|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2012 Җәмгыять
Әбиләр егет эзлиМин үземне фитнес-клубка еш йөри дип әйтә алмыйм. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында барып була анысы. Мин шул атнасына иң күп дигәндә ике тапкыр сугыламдыр. Әле анысында да җир җимертеп тренажерларда шөгыльләнмим. Киереләм-сузылам да... саунага. Әмма ел буе күзәтүләрдән шуңа игътибар итәм – бездә сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар шактый. Яна-пешә сәгатьләр буе йөгерү тренажерында чабалар, велосипед әйләндерәләр, гантельләр белән мускул үстерәләр. Яшьләрнең матур, караулы килеш-килбәтләренә бер күз ташлау ук уңай тәэсир калдыра. Ел буена күзәтүләр белән мин тагын бер Америка да ачтым әле. Фитнес-клубка йөрүчеләрнең өчтән бере – әбиләр. Җитмешнең үр ягындагы ханымнарга мин башта артык игътибар да итми идем. Нәрсә, картайдым дигәч тә, өйдә утырырга дигәнмени, янәсе. Әмма күбесе инде визуаль хәтергә теркәлеп калгач, күзәтә дә башладым үзләрен. Аларның өчесе аеруча истә калды – нәкъ теге Гайдай фильмындагы Никулин, Моргунов, Вицинмыни. Берсе тау кебек таза гәүдәле, икенчесе ябык, кечкенә, өченчесе уртача гәүдәле, аркасында инде шактый түгәрәкләнгән бөкресе дә бар. Биткә – берне, артка – икенчене Таныш әбиләр белән саунада җылынып чыктык. Сөйләшүләреннән бөкресе булганының Валя икәнен белдем, таза дигәне Галя-Галия (муенында ярымайлы муенсасы бар) булуы ачыкланды. Мин тизрәк сөртенеп, киенү хәстәренә керештем, болар исә шкафларыннан кырыкмаса-кырык банка-тюбик чыгара башлады. Валя тәфсилләп сөйләргә дә кереште: «Алма син бу скрабны, әйбәт түгел ул. Даруханәдә йөз тәңкәгә генә артык бәядәгесен ал. Бөтен тән тиреңне бозып бетерәсең ич». Әбиләрең берсен-берсе уздырып алып килгән скраблары белән ышкынырга, аннан тәннең һәр җиренә аерым крем сөртергә керешмәсенме! Моның кадәр кремның кайсын кая сөртергә икәнен хәтерләр өчен яшь кешенең хәтере дә җитмәс. Аякка, Галия әби әйтүе буенча, җылыта торганын сөртү лазем, ботларга һәм арт санга «подтягивающий» дигәнен, муенга һәм декольте урынына әллә нинди майлар кушылганын, биткә ике мең тәңкә торганын, кулларга да крем аерым булырга тиеш икән... «Зәңгәр шәл»дәге ишан хатыны сүзләре хәтердә яңарып куйды: «Ләхәүлә!...» Валя ул арада, сөлгесен уранып, солярийга ашыкты. «Синең артыңнан чират алмасыннар, мин керәм», – диде ябык гәүдәлесе. 11 мең тәңкә жәл түгел Валя әби белән шимбә көнендә кабат очраштык. Бу юлы мин аның янәшәсендәге велотренажерга туры килдем. Әбиең мине өйрәтә дә башлады: «Тизрәк әйләндер педалеңне, болай йокымсырап утыруыңнан ни файда синең!» Сүз иярә сүз дә шулай бәйләнде. – Бабай белән малай мәктәптә укыган вакытта аерылышкан идек. Ул инде күптән гүр иясе. Нигә аерылдыммы? Сорыкорт иде – акча эшләп интекми, мин тапканны ашап ятты, – дип сөйләп китте Валя әби. – Малай бераз буй җиткергәнче сабыр иттем дә, выжт, арт ягына типтем. Ирсез калдың дип, колак итен ашаучылар булды булуын. Аның каравы бар тапканым үземә, үз рәхәтлегемә китә башлады. Мин гомер буе шифаханәдә директор урынбасары булып эшләдем. Ә шифаханәдән ирләр өзелми – аларга кытлык кичермәдем. Хәзер малаем өйләнгән, баласы бар. Миңа балаларын «өеп», бик рәхәтләнеп яшәмәкчеләр иде. Үз балагызны үзегез карагыз, мин үземнекен үстергән инде, дидем. 73 яшь миңа. Пенсиям 15 мең. Шуның унбер ярымына абонемент алдым да куйдым. Шул пенсия акчасына кемнедер асрарга тиешмени мин? Үз рәхәтлегемә тотам!... – Әле ул егетләр каратырлык, – дип сүзгә кушыла ябык гәүдәле, тәне җыерчыктан гына торган Зөләйха исемле ахирәтләре. – Каратабыз, ник каратмаска! Гомер буе чиләнгәннең әҗерен картлыкта чыгарырга тиеш кеше. Мин, мәсәлән, гомер буе бер тапкыр диңгез күргән кеше түгел, алай Валя кебек ишеп пенсия алмыйм алуын, әмма җыеп барсаң, монда йөрергә җитәрлек. Май эссесенә кинәнеп, джакузига – SPA-террасага чыгуга өчлекнең сыңарын – Галя-Галияне очраттым. «Ой, ребята, шундый клёво, шундый круто монда», – дия-дия, егетләр утырган джакузига чумды ул. Без ирем белән ирен читендәге елмаюны көчкә җыеп тоткан идек, «Бабуси, идите-ка домой», – дип чирканып, судан калыккан егет сүзеннән соң ял итүче бөтен кеше пырхылдап көләргә тотынды. Аш – ашка, урыны – башка Әбиләрнең берсенең машина руле артында икәнен дә, айга бер 750 сумлык маникюрга, 500 тәңкәлек массаж сеансына йөрүләрен дә үзләреннән ишеттем. Авылда туып үскән кеше буларак, ул миңа шуның кадәр гайре табигый булып тоелды инде. Нинди анда җитмеш, безнең әбекәй алтмышын тутырганчы ук «әбекәй» булган иде. Аны без – оныклары вакытыннан алда картайтканбыздыр инде. Килсәк ярыймы, дип сорап торыш юк – үзеңнең әбекәең белән бабакаеңа сорап киләләр димени! «Закунный» кунак, кем әйтмешли. Без килешкә ипи төшкән, коймак пешкән, конфет-мазар әзер булырга тиеш... Ә бу шәһәр әбиләре шаккаткыч, тел шартлаткыч икән ләбаса. Сиксәненче дистәңне ваклаганда, инде кеше күзеннән яшергән очракта да таманга туры килгән ярымшәрә тәнеңне боргалап, яшьләр арасында «клево-круто» дип йөрүләре, белмим, нормаль күренешме икән ул? Мин матурлык-сәламәтлек яклы анысы, әмма аш – ашка, урыны – башка. Арт санны кояшта кыздырып ятуның да, намаз укып, яулыгыңны ябып, оныкларыңны үз яныңа җыеп, коймак пешерүнең дә үз вакыты булырга тиештер...
Гөлнара ҖӘЛИЛОВА |
Иң күп укылган
|