык артисты, җырчы:

– Бөтен кешегә дә Евровидениегә барырга димәгән бит. Өлкән яшьтәге кешеләр еш кына кая барырга белмичә, өйдә утырып авырый башлыйлар. Мәдәният йортына, хорга йөрү, үзешчән сәнгатьтә катнашу ул авыруларны оныттыра. Менә аны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Кайвакыт югары температура белән чыгам сәхнәгә, җыр­лаганда авыруым онытыла. Өлкән яшь­тә­ге­ләрне менә шулай сәнгатькә тартуны хуплыйм, бу бик кирәк. Бәлки бездә Буран әби­ләреннән дә әйбәтрәк ансамбль килеп ­чыгар.

Николай ВЛАДИМИРОВ, Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе:

– Буран әбиләре кебек башкаручылар республика тө­бәкләрендә шактый. Без­нең халыклар дуслыгы йорты уз­дырган чараларда катнашучы мари, мордва коллективлары бар. Тәтеш районында мордва коллективы 20 елдан артык эшләп килә. Әмма халыкара бәйгедә катнашу өчен алар белән күп эшләргә, көч кертергә кирәк. Быелдан башлап мондый фестивальне оештыру бик дөрес эш дип исәплим. Әле без күрмәгән коллективлар килеп чыгарга мөмкин.

Салават ЮЗЕЕВ, кинорежиссер:

– Әлбәттә, бар. Менә мин өч көн элек кенә Әлмәт районында Илтән-Бута дигән ке­рәшен авылыннан кайттым, без анда Троица бәйрәме үткән көннәрдә фильм төшердек. Анда шулхәтле үзенчә­лекле җыр­лар, киемнәр, Буран әби­ләреннән һич тә ким түгел. Татар авылларында да андый башкаручылар бар. Татар мә­дәнияте бик көчле, бездә төрле мәдәниятләр гасырлар буена янә­шә үскән. Фестиваль булуы файдага. Биредә алар бер-берсеннән өйрәнә­ләр, үз ос­талыкларын күрсә­тәләр. Буран әбиләре­нең Евровидениегә чыгуы очраклы гына түгел. Миллилек, халыкчанлык хәзер ел­дан-ел таныла бара, аңа игътибар тагын да артачак. Моннан файдаланып калырга һәм үзебезне күрсәтергә, танытырга кирәк. Евровидение генә димәгән, дөньяда этник фестивальләр бик күп.

Халидә ГЫЙСМЕТДИНОВА, укытучы:

– Буран әбиләреннән дә әйбәтрәк җырлаучы әби-бабайлар бар бездә. Аларны табып алып, Евровидение кебек дөньяның күпчелек ил­ләрендә танылган халыкара бәйгедә катнаштыру татар халкын таныту өчен бик әйбәт булыр иде. “Балкыш” бәйгесе әнә шуңа кирәк тә. 



Ватаным Татарстан
№ 114 | 09.06.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»