поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.06.2012 Икътисад

Банк ятьмәсе

Көтмәгәндә кесә телефоным шалтырый. Таныш түгел номердан ягымлы хатын-кыз тавышы эндәшә. Саклык банкыннан икән. “Сез безнең ышанычлы клиентыбыз, нигә кредит алмыйсыз?” – ди. “Ышанычлы клиент” булуым – шушы банк картасыннан айныкын-айга пүчтәк кенә хезмәт хакы алуым. Банкка калдырып булмый бит инде эшләп алган акчаны.

Мин кредитка бернинди дә мохтаҗлыгым юк икәнен әйтеп, сүзне кыска тотмакчы булам, әмма теге як бирешми. Бер дә бурычка алма­вымның сәбәбен сорый. Бик гаҗәп инде бу, кешедән әҗәткә ба­туының сәбәбен сорарга була, ә менә кредит коллыгына төшми икән, бу бит инде аның гап-гадәти яшәү рәвеше булырга тиеш. Бигрәк тә сүз процентлы кредит турында барганда, адәм баласының аннан ерак торырга тырышуы үзеннән-үзе аңлашыла. Тик без рибага, ягъни процент капиталына баткан җәмгыятьтә яшибез, шуңа күрә сабыр гына аңлатырга туры килә: процентлы әҗәттән мине иманым тыя. Мине: “Риба җит­меш ике гөнаһ кадәр. Ул рибаның гөнаһ йөзеннән иң кечкенәсе – мөселманның анасы белән зина кылганы кебек. Рибадан булган бер дирһәм акча утыз зинадан да явызрак”, – дигән сүзләр куркыта. Шуларга иман ки­терүем төн йокымны тыныч итә, банк коллек­торларының үч алуыннан, җәзага тартуыннан да имин яшим. Ике курку бергә килми: рибадан курку мине эшләнгән гөнаһ өчен стресс кичереп, түлисе әҗәтләрдән депрессиягә бирелеп яшәү­дән имин итә. Каршы як аңлаган кебек булып телефонны өзә, мин дә эш шуның белән беттегә саныйм. Тик банк үҗәт рәвештә мине тынычлыкта калдырырга телә­ми: берничә көннән соң янә телефон шалтырый, тагын таныш түгел номер. Бу юлы яшь кыз тавышы, тиз генә банкка килеп үз исемемә рәсмиләштереп куелган (инде!!!) кредит картасын, “бүләк“ дип зурлап, алып ки­түемне үтенә. Болар миннән ай саен “мобиль банк хезмәте” дигән әкәмәт өчен утыз сум акча тотып калалар, хезмәтләре – минем хисабымдагы үзгә­решләрне игълан итеп тору. Тик бу “хезмәт” хәзер минем өчен түләүле террорга охшый башлады. Мин ашыгып бернинди дә кредит картасына заказ бирмәвемне һәм андый нәҗескә ихтыяҗым юклыгын аңлатам.

 

Банкның бу гамәле миңа наркобароннар, наркоманнар, эчкечеләр психологиясен хәтерләтә. Тегеләр дә үз араларына мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итәргә һәм тормыш төбенә төше­рергә ярата. Риба капиталы да яман шеш кебек, туктаусыз үзенә сәла­мәт күзәнәкләр эзли, чөнки шулар хисабына туена. Мондый паразитлар бизне­сының карталарны уң­га да, сулга да өләшергә ашыгуы кредит чире белән интегү­челәр өчен менә дигән форсат тудырыр иде, тик алары инде банкны кызыксындырмый, чөнки озакламый соңгы кат җелек­ләрен сыгу өчен алар­ның эшен коллекторларга тапшырырга туры киләчәк. Ә әлегә процент бәйлелегенә төшмәгән кешене күпме сыгып булчак! Файдаланылмаган мәйдан бит ул. Банк өчен “сөрелмәгән җир”. Мондый “чирәм җир”­ләрне үзләштерү бүген рибачылар өчен сулар һава кебек кирәк. Әнә икътисадчы Владислав Жуковский: “Россия­нең банк секторы упкынга тәгәрәп бара”, – ди. (Бер Россиянеке генә түгел һәм бер банк секторы гына түгел, бөтен капиталистик икътисад түнтә­релештә бү­ген). Ә Татарстан Милли банкы рәисе Евгений Богачев: “Хәтта авыл ху­җалыгы да хәзер банкка караганда хәвефсезрәк”, – дип белдерә. Мондый сүзләргә комментарийлар ки­рәкми дип беләм. Кредит тарихларның милли бюросы (КТМБ) дигән оешма аналитиклары да әнә, чынлап та, хә­вефле статистика ки­те­рәләр: россиялеләр кредит түләүне торган саен күбрәк кичекте­рәләр, ди. КТМБ 60 көннән артык түләве кичектерелгән әҗәт­ләрне “проблемалы әҗәт­­­ләр”гә кертә. Гадәттә куллану кредитлары һәм ме­нә нәкъ миңа банк көчләп тагарга тырышкан кредит карталары буенча тү­ләүләр ки­чектерелә.

 

Нефть бәяләре төшү, ка­питалның илдән массакүләм качуы фонында эшсезлек үсә башлагач һәм хезмәт хаклары кимегәч, куллану то­варларына бәя­ләр кү­тә­релгәч, мондый проблемалы кредитлар саны тагын да үсәр дип уйларга кирәк. Әгәр дә бу күренеш тенденция рәвешен алса, ришвәткә һәм караклыкка баткан хезерге режимны түнтәрү, сәя­си элитаны алыш­тыру өчен социаль челтәрләрдә оппозицион митинглар оештырып мә­шәкатьләнү дә кирәк булмаячак, түземе төкәнгән массалар урамнарга болай да чыгарлар. Моңа ришвәтче чиновниклар һәм көч структурасы вәкилләре без ышанганга караганда да ныграк ышана. Экспертлар белдерүенчә, капиталның чит илгә ашыгуында нәк менә шул ике катлау гаепле: акчаларын Көнбатышта яше­рергә маташалар. Икътисадчы Юрий Бабуров: “Бер­кемгә дә сер түгел: Россиядә эре капи­талның хуҗасы – чиновниклар һәм көч структурасы вәкилләре. Аларның исә “арттыру һәм саклаулары” үзенчә. Алар өчен бит арттыру функциясен капитал тү­гел, ә административ ресурс үти (безнең телгә күчерсәк, ришвәт һәм откат дигән сүз инде ул – Р. Ф.), ә менә саклау чит илдә ышанычлырак”, – ди. Инде идарәче мафия Россия банк­­лары белән араны өзүне кулай саный икән, гади халыкка нишләргә кала? Бар­лы-юклы суммадагы банк контрактларын өзү һәм рибачылар белән бүтән эш итмәү.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 110 | 05.06.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»