поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.06.2012 Җәмгыять

Трассада туган уйлар

Лениногорскидан Чаллыга барам. Әлмәт белән Зәй арасында бер кыз кул күтәреп басып тора. Юл читендә әле карлар ята, ә бу шактый юка киенгән. Туктадым. Карап торырга 16-17 яшьлек кыз бала.

Кереп утырды. Утыруы булды, салонга шунда ук әчкелтем аракы исе таралды. Туктавыма беренче үкенүем шунда булды. Кузгалып киттек. Барган хутка кызның ки­ем-салымына да игътибар итәм. Шактый таушалган чалбар, күптән сабын күрмәгән кофта. Үзе әле елмайган була. Миңа Чаллыга кирәк иде, ди. Тик акчам юк, мин сезгә... башкача түләрмен, ди. Бу урында мин, ник туктадым дип, инде икенче тапкыр үкендем. Моны, сабый гына бит әле, этеп-төртеп төшереп калдырсаң, салкын. Калдырмасаң, аракы исенә, башка исләргә, кызның үз-үзен тотышына, сүзләренә аллергия башланган иде инде. Шулай да мин түзәргә булдым.

 

Әкрен генә сораштыра башладым. Исемен, бу трассага ничек килеп эләккәнен, ни өчен иртә таңнан салмыш булуын. Исемен үзгәртеп Лена дип атыйк инде. Һәрхәлдә, татар кызы түгел иде ул. Коеп куйган чибәрлеге дә юк. Трассага акча эшләргә чыккан икән. Төне буе машинадан машинага күчә-күчә “тир түккән”. Эшләп булдымы соң акча, дим. Аз-маз булды инде шунда, ди бу. Тик күп очракта 50 тәнкә бирәләр дә тизрәк төшереп калдыралар икән. Кайчакта ашаталар да әле, ди. Эчертү­ләре инде сорамасам да билгеле иде. Кулында “эшләгән” акчасына алган сөен­чесе – кесә телефоны. Шуны әйләндерә-әйләндерә карый. Төймә­ләренә баскалый. Сабыйлыктан чыкмаганлыгы әллә кайдан кычкырып тора. SIM карта гына алып булмады әле, ди. Анысы да булса, бәхете бөтенләй түгәрәкләнәсе.

 

Әтиең, йә булмаса әниең бармы соң, дим. Кызыкай әтисен бөтенләй белми икән. Әнисен эчкән, беркайда да эшләмәгән, Ленаның дөньяда барлыгын белмәгән өчен инде хәтсездән ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Ярты елдан артык күргәнем дә юк үзен, ди. Ленаны балалар йортына билгеләгән булганнар. Ул аннан качкан. Сөйләве буенча, тәрбиячеләр дә, өлкәнрәк кызлар да аны гел кимсет­кәннәр. Бүтән кайтмыйм мин анда, ди.

 

Зәй каласына җиткәч, кызый Чаллы турында онытты. Һаман шул sim-карта кайгысы. Машина була ул, Чаллыга ничек тә барып җитәм инде, ди. Тик менә ул картаны паспортсыз бирмәгәннәрен ул белде микән? Мин исә сораштырып тормадым. Тәрәзәләрне киереп ачып машинаны җил­ләттем дә алга чаптым.

 

Үсеп җиткәч кем була бу бала? Шушы борынгы һөнәр иясеме? Йә булмаса бер каракмы? Беркайда да эшлә­мәү­че бомжмы? Аңардан адәм рәтле хатын-кыз, ана чыгуы бик шикле бит. Ә балигъ булмаган кыз баланы кулланучы шоферлар кемнәр? Аларның да күбесен заманга яраклашкан түбән әхлаклы затлар дип беләм. Шофер­ларның күбесенә маҗара ки­рәк. Очсызлы маҗара. Ә монда балигъ та булмаган, барысына да риза кыз бала. Аларның берәрсе Лена урынында үз кызын күз алдына китерде микән? Китерсә дә, бик сирәге китергәндер. Менә шундый хәлләр...

 

Без инде менә уникенче ел ХХI гасырда яшибез. Компь­ютерлар да хәзер кесә телефоны зурлыгында гына. Урамдагы биш машинаның дүртесе – ялтырап торган иномаркалар. Супермаркетларга керсәң, андагы товарлар күплегеннән күзләр камаша. Шулай булуга да карамастан, урамда – миллионлаган ятим бала. Кеч­ке­нә, балигъ булмаган бомжлар. Үзе ятимлекнең әче­сен-тө­че­сен татыган язучы Анатолий Приставкин исән чагында, әле моннан 4-5 еллар гына элек: “Бүген урамнарда – 4 миллионнан артык караусыз, ташландык бала. Аларга 10-15 яшь. Димәк, без тагын 5-10 елдан шул ук кү­ләмдә җинаять­челәр алачакбыз”, – дип язган иде. Бик дөрес сүзләр. Илдә дәүләт игътибар итмәгән, кү­рергә те­ләмәгән криминал питомник эшләп ята.

 

Провинциядә бик күзне ертып кермәсәләр дә, алар би­редә дә бар. Ә зур шәһәрләрдәге вокзалларны, урамнарны әйткән дә юк. Аларның үз законнары. Тамак туйдыруның, акчалы булуның бердәнбер юлы – урлау. Сугышасың икән – беренче булып сук. Шулай булмаганда, үте­реп китәргә дә мөмкиннәр.

 

Аңлашылып та бетми. Дәү­ләт өчен кайсы әһәмиятлерәк соң? Шау-шу белән үткән сайлаулармы? Америка белән багланышлармы? Үтәлер-үтәл­мәс илкүләм проектлармы? Әллә шушы караусыз, язмыш кочагына ташланган балалар язмышымы? Совет влас­теның беренче елларында, илдә гомуми хәерчелек булганда да, заводлар да тө­зе­гәннәр, тик Макаренко системасы тибындагы колония­ләр оештырырга да онытмаганнар. Әйе, га­ләмне яулау да, компьютерлар да, башкасы да кирәктер. Тик илдәге яхшы әхлакый климатны бернинди техника да тудыра алмый. Аның өчен җәмгыятьнең үзендә әхлак беренче урында булырга тиештер. Бала хәер сорашып йөргәндә, без гарь­ләнә бе­лергә, алай гына да тү­гел, чаң сугарга тиеш. Без кайбер өлкәләрнең депутатлары фахи­шә кызлар артыннан вокзалларга килеп, 2-3ен сайлап алып, юып, чистартып, файдаланып, кире урамга чыгарып җибәргәндә дә чаң кагарга тиеш. Халык ялчыларына аз гына да оят түгел. Алар шул ук трасса шоферларыннан бернәрсә белән дә аерылмыйлар. Тик ул балалар барысын да хәтерләрендә саклаячаклар. Алар зурлар тормышына бү­реләр булып керә­чәкләр. Үчен дә алачаклар. Аерым кешеләрдән генә тү­гел, барыбыздан да, җәмгыять­тән алачаклар. Безгә шул кирәкме?


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 111 | 06.06.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»