|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2012 Мәгариф
Авыл укытучысы Ирландиягә бараСоңгы көннәрдә Фейсбуктагы татарларны бер уй, уртак максат берләштерде: барысы да Мөслим мәктәбе мөгаллиме Эльвира Зарипованың инглиз теле укытучылары арасында узган бәйгедә җиңүе өчен көч куйдылар. Тырышлык бушка китмәде – 31 май көнне әлеге конкурста нәкъ менә аның җиңүче булуы ачыкланды. Шулай итеп Мөслим авылында эшләүче гади укытучы Ирландиягә белемен арттырырга китәчәк. “Teach Global. Think Local” бәйгесендә Россиянең дистәләрчә инглиз теле укытучысы катнашкан. Алар арасыннан 7 мөгаллим финалга чыккан. Йомгаклау өлешенең шарты – «Фейсбук» социаль челтәрендә китерелгән видеороликларга кулланучылар «миңа ошый» тамгасы куярга тиеш иде. Кайсы катнашучының видеосы иң күп тавыш җыя – шул җиңүче. Тавыш бирү 31 майга кадәр дәвам итте. Ниһаять, әлеге ярышта татарларның уртак көче белән милләттәшебез зур җиңүгә иреште. «Бу апамның гына түгел, ә бердәмлек, дуслык җиңүе. Һәрвакыт шулай бер-беребезне тыңлап һәм ишетеп яшик. Чөнки бердәмлектә – көч. Бездә бердәмлек тә, көч тә бар – әлеге бәйге моны чираттагы мәртәбә раслады», – дип рәхмәтләрен җиткерә җиңүченең сеңлесе Лилия Сөнгәтуллина. Эльвира Зариповага исә чын күңелдән уңышлар телисе килә. Ирландиядә алып кайткан белемнәре белән республикада инглиз телен үстерү һәм камилләштерүгә зур өлеш кертер, үзенең сәфәре турында Intertat.ru укучыларына да сөйләр дип ышанасы килә.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|