поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.06.2012 Җәмгыять

“Бер исән җирең дә калмаган”

Гөлия белән танышканыбызга быел ун ел була икән инде. Шушы вакыт аралыгында мин аны гаделлеге, ихласлыгы, ачык күңеллелеге, һәр нәрсәгә җаваплы каравы һәм акыллы кеше булуы өчен хөрмәт итәргә өлгердем. Якынча ике ел элек дустымның тормышында кискен үзгәрешләр башланды. Әледән-әле очрашып, аралашып торулар көннән-көн кимеде, шалтыратканда телефонын алмый, смсларга җавап бирүе туктады. Берара үпкәләп тә йөргән идем әле. Кабат аралаша башлаганда ул хастаханәдә, хәле начар иде.

Ике ел эчендә Гөлия зур сынаулар аша узды. Хәлләре яхшыргач та, болар турында газетага язуыма каршы булды. Әмма үгетли торгач, ярар, башкаларга гыйбрәт өчен генә языйк, дип ризалашты.  

Тәндә – хәлсезлек, күңелдә – бушлык  

– Үзең беләсең инде, бер эшкә тотынсам, күңелемне биреп эшлим, – дип сөйли башлады ул. – Эш урынымда да бик тырышып хезмәт иттем. Шактый гына уңышларга ирештем, планнар да зурдан иде. Әмма кинәт кенә тормышның асты-өскә килә башлады. Эштә дә, шәхси тормышта да, сәламәтлек ягыннан да «кара полоса» китте. Моңа кадәр уртак тел табып эшләгән җитәкчем белән дә бер-беребезне аңламый башладык. Бернигә дә кул бармый, күңел үсми. Чын-чынлап төшенкелеккә бирелдем, депрессия башланды. Бөтен үзгәрешләрне дә аруга сылтап, эштән китәргә кирәк, дигән карарга килдем. Калуымны кат-кат үтенсәләр дә, эштән тавыш-гаугасыз, алар куйган таләпләрне үтәп киттем. Кыскасы, ике арада үпкә хисләре булмады. Хәзерге акылым булса, бәлки, бераз сабыр да иткән булыр идем. Ул вакыттагы проблемалар чүп кенә булган икән...

Эштән китеп бер-ике көн узуга ук, түзеп булмаслык итеп аяк сызлый башлады. Башта, салкын тигәндер, дип уйладым. Ләкин өч-дүрт көн эчендә авыру азып, аякка бөтенләй баса алмас дәрәҗәгә җиттем. Әнинең сеңлесе, шикләнеп кенә: «Сиңа бер-бер хәл булмагандыр бит. Барысы да берьюлы каян килсен?!» – диде. Сихер, бозым ише нәрсәләргә бервакытта да ышанмадым. Шуңа күрә аны да: «Юкны сөйләмә әле», – дип туктата идем. Ә аяктагы авыртулар бөтен тән, баш, арка буенча таралуын дәвам итте, күзгә күренеп ябыга башладым. Әйтерсең үз тәнемә үзем хуҗа түгел, әйтерсең миңа 90 яшь... Тәндә – хәлсезлек, күңелдә – бушлык, төшенкелек. Беркем белән дә аралашасы килми. Ул вакытларда бармаган табиб, белгеч, эчмәгән дару калмады. Никадәр акча түгелде. Тик беркем дә төгәл диагноз куя алмады. Хастаханәләр бусагасын ярты елдан артык таптый торгач, синдә: «Бехтерев авыруы», – диделәр. Бу бик җитди авыру икән. Тагын да ныграк төшенкелеккә бирелдем. Әнинең сеңлесе генә: «Миңа ышанмыйсың. Дөнья булгач, төрле хәл була. Әлки районының Иске Чаллы авылында догалар белән өшкереп дәвалаучы Фәрзия апа бар. Күп кенә кешеләргә ярдәме дә тигән», – диде.

Бозымга имансызлык сәбәпче

2011 елның эссе җәй көне иде. Хастаханәдән чыгуга, мине күтәреп диярлек шунда алып киттеләр. Фәрзия апа авыруларны төркемләп кабул итә. Кешеләр арасында күз тию, бозым салу кебек күренешләрнең артуында имансызлык, әхлаксызлык, мал артыннан куу сәбәпче дип әйтә иде. Бездән дә кат-кат: «Арагызда кайсыгыз «Иман» догасын белә?» – дип сорады. Ә теге яки бу кешенең хәлен ачыклау өчен, ул аны гипноз халәтенә кертеп, үзенең үлгән улын, дәү әнисен чакыртып, авырудан сорау ала яки дәвалый иде. Беренче көнне йөзгә якын кеше җыелды. Анда күргәннәргә исем-акылым китте. Ул рәт-рәт булып тезелешеп утырган кеше араларында йөреп, өшкерә башлагач, кемнедер көзән җыера, кемдер очкылык тота, йә коса башлый, кайсысыдыр ямьсез тавышлар чыгарып егыла, яисә үрле-кырлы сикеренә. Авыррак хәлле кешеләр янында бераз тукталып, сөйли башлый. Ә икенчеләргә, сораулар бирсәләр дә, җавап бирми.  

Апаның ике ярдәмчесе бар. Аңлавымча, алар да шундый сәләткә ия. Беркөнне мин шуларның берсенә сорау бирергә җөрьәт иттем. Ул миңа башта икеләнеп карап торды. Аннан соң, Фәрзия апага барып: «Бу кызда бозым бит», – дигәч кенә ул миңа игътибар итте. «Бозым, әлбәттә», – диде. Шул көннән башлап, сорау бирмәсәм дә, яныма килеп үзе сөйли иде. Миңа төртеп күрсәтте дә, бар кеше ишетерлек итеп: «Бу кызның аяклары кара янган бит инде, – диде. – Күңел күзең белән кара. Синең биек үкчәле туфлиең бар. Шуның эченнән йә кыл, йә җеп, йә чәч, йә кадак кебек әйбер табарсың. Яныңда басып торганда ул үкчәмә һаман кадый. Бу хәлләргә ике ел бар. Бер исән җирең дә калмаган. Менә шуның кадәр генә җирең исән калган бит синең», – дип, үзенең йөрәк тирәсенә төртеп күрсәтте. Шул ук көнне Казанга кайтып китә алмадым әле. Икенче көнне кабат килгәч, апа: «Төне буе йокламадым, теге әйбер үкчәмне кадап чыкты. Туфлиеңны кызгандыңмы әллә? Коляскага калыр дәрәҗәгә җиттең бит инде», – дип ачуланды. Шуннан соң, ярәмчеләрен чакырып, үзләре генә белгән ишарәләр ясадылар. Аларның хәрәкәтләреннән тирән итеп сулыш ала башладым, һава җитми, башлар әйләнә. Ә Фәрзия апа: «Курыкма, кызым, эчеңнән белгән догаларыңны укы», – дип тынычландырды.

Аннан кайткач, әнигә шалтыратып, аяк киемнәремне яндырырга куштым. Абый аларның барысын да җыеп, авылда яндырган. Бер пар аяк киеме янганда сәер күренешкә тап булган. Башкаларыннан аермалы буларак, анысы өч сәгать янган. Шул вакытта аяк башында һәм үкчәсендә ике шәм рәвешендә кечкенә генә «учак» барлыкка килгән. Алар бер-бер артлы зураеп-кечерәеп янган. Шул ук көнне күрем күрдем. Икенче көнне килгәч, әби башта шул хакта сорады һәм дога укылган су бирде дә: «Аягыңны егерме минутка суга тыгып утыр, сөт кебек ап-ак булыр», – диде.

...Фәрзия апа яныннан кайтканга сигез-тугыз ай вакыт узды. Кемгә зыяным тигәндер, әйтә алмыйм. Беркемнең дә юлына аркылы төшкәнем булмады шикелле. Бәлки, кемгәдер эшемдә уңышларга ирешә башлавым комачаулагандыр... Шөкер, хәзер авыртуларым бетте, аякка бастым, тормышка яңа күзлектән карарга өйрәндем, дингә мөнәсәбәтем үзгәрде. Әби киңәш иткәнчә, бүген алдымны-артымны карап йөрим. Эшләрем дә уңга китте. Уйламаганда гына яхшы хезмәт урыны тәкъдим иттеләр. Анда да яңа максатлар куеп, булганына шөкер итеп яшим. Алга таба барысы да әнә шулай үз көенә генә акса иде, Йа Раббым! 


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»