поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.06.2012 Мәгариф

Безнең бакча – беренче катта

Дәүләт хосусый балалар бакчаларына ярдәм күрсәтәчәк. Шәхси бакчаларга һәм мәктәпләргә субсидияләр бирелә башлый. Законга бу хакта үзгәрешләр кертел­гәч, шушы өлкәдә эшләүче­ләрдә күп сораулар туды. Дәүләти булмаган белем бирү учреждениеләренә ташламалар билгеләү ни өчен кирәк булды соң?

– Әле ике ел элек кенә дәү­ләт шәхси учреждениеләргә ярдәм итәчәк дисәләр, мин моңа ышанмаган булыр идем. Безнең икенче бакчаның ачылышына хәтта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Шәхси мәгариф системасын үстерү өчен хөкүмәт зур эш башкарды, – ди шәхси бе­лем бирү проектлар өлкә­сендә белгечләр төркеме җитәкче­се Наталья Реснянская.

“Егоза” хосусый бакча директоры буларак танылган Наталья беренче мәртәбә лицензия алып йөрүләрен куркыныч төш кебек искә ала. 2004 елга кадәр шәхси белем бирү учреждениеләренә лицензия алу тәҗрибәсе юк иде.

Дөрес, субсидияләр бары тик дәүләт лицензиясе булган һәм балаларны электрон чират аша теркәгән бакчаларга гына каралган. Дәүләт ярдә­менең күләме муниципаль бакчаларда бер сабый өчен тотылган чыгымнар­га һәм балалар саныннан чыгып билгеләнәчәк. Әлегә аны бирү тәртибе җайга салынмаган, бәлкем, ул кварталга яки ярты елга бер мәртәбә күче­релер. Әгәр дәүләт субсидия түли башласа, балалар бакчасы өчен түләү дә кимиячәк, дип ата-аналарда өмет уянды. Шунысын әйтергә кирәк: акча учреждениегә күчерелә. Ул тәрбиячеләргә хезмәт хакын арттыру, шартларны яхшырту өчен тотылачак. Шул ук вакытта илнең кайбер төбәклә­рендә бакчага йөрмәгән са­быйларның ата-аналарына да компенсация түләү очраклары бар. Аны нәрсәгә тотасын гаилә үзе хәл итә.

Моңа кадәр шәхси бакчалар күбрәк педагог, тәрбия­че­ләр башлангычы белән оештырылса, дилбегәне эшмә­кәрләр кулга алды. “Мондый тәкъ­дим белән килүчеләр күп. Аларга бу төр бакчаларны оештыру тәртибе аңла­ты­ла, методик ярдәмлекләр би­ре­лә”, – ди ТР мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Гөлнур Манюрова. Дәүләт-шәхси хезмәттәшлек кысаларында төзеләчәк бакчалар, нигездә, социаль ипотека йортларының беренче катында урын алачак. Хөкү­мәт аренда өчен ташлама би­рә, ремонт ясарга булыша һәм аны шәхси эшмәкәрләргә тапшыра.

Әмма күпкатлы йортларда ачылган бакчаларның гомере озын булырмы соң? Анда яшәүчеләр, минем тынычлыгымны бозасыз дип, үз хокукларын даулый башламасмы? Чаллыда социаль ипотека йортында яшәүче берәү судка бирергә дә өлгергән инде. Нәтиҗәдә бу мәсьәлә бакча файдасына хәл ителгән. Роспотребнадзор исә өй янындагы мәйданчыкларга бәләкәчләрне алып чыгарга рөхсәт итә. Мондый гаугалар башка йортларда да кабатланмасмы соң?

– Социаль ипотека йортларында яшәүчеләрнең кү­бе­се – яшьләр. Бакча үз өеңдә булгач, тагын да яхшырак. Чиратларны киметү, сабыйларны бакчалы итүнең бер юлы бит бу, – ди Чаллы шәһәрендә мәктәпкәчә белем бирү уч­реждениеләре өчен җаваплы белгеч Венер Харисов.

Республикада дәүләт һәм шәхси хезмәттәшлек нигезендә 10 бакча эшли инде. Шуның тугызы – Казанда, ә берсе Тү­бән Камада ачылган. Казан, Чаллы, Әлмәттә 3 шәхси мәктәптә төркемнәр булдырылган. Кукмара, Бөгелмә, Казан, Түбән Камада шундый өстәмә белем бирү учреждениеләре оештырылган. Чаллыда тагын өч эшмәкәр үз бакчасын булдыру турында хыяллана. Аларга яңа бина төзү өчен урын бирелгән, берсе төзеп бетергән дә инде.

Билгеле, шәхси бакчалар­ның барысы да яшәп китә алмый, ярты ел эчендә ябыла. Ни өчен дигәндә, ата-ана, беренче чиратта, сыйфат өчен түли. Ә таләпләргә җавап бирмәгән бакчага, әлбәттә, ай саен 12-13 мең сум акча чыгарып бирәсе килми. “Бүген шәхси бакчаларга ихтыяҗ бар икән, нигә аны канәгать­ләндермәскә?”– ди Гөлнур Халирахмановна. Дәүләт ярдәм итеп торганда эшмәкәрләргә дә җиңел булачак. Ә дәүләткә бу төр бакчаларны тоту, чыннан да, отышлы. Гадәти бакчаларда бер бәләкәчне тәрбия­ләү дәүләткә елга 500-600 мең сумга төшсә, бу очракта чыгымнар 150 мең сумга гына төшә. Шул ук вакытта гади әти-әниләргә дә файдалы. Акчалы кешеләр шәхси бакчаларга сабыйларын теләп биргән очракта, гадәти мәктәпкә­чә белем бирү учреждение­ләрендә буш урыннар барлыкка киләчәк. Чиратны ки­ме­түнең менә дигән ысулы. Байлар да, гади халык та риза булачак.

P.S. Узган ел Татарстан мәктәпкәчә белем бирү учрежде­ниеләрен яңарту буенча федераль проектта откан иде. Хәзерге вакытта менә шул акчага җиһазландырылган 20 бакча шәхси мәгарифне үстерү буенча тәҗрибә мәйданчыгы булып тора. Күптән тү­гел ТР Мәгарифне үстерү институтында “Мәктәпкәчә белем би­рү учреждениеләрен альтернатив рәвештә үстерү­дә дәү­ләти-шәхси хезмәттәшлек” ди­гән темага семинар үткәрелде. Анда башка төбәкләрдән ки­лүчеләр шәхси бакча проектын төзеп карадылар. 


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 111 | 06.06.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»