05.06.2012 Интернет
TATAR доменын теркәүгә гариза бирелгән
Халкыбызның алдынгы яшьләре янып йөргән мөһим проект, ниһаять, чишелешен табыр кебек. Бөтендөнья пәрәвезендә .tatar дигән югары дәрәҗәдәге доменны теркәүгә гариза бирелде.
Бу хәбәрне Казанда Интернет технологияләренә багышланган бер семинарда Ru-Center вәкиле Андрей Воробьев ирештерде. (Ул әлеге компаниядә PR һәм дәүләт органнары белән эшләүче департаментны җитәкли). Шулай ук .deti, .skolkovo, .рус кебек доменнар да үз язмышының хәл ителүен көтә.
Мәскәү вәкиле гаризаның кем тарафыннан тапшырылганын әйтмәде, алай да моннан берничә ел элек .tat доменын булдыру идеясе белән Россиянең хәзерге элемтә министры Николай Никифоровның йөрүен искә алды.
Юридик затлар һәм хакимият органнары югары дәрәҗәдәге доменнар теркәү мөмкинлеген узган ел гына алган. Проект New gTLD (generic Top-Level Domain) исемен йөртә. Аның белән параллель рәвештә ECLID, ягъни Европаның мәдәни-лингвистик доменнары программасы да тормышка ашырыла. Беренчеләрдән булып Интернетта үз бәйсезлеген Испаниядә яшәүче каталон халкы яулый. 11 миллионлы милләтнең .cat домены 2005 елдан бирле гамәлдә. Каталоннарның эзеннән Шотландия (.scot), Уэльс (.cym), Галисия (.gal), Басклар иле (.eus) китте. Якын арада алар да үз проектларын тормышка ашырмакчы. Россиядә ECLIDның аналогы булдырылган – RUCLID.
Андрей Воробьев әйтүенә караганда, гариза язудан алып милли доменда берене сайтлар барлыкка килүгә кадәр ел ярымга кадәр вакыт узачак. RUCLID кысаларында тапшырылган мөрәҗәгатьләрне Ru-Center быелның ноябрь-декабрь айларыннан карый башлый. “Иң яхшы очракта да доменнар тулы куәткә киләсе ел азагында гына эшләп китә ала”, - дип аңлатты белгеч. Бәяләргә килгәндә, гариза бирүченең беренчел кертемнәре 250 мең долларга кадәр тәшкил итәчәк. Моннан тыш доменның даими эшчәнлеген тәэмин итәр өчен ел саен 2-3 миллион доллар акча тотарга кирәк була. Патриотлык хәзер кыйммәт тора шул!