поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.06.2012 Мәдәният

Кайда безнең "алтын боҗра"быз?

Берничә көн элек редакциябездә мирасыбызны саклауга багышланган зур сөйләшү үткәрелде. “Түгәрәк өстәл”дә ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Рафаэль Вәлиев, тарих фәннәре докторлары Дамир Исхаков белән Марсель Әхмәтҗанов, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыяте рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова, ТР Традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова, ТР дәүләт архивының “Гасырлар авазы” журналы баш мөхәррире Дамир Шәрәфетдинов, “Диалог-Ауразия” халыкара платформасының Татарстандагы вәкиле Рәсим Хөснетдинов, “ВТ”ның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров катнашты. Сөйләшүне Разил Вәлиев алып барды.

Разил Вәлиев. – 2012 ел Татарстан Президенты фәрманы белән республикабызда тарихи мәдәни-мирас елы дип игълан ителде. Без тарихи-мәдәни мираска гаҗәеп бай, шуңа күрә моны күптән көткән идек. Китап елы дип игълан итү турында да сүз кузгаткан идек. Әмма монда китабын да, кулъязмасын да, чыганакларын да, тарихи һәйкәлләрнең хәрәкәттәгеләрен дә, хәрәкәтсезләрен дә кертергә була. Хәзерге вакытта яңалары да ачыла тора. Ни үкенеч, аларны хисапка алып, өйрәнеп, төзекләндереп өлгерә алмыйбыз. Дөрес, соңгы елларда шактый гына эшләр эшләнә башлады. Әлеге фәрманның чыгуы бу эшкә өстәмә куәт бирер дип уйлыйбыз. Бүгенге “Түгәрәк өстәл” нәкъ менә шуңа багышланачак. Бу сөйләшү өч оешма – ТР Дәүләт Советының мәдәният комитеты, “Диалог-Ауразия” платформасы һәм “ВТ” газетасы редакциясе тарафыннан оештырыла. Без “ВТ” белән элек тә мондый сөйләшүләр оештырган идек. Бу эшнең бик тә кирәклеген аңладык.

 

Тарихи-мәдәни мирас – искиткеч күпкырлы байлык. Әгәр без татар халкының рухи байлыгы турында сөйлибез икән, һичшиксез иң өстә ятканы – тарихи йортлар, һәйкәлләр, мәдәни истәлекләре турында гына түгел, матди булмаган мирас турында да сөйләшергә тиеш. Соңгы вакытта Президентыбыз җәяүле сәяхәтләре вакытында Казан үзәгендәге архитектура һәйкәлләренә игътибарны арттырды. ТР Дәүләт Советында да бу юнәлештә эшләр активлашып китте. Без – парламентта даими эшләүче депутатлар берничә дистә объектны контрольгә алдык. Анда атна, ай саен барып, әңгәмә-җыелышлар үткәреп, аларны күз уңында тотабыз. Әлеге тарихи биналарның кайберләре инде ашыгыч рәвештә тәртипкә китерелә башлады. Бу өлкәдә бездән – рәсми оешмалардан, үрнәк алып кайбер хосусый эшмәкәрләр дә үз өлешләрен керттеләр. Чөнки шулкадәр бай тарихи мирасыбызны, дәүләт җилкәсенә генә өеп калдырсак, бу эшне беркайчан да ерып чыга алмаячакбыз. Монда дәүләт оешмалары, җәмәгатьчелек, эшмәкәрләр – бу эшкә күңеле яткан һәммә кеше актив катнашырга тиеш. Бүгенге “түгәрәк өстәл”ебез дә бу эшкә үзеннән өлеш кертер. Бәлки моңарчы бу мәсьәләгә игътибар итмәгән кешеләр дә “түгәрәк өстәл”дәге фикерләрне ишетеп, теләктәшләребез булыр.

 

Рафаэль Вәлиев. – Чынлап та, һәйкәлләр турында сөйләгәндә, иң элек тарихи һәйкәлләргә аеруча бай булган Казан, Болгар, Зөя, Бөгелмә, Минзәлә, Биләр, Мамадыш, Тәтеш шәһәрләрен атап китәр идем. Әле бик күп тарихи авыллар да бар. Тарихи һәйкәлләргә килсәк, ул комплекслы өйрәнелергә тиеш. Ул эш 1980-90 елларда башланган иде. Әйтик, мәдәният министрлыгында тарихи һәм мәдәни җыелма эшләнелде. Тарих институты, КДУ, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты галимнәре белән республика буенча экспедицияләргә чыктык. Республикада 7,5 меңнән артык һәйкәл бар. Бу азмы, күпме соң? Бүтән төбәкләрдә алар 1-2 мең генә җыела. Шулар арасында археологик һәйкәлләр генә 4,5 меңнән күбрәк. Тарихи, архитектура, монументаль сәнгать һәйкәлләре бар. Аларны саклар өчен шактый эш башкарыла. Менә шушы җыелма төзелгәч, күпме байлыгыбыз булуын белдек. Икенчедән, әлеге 7,5 мең һәйкәлнең 1,5 меңе генә дәүләт саклавы исемлегендә. Калган 6 мең һәйкәлнең күбесе югалырга мөмкин. Бу – зур проблема. Туксанынчы елларда безнең “Мирас” дәүләт программасы бар иде. Шушы программа буенча күп кенә эш башкарылды. Әле бит Идел-Урал төбәгендә, бүтән җирләрдә тупланып яшәгән татар халкы да бар. Димәк, татар халкының мәдәни-рухи мирас җыелмасы булырга тиеш. Бу эшне башладык, әмма ул төгәлләнмәде. Россиядә генә түгел, БДБ дәүләтләрендә, бүтән илләрдә, әйтик, Төркиядә, Кытайда, Финляндиядә һәйкәлләребез бар. Билгеле, моны эшләү өчен шактый зур акча кирәк. Ләкин моны эшләмәсәк, татар халкының тарихи хәзинәләрен туплый алмаячакбыз. Тагын бер проблемага тукталасым килә. Әйтик, 1917 елгы революциядән соң, капитализмнан социализмга күчтек. Бүген социализмнан капитализмга күчәбез. Бу һәйкәлләр өчен дә зур проблема. Чөнки 1917-20 нче елларда хуҗалар, милекчеләр бетте. Бер генә хуҗа – Хөкүмәт кенә калды. 2008 елда тарихи-мәдәни мирасны хосусыйлаштыру хокукы бирелде. Әмма моның төгәл тәртибен белмибез. Димәк, аның концепциясе булырга, ягъни милекчеләргә нинди шартларда бирелүе тәгаенләнергә тиеш. Шуңа күрә четерекле хәлдә калдык. Һәйкәлләрне милекчеләргә бирдек, әмма күпчелегендә аларны саклау омтылышы, теләге юк. Күпләр ул һәйкәлләрне җимереп, тизрәк файда китерә торган 3, 5, 7 катлы йортлар салып куймакчы. Казанда бу омтылыш яхшы күренә. Хәер, барча тарихи шәһәрләребездә шушындый процесс күзәтелә. Ниһаять, соңгы вакытта хөкүмәтнең мәдәният өлкәсендәге сәясәте өстенлекле юнәлешкә әйләнә башлады. Бу сөендерә. Әлеге сәясәтне тормышка ашырганда һәркемгә дә аңлашыла торган “уен кагыйдәләре” булдырылырга тиеш. Һәйкәлләрне саклауның зарурилыгын һәммә кеше аңласа гына, аның нәтиҗәсен күрербез. Ниһаять, бу эшнең стратегиясе төзелә. Бу хөкүмәт стратегиясе булырга тиеш. Әлеге эшнең үзенчәлекләренә Россия Дәүләт Думасы депутатлары да игътибар итсен иде. Әйтик, 2002 елда федераль закон, 2005 елда безнең республика законы дөнья күрде. Шул ук вакытта 1990 нчы елда ук республикабызда тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклау һәм файдалану турында закон кабул иткән идек. Башка республика-өлкәләрдә әле мондый тәҗрибә юк иде. Туксанынчы елларда мондый законыбыз булуы аркасында, без күп кенә һәйкәлләрне хосусыйлаштырудан саклап калдык. Федераль үзәк 2002 елда федераль закон кабул иткәч, төбәкләр үзләрнекенә өстәмә – үзгәрешләр кертә башлады. Әмма эшләрнең хәзерге торышы федераль законның дөрес эшләмәвен күрсәтә.

 

Миңназыйм Сәфәров. – 2012 ел тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителүгә ярты ел узып бара. Шулай да инде хәзер, күпмедер эш эшләгәннән соң, тагын нәрсәләр эшләргә кирәк дигән сорау куя алабыз. Рафаэль әфәнде әйткәнчә, бу кичә генә башланган эш түгел. Былтыр да республика күләмендә гаять зур эшләр башкарылды. Әмма без хисап бирер өчен түгел, проблемаларга, эшләнәсе эшләргә игътибарны җәлеп итәр өчен җыелдык. Җимереп ташлаганчы, башта фикер алышу өчен дә кирәк бу. Матбугатның вазыйфасы – әлеге эшләрне игътибар үзәгендә тоту. Бүгенге җыелуның да сәбәбе – тагын нәрсә эшләргә була, ничек хаталар җибәрмәскә дигән сорауга җавап табу. Шуңа да бүген хисап биргәнче проблемаларга тукталсак, яхшы булыр иде. Бу сөйләшү укучыларыбыз хәбәрдар булсын, без – журналистларга кайсы юнәлешкә күбрәк игътибар бирү өчен этәргеч булыр иде. Кайсы проблема күләгәдә калып килгәнен белеп торырга кирәк. Һәрхәлдә бүгенге сөйләшү үзара аңлашу, эшләнәсе эшләрне күз алдына китерү булсын иде.

 

Разил Вәлиев. – Соңгы вакытта халык арасында теге яки бу архитектура һәйкәлен җимереп ташлау җәһәтендә бәхәсләр барды. Монда халык фикере исәпкә алынырга тиешме, юкмы? Алга киткән илләрдә мондый эшләр халык фикерен тыңламыйча гамәлгә ашырылмый. Рәсми оешмалар тарафыннан халык игътибарына чыгарылмаса да, матбугат бу эшне күзәтеп торырга тиеш. Чөнки матбугат – хакимият белән халык арасындагы күпер ул.

 

Дамир Исхаков. – Минем этнограф буларак сөйлисем килә. Әйтик, Франциядә XIII гасырда салынган күперләр саклана. Анда да кайберләрен җимерәләр икән. Тик җимерер, сүтәр алдыннан бәхәсләшәләр. Аннан соң, гадәттә, тимәскә дигән карар чыгаралар. Билгеле, без французлардан аерылабыз. Без башта җимерәбез, аннан соң бәхәсләшәбез. Ни үкенеч, һәйкәлләр күп булса да, тарихи чорларга бүлеп карагач, әллә ни күп тими. Чынлап та, беренче чиратта, Татарстаннан читтәге тарихи һәйкәлләребез бик начар исәпкә алынган. Әйтик, 1983 елны Касыйм шәһәрендә йөрибез. Шаһгалинең төрбәсе ачык. Эчендә сарыклар йөри. Бәлкем Шаһгалигә мондый мөнәсәбәт ярыйдыр да. Әмма барыбер ул – тарихи ядкәр бит. Касыймның тарихи зиратын бездән дә биек үлән баскан иде. Шунда йөри-йөри, хакимиятләргә әйтеп, без аны чүп үләннәрдән чистарттырдык. Инде хәзер ул әйбәт кенә хәлдә. Тагын бер мисал. Менә Көнбатыш Себердәге иң зур шәһәр – шибанилар дәүләтенең үзәге булган Чимгә-Тура шәһәре яңа йортлар белән капланып, төзелеш астында калды. Без аны өйрәнергә өлгерә алмадык. Киләчәктә дә өйрәнүче булмастыр инде. Аны казып караган бер генә галим бар. Шушындый хәлләр килеп чыкмасын өчен, без һәйкәлләребезне белергә, исәпкә алырга, каталогын булдырырга тиеш. Бу башланган эш, ни үкенеч, ярты юлда тукталып калды. Гомумроссиягә кагылышлы ядкәрләребезнең исемлеге юк. Әле без Татарстаннан читтәге музейлардагы коллекцияләрне дә начар беләбез. Менә берничә кеше генә Тубыл шәһәрендәге музейда татарларга кагылышлы яхшы көмеш әйберләр коллекциясе сакланганын белә. Аларның кайберләре Алтын Урда чорына карый. Аның каталогы чыкканы юк. Светлана Суслова кебек галимнәребез анда эшләде, ул әйберләрне фотога төшерде. Бу коллекция халыкка җиткерелсә, үзенә күрә бер байлык саналыр иде. Чөнки аларда Урта Азия һәм борынгы чордагы татар дәүләтләренең нинди юнәлештә үскәне күренеп тора. Казанда андый коллекция юк. Андый тупланмаларны башка музейлардан да барлап, фотоларга төшереп, милләтнең бер виртуаль музеен булдырырга мөмкин. Билгеле, моңа акча кирәк. Тагын бер зур мәсьәлә. Дөньяның күп кенә илләрендә изгеләр күмелгән урыннар бар. Татарстанда андый 200 дән артык урын булуы билгеле. Башка төбәкләрдә дә шундый урыннар бар. Мәсәлән, Көнбатыш Себердә – Төмән, Омск өлкәләрендә 80 астана – әүлияләр каберлеге булуы билгеле. Анда суфи тәрикатьләренә бәйле шәхесләр күмелгән. Аның каталогы әле бүген дә төзелеп бетмәгән. Шунда яшәүче бер аспирантым шөгыльләнә бу эш белән. Аның әйтүенчә, әлеге астаналарның каталогын төзүгә җирле хакимиятләр акча бирми. Мин үзем ике тапкыр, шул каталогны төзүдә ярдәм итсәгез иде, дип үзебезнең Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иттем. Бер тиен дә бирмәделәр. Югыйсә, моңа зур акча таләп ителми. Әстерхан тирәсендә дә әүлияләр күмелгән шундый 150 ләп урын бар. Шуларны өйрәнмичә, без үзебездәге традицион исламның нинди булуын белә алмыйбыз.

 

Хәзер туристларыбыз төрле урыннарда йөри. Әмма ядкәрләр исемлеге булмау сәбәпле, безнең читкә чыгучы үз туристларыбыз да кайда, нәрсә карап булуын белми. Чөнки татар һәйкәлләре буенча туристлык маршрутлары юк. Югыйсә, максат итеп куйганда, моны ясап булыр иде. Алар бит урыс төркемнәренә ияреп тә төрле урыннарга бара. Шунда карарлар иде. Чынлыкта аларның исемлекләре бар, бу эшне эшләү өчен әллә ни зур акча да кирәк түгел. Әнә урысларның ядкәрләре буенча “алтын, көмеш боҗра”лары бар. Без дә шундый бер боҗра булдыра алабыз, югыйсә. Эшләнмәгән эшләрнең янә берсе этнографик байлыкларга карый. Идел-Урал төбәген өйрәнеп, этнографларыбыз 550 авылны гизде. Без тарихи-этнографик атлас чыгардык. Анда татарның бөтен традицион мәдәнияты тасвирланган. Ул алты томлы хезмәт булырга тиеш иде. Әмма аның биш томы гына чыкты. Ни үкенеч, алтынчы томына акча табылмады. Без ТФАга бу уңайдан дүрт мәртәбә мөрәҗәгать иттек... Шуннан соң Казахстанга мөрәҗәгать итеп, тюркология академиясе ярдәмендә алтынчы томны нәшер итә алдык. Хәзер аны Казахстаннан сатып алырга туры киләчәк. Безнең этнографларда каталоглаштырылган 50 мең карточка бар. Авылларда йөреп җыеп алынган материаллар шул карточкаларга теркәлгән. Дөрес, ул каталогларны аңлау өчен, эченә кереп, яхшылап укырга кирәк. Соңгы вакытта безнекеләр шул эшне электрон кыяфәткә күчерергә тырышып карады. Шушы эшне тулаем эшләү өчен бер миллион сум акча кирәк иде. Тик андый акча табылмады. Без өчтән берен күчердек. Әмма өчтән икесе каталоглардан күчерелмичә ята бирә. Читтән килеп моны эшләве бик авыр. Анда бик кызык әйберләр булмаса, моны кузгатып та тормас идек. Әйтик, мәрхүм галимебез Йолдыз Мөхәммәтшин гомере буе татарларның традицион ризыклары буенча материал җыйды. Әлеге материаллар аның көндәлегендә саклана. Анда бик кызыклы нәрсәләр, әйтик, борынгы традицион ризыкларыбызны пешерү рецептлары бар.

 

Хәзер безгә традицион ислам мәсьәләсендә нык кына уйланырга, фикер алышырга кирәк. Әнә Биләр шәһәрендәге изгеләр күмелгән урынны Изге чишмә дип кенә йөртә башладылар. Бүген Мәүлем хуҗа каберлеге янында коточкыч мәҗүсилек элементларына тап буласың. Әле XVII гасыр башында анда бер төрбә торган. Ул төрбә эчендә Мәүлем хуҗа күмелгән булган. Анда Балын хуҗа шәһәрчеге дигән археологик ядкәр дә бар. Хәзер бит халык шушы ышануларның нәрсәдән килеп чыкканлыгын белми. Чишмә янына килеп акча салу, агачларга чүпрәк бәйләү – мәҗүсилек билгеләре. Ягъни изге җирнең чын мәгънәсе югалган. Югыйсә, Мәүлем хуҗа – тарихи шәхес ул. Аның кем икәнлеге билгеле. Моны халыкка аңлатырга кирәк. Әгәр шуларны аңлатмасаң, безнең ислам теоретик рәвештә кергән исламга – ваһһабчылыкка охшый башлый. Югыйсә, бабаларыбыз исламны реаль тарихи шартларда кабул иткән. Күптән түгел генә миңа Америкада яшәүче бер галимнән – Аллен Франктан мәкалә килде. Анда ул бик кызыклы фикер әйтә. Татарларның һәрбер авылы тирәсендә, бигрәк тә Казан артында, төньякта мәҗүсилек чорыннан калган кирәмәт дигән урыннар бар. Ләкин соңрак чорда Кирәмәт дигән урында кайчандыр бер изге шәхес күмелгән дип әйтә башлыйлар. Ягъни монда бер мәдәният икенчесенә алыштырылган – исламлашу шул инде ул. Реаль процессларны белү өчен моны да онытмаска кирәк. Шушы эшләрне эшләү өчен ТФА дәрәҗәсендә аерым бер стратегик планыбыз булырга тиеш. Беренче чиратта, фәнни эзләнүләр, икенче чиратта ул тикшерүләрнең нәтиҗәсен халыкка җиткерү буенча. Тик академиядә моның берсе дә эшләнми. Соңгы тапкыр без этнографик экспедициягә 1992 нче елны, егерме ел элек чыктык. Шуннан бирле академиядән экспедицияләр оештыруга акча бирелгәне юк. Археологларның хәле бераз яхшырак. Әмма алар да эшне план буенча алып бармый. Ягъни яр җимерелсә, яки нәрсәдер төзер алдыннан тикшерү өчен акча бирелсә генә казу эшләре алып барыла. Планлы рәвештә чыгып, еллар буе казу бетте. Казан ханлыгы чорында башкалабыздан башка да шәһәрләр, аерым алганда ханлыкта ким дигәндә биш кенәзлек булган, шуларның икесенең генә баш шәһәре әйбәтләп казылган. Болар – Арча һәм Чаллы. Мәсәлән, Җөри юлының башкаласы – Иске Җөри казылмаган. Алатның бөтенләй казылганы юк. Без хәтта Казан ханлыгы вакытында авылларыбызның нинди хәлдә булуын күз алдына китермибез, чөнки алар өйрәнелмәгән. Шуңа күрә эшлисе эшләребез бик күп.

 

Разил Вәлиев. Чынлап та безгә килүче туристларның беренче чиратта татар халкы һәйкәлләрен күрәсе килә. Аларны гадәттә Кремльгә алып барасың. Әйтик, Казан Кремленә аны кем төзегәне язып куелган. Бердәнбер татарныкы дип саналган Сөембикә манарасын да экскурсоводлар, тегеләр, яисә болар төзегән, дип сөйли. Билгеле, Колшәрифне күрсәтәбез. Анысы инде – бүгенге горурлыгыбыз. Аннары Яңа бистәгә алып китәсең. Аны ярым ташландык хәлдә дию – әле ул йомшартып әйтү. Анда баргач күңелне сагыш баса. Болакның, Кабанның бу ягында (“урыс ягында”) бер генә эшли торган мәчет тә юк. Димәк, бу якта татар тарихына бөтенләй диярлек урын табылмаган. Дөресен генә әйткәндә, татар халкы тарихы Казанда бөтенләй юк диярлек. Бүгенге Казанның чын мәгънәсендә милли йөзе юк. Бу экскурсоводлар Казанда яши бит, нишләп алар татарны яратмыйча сөйли, нишләп моңа юл куела, расланган текстлар нишләп юк икән, дип моңа күпләр аптырый. Хәзер бу эш белән Зилә ханым Вәлиева шөгыльләнергә тиеш буладыр инде, димәк, яхшы якка үзгәрешләр көтәбез. Әгәр, дәүләт карамагында оешма бар икән, аның һәр эше, шул исәптән экскурсоводларның текстлары да, расланган булырга, алар моны контрольдә, күз уңында тотарга тиеш.

 

Фәридә Зәбирова. 2012 елны тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан итү – моңарчы эшләп килгән эшләребезнең нәтиҗәсе ул. Президент та бу мәсьәләне игътибар үзәгенә алды. Җәмәгатьчелек тагын да ныграк кызыксына башлады. Билгеле, дәүләт белән җәмәгатьчелек бергә алынганда күп нәрсәгә ирешергә була. Һәрхәлдә Яңа татар бистәсе җәһәтендә ашыгыч чаралар күрергә чакырдылар. 1989 елдан башлап без тәгаен төзекләндерү эшләре башкарырга тәкъдим итәбез. Хәзер инде соң булса да уң булсын дигәндәй, акылларына килделәр төсле. Дөрес, андагы биналарның күбесе хәзер милекчеләр кулында. Шул ук вакытта мондагы һәр бина хәзер ныклы күзәтү астында, мин нәрсә эшләнгәнлеге хакында һәр көн шәһәр мэры Метшинга хисап биреп тора алам. Инде җимерелгән йортларны торгызырга уйлыйбыз. Тарихи һәйкәлләрне саклау җәмгыяте буларак, без грант оттык. Бәхтиев йорты торгызылып, анда безнең проект буенча Яңа татар бистәсе музее ясалачак. Монда этнографларның ярдәме дә кирәк булачак. Беренче катта музей, икенче катта кунакханә эшләячәк. Муллин йорты да торгызылачак. Каюм Насыйри урамындагы өченче, бишенче йортларга хуҗа табылды. Сёмин 81 нче, 83 нче йортларга алынды. Анда да эш башланды. Һәрхәлдә боз кузгалды. Билгеле, бу эшнең стратегиясе булырга тиеш. Хәзер бөтен нәрсәне стратегик план нигезендә эшләргә җыеналар. Безгә ТФА тикшеренүләр программасын бирде. Анда нәрсә эшләргә кирәклеге турында бөтенесе язылган. Тик моңа кайдан акча алырга икәнлеге генә юк. Иң мөһиме баланс саклау һәм үстерү. Мирас эшләргә тиеш. Иминиятләштерү, бәһаләү дә кирәк. Ядкәрнең бәясе күпме – моны да ачыклау, билгеләү зарур. Иҗтимагый палатада фикер алышканда безне хупладылар. Матди булмаган мирасны саклау юлында безнең һәйкәлләрне саклау җәмгыяте байтак эшләде.

 

Разил Вәлиев. Бу мәсьәләләр буенча парламент тыңлаулары үткәрергә кирәк. Аның статусы бик югары. Сессиядән кала икенче дәрәҗәдә ул. Анда депутатлардан тыш, Президент Аппараты, Хөкүмәт вәкилләре, галимнәр, белгечләр дә чакырыла. Бу ТР Дәүләт Советы планында бар. Сезне – галимнәрне, белгечләрне чакырып июль ахырында зур сөйләшү үткәрергә җыенабыз.

 

Фәридә Зәбирова. Чынлап та, аннан безнең стратегияне хуплау турында документ чыкса, бик шәп булыр иде. 2012 ел, чынлап та, бу җәһәттә зур эшләр башкарырга мөмкинлек бирә. Аны ничек тә файдаланып калырга иде. Быел безнең өчен күк капусы ачылды. Бу юнәлештә мин 35 ел эшлим. Быелгы кебек игътибар булганы юк иде әле. Безнең беренче чиратта агачтан салынган мәдәният ядкәрләре җимерелгән. Башлап шуларны торгызу мәсьәләсен куйдык. Президентка мөрәҗәгать иткәндә дә, бу эшкә иң әүвәл Урман хуҗалыгы министрлыгын җәлеп итүне сорадык. Дөрес, проектлар эшләүгә ул түләми. Мәрҗани яшәгән йортны торгызуга игътибар юк диярлек. Ул Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт карамагында. “Татинвестпроект” оешмасы Нариман урамындагы Г.Камал йортын тергезә. Ә менә Алкин йортын тергезү турында уйлап караучы да юк. Югыйсә, бу хакта карар бар, ул исемлектән төшереп калдырылмаган. Без Мәдәният министрлыгы системасында эшләгәндә шәһәрдә 550 мәдәният һәйкәле бар иде. Хәзер безгә 445 кенә калды диләр. Инде аларның да 36сы юк инде. Исемлектә бар, ә чынбарлыкта юк алар. Насыйри урамындагы өченче, бишенче йортларның милекчеләре алмашынды. Тик әле аларны торгызу проекты юк.

 

Разил Вәлиев. Бу объектлар буенча суд карарлары да бар. Тик алар әлегә үтәлми. Суд приставларын чакырып кисәттек.

 

Фәридә Зәбирова. Без тәнкыйтьләү белән генә шөгыльләнмибез. Үзебездәге архив документларын да бирәбез. Ничек тә ярдәм итәргә тырышабыз. Эшләнгән документыбыз “Мәдәни–тарихи мирасны саклау стратегиясе” дип атала. Аны Иҗтимагый палатада расладылар. Хәзер без аны Мәдәният министрлыгына тапшырырга җыенабыз. Эшләнгән эшкә акча бирү түгел, әле бушка да аласылары килми, кызыксынмыйлар.

 

Разил Вәлиев. Сезнең бу тәкъдимнәрегезне парламент тыңлауларында тагын бер кат өйрәтеп, аның карарына кертербез шәт. Кайсы гына илгә барсаң да, татар халкының язма мирасы бар. Аларны җыю күп хезмәт, тырышлык таләп итә.

 

Марсель Әхмәтҗанов. Язма мираска тотынганчы, үзебезнең этнонимны саклау мәсьәләсенә туктап үтәсем килә. “Болгар – һәр татарның йөрәгендә” дигән мәсхәрәле язуларны теләсә кайда, хәтта трамвайларга язып йөрү нәрсәгә кирәк? Моны туктатырга кирәк иде. Исламны кабул итү мәсьләсенә килсәк тә, кем кабул иткәне бәхәсле. Ибне Фадлан килгәнче үк Алмыш хан мөселман булган, илдә мәчетләр эшләп торган. Алмышның малае Артык венгрларның короле була. Аны каракалпаклар Кавказдан куып җибәрә. Үзебезне юк белән алдап йөрмик, Болгар Алтын Урданың башкаласы булганына басым ясарга кирәк. Болгар татар этнонимына каршы куелмаска тиеш. Моңа дәүләт күләмендә игътибар ителсә иде. Мин бу хәлгә берничә тапкыр кискен каршы чыктым. Минем өчен ул яшәү белән үлем дәрәҗәсе шикелле. Дөрес аңлагыз – мин Болгар тарихын өйрәнүгә каршы түгел. Ул – татар шәһәре. Батухан килгәндә, анда хәрабәләргә генә юлыга. Төп шәһәр Биләр була. 1972 нче елда Сафагәрәй ханның табуты казып алынган иде. Ул бүгенгәчә күмелмичә ята. Нинди хәл бу? Әле тагын ике ханның – Мөхәммәтәмин белән Мәхмүтәк ханның да җәсәден таптылар. Мирас елында моны уңай хәл итәсе иде. Касыйм шәһәрендәге XVI гасыр кабер ташлары Казан ханлыгы кабер ташларына охшаган. Әллә ни аермасы юк. Шундагы шикелле язып, кабер ташлары куеп, ханнар зираты оештырсаң, Казанга экскурсиягә килүчеләргә күрсәтергә мөмкин булыр иде. Хан каберләре монда гына түгел, Борисково янында да бар. Анда Олы Мәңгәрнең җире, шунда ханнарның каберләре булган. Христиан дин әһелләре аңа дәгъва белдереп йөри. Андагы чиркәүләрнең нигезенә шундагы кабер ташларын салганнар – тарихта бу билгеле бит. Тарихи йортлар дигәннән, әле күптән түгел генә Каюм Насыйриның йорты исән иде. Ул сәер шартларда янып китте. Аның урынына яңасын салган булдылар. Ни дисәң дә ул Каюм бабай яшәгән, сулаган йорт түгел инде. Мәрҗани йортын да шундый бәла-казалардан саклыйсы иде. Мин былтыр ул йортны күргән идем. Аның тәрәзәләрен алып куйганнар. Йортны җимерергә уйласалар, таш бина булса да, әүвәл тәрәзәсен алып ташлыйлар. Шуннан соң һава, җир-яңгыр кереп аны җимерә. Димәк, моны махсус җимерү өчен эшләгәннәр. Мондый биналар башка җирләрдә дә бар. Казанның Бауман урамындагы матбугат йорты, татар китап кибете бинасы Муса Җәлилләр эшләгән, бик күп язучыларны, журналистларны күргән мәшһүр бина иде. Ни өчендер аны тартып алдылар, сакламыйлар. Ул бинаны сүтәргә ярамый. Безнең академик татар китабы кибете дә юк. Шуның бер почмагында аны ясап була бит. Әнә Казахстанда ниләр генә эшләми. Элекке мәдрәсә биналарын да саклыйсы иде. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Күл буе мәдрәсәсе бинасы исән әле. Әмма аларда, бу биналар дәүләт саклавында, дигән элмә такталар юк. Әнә Аркадия бакчасы бар. Анда безнең мәшһүр затларыбыз, әдипләребез дә күңел ачып йөргән – нигә аны тарихи урын дип туристларга күрсәтмәскә?! Халык ел саен Иделдә боз китүне тамаша кыла торган булган. Бу традицион бәйрәмне дә яңартырга мөмкин. Барасы килгәннәр барыр.

 

Инде тел проблемасы. Без кайда яшибез соң – Казан инглизләр башкаласымы? Ничә ювелир кибете бар – без – татарның зәркән әйберләре дип күрсәтерлек байлыгы юкмыни? Мәсәлән, Нәүрүз таягын фабрикада ясап, сатуга чыгарсаң, халык кызыксынып алыр иде. Үзебезнең мәдәни ядкәрләребезне рекламалый торган гамәлләр бик аз. Телебезне дә бик чикләделәр.

 

Безнең мирасханәдә 7,5 меңнән артык кулъязма бар. Миңа беркемнең ярдәм иткәне юк. Үз акчама өч тасвирлама чыгардым. Әле мин тасвирламаган ничә кулъязма бар – аңа гомерем җитәрме, юкмы?! Мин беренче дәрәҗәдәге тасвирламаны эшләргә тырышам. Ул катлы-катлы эшләнә торган эш Беренче, икенче, өченче... дәрәҗәдәге тасвирлау бар. Европада инде кулъязмаларны җиденче дәрәҗәдә тасвирлыйлар. Бу эшне фәнни югарылыкка куярга кирәк. Ә менә минем фәнни лаборантым да юк. Гап-гади эшләрне дә үзем эшлим. Югыйсә докторларга лаборантлар бирелергә тиеш. Безнең мирасханәдә бер аспирант эшли эшләвен, әмма аның диссертация язасы да бар. Лаборант карарга килгән кешеләргә кулъязмаларны табып бирергә, аннан соң алардан кабул итеп алып калырга, урынына куярга тиеш. Без бу яңа бинага 2009 елны күчкән идек. Әле һаман нәрсәбез бар, нәрсәбез юк икәнен карап, ревизияләп чыгарга вакыт җитми. Кулъязмаларны өйрәнү бер хәл, аларны бастырып чыгару да – проблема. Әле ярый Дамир Шәрәфетдинов булыша. Фәнзилә Җәүһәрова “Түгәрәк уен” журналында чыгара. Яңалыкларны ничек тә фәнни әйләнешкә кертергә тырышам. Әнә “Чын мирас” дигән журнал да дөнья күрә башлады. Әгәр кеше язарга өйрәнмәсә, хезмәтләрен матбугатта чыгарып, нәшер итеп бармаса, ул үсә алмый. “Идел” журналы да мираска йөз белән борылсын иде. “Казан утлары” журналында да мәйдан бирергә кирәк. Мин былтыр ул журналга Тукай турында яңа мәгълүмат биргән идем. Һаман басылмый. Безнең XVIII гасыр архитектура ядкәрләре – татар төрбәләре бар. Мәсәлән, Бәрәзкә авылында ике төрбә саклана. Алар 14-16 метр киңлектә, биеклеге 2 метрдан артык. Аларның тәрәзә-ишекләре челтәрле итеп эшләнгән. Шуларны төзекләндерәсе иде. Ул төрбә эчендәге ташны күрсәгез – каллиграфия сәнгатенең югары үрнәге. Аны язучының исеме дә мәгълүм. Исхак бин Габделкәрим дигән таш кисүче оста XVIII гасырда яшәгән. Аның биографиясе билгеле. Берничә авылда саклана аның эшләре. Чистайда кирпечтән салынган төрбәләр бар. Ул төрбәләрне сакларга иде.

 

17-18 гасырга караучы тарихи ташлар бар. Аларны да сакларга кирәк. Җәмәгатьчелекне бу эшкә тартасы бар. Әмма ташларның кемнәргә куелганын белмиләр. Тарихи таш икәнен белмәгәч, кешеләрнең күбесе ваемсыз узып йөри. Бездә, шөкер, районнар тарихын өйрәнү буенча хәрәкәт бара. Ул дәвам итсә иде. Шушы Бәрәзкәдә 18 нче гасырдан сакланып калган кирпечтән корылган мәчет бар. Ул шундый матур мәчет. Аны да Кышкарныкын торгызган кебек торгызып куясы иде. Туристларга күрсәтү өчен борынгы каберләр, мәчетләр шактый. Казандагы Иске Татар зиратында да тәртип юк. Хәзер аны тулаем ябып, музей итеп игълан итәргә кирәк. Кемнәрнең генә кабер ташлары юк иде анда – хәзер шуларны югалта барабыз. Аңа беркем җаваплы түгел. Күмүчеләрнең монополиясендә ул. Алар акча эшли. Әле мин якыннан белгән берничә кешенең хәзер анда кабере дә, ташы да юк.

 

Разил Вәлиев. – Матбугат йорты дигәнгә мин җавап бирим әле. Күптән түгел генә булган Татарстан Язучылары корылтаенда да матбугат йортын кире кайтару мәсьәләсе кузгатылды. Республика җитәкчеләре тулаем кире кайтарырга риза булмаса да, анда татар китап кибете ачарга ризалашты. План буенча анда кунакханә, машина кую урыны, кыскасы, кунакханә комплексы булачак.

 

Фәридә Зәбирова. Марсель абый күтәргән мәсьәләләргә мин дә аз гына аңлатма биреп китәм. Ханнарның кабер ташын кую гына түгел, мавзолей-төрбә ясау проекты бар. Ул проект килештерелгән иде инде. Хәзер ни өчендер тагын берсен Мәскәүгә җибәрделәр. Инде хәзер аның сигезенче, тугызынчы вариантын карыйлар бугай. Мәдәният министрлыгында әвеш-тәвеш китерүләрен әйтүем. Хәзер анда яңа министр, яңа кешеләр. Хәзер бу проектны яңа кешеләр өйрәнә. Алар кабат, нишләп ул Кремльдә, дип сорый. Һаман боз кузгалмады. Төрбәләрне саклау мәсьәләсен без программага да керттек. Бәлкем хәзер җәмәгатьчелекне дә күтәрергәдер. Безнең “Шәҗәрәләр” дигән матди булмаган мираска караучы проект та бар. Әйдәгез, борынгы кабер ташларын, төрбәләрне саклау проектын да бергәләп башлыйк әле. Сакраль каркас диләр аны. Татарстан буенча тарихи-мәдәни каркас-өскорма ясадык. Аны Татарстанның сакраль (изге урыннар) каркасы итеп эшләргә кирәк. Хәзер без Тарих институты белән яңа программа башлыйбыз.

 

Дамир Исхаков. Сакраль топография дигән төшенчә бар. Менә миңа Кәҗә бистәсе дигән атама бик сәер яңгырый. Минемчә, хуҗалар торган урын булырга тиеш ул. Әнә дәрвишләр торган урын – Дәрвишләр бистәсе бар. Сакраль топографияне ясаганда, бу эшнең башка халыкларда ничек эшләнгәнен дә өйрәнәсе иде. Икенчедән, тарихи ядкәрләрне барлаганда безгә шәҗәрәләрне саклау мәсьәләсен дә күтәрергә кирәк. Чөнки шәҗәрәләрне өйрәнгәндә бик тирән катламнар килеп чыга. Әйтик, Карабәк шәхесен өйрәнгәндә (без аны Марсель Әхмәтҗанов, Миркасыйм Госманов белән бергәләп өйрәндек) уникенче гасырга – монголларга ук барып җиттек. Шуңа күрә шәҗәрәләрне өйрәнү һәм саклау буенча аерым программа булырга тиеш.

 

Марсель Әхмәтҗанов. Карабәк шәҗәрәсен өйрәнеп Хөкүмәт дәрәҗәсендә нәшер итсәк, бу татар тарихын өйрәнүдә зур адым булыр иде. Бу җәһәттә Нәҗип Нәккаш та эшли.

 

Фәнзилә Җәүһәрова. – Менә монда бик образлы итеп күк капусы ачылды дип әйттеләр. Күк капусы ачылуның быел кырык еллыгы дип әйтәсем килә. 1972 елны Парижда цивилизацияле илләр мәдәният һәм табигать мирасларын саклау турында конвенциягә кул куйган. Президентыбызның фәрманы менә шушы 40 еллыкка туры килде. Ачылган күк капусыннан мөмкин кадәр файдаланып калу өчен ниләр эшли алабыз соң? Бу конвенциягә кушылып, Россия, шул исәптән Татарстан да үз өстенә цивилизация казанышларын саклау турында йөкләмә алган. Әнә Рузвельт 1930 елларда, төшенкелек чоры дип тормыйча, зур төркем галимнәрне Америка халыкларының цивилизация казанышларын өйрәнергә чыгарып җибәрә. Хәзер конгресс китапханәсенә кереп аудиофондны карасаң, әйтик, резервациядә яшәүче индеецларның бик кызыклы җырларына, йолаларына... тап буласың. Аларны шул вакытта язып, мәңгелек саклауга куйганнар. Без дә бу мәсьләнең җитдилеген аңлый башладык. Рухи мирас белән матди мирас бер-берсенә шулкадәр нык керешкән. Мин тулаем килешәм: изге урыннарның элек-электән барлыкка килгән сакраль (изгеләштерелгән) системасы бар. Ул системага соңгы дәверләрдә ислам дине килеп кушылган. Бүген дә шәехләр каберлеге янында изге чишмәләр бар. Хан каберләре, шул исәптән хан кызлары каберләре изге исәпләнә. Аларны әйләндереп алганнар. Әмма бүгенгәчә Татарстан күләмендә булса да шушы изгеләштерелгән мирасыбызны саклау методикасы эшләнелмәгән. Без аны быел ук эшли башларга тиешбез. Һичьюгы быел ук аларны саклауның норматив актларын эшләп калдырырга кирәк. Шул ук вакытта 2008 елда РФ кабул иткән мәдәни мирасны саклау конвенциясе һәм аның программасы бар. Шушы программа нигезендә 2008 елдан бирле РФ реестры эшли. Әмма аңа Татарстаннан бер генә объект та кертелмәгән. Сәбәбе нәрсәдә? Чөнки ул процедураны эшли торган норматив документларыбыз юк. Һичьюгы үз концепциябез булырга, шул концепция кысасында программабыз эшләнергә тиеш. Ул программага шәҗәрәләрне дә, җитди фәнни эзләнүләрне дә, экспедиция нәтиҗәләрен дә кертергә кирәк. Әнә югалып баручы музыка кораллары бар. Ул коралларны ясый белүче агай вафат булса, әлеге традиция югалды дигән сүз. Бу эшләрне Мәскәүгә тәкъдим итәр өчен, Татарстанның үз эксперт комиссиясе эшләргә, табигый, эксперт комиссиясе оештырылсын өчен бу эшнең концепциясе булырга тиеш. Хөкүмәт карары белән эксперт комиссиясе, аның эшләү тәртибе расланырга, Татарстанның үз реестры (мәдәни мирас исемлеге) булдырылырга тиеш. Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләребез реестрын булдыру да мөһим. Халыкның традицион мәдәниятен консервацияләп булмый. Ул гел үзгәрештә. Әмма ниндидер формаларны саклау мөмкинлеге, методикасы эшләнергә тиеш. Безгә нәрсәне сакларга соң? Әйтик, IX гасыр киеме консервацияләнәме, әллә аны эшләү технологиясеме? Нәрсәне һәйкәл-ядкәр дип атарга мөмкин? Бу мәсьәлә дә шактый җитди. Бүген мәдәни-рухи мирас системасында тора икән (Мәдәният министрлыгы карары беләнме, һәрхәлдә мин үзем Хөкүмәт карары белән булырга тиеш дип исәплим) матди булган мәдәни мирасыбызны саклау концепциясе эшләнеп кабул ителергә тиеш. Күп кенә төбәкләрдә бу җәһәттән законнар бар. Закон булу ул төбәк кеременең бер өлешен мәдәнияткә бүлеп бирү дә инде. Әгәр без бюджет оешмалары икән, әлбәттә, алга таба эшләү өчен дәүләт заказы формалаштырылырга тиеш. Заказ эшләнелә икән, димәк, аңа акча бүлеп бирелә, чыгым тотыла. ТР Мәдәният министрлыгы каршында эшләп килә торган Традицион мәдәниятне үстерү үзәге бу уңайдан күптән түгел генә халыкара семинар үткәрде. Анда экономистлар да, академиклар да катнашты. Без хәзер семинар нәтиҗәләре буенча эшче төркем төзибез, “түгәрәк өстәл”ләр уздырабыз. Әйтик, халык музыкасы уен коралларын саклауга багышланганы бик җитди булды. Хәзер без әлеге “түгәрәк өстәл” карарларын Мәдәният министрлыгына тапшырырга әзерләдек. Шуңа күрә дә быелдан калмыйча мирасны саклау буенча норматив акт кабул итәргә иде (бу хокукый акт түгел). Ул ниндидер мөнәсәбәтләрне җайга сала, кайбер мөмкинлекләр бирә. Шәт октябрь аена без бу концепцияне эшләп өстәлгә салырбыз.

 

Разил Вәлиев. – Әгәр хокукый акт кирәк дисәгез, менә быел Россиянең мәдәният турындагы яңа законы эшләнә. Аның проекты тикшерүгә чыгарылды инде. Димәк, Татарстанда да мәдәният турында яңа закон эшләнәчәк. Яки булганына үзгәрешләр кертеләчәк. Сезнең бу фикерләрне тәртипкә салып, әлеге яңартылган законга бер бүлек итеп кертергә кирәк.

 

Фәнзилә Җәүһәрова. Россиянең яңа мәдәният законы проектында мирасны саклау мәсьәләләре 12 маддәдә чагылыш тапкан һәм ул өстенлекле юнәлешләрнең берсе буларак күрсәтелгән. 2008 елда кабул ителгән конвенциядә, төп эшләрнең берсе мәдәният турында яңа закон кабул итү, дип язылган иде. Мин озакламый яңа закон кабул ителер дип исәплим. Шул ук вакытта аның игълан ителгәнен көтеп тормыйча, безгә республика концепциясен эшләп, эксперт төркемен оештырып, ниндидер бер методикасын булдырсак, Татарстан да РФ күләмендә эшләүче реестрда катнашып китәр иде. Иң кызыгы шунда: Мари Иле Республикасы Татарстанда саклана торган бик күп мари традицияләрен, объект буларак, 4 пунктта шул реестрга керткән. Хәзер мариларның боларны “Россия мәдәнияте” программасына керттерәсе килә. Ләкин аларны, безнең эксперт комиссиясе аша, тәгаен муниципаль район тәкъдим итәргә тиеш. Әмма моны эшләү өчен безнең эксперт комиссиясе юк. Реестрдан тыш саклау системасын булдыру мәсьәләсе дә бар әле. Әлбәттә, халыкның үзенә бу синең байлыгың дигән төшенчәне сеңдерергә кирәк. Ярдәм итәм дип торган энтузиастлар бар. Әле бездә беркем юньләп өйрәнмәгән РФда гомер бакый яшәп килгән татарларыбыз бар. Алардагы ландшафтны саклау мәсьәләсе бик җитди. Әйтик, Самара өлкәсендә татарларның изге таулары бар. Ул бер сакраль системаны тәшкил итә.

 

Разил Вәлиев. – Әлбәттә, аларны популярлаштыручы фәнни-популяр, тарихи әдәбиятны да күпләп бастырырга кирәк. Тарихи-мәдәни һәйкәлләребезне төшендергән, бәясен күрсәткән китапларыбыз да юк диярлек. Булса да алар бик аз, бармак белән генә санарлык.

 

Дамир Шәрәфетдинов. Күптән түгел генә булып узган ТР Дәүләт Советының мәдәният комитеты утырышында каралган мәсьәләләрне бүген дә искә төшереп үтәсем килә. Анда без Казанда Евразия традицион сәнгать һәм спорт җыенын үткәрү мәсьәләсен күтәргән идек. Традицион сәнгатебезне һәм спортыбызны үстерүнең озак елларга исәпләнгән планын булдырырга кирәк иде дип сөйләштек анда. Билгеле, әүвәл закон чыгарырга, аннан соң Хөкүмәткә шушы юнәлештә эшләү өчен карар кабул итәргә кирәк. Әмма шушы эшне эшләгәндә миңа Мәдәният министрлыгыннан җавап хаты килде. Анда Мәдәният, Спорт министрлыклары, хәтта Татар конгрессы да безнең бу юнәлештәге башлангычларны хупламый дип әйтелгән иде. Имеш, синхрон йөзү, пляж волейболын үстерәбез. Болар нинди традицион спорт булсын?!

 

Разил Вәлиев. – Безнең кайбер чиновникларыбыз, ни үкенеч, ничегрәк эшләү турында кайгыртмый, ә ничек итеп эшләмәү турында уйлый. Без, комитет утырышы үткәреп, карар кабул итәбез. Аны Президентка, Премьер-министрга, Дәүләт Советы Рәисенә һәм төрле оешмаларга җибәрәбез. Бер елдан соң тагын җыелышып карарның үтәлеше хакында хисап тыңлыйбыз.

 

Дамир Шәрәфетдинов. – Архив документлары да зур мирас дип әйтәсем килә. Аларны барлау, саклау, өйрәнү юлында чит илләр белән дә хезмәттәшлек итәбез. Бигрәк тә Төркиягә рәхмәт. Анда безгә кагылышлы документларны җыеп, хәтта китап итеп чыгарып та бирделәр. Швециядән татар тарихына караган “Тюрконика. Көнчыгыш коллекциясе” дигән барча документны алып кайта алдык. Хәзер без аларны “Гасырлар авазы” журналында бастыра башлыйбыз. Әмма ике проблема бар. Киләчәктә Тарих институты һәм башка институтлар белән бергәләп Мисыр дәүләте архивындагы үзебезгә кагылышлы документларны барлыйсы, өйрәнәсе, кайтартасы иде. Безнең мәмлүк бабаларыбыз шунда яшәгән бит. С.Сараиның әсәрләре, безгә кагылышлы бик күп документлар саклана анда. Моголларга кагылышлы мирас Һиндстан, Әфганстанда бар. Беренчесе белән багланышларыбыз 500 ел дәвам иткән, икенчесе белән 300 ел. Әле безнең шактый зур тарихыбыз Кытайда саклана. Кытай телен белүче кешеләребез дә бар. Боларны өйрәнеп, тәрҗемә итеп, дөньяга чыгарасы, фәнни әйләнешкә кертәсе бар. Әдәбиятта да, фәндә дә тәрҗемә эше аксый. Быел, 12 июльдә бөек шәхесебез Мирсәет Солтангалиевнең – социаль-колониаль революцияләр теориясенә нигез салучы каһарманыбызның тууына 120 ел тула. Җиде мең дә беренче “тарихи һәйкәл” Солтангалиевкә булырга тиеш. Башта – һәйкәл, аннан бюст куябыз дидек. Бюст ясау өчен бер миллион сум акча түләдек. Әмма ул һаман заводта ята, куелмаган. 1990 елда ук Казан шәһәр советы башкарма комитетының, хөкүмәтнең карары чыккан иде. Милли-мәдәни үзәк каршындагы мәйданга М.Солтангалиев исеме бирергә диелгән иде анда. Әмма бу хакта әлегәчә бернинди күрсәткеч, элмә-такта юк. “Казан” милли-мәдәният үзәгебез әлегәчә Пушкин, 38 адресы белән йөртелә. 1937 елда Буа районының бик күп җитәкче кадрларын солтангалиевче, бухаринчы дип атып үтергәннәр. Менә 15 нче мартта карар кабул ителгән, Буаның бер урамына Солтангалиев исеме бирелгән. Күптән түгел генә миңа Кабан буеннан йөреп кайтырга туры килде. Без үз заманында анда Солтангалиев яшәгән йортны тапкан идек. Хәзер аның эзе дә калмаган. Болгар номерларын да карап тордым. Аның югары ике катын сүтәргә дигәннәр иде бит. Һаман шул килеш тора. Күрәсең, сүтәргә уйламыйлар.

 

Марсель Әхмәтҗанов. Безнең милли уеннарыбыз да татар исемен пропагандалый. “Билбау көрәше” дип үзгәртмичә, татар-башкорт көрәше исемен сакларга кирәк. Икенчедән, хуҗалык итү ысулларын, әйтик атчылыкны да саклыйсы иде.

 

Дамир Шәрәфетдинов. Чынлап та, милли көрәшне, аны уздыру тәртибен, гомумән, сабантуй үткәрү традициясен бозмыйча сакларга кирәк. Аны, чынлап та, партхозактив җыелышына әйләндерергә ярамый. Хәзер көрәшне шулкадәр бозалар, исең китә. Әле бер ярышны карап тордым: имеш, олимпия ысулы белән көрәштерәләр: бер отыласың икән, төшеп каласың. Бәлкем ул бер оттырса да, башкаларны җиңеп батыр калыр. Болай көрәштерү дөрес түгел. Хәзер инде ике минут көрәштереп җиңүчене билгеләү омтылышлары да күренә.

 

Рәсим Хөснетдинов. Элекке елларда “Татнефть” берләшмәсе чишмәләрне төзекләндереп тора иде. Хәзер шактый пассивлашты. Бу эшне ярты юлда калдырмаска иде. Төзекләндерәсе чишмәләр күп әле. Мәсәлән, Аксубай районында Хуҗалар тавындагы Изге чишмәне хәтерләтүче өч чишмә бар. Ясаган дәвердә, ике-өч ел ул тирәләр бик матур, пөхтә торды. Әмма хәзер аларга игътибар җитми башлады. Тарихи –мәдәни мираска әле күпләр бармак аша гына карый. Без татар кешесе буларак, моны кемдер төзекләндерер әле дип карамаска тиеш. Мин Төркиядә соңгы елларда мәдәни мираска зур игътибар бирә башлауларын күрдем. Электрон технологияләр кулланып, алар бу эшкә дүрт куллап ябышты. Әйтик, “Минитөрек” кебек минимакетлар ясап, тарихи шәһәрләрне күзалларга мөмкинлек булдырдылар. Төрекләрдә “вафа” дигән төшенчә бар. Адәм баласы кигән күлмәген дә ансат кына чыгарып ыргыта алмый. Аңа тәннең җылысы сеңгән бит. Яшьләребездә дә шундый мөнәсәбәт тәрбиялисе иде. Чөнки соңгы вакытта халыкка кулланучы психологиясе бик нык үтеп керде. Исраф итү күп.

 

Дамир Исхаков. Миңа берничә мәртәбә “кара” археологлар мөрәҗәгать итте, хатын-кызларның XIV гасырга караган алтын бизәнү әйберләре коллекциясен күрсәтте. Анда сигез әйбер бар иде. Ул бик кыйммәт тә түгел. Мин җитәкче кешеләргә мөрәҗәгать итеп карадым. Сатып алучы табылмады. Ул әйберләр хәзер кайдадыр, әйтә алмыйм. Бик матур эшләнмәләр иде, югыйсә. Казанда борынгы акчалар белән сәүдә итүчеләр дә бар. Алар да мөрәҗәгать итеп карый. Казандагы шәхси архивларда Болгар, Казан ханлыгы чорына караучы татар акчалары бар. Турыдан-туры сатып алып булмагач, читкә китмәсен өчен, ничек тә аларны алып калу җаен табарга кирәк. Музейлар каршында акчаларны өйрәнү, бәяләү белән шөгыльләнүче беркемебез дә юк. Шуларны җыя алсак, музейларыбызны шактый гына тулыландырыр идек. Татар авылларында, бигрәк тә Себердәге мәктәпләрдә авыл музейлары бар.

 

Рафаэль Вәлиев. Бездә дә 900 ләп андый музей бар.

 

Дамир Исхаков. Ул музейлардагы әйберләрнең бик күбесе исәпкә алынмаган. Әгәр ул музейларны оештыручылар үлеп китсә, мәктәп ябылса, әлеге әйберләр югалып бетәчәк, хәер, музей үзе дә бетәчәк. Себердә себер татарларының милли музее юк. Алар шушылай авылларда таралып ята. Без ничек тә аларны исәпкә алып, каталогын булдырырга тиеш. Себер татарлары кабат, без аерым халык, диеп Мәскәүгә, Тишковка хат язган. Билгеле, бу беренче чиратта аларның икътисадый хәле начар булуга бәйле. Ничек тә дәүләттән ярдәм булмасмы дип уйлыйлар. Әмма моның башка ягы да бар. Без – этнографлар Себерне өйрәнеп бетерә алмадык. Әмма урыс этнографлары бик нык өйрәнде. Без өйрәнгән материаллар белән аларныкын бергә кушып, гомуми татар атласына кертеп, нәшер ителергә тиешле хезмәт чыкмыйча калды. Без, әлеге материалларның татар мәдәниятенең бер өлеше икәнлеген беләбез. Әмма бу нәтиҗәләр халыкка, шул исәптән галимнәр дөньясына җиткерелмәгән. Тел белгечләре Себерне дә кертеп гомуми атлас эшләде, ә менә этнографлар эшләмичә калды. Билгеле, бу акчага бәйле. Әмма материаллар җыелган килеш ята, аны эшләргә мөмкин. Мин, бу җәһәттән, шушы атласны эшлик әле, дип Мәдәният министрлыгына ике тапкыр мөрәҗәгать иттем. Әмма җавап булмады. Фәннәр академиясендә дә аңлаучы юк. Шуны эшләми торып, без Себер татарларына, сез безнеке, дип әйтә алмыйбыз.

 

Дамир Шәрәфетдинов. – Бездә хәзер туризм һәм спорт академиясе бар. Туристлык маршрутларын эшләүдә аның ролен күтәрәсе иде. Казанның меңьеллыгына әзерләнгәндә без сабантуйның милли концепциясен бушлай эшләгән идек. Ул үз вакытында илле данә генә басылып чыкты. Хәзер аны табып та булмый.

 

Рафаэль Вәлиев. – Чынлап та, проблемалар шактый. Менә минем тагын өч проблема турында әйтәсем килә. Без 16-17 нче апрель көннәрендә үзебездә тарихи-мәдәни мирасны саклау проблемаларын күтәргән конференция үткәргән идек. Анда “кара” археологлар проблемасы да куелды. Чынлап та, җитди проблема бу. Чөнки бүген Самара өлкәсендә генә 5 мең “кара” археолог бар. Аларның металл эзләгечләре бик яхшы, бик заманча. Безнең тарихи-мәдәни шәһәрлекләребезгә барып, алар бөтенесен җыя. Без анда ЭЭМ, ФИХ вәкилләрен чакырдык. Алар без үткәргән конференцияләрдә дә катнаша. Интернетта үз сайтлары, журналы бар.

 

Фәнзилә Җәүһәрова. Апрель аенда Лаеш районында аларның җыены булды. Кайда нинди авыл, шәһәр булганы күрсәтелгән әллә нинди карталары бар. Өч көн буе 700 кеше рәхәтләнеп актардылар, эзләнделәр анда. Самара өлкәсендә 14 нче гасырга – Алтын Урда чорына караган шәһәрлек тапканнар. Куйбышев сусаклагычын төзегәч, ул су астында калган булган. Ләкин су азайгач, 2010 елда бу урыннар ачылган. Шунда “кара” археологлар килеп нәрсә генә алып китмәгән?! Кайберләрен милиция туктаткан. Әмма бөтенесен дә туктатып, тикшереп булмый бит. Тагын бер проблема: безнең республика җирлегендә генә су астында калган шундый 800 һәйкәл-ядкәр бар. Моңарчы археологлар су баскач, ләм утырып, мәдәни катлам юыла дип фаразлый иде. Әмма ул юылып бетми икән. Димәк, аларны да өйрәнергә кирәк. Шул ук вакытта белгечләр әзерләү мәсьәләсе дә бар әле. Гадәттә тарихи-мәдәни үзәкләрне генә өйрәнәләр. Россиянең күп кенә төбәкләрендә, белгечләр әзерләнмәгәч, рухи мирасны юньләп өйрәнмәделәр. Археологлар, тарихчылар, этнологлар – барысы да кирәк.

 

Миңназыйм Сәфәров. Җәмәгать, аңлагансыздыр: без беребез дә битараф кешеләр түгел. Биредә бик күп проблема телгә алынды. Әле алар узып барышлый гына искә төшерелде. Ләкин безгә – матбугатта эшләүчеләргә юнәлеш бирү булды бу. Билгеле, журналистлар үз казанында, галимнәр үз казанында кайный. Ләкин мондый “түгәрәк өстәл”ләр безгә мирасыбызны барлау, алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген чамалау мөмкинлеге бирә. Билгеле, бу эштә матбугат чаралары читтә кала алмый. Бу гаять мөһим темага безнең гомуми сөйләшүнең беренчесе генәдер дип уйлыйм. Разил әфәнде, башлангычыгыз өчен рәхмәт. Монда күтәрелгән һәр проблема буенча аерым “түгәрәк өстәл” үткәрергә мөмкин. Чөнки монда иң зарури эшләр турында сүз барды. Әле бит таррак өлкәләрне алганда тагын да тирәнрәк катламнарны күтәрергә мөмкин. Шуңа күрә очрашу, сөйләшү, фикерләшү өчен редакциябез бер мәйданчык булса иде. Монда килгәнегез өчен һәрберегезгә зур рәхмәт.

 

Разил Вәлиев. – Безнең бу башлангычны хуплаган өчен редакциягә рәхмәт. Әйткәнемчә, бу безнең беренче генә “түгәрәк өстәлебез” түгел. Әйе, мондагы чыгышлар буенча киләчәктә дистәләгән мәкалә язып бастырырга була. Без монда шау-шу куптару, кемнедер гаепләү өчен җыелмадык. Кемнедер гаепләргә, Болгар номерларын кем җимергән дип бәхәс куптарырга да мөмкин иде. Киләчәктә бу хакта матбугат күп язар әле. Бу безнең өчен бик кирәкле әңгәмә булды. Рухи мирасыбыз бик зур. Бу зур сөйләшүнең башы гына әле. Мәсәлән, быел бик зур вакыйгалар көтелә. Беренче төрки-татар басма китабына 400 ел тула. Юкка гына китапны дөньяның сигезенче могҗизасы димәгәннәр. Көз көне, октябрь аенда бу уңайдан “Төрексой” оешмасы белән бергәләп халыкара конференция уздырырга җыенабыз. Ул Лейпцигта басылган “Төрки грамматика”га багышланачак. Ә Россиядә беренче төрки-татар китабы – Петр I нең манифесты 290 ел элек Әстерханда басылган. Анысы инде чын татар телендә (фарсыча, урысча вариантлары да бар). Аннары быел Коръәни-Кәримнең Казан басмасына 225 ел тула. Бу да бит күркәм вакыйга. Анысы буенча да конференцияләр узачак. Республикабызда Болгарны һәм Зөяне торгызу бара. Мин ТР Дәүләт Советы утырышында, “Зөя кирмәнендә һичшиксез татар эзе булырга тиеш”, дип чыгыш ясаган идем. Анда шушы төбәктәге татар тарихына кагылышлы музей булдырырга кирәк. Киләчәктә монда күтәрелгән мәсьәләләрнең эченә кереп, тагын да тәфсилләп сөйләшүләр, аларны чагылдырган мәкаләләр дә булыр әле. 7-8 июньдә Уфа каласында нәкъ менә шушы проблемаларга багышланган бик зур киңәшмә-җыен булачак. Анда Идел буе округыннан җитәкчеләр, парламент вәкилләре, галимнәр, белгечләр җыелачак. Әлеге җыенда чыгыш ясаганда монда яңгыраган фикерләрне, Татарстан тәҗрибәсен җиткерергә уйлыйм. Безнең чакыруга колак салып килгәнегез, фикерләрегезне җиткергәнегез өчен рәхмәт. Киләчәктә дә шулай фикерләшеп, киңәшеп яшәргә язсын.



Ватаным Татарстан
№ 112-113 | 08.06.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»