поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.10.2008 Дин

ТӘЛГАТЬ ТАҖЕТДИН: «МИН ХӘЗЕР ПЕНСИОНЕР»

Тәлгать хәзрәт Таҗетдинны аерым таныштырырга кирәкми. Безнең илдә дә, ислам дөньясында да билгеле шәхес ул. 28 ел дәвамында Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти вазыйфасын үти. Диния нәзарәте тарихында ул уникенче мөфти. Тәлгать хәзрәтнең хезмәте коммунизмның динне танымаган чорына туры килә. Шул чакта ук татарлар өчен изге булган урыннарга барып, ата-бабаларыбызның рухына дога кылуларны оештыра башлый ул. Бүген Болгар җирендә ун меңләп татар мөселманы җыела икән, монда Тәлгать хәзрәтнең өлеше зур.

Тәлгать хәзрәт мөфти генә түгел, өч малай, ике кыз атасы, унбер онык өчен яраткан бабай да. Быел ул 60 яшен тутырды. Үзен пенсионер дип атый.  12 октябрьдә Уфада “Ислам – тынычлык дине” дип исемләнгән конференция узды. Аннары мөфти котлаулар кабул итте. Форсаттан файдаланып, без дә Тәлгать хәзрәтне туган көне белән котлыйбыз һәм изге теләкләребезне җиткерәбез.

 

– Тәлгать хәзрәт,  Сез үскәндә атеизм чоры иде. Шулай да, дин юлыннан киткәнсез. Нәрсә сәбәпче булды моңа?

 

– Казанның Сукно бистәсендә үстем. Ул вакытта Мәрҗәни мәчете генә эшләде, бабайлар җомга, гает намазларына шунда йөриләр иде.

 

Әти-әнием ул вакытта намазлы булмасалар да, әби-бабайлар гомер буена намаз укыды. Әтинең әнисе 94 ел гомеренең соңгы өч елында гына ураза тота алмагандыр. Әнинең әнисе Маһира әби Тәҗвидне дә, Коръәнне дә укый белә иде. Бабам да намаз әһеле булган.

 

Шәмаилләргә карап соклана идем. Нәрсә язылган дип, әти-әнидән сорыйм, алар әйтә алмагач, кызыксыну тагын да көчәя. Китаплардан карап телне өйрәнә башладым. Шуларның барысы да тәэсир иткәндер дип уйлыйм.

 

Дөрес, атеизм чорында динне тыярга тырыштылар. Ләкин иман манаралы мәчет эчендә түгел, ә кешеләрнең күңелендә. Халык диннән аерылмады. Мәрҗәни мәчетендә, яшерен булса да, дин дәресләрен бирделәр. Аллаһның рәхмәте яусын, Әхмәтзәки хәзрәт көн-төн укытты.

 

Мәктәпне тәмамлагач, ГПТУда белем алдым, аннары заводта слесарь булып эшләдем. Мәрҗәни мәчетенә йөргән бабайлар мине, зур өметләр баглап, Бохара мәдрәсәсенә  укырга җибәрделәр. Сугыштан соң анда Советлар Союзыннан нибары 5-6 кеше генә белем алган. Аннары Мәрҗәни мәчетенә имам булып кайттым. Татарстан мөфтиләре Габдулла хәзрәт Галиулла, Госман хәзрәт Исхакыйларны 7-8 яшьләрендә Рәшидә абыстайның сараенда яшерен укыттым. Аннары белемнәрен Әхмәтзәки хәзрәттә чорнадылар. 22 шәкертемнең барысы да имам, мөфти булды.

 

– СССР заманында Сез җитәкләгән диния нәзарәте СССРның Европа һәм Себер өлеше мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте дип аталды. Бик зур территорияне колачлый иде ул. Һәм Сез аның рәисе булып сайландыгыз.

 

– Ул вакытта дүрт диния нәзарәте эшләде. Иң борынгысы Уфада урнашкан. Әби патша әмере, мөселманнарның соравы һәм мәҗбүр итүе буенча 1786 елның 2 сентябрендә ачыла ул. 1943 елда безнең оешма ярдәме белән Урта Азия һәм Казахстан мөселманнары өчен диния нәзарәте төзелә. Төньяк Кавказда да оештырыла. Кырымның үзенең диния нәзарәте булган. Боларның дүртесе дә автоном рәвештә эшләгән, идарә һәм акча мәсьәләсендә аерым эш иткәннәр, ләкин чит ил кунакларын кабул иткәндә, дәүләткә булышуда бердәм.

 

Габделбарый хәзрәт сырхаулагач, мөфти сайлау мәсьәләсе килеп басты. Шулчак Мәскәүдән Әхмәтҗан хәзрәт Мостафинны куярга теләк бар иде. Барысы да аның хәзрәт булуын теләде, ләкин ул вазыйфадан баш тартты. Мәскәүне ташлап китәсе килмәде, яше дә 70-80дә иде.

Ә диния нәзарәте ул вакытта көпчәксез арбаны хәтерләтте. Территориясе зур булса да, нибары 94 мәчет бар иде. Татарстанда – 15, Башкортостанда – 16, Самара өлкәсендә – 11, калганнары Пенза, Түбән Новгород, Әстерхан, Сарытау якларында эшли. Диния нәзарәтендә ике-өч  кеше исәпләнә.

 

Миңа да тәкъдим иттеләр, ике ел ярым каршы булдым. Ул вакытта миңа 32 яшь, өйләнгән, 5 балам бар. Сабый түгелмен, шуңа да нинди авыр эш йөкләнгәнен аңлыйм.  Аллаһ, халык, хөкүмәт каршында җаваплылык бит бу. Укырга киткән вакытта туганнар арасында, дин бетә, бабайлар үлеп беткәч, мәчеткә йөрүчеләр калмаячак, перспективасы юк, дип әйтәләр иде. Остазым Әхмәтзәки хәзрәт белән киңәшләшкәч, ул: “Аллаһ сиңа дини белем алырга мөмкинлек бирде. Аны кулланмасаң, дезертир буласың”, – дип кырт кисеп, фатихасын бирде. Мөфтилек эшен дә бер шарт белән йөкләделәр. “Уфада рәислек итсәң дә, Мәрҗәни мәчетендә имам булуыңны туктатмыйсың. Һәр ай саен җомга намазында вәгазь сөйләячәксең”, – диде мөтәвәлли. Лаеклырак кеше табылганчы мөфти булып 4-5 ел эшләрмен дә китәрмен дип уйладым. Уфага гаиләм дә килмәде. Кайтып елый-елый вәгазь сөйләгәнем истә. 94 мәхәлләне ишәйтергә мөмкинлек юк. Мөфти буларак, яңа мәчетләр ачарга юл күрсәтү хакым да булмады.

 

Зур мөмкинлекләр булмаса да, һичьюгы шәкертләр укытып калдырырга дигән максат куйдык. Икенче теләк – Уфа белән Казан арасындагы авыл-шәһәрләрдә мәчетләр ачу. Аллага шөкер, Бөгелмә, Баулы, Октябрьск, Әлмәттә Аллаһ йортлары калкып чыкты. Бүген Үзәк диния нәзарәтенә караган 1555 мәчет бар.

 

– Быел диния нәзарәте оешу турында указ чыкканга 220 ел тулды. Аның тарихында кайсы чорны, нинди мөфтине аерып телгә алыр идегез?

 

– Аларның кайсындыр аерып әйтсәм, гөнаһлы булырмын. Бөтенесе дә лаеклы, һәркайсы үз урынында, үз вакытында хезмәт иткән. Аларның берсенә дә җиңел булмаган. Риза Фәхретдиннең шәхес культы чорларында Финляндиягә, бераз булса да ризык җибәрә алмассызмы, дип, тилмереп язган хатларын укыганым булды. Меңләгән муллалар төрмәләргә озатылган, үтерелгән, мәчетләр җимерелгән вакытта мөфтилек эшен алып бару рәхәт булганмы? Сугыш вакытында Габдрахман хәзрәт Рәсули фашистларга каршы сугышны җиһад көрәше дип игълан итә. Барлык мәчетләрдән хәер-сәдака җыеп, танклар сатып алырга акча юнәтә. Сталинның рәхмәт хатлары бар бу турыда. Шакир белән Абдулвәли хәзрәтләре эшләгән чор Хрущевның динсезлек вакытына туры килсә дә, булган мөмкинлекләрнең барысын да кулланырга тырышканнар, тик ятмаганнар. Өметсезләнмәгәннәр, динебезне саклап безгә җиткерә алганнар.

 

– Үзгәртеп кору чорында диннең дә, милләтнең дә күтәрелеш вакыты булды. Бер-бер артлы татар мәктәпләре ачылды, мәчетләр сафка басты, туган телгә игътибар бирелә башлады. Ләкин  күтәрелеш булды да бетте. Бүген артка чигенеш сизелә. Халык мәчетләргә аз йөри, туган тел онытыла дип чаң сугабыз. Нәрсәгә бәйле бу тайпылыш?

 

– Андый фикергә нигез бар кебек. 1990-1992 еллар – дини һәм милли күтәрелеш, яңарыш чоры. Аннары суверенитет парадлары башланды. Хөррият дип игълан ителгәч, һәркем үзенчә яши башлады. “Дин, милләт” дип мин-минлек китте, аның бәрабәренә үз дәрәҗәсен  күтәрергә азапланучылар да аз булмады. Чечнядагы афәт бездә дә кабатланырга тиеш иде. Моның өчен бар нәрсә эшләнде. Үзәк диния нәзарәте иң беренче каршы чыкты. Милли хәрәкәткә, билгеле, бу ошамады, безнең тарафка гаеп атулар, һөҗүмнәр булды. Ләкин бу мәсьәләгә милли яктан гына түгел, ә дин, иман призмасыннан да карарга мәҗбүрбез. Диния нәзарәте милләтчелеккә риза булмады, бүлгәләнүгә каршы торды. Милләтне, туган телне саклау яклы без. Ләкин Русия дигән ил бүлгәләнсә, берәүләргә азык кына булачак. Аерылсак, ашап бетерәчәкләр, бергә булганда тешләре үтмәячәк.

 

– Татарстан, Башкортостанның бәйсезлегенә каршы дигән сүзме бу?

 

– Каршы түгел, ләкин чама белән булырга тиеш  азатлык. сәясәткә кереп китәсем килми, ләкин ул вакыттагы  вакыйгалар милләтләр арасындагы низагка кадәр үсә башлады. Төрле демонстрацияләрдә, фәлән кеше начар дип, үткән заманнардан гаеп-хата эзләделәр. Бүгенге, киләчәк белән яшәү мөһим. Гыйбрәт алырга кирәк, ләкин үткән чорлардагы ачы хатирәләр белән алга атлап булмый. Милләтне, телне саклау үзебездән тора.

 

Мәчетләрнең халык белән тулы булу-булмавы – дин үсешенең күрсәткече түгел. Дин ул тормыш рәвеше булырга тиеш. Гаиләдә, бер-беребез белән эш иткәндә дә шәригать кануннары буенча барсын ул. Ә минемчә, бу көннән-көн арта. Яшьләр хәләлме-хәрәмме дип ризык ашый, гамәл кыла. Хәзер ничек намаз укырга дигән гади сорау бирмиләр, бизнес алып барганда теге яки бу гамәл хәрәм эш түгелме диләр. Бу бит алга китеш.

 

– 90 нчы еллар башында Татарстан да, Башкортостан да үз диния нәзарәтләрен булдырды. Үзара мөнәсәбәтләре ничек?

 

–  Аерылып чыктылар, хәерле булсын. Анда да минем шәкертләрем мөфтиләр. Ул вакытта арабызда фетнәләр чыкса да, аларның күркәм эшләренә сөенәбез генә. Аллаһны сөй, Аллаһ кушканча яшәргә тырыш, башка бәндәләрне яратканда эшеңдә уңыш булыр. Кешеләрне аерып, талашып, теге мулла жулик яисә динсез дип барлык дөньяга хурлаган саен муллаларның түгел, ә диннең кадере төшә. Шуңа күрә күңеле белән Аллаһка ихлас ышанган кеше мәчеткә гайбәт, талаш ишетергә, күрергә барсынмы?  Өемдә намаз укып, күңелем тыныч була дип уйлый ул. Дин әһелләренең дә, безнең дә хата бу. Ә шул ялгышларны сөенеп файдаланган кешеләр тик ятмый.

 

Диния нәзарәтләре белән аралашабыз, бергә эш итәбез, төрле форсат буенча күрешкәлибез. Фетнәләр булса да, без, Үзәк диния нәзарәте президиумы, беркемне дә гаепләмәскә, каршы хәрәкәт итмәскә дип сөйләштек.

 

– Русиядә бердәм диния нәзарәте булдырырга нәрсә комачаулый? Ураза гаете уңаеннан котлавында РФ премьер-министры Путин, Русия мөселманнары берләшә, бер-берсенә якыная башлады, диде. Бу бер мөфтият, бер диния нәзарәте дигән сүзме?

 

– Католикларның папасы, буддачыларның далай ламасы, православиелеләрнең патриархлары бар. Ә бездә “папа” да, “мама” да юк. Ник алай? Һәр илдә бер мөфти булырга тиеш. Дөнья буенча да мөселманнарның бер лидеры булу мөһим. Бу фикерне берничә ел элек әйттем һәм моңардан соң мине тиле диделәр. Католиклар исеменнән бер кеше сөйли. Православиелеләрдә дә шулай ук. Безнең илдә генә мөселманнар исеменнән 60 кеше үз фикерен белдерә. Барыбыз да төрлечә сөйлибез дип әйтә алмыйм, 25 мөфти Үзәк диния нәзарәтенә карый. Коръәнгә таянып, бер сүзне әйтергә тырышабыз. Бүген дә төрле карашта торырга мөмкинбез һәм бу шулай булырга тиеш тә, ләкин безгә бер уртак фикергә килеп эш йөртергә, алга хәрәкәт итәргә кирәк. Русия мөселманнары исеменнән башкаларга рәсми рәвештә үз позициябезне аңлатырга тиешбез. Ә бүген ничек?! Берәүләр бер төрле, башкалар икенче төрле сөйли. Шуның белән Аллаһның динен дә быкырдата, мөселманнарның кадер-дәрәҗәсен дә төшерә. Шунлыктан мөселманнар – бандит-террорчылар, бу заманга яраклашмаган надан халык дигән фикер йөри башлый. Ислам дөньясында күпме талаш, тарткалаш. Әгәр дә патша, СССР вакытындагы дәрәҗәбезне саклап кала алган булсак, Русия мөселманнары дөнья мөселманнары өчен үрнәк була алыр иде. Аллаһның язмышы бар. Әгәр дә динебезнең куәтләнүен максат итеп куябыз икән, барыбер якынаерга, берләшергә тиешбез. Берләшүебезне сизми дә калырбыз, иншалла. Бу вакыйгалар якынлашып килә. Моны безнең өчен хөкүмәт эшләмәячәк, мәҗбүр дә итә алмаячак. Берләшер вакыт җитте. Якынаюның бер дәлиле – бүген ислам университетлары бергә эш итә, укыту программалары тәңгәлләште.

 

– Ә лидер булырлык кеше бармы соң?

 

– Диния нәзарәтләрен берләштереп, Тәлгать Таҗетдин үзе лидер булырга тели, дип әйттеләр. Юк, кирәкми ул лидерлык, бу вазыйфа да җитә. Мин хәзер пенсионер. Аллаһның бар андый лидер булырлык шәхесләре. Кеше мөфти дә, патша да була алмый, әгәр дә Аллаһ моны теләмәсә. Ислам исеменнән сөйләп эш итүчене Ходай үзе билгели. Аллаһтан илһам, куәт кирәк. Бу вазыйфа – Аллаһның йомышын үти торган авыр хезмәт. Рәхәт чигеп тәхеттә утыра торган җир түгел. Кем булса булсын, Аллаһ насыйп иткән кеше сайланыр.

 

– Узган җомгада Грозныйда зур мәчет ачылды. Анда махсус телестудия дә каралган, атна саен җомга намазы бөтен Чечняга трансляцияләнәчәк ди. Казан, Уфадан җомга намазларын безнең республика каналларында күрсәтүне оештырып булмыймыни? Мондый инициатива белән чыкканыгыз бармы?

 

– Бар. Элегрәк Татарстанда да бу мәсьәләне кузгатканым булды. Уфадагы җомга намазлары яздырылып, Татарстан телевидениесе эфиры аша күрсәтелә иде. Ярты ел чамасы барды ул. Тәрбия сүзләре артык булмас иде, әлбәттә. Телевидениедә җомга намазларын күрсәтү хакында мөфтиләрнең генә әйтүе аз. Халык ник үзе мөрәҗәгать итми?! Татарстанда мең мәчет икән, мөселманнар үзләре хат юллап, мөрәҗәгатьләрен әйтә ала. Башкортостанда да шулай ук. Сорарга кирәк. үзәк телевидение аша ике гает вәгазе күрсәтелә. Ләкин Беренче каналга моның өчен 350 меңешәр сум түлибез. Хәер, республикада акча алмыйлар. Ләкин һәр җомга саен халык 30-40 минутлык вәгазь тыңласа, канал җитәкчеләренә рәхмәт кенә әйтер иде мөселманнар.

 

– Халык хакимнәргә карап эш итәргә өйрәнгән. Чечняда бу эшләрнең башында президент Рамзан Кадыйров тора. Минтимер Шәймиев, Мортаза Рәхимовтан аермалы буларак,  аның кулында тәсбих, ике сүзнең берсе – “Аллаһ”, башыннан түбәтәй төшми...

 

– Президент булса да, беренче чиратта мөфти улы бит. Ул эшләмәсә, тагын кем башкарыр ул эшне? Президентларны тикшерергә безнең хакыбыз юк. Алар – Аллаһның җирдәге шәүләсе. Без бары тик Аллаһтан аларның күңелләрен иман нуры белән яктыртуын сорый алабыз. Халык теләсә, эшләрләр иде алар моны.

 

– Мәчетләргә халыкның аз йөрүендә зыялыларның Аллаһ йортында булмавы да гаеп ителә. Килешәсезме?

 

– Килешәм. Дин таркалып барганда милли зыялылар бу эшкә үз өлешләрен кертте. Исламның, диния нәзарәтенең бүлгәләнүендә милли хәрәкәттә катнашучыларның да кулы уйнады. Әгәр дә алар киңәш биреп, белемнәрен, акылларын эшкә җигеп, дин әһелләре белән бердәм  хәрәкәт иткән булсалар, бу хурлыкка төшмәс идек. Мәчетләргә кеше йөрми икән, милли зыялыларның да Аллаһ каршында җаваплылыклары бар. Без аларга һәрдаим намазда бер сафта булсак, эштә дә бердәм булыр идек дип әйтеп киләбез.

 

– Мәчетләргә урыс теле үтеп керде. Вәгазьләр, хөтбәләр шул телдә уза. Дин урыслаша. Элек дин телне, милләтне саклаган дисәк, бүген киресенчә булып чыга...

 

– Үзгәртеп кору чорына кадәр диния нәзарәте эш кәгазьләрен алып бару, мәчетләр арасында хатлар язышу гарәп хәрефе белән татар телендә булды. Кириллицаны кертмәдек. Ләкин соңыннан урыс хәрефе дә,  теле дә үтеп керде.

 

Җомга вәгазьләрен татарча сөйләдем. Үзәк каналларда күрсәтелгән вакытта гына гает намазларын ике телдә алып бардым. Узган ел урыс телендә генә булды, үпкәләүчеләр шактый иде. Хәзер җомга вәгазьләре дә урысча бара. Имамнар урысча сөйләргә мәҗбүр. Аллаһ йортына йөрүчеләрнең күбесе Урта Азия, Кавказ халыклары, ә алар татар телен белми. Шәһәр мәчетләрендә 95 процент яшьләр, туган телдә вәгазьне аңлый торган дәрәҗәдә түгелләр. Ә динне җиткерергә кирәк.

 

Аннары мин Башкортостанның, Татарстанның гына түгел, Русия мөфтие. Динне урыс телендә дә аңлатырга тиешмен. Дөрес, туган телне саклау мөһим. Ләкин бу имамнар вазыйфасы түгел. Моның аерым кешеләре булырга тиеш. Балалар бакчалары, мәктәпләребез, боларга кадәр ата-аналарыбыз кайда? Имам туган телне өйрәтсенме, динне аңлатсынмы?! Вәгазьләрне урысча сөйлибез икән, димәк, урыслардан яшерә торган сүзебез юк. Аларның күңеле булырдай сүзне әйтергә тиешбез. 14 гасыр дәвамында татарга да, башкортка да яраган дин башкаларга да ярамасмы?! Урысча сөйләве җиңел түгел. Туган телдә ләззәтләнеп вәгазь уку үзе бер бәхет. Ләкин урысча сөйләргә мәҗбүрбез.

 

– Тәлгать хәзрәт, бүген тыелган мөселман китаплары бар, байтак мөселман төрле экстремистик оешмада булган дип гаепләнеп төрмәдә утыра. Сез бу хәлләрдән хәбәрдармы? Ярдәм сорап килүчеләр бармы, булышасызмы?

 

– Дин эшен алып барган өчен бер генә кешенең дә төрмәдә утырганын белмим. Экстремизм, терроризм эшләрендә катнашкан икән, андый кешеләрне яклау мөмкин түгел. Канун буенча башкарган эшләренә үзләре җавап бирергә тиеш. Әгәр дә хөкүмәт законын бозмасалар, ул вакытта без яклауда катнашабыз. Бер ширкәттә намаз укыганнары өчен эштән куганнар. Бу очракта ярдәм иттек. Ләкин газ торбаларын шартлатып, экстремистик әдәбият таратып йөрүчеләрне яклый алмыйбыз. Халыклар арасын бутап, фетнә чыгаручыларның хаклы булуы мөмкин түгел.

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 17 | 24.10.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»