поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.06.2012 Мәдәният

Татар офыгын киңәйткән әдип (Миргазиян Юныска 85 яшь)

Нинди кимәлдәге вакыйга соң бу татар өчен? «Өянке»дән башлыйк әле. Әдипнең «Безнең өй өянке астында иде» дигән хикәясен «Казан утлары» да, «Идел» журналы да икешәр тапкыр бастылар. Соңгысында (2001, № 12) «Идел» хикәянең автордан махсус сорап яздырган иҗат ителү тарихын да бирде әле.

Италиядә, Генуя шәһәрендәге зиратта совет диңгезчесе Габдрахманның (капитанның беренче ярдәмчесе), асылда авторның үзенең, туган ягын сагынып чит илдә интегепләр гомер кичергән татар карчыгы белән очрашуы турында укыганда тетрәнми калган кеше булды микән? Вакыйга иң әүвәл, әлбәттә, авторны тетрәндерә (моңа, бәлкем, Миргазиян абыйларның өйләре дә өянке астында булу да тәэсир иткәндер). Һәм бу тетрәнү безгә... татар язучысын бүләк итә! Паустовскийның

70 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән конкурста «Железный слон» дигән хикәясе белән беренче урынны алган, хәтта энесе Вахитка да хатларын урысча гына язган Миргазиян Юнусов әлеге хикәяне, үзе дә һич көтмәгәндә, татарча яза. («Хикәяне укыганнан соң барлыкка килгән иң җитдие, минем язмышымда тирән эз калдырганы: «Җәмәгать, мин әле һаман татар икәнмен ләбаса!..»)

Бу хикәяне Финляндия татарлары елый-елый укыганнар. Карчыкның язмышы алар язмышына да аваздаш бит. Хикәя мине дә тетрәндерде. Бер милләттәшебез өчен ут йотудан тыш, гомумән татар язмышы турында да уйланырга мәҗбүр булдым чөнки. Миргазиян абыйның үз сүзләре белән әйтсәк, «Гасырларга сузылган таралу-таркалу кайларга гына олактырмаган татар кешесен. Меңләгән, миллионлаган татар сөякләре Җир шарының төрле кыйтгаларында күмелеп калган...» Исеме әйтелмәгән бу әбинең язмышында туган җиребездә дә килмешәк хәлендәрәк яшәп ятучыларның, ягъни үзебезнең хәл дә чагыла ләбаса. Әбинең өлкән баласы әле татарча белсә, бездә туган телләрен җуйган әниләр һәм хәтта әбиләр дә санап бетергесез бит!

Хикәя 1964 елны язылган. Миргазиян абый аны хат белән энесе Вахитка салган һәм... бу хакта оныткан. Шул елны ук (№ 8) «Совет әдәбияты» (хәзер «Казан утлары») журналында басылып чыгуы исә диңгезчене шаккатырган.

«Татар» сүзе матбугатка «теле», «китабы» кебек сүзләргә ияреп кенә керә алган ул заманда мондый әсәрнең басылып чыгуы мине дә гаҗәпкә салды. Хикәянең нәкъ менә «Совет әдәбияты»на бирелүе һәм тагын анда баш мөхәррир булып кыю-тәвәккәл Газиз Мөхәммәтшинның эшли башлавы гына юл ачкандыр инде аңа.

Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять»е (шул ук «Казан утлары»нда 1966 елның 1нче санында басыла) һәм алдарак чыккан «Өянке» тулаем диярлек совет «чынбарлыгын», ягъни үткән сугышны, колхоз, завод, төзелеш, нефть хәлләрен тәтиләндереп кәгазьгә төшерүдән гыйбарәт булган татар әдәбиятына милли гамьне кайтарды. Әмирхан ага Акъәбине әсәрен бастыра алмаудан куркып башкорт итсә, биредә без тупырдап торган чын татар әбиен күрәбез.

Баулы районының Исергәп авылында 1927 елда туып та, Ватан сугышына ялганып өлгергән, 5 ел күктә очкан, 22 ел суда йөзгән Миргазиян агабызның шуннан соңгы бай иҗатында да (бу – «Дөнья гизү» трилогиясе, «Занзибар зәңгәр томаннар артында», «Табу һәм югалту» бәяннары, үткен-кыю публицистик мәкаләләре, күпләгән сәяхәтнамәләр...) үзәктә асылда туган халкының язмышы. Һәм бу, бәхәссез ки, олы талант, олы иҗат. «...Миргазиян әдәбият үрләренә эре адымнар белән бик тиз менеп тә җитте. Һәм әдәбиятыбызның моңарчы берәү кулы да тимәгән яңа чирәмен ачты...» – бу аның турында бөегебез Әмирхан Еники әйткән сүз. Мөхәммәт Мәһдиевнең «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» турында әйткәннәренә дә колак салыйк: «Бу әсәр – сугышта яшьли үлеп калган егетләргә, сугыш авырлыгын соклангыч сабырлык белән кичереп, дөньядан киткән безнең аналарыбызга гүзәл һәйкәл булырлык. Минем соңгы егерме биш ел эчендә бер генә татар язучысының да әсәреннән болай тәэсирләнгәнем һәм эчтән елаганым юк иде. Бу әсәр – Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять»еннән соң психологик прозаның яңа баскычы, күтәрелеше».

Безгә хәзер Италия зиратында очрап, шушы олуг шәхесне, олы талантны татар ягына борган өчен теге әбигәме, әллә язмышкамы, рәхмәт әйтәсе генә кала.

Язманы исә әдипнең иҗатын да, үзен дә бик шәп белгән Равил Рахманиның ун ел элек әйткән сүзе белән төгәлләргә булдым: «Холык-фигыль белән яшьләрчә дәртле, җитез, хыялый; кешеләр белән мөнәсәбәтендә – сабыйларча эчкерсез, ихлас, беркатлы; бәхәс-фикердә - үсмерләрчә кызу, тәвәккәл, максималист; иҗатында – аксакалларча тирән, төгәл, саллы булган бу әдип үзен күңеле белән һаман әле яшь-җилкенчәк итеп тойса да, янып-яшәп узып киткән еллар саны инде аз түгел...»

Йөрәгенә авыр операцияне дә кичергән кеше әле агаебыз. Кадерен белик аның!

Рәфикъ ЮНЫС

 

***

Туган телемдә язылган беренче хикәям мине Казанга алып килде...

Ул чакта әдәби журналыбыз «Совет әдәбияты» атала иде. Мине журналның баш мөхәррире Газиз Мөхәммәтшин каршы алды. Кош теле зурлыгындагы сыңар хикәя авторына шундый хөрмәт күрсәтү? Мин моны аңлый алмыйм. Ул чакта газета-журнал редакцияләре Бауман урамы, 19да иделәр. Газиз мине редакторларның күбесе белән таныштырды. Минем бәхетемә каршы, «Совет әдәбияты»на Фатих ага Хөсни белән Габдрахман Әпсәләмов килгәннәр иде. Баш редактор алар белән дә таныштырды. Мине хәйран калдырган нәрсә - алар да минем хикәямне укыган булып чыктылар. Җылы сүзләр әйттеләр, киңәшләрен бирделәр...

«Безнең өй өянке астында иде...»гә булган җылы караш мине урыс телле язучы булып китүдән коткарып калды. Урысча язу миңа күпкә җиңелрәк иде. Өлкән абзыйлар телендә иҗат иткән булсам, мин бик күп китап чыгара алыр идем. Китапларым күп булыр иде, әмма бәгъремне тырнап әрнеткән сүзләремне урыс телендә әйтеп бушана алыр идемме? Юктыр. Туган тел бит ул... Нишләп аңламыйлар икән шуны?! Туган телеңне югалту белән син бит инде әнкәңнең бишек җырларын, беренче мәхәббәтеңнең саф тойгыларын, туган телдә сөйләшеп яшәгән чорның алсу хыялларын югалтасың. Соңыннан бу югалтуларны никадәр тырышсаң да кайтара алмыйсың. Аянычлы югалту бу... Һәм... югалтуларыбызны татар үҗәтлеге белән дәвам итәбез!

Миргазиян ЮНЫС.

2001 ел. 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»