поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.06.2012 Җәмгыять

Хәтер төпләрендә утлы күмер

(Көндәлекләр)

2001

15 март. «Мәхәббәт упкыны»н өченче кат карап чыктым. Шактый күләмле әсәр. Кая бирермен, белмим әле. Һич югы китапта чыгар, әсәр бик укыла торган. Яшьләр турында. Бездә яшьләр темасын минем кадәр белгән язучы юктыр да. Гомумән, язучылар яшьләр психологиясен белми. Миңа бит бик күп яшьләр килә. Интим мөнәсәбәтләре хакында да сөйлиләр. Хәзер егетләр белән кызларның йоклап йөрүе гадәти хәл санала. Егет белән кыз икесе бер фатирда торалар да: «Бу безнең гражданский брак», — диләр. Тормышта конфликтлар килеп чыкса, кыз бер фатирга, егет — икенчесенә күчә. Кызлар белән йоклап йөрү безнең заманда да юк түгел иде. Элек бу нәрсә яшертенрәк эшләнсә, хәзер ачыктан-ачык эшләнә. Кайбер ата-аналар кызлары бер генә егет белән йөрсен өчен егетне үз өйләренә чакырып, бергә йоклаталар.

 

17 март. Тимер ишек куйдырырбыз дигән идек. Бүген анда шалтыраттым. Дүшәмбе килеп үлчәмен алып китәргә булдылар. Ул ишеккә йозак кирәк әле.

 

Без Казанда яши башлаган чорларда мин көне буе ишекне бикләтми идем. Өйдә берүзем калган вакытларда кеше килсә керә алсын өчен. Ишек күпвакыт төнлә дә ачык, бикләргә онытылып кала иде. Квартир караклары меңгә бер генә булгандыр.

 

1963 елда безгә Казанда бер бүлмәле фатир биргәч, шатлыгыбыз эчебезгә сыймаган иде. Язучылар союзы йөз сум акча да биргәч, әни тизрәк кибеткә чапты. Ул йөз сумга бер тимер карават, бер өстәл һәм ике урындык алдык. Минем 50 сум пенсиягә бер җыйнак кына китап шкафы алдык. Үземнең шәхси китапханәмне булдыру күптәнге хыялым иде. Тагын бер карават алсак, шуннан артык берни кирәк булмас кебек иде. Аппетит үсә торды. Ләкин моны комсызлык дип булмый. Караватка матрасы, мендәре, ябынырга одеялы, юрганы; ашарга пешерергә кәстрүле, ашны бүлеп ашарга тәлинкә-кашыклар кирәк. Яшәгән саен таләпләр арта...

 

18 март. Кичә КГУның журналистика факультетында укучы ике кыз килде. Саба кызлары. 4нче курста укыйлар. Берсе Эльмира, икенчесе Рәсимә, Эльмирасы чибәр. Ансына күзем төште. Үптерде дә. Бүген шул тәэсирләр белән «Яз бүләге» дигән шигырь яздым.

 

Тәрәзәмнән бер кош очып керде

Томшыгына чәчәк кыстырып,

 

— дигән юллар үземә ошады.

 

Иҗат кызык әйбер инде. Аны учакка ошатырга мөмкин. Күңел бакчасындагы бөтен чүп-чарларны гел өеп яндыра торасың, чүп-чар җыела тора. Бер учак сүнсә, икенчесе кабына.

 

29 март. Өченче көн Ә.Хуҗиәхмәтов килгән иде. Мирсәет Сөнгатуллин турында мәкалә язмассыңмы, ди. Аны Г.Тукай премиясенә тәкъдим иткәннәр. М.Сөнгатуллинның тавышы көчле. Теләсә-нинди залда микрофонсыз җырласа да, бөтен кеше ишетәчәк. Билгеле, тавыш көчлелеге җырчы өчен беренче урында тормый. Халыкчан моң, менә шушы моңны күңел урамнарында уратып синең җаныңа китереп салу осталыгы бар М.Сөнгатуллинда. Тавышын бераз түбәнрәк төшереп җырлаганда аны Илһам Шакировмы әллә бу дип куясың. Мондый тавышлы җырчылар күбрәк булса, көнлекче җырчыларга сәхнә тараер иде.

 

6 апрель. «Восточный экспресс» газетасының бүгенге санында Резидә Даутованың Аяз Гыйләҗев белән әңгәмәсе бирелгән. Анда Аяз 20нче гасырның иң күренекле ун кешесе исемлегенә үзен дә керткән. Татар әдәбиятында минем кебек прозаик юк дигән. Шунсы кызык: бер 15-16 еллар элек бездә Минзәлә театры режиссеры Фаил Ибраһимов һәм тагын берничә кеше барында пьесалар турында сүз чыккач, бездә минем кебек драматург юк, дигән иде. Шунда мин аңа: «Сез яхшы прозаик, ләкин драматург түгел», — дигән идем. Ул бик үпкәләде, әлбәттә. Ә менә бүгенге интервьюсында, кырык пьеса язсам да, үземне драматург дип санамыйм, дигән. Димәк, бик озаклап булса да, минем белән килешкән. Билгеле, тәнкыйтьне беребез дә, шул исәптән мин дә, шатланып кабул итми. Ләкин ул эчне кимерә-кимерә әкрен генә үз эшен эшли. Рухы белән бик түбәннәр генә һәр тәнкыйть сүзенә чәчрәп чыга.

 

14 апрель. Кичә «Моя газета»дан Владимир Гаранин дигән кеше интервью алып китте. Кич белән Гөлчәчәк апа белән Әхмәт абый Галиевләр килде. Алар белән Гөлфания Фатыйховна дигән врач та бар иде. Ул 1959 елда мине Баулы больницасына кайтарганда яңарак кына хирург булып эшли башлаган кеше. 41 елдан соң күрешү. Ул хәзер рак белән авыручы кешеләрне дәвалый. Катлаулы операцияләр ясый. Медицина фәннәре кандидаты. Нинди түрәләрне дәвалый, ә үзе бер бүлмәле фатирда яши. Ришвәт алмагач, фатирын да ремонтлата алмый.

 

26 апрель. Сәүиягә операция ясадылар. Нурсөя аның янына барганда Сәүия аңына килгән булган инде. Миңа Нурсөя бер тәүлек торырлык ашарга-эчәргә калдырып китте. Кичкә Гөлүсә безгә куна килергә тиеш. Нурсөя төнне Сәүия янында уздырыр инде. Хәзер без бер Нурсөягә ике бәла булдык. Ул аяктан егылса, безгә капут.

 

28 апрель. Сәүиягә операцияне Алексей Кудрявцев дигән кеше ясады. Аяк сеңере юанайган, сырланган ди. Шул авырттырган булган. Хәзер шуны артроскоп дигән аппарат аша карап, сеңерен нечкәрткәнче кырганнар һәм тезне бик каты итеп бөккәннәр. Якуб Хәмзиевич лангетка салдырткан иде, бусы алдыртып ташлаткан. Тезең катмасын, хәрәкәтләндереп тор, дигән. Врачларның да төрлесе төрлечә эшли шул. Кайсына ышанырга белмисең.

 

10 май. Быел бакчага барган юк әле. Сәүиягә операция ясаткач, ул үзе генә оекбаш, чалбар ише нәрсәләр дә кия алмый. Кая барса да киендерергә, кайткач чишендерергә кирәк. Шуңа күрә Нурсөя беркая чыга алмый.

 

31 май. «Казан утлары»нда (4-5 саннар) Фоат Садриевның «Бәхетсезләр бәхете» дигән романын укып яттым. Әле яртысы гына басылган. Әйбәт укыла торган әсәр. Бу егет соңгы елларда нык кына үсте...

 

21 июль. Өченче көн М.Шабаев 50 сум акча алып чыгып китте. Куллары дер-дер калтырый. Әйбәт кеше иде бит. Безнең авылга 62нче елда килгән вакытта кызыл аракы да эчми иде...

 

2 август. Бүген врач чакырткан идек, үзебезнең Семенычева ялда икән, яңа врач килгән. Наталья Тимофеевна исемле сары чәчле бер марҗа. Мин күлмәксез ята идем, тәгәрәпләр китә язды. «Что с вами случилось?» — ди. «Ничего не случилось», — дим. Сөйләшә торгач, аның аптыравы аңлашылды. Ул минем ябыклыктан курыккан икән. «Это у вас нормальное состояние?» — ди. «Да, сорок лет в таком состоянии», — дип өр-яңадан шаккаттырдым бу марҗаны. Эчне баскалап карады, кан басымын үлчәде. Минем дарулар беткән иде, шуңа күрә чакырттым дип кенә тынычландырдым. Шушы хәлдә ничек яшәп була икән дип бик аптырады, мескен. Бу врачлар кеше организмының мөмкинлеген, аның эчке ресурсларын белеп бетерми шул.

 

7 август. Кичә һәм бүген берәр шигырь яздым. Авылга китәргә иде исәп, ләкин безнең йортка караклар ияләште, берничә фатирны бастылар инде. Сигнализация бар барын, ләкин безнең телефон кабельләре коридордан узган. Аларны кисеп ату бер секундлык эш.

 

22 август. Баулыда да шул йокысызлык интектерә мине. Унда ятсак та, уникедә ятсак та дүртенче яртыларда сикереп торам. Таза чакта да йокы начар иде. Кызлар куып уникегә кадәр йөрелә. Кайтып яткач та йоклап китеп булмый. Озак боргаланып ятам. «Көндез йоклаштырып аласыздыр», — диләр. Көндез мин үлгәч кенә йоклармын инде. Армиядә хезмәт иткәндә дә йоклый алмый идем. Шул йокысызлыгым белән Нурсөяне интектереп бетерәм. Мин йокламыйча тик кенә ята алсам, ул интекмәс иде. Мине бит бер яктан икенче якка гел борып яткырырга кирәк. Аннары шунсы да бар: йокыдан тору белән мине юындырырга, ашатырга, эчертергә кирәк. Аһ, бу йокысызлык минем үземне дә хәлсезләндереп бетерә.

 

11 сентябрь. Кичә Кызылъяр укытучылары (пенсиядәге) килгән иде. Кайчандыр безне укыткан Роза апа, мин укыганда мәктәптә завуч булган Фәһимә апа һәм безнең авылда бераз соңрак укыта башлаган Нәкыя апа.

 

Теге яки бу язучының иҗатын ныклап белмиләр (Фәһимә ападан калганнары), шуңа күрә сүз бүтән темага күчте. Нәкыя апа:

 

— Мин үзем мәхәббәтне, ягъни кемне яратуны башкаларга сөйләү кирәк түгел дип саныйм. Мәхәббәт изге нәрсә ул, — диде. — Әгътәскә мин дөнья көтә алырдай кеше булганга гына чыктым. Яратып түгел, — ди.

 

Китә бәхәс. Кем кемне яраткан. Кем ничә кат иргә чыккан. Һәм башкалар, һәм башкалар.

 

Роза апа:

 

— Гомер үткәч, кемне яратуыңны яшереп маташасы юк, — дип, кайчандыр Мәгъсүм Латыйфуллинны яратуын, М.Латыйфуллинның үзенә багышлап җырлар язуын әйтте.

 

13 сентябрь. Баулы иң чуар милләтле шәһәр.

 

Телнең чуарлануы 1946 елда нефть чыга башлагач булды. Төрле яктан төрле милләт кешеләре килеп тулды. Андый вакытта караклар да йоклап ятмый: кемнең сарыгын, кемнең сыерын урлап суя башладылар. СССР таркалгач, бу караклык тагын да ныграк җәелде.

 

23 сентябрь. Кичә Әлмәт больницасыннан Ринат Галиев шалтыратты. Иртәгә безгә киләм дигән көнне аңа инфаркт булган. Биш көннән соң аякка баскан һәм килә алмавы өчен гафу үтенеп шалтырата. Ничек кенә әйтмә, бик эчке культуралы, чын зыялы кеше. Андый дәрәҗәле башка кеше булса шундый хәлдә мондый пүчтәк вәгъдәләрне исенә алып торыр идеме?

 

29 сентябрь. М.Җәлил исемендәге залда әйбәт кенә очрашу булды. Зал тулы ук түгел иде. Кандыздан Кызылъярга килгән теге балалар монда да килеп шул әсәрләрне укыдылар. Бик сәнгатьле укыйлар. Алып баручы хатын (исеме Сиринә иде бугай) шулай ук Кандыздан иде. Җырлар, шигырьләр һәм котлаулар аралашып барды. Гадәти кичә инде.

 

Кичәдә бер кызык хәл булып алды: сәхнәгә залдан бер ханым күтәрелде дә минем турыда сөйли башлады. Мин 9нчы класста, Фәнис 8нче класста укыган чакта без Кызылъярга кунакка барган идек, ди. Шунда Фәнис клубның ишегенә кулларын җәеп аркылы басты да, безне чыгармый, кайсыбызныдыр тотып каласы килә иде бугай, ди. Бәләкәй генә, бик аккуратно киенеп йөри иде, ди. Кыскасы, күп сөйләде. Ләкин үзенең кем икәнен әйтмәде. «Таныйсыңмы?» — диде. Аның сөйләве буенча мин аны аңладым. Һәм: «Сез Лена бит, — дидем. — Тик сез бер детальне искә төшерергә оныттыгыз — без бит ул көнне сезнең белән бер кич кунган идек», — дидем. Бу хатын кып-кызыл булды. «Монда залда минем ирем утыра. Андый хәл булмады бит», — диде. Билгеле, миңа бу эпизодны искә төшереп, аны кызартырга кирәк булмагандыр. Ләкин әйткән сүз — аткан ук. Без бит аның белән начар итеп кунмадык. Хәзер генә ул кызлар белән кунуны ир белән хатын булу мөнәсәбәтенә тиңләштерәләр.

 

7 ноябрь. Күзгә бал салдыра башладым. 5 ноябрьдән. Ни күзлексез, ни күзлек белән укып булмый. Газета-журналларны өстән-өстән генә карап ыргытам.

 

12 декабрь. Иҗатчы каршылыклар аша, кыенлыклар аша үз-үзенә килә. Әгәр дә минем ниндидер әсәрләремне укуга яки исемне атауга минем үземне күз алдына китермиләр икән, димәк, мин шәхес буларак җитлекмәгәнмен. Фәнис Яруллин диюгә минем әсәрләрне, андагы геройларны күз алдына китерә алмасалар да шулай дияргә кала. Ә исем астына халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты дигән әйберләр алар безнең күңел өчен генә. Халыкка алар берни бирми. Фәнис Яруллин икәнсең, димәк син яхшы язарга тиешсең. Бары шул таләп.

 

2002

25 гыйнвар. Өченче көн «Мәгариф» нәшриятыннан «Урман кызы»н китерделәр. 2 мең данә. 30 мең түләдем. Бик кыйммәткә төшмәде. Мөдәррис Вәлиев егетлек күрсәтте инде. НДС налогы да түләтмәде.

 

28 июнь. Шушы йокысызлыгым белән Нурсөяне вакытсыз үтерәм инде. Бүген дә сәгать өчтә торып утырдым. Кофе кайнаттырып, бер чынаяк кофе эчтем. Нурсөя кире яткан булды булуын. Ләкин мин кәгазьләр белән кыштыр-мыштыр маташкач, рәтләп йоклый алмый инде ул.

 

2003

23 гыйнвар. Беркөнне (20сендә) больницага «Идел»дән килделәр. Җурналның 1нче санына әңгәмә һәм минем шигырьләрне әзерли. Шәп егет! Честный кеше.

 

10 февраль. 65 яшьлек бәйрәмем белән котлаучы иң беренче «Идел» булгандыр, мөгаен. Журналның 1нче санында минем белән әңгәмә һәм минем шигырьләр чыккан. Алар туган көнгә өлгерсен дип ашыктырып чыгарганнар һәм аны табадан төшүгә үк китереп тә җиткерделәр. Әйбәт кешенең әйбәт эше.

 

Хәтта телеграммалар өләшеп йөрүче һәм подъезд җыештыручы хатыннар да чәчәк кертеп, котлап чыгып киттеләр. Бер белмәгән кешеләрнең котлавы шәп бит. Димәк, мине укыйлар. Сарманнан, Чистайдан, Яшел Үзәннән, Октябрьскидан, Азнакайдан, Баулыдан һәм тагын әллә кайлардан шалтыраттылар.

 

25 июль. Бүген Башкортстанның Төрекмән авылыннан кунаклар килде. Кайчандыр, ягъни армиягә кадәр йөргән Флера үзенең ире, онычкасы һәм бер иптәш хатыны белән килгән. Ире Зиннур исемле. 1937нче елгы. Флера бөтенләй кайчандыр мин йөргән Флерага охшамаган. Күзендә очкын юк. Сөйләшми. Чыгып киткәндә ире: «Икегез генә калып бераз сөйләшеп утырыгыз», — дип, безне Флера белән генә калдырды. Нурсөя дә чыгып китте. Ә бу таш курчак кебек утыра. «Яшь чакларны исеңә төшерәсеңме соң?» — дим. «Нәрсәсен төшерәсең инде аның», — ди. «Мине госпитальдән Урыссу больницасына кайтаргач, җиңгәң белән килеп, миңа чиккән кулъяулык калдырган идең», — дим. «Аның нәрсәсен саклыйсың инде», — ди. Кыскасы, бөтенләй сүнгән бу. «Нишләп болай сүндең соң син?» — дип сорадым аптырап. «Син армиядән шушылай булып кайткач ук сүндем мин. Кабызырлык кеше очрамады. Беренче тәкъдим ясаучыга кияүгә чыктым. Менә шул».

 

Ул тынып калды. Мин дә аңа карап тордым да: «Бар инде, алайса, ирең әллә нәрсә уйлар», — дип чыгарып җибәрдем.

 

Шундый моңсу гына очрашу булды. Ике кызы, өч оныгы бар икән. Оныгы бик тиз арада табын әзерләшә башлады. Бик пөхтә. Соңыннан өстәлдәге әйберләрне җыеп, өстәлне сөртеп куйды. Әле аңа күп булса 10-11 яшьләр тирәседер.

 

Болар белән бергә килгән хатын ут инде. Әүфә исемле. Шигырьләр бик ярата икән. Аңа «Шәфәкъ вакыты» дигән китапны, Флерага «Урман кызы»н бүләк иттем. Анда «Якты сагыш» дигән хикәядә Флера белән безнең мөнәсәбәтләр юмор аша чагылдырылган иде. «Монда сиңа багышланган хикәя дә бар, укырсың», — дидем. Ул ни «а», ни «б» димичә китапны алды. Иҗатка карата бернинди кызыксыну юк. «Хәлең ничек соң?» дигән сорау гына да бирмичә китеп барды.

 

31 июль. ...Хәзерге «Татнефть» җитәкчеләре моның әһәмиятен аңлап бетермиләр бугай. Р.Галиевнең эшләгән эшләрен әкрен-әкрен юкка чыгара бару нияте ята кебек монда. Р.Галиев Мәскәү белән көрәшә-көрәшә «Татнефть»не банкротлыктан саклап калды. Нефтьнең бер барреле 7 долларга төшкән чакта да бер эшчене дә эштән чыгармады. Хәзер нефть бәясе 30 доллар тора һәм берничә ел рәттән штатларны кыскарту бара. Байлык аерым кешеләр кулына туплана. Шәхси компанияләр ачу нефть чыгаруның күләмен арттырса да, урлашу шактый. Күп кенә шәхси компанияләрнең җитәкчеләре — НГДУ начальникларының малайлары. Шулай булгач, дәүләт чыгарган нефтьне шәхси компанияләргә перекачать итү авыр эш түгел. Караклар да тотылмый.

 

21 август. 19 августта Баулыдан кайттык. Кайтыр алдыннан бик каты чирләп, бер атна уколлар алган идем. Шуның нәтиҗәсе булдымы, кайтып җитеп өйгә алып кергәндә аңны җуйганмын. Лифтка керүгә кап-караңгы булып киткән иде, өйгә кергәннәрне хәтерләмим. Мин аңга килгәндә Сәүия «Скорый»га шалтырата, Нурсөя мине күтәреп тора иде. «Мин кайда, нишләп мине күтәреп торасыз?» — дигән сораулар белән аңга килдем.

 

8 октябрь. Бүген иртәнге сәгать 6да, әле без иртәнге чәй дә эчмәгән идек, электр щитлары замыкать итеп, пожар чыкты. Ун машина килде. Ике сәгатьләп маташтылар. Әгәр ут фатирларга үрләп, кешеләрне урамга чыгара башласалар нишләрбез дип куркып тордык. Мине анда урамга чыгарып җиргә яткырып куеп булмый. Ярый әле ут өйләргә үрләмәде. Шулай да утсыз калдык. Аш та пешереп булмый, чәй кайнатыр мөмкинчелек тә юк. Иртән Нурсөя термос тотып күрше йорттагы бер танышларда чәй кайнатып чыкты. Ут берничә көн булмаса, суыткычтагы ашамлыклар бозылып бетәр инде. Ут бөтен йортта юк. Телефоннар эшләми. Кесә телефоныннан кайбер кешеләргә шалтыраттым. Ләкин аның аккумуляторына да ут кирәк. Дөнья утсыз, сусыз, һавасыз тора алмый шул.

 

20 октябрь. Ун көнгә цивилизациядән мәхрүм калдык...

 

Бүген Нурсөянең туган көне. Иртәдән бирле пешеренә, ләкин пешергән ризыкларын үзебезгә атна буе ашарга туры килер. Безнең туган көннәрне кеше белми дә. Гомумән, Нурсөя үзен күрсәтергә, мактатырга яратмый. Телевидение килсә дә, берәр эш табып, күләгәдәрәк калырга тырыша.

 

2004

7 февраль. Нурислам Хәбипов Баулының хакимият башлыгы булып эшли башлаганнан бирле туган көнгә күчтәнәч җибәрми калганы юк.

 

17 февраль. Туган көн шаукымы һаман бетеп җитми. Йә кемнәрдер шалтырата, йә килеп чыгалар.

 

Президент аппараты җитәкчесе Ә.Гобәйдуллин туган көн белән котлап миңа хат җибәргән. Ләкин хатны нишләптер өй адресы белән түгел, Язучылар союзына җибәргәннәр. Союзның секретаре бер кыз, Фәнис абый, сезгә президент аппаратыннан хат бар, килеп алыгыз, ди.

 

Нурсөя авырый иде, мин үзем бара алмыйм бит инде. Хатны өйгә китерергә куштым. «Безнең курьер юк, кеше өенә хат илтеп йөртергә», — ди бу. «Алайса председательнең машинасы китерсен», — дидем. Ләкин беркем дә китермәде. Туган көн белән котлап өйгә килү яки телефоннан шалтырату дигәнне Язучылар союзы гомумән белми инде. Минем бик каты ачу килде. Президент аппаратына шалтыратып, башта хат өчен рәхмәт әйттем. Аннары хатны өйгә китерүче юк бит тәки, дидем. «Без ул хатны махсус Язучылар союзына җибәргән идек. Хатны китереп, сезне котлап китсеннәр дип», — диделәр. Аннары алар Союзга шалтыратып, хатны өйгә китерергә кушканнар. Тегенең килергә йөрәге җитмәгән, замы Шаһинур Мостафинны җибәргән.

 

Шагыйрь Гакыйль Сәгыйревнең дә 15 февральдә туган көне. Ул Дмитровградта яши. Әнисе дә инсульт белән ята икән. Үзе хәзер авызга ручка кабып та яза алмыйм ди. Гакыйльгә шалтыратып, бер ярты сәгатьләп сөйләштек. Союздан аңа да шалтыратмаганнар. Нинди дә булса матди ярдәм күрсәтү турында әйткән дә юк инде. Былтыр мин инсульт белән ике атна больницада яттым. Язучылардан беркем дә килмәде.

 

4 апрель. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә барырмын дип уйламаган идем. 5 елдан бирле чакырып йөриләр инде. Ниһаять, кичә тәвәккәлләп шунда бардык. Шәкертләр һәм укытучылар белән очраштык. Очрашуны намаз укый торган залга әзерләгәннәр иде.

 

Барып туктауга ук бинаның шактый ук иске кыяфәте эчне пошырды. Бинага «Монда 1902-05 елларда М.Гафури укыган», — дип мемориаль такта куелган. Мәдрәсә 1882 елда ачылып, анда Фатих Әмирхан һәм башка күренекле шәхесләр дә укыган. Нигә Ф.Әмирханны язмаска. Ул бит М.Гафуридан күпкә көчлерәк. Ә М.Гафури: «Юктырсың ла, Алла?» — дип, бу бөек затның барлыгына шик белдергән кеше... Шундый данлыклы мәдрәсәне мескен кыяфәттә күрү йөрәкне әрнетте, әлбәттә. Узган ел 155нче мәктәптә булган идем. Ялт итеп тора... Югыйсә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе дә мәктәп, мәктәп кенә дә түгел, югары уку йорты ролен үти. Анда күп төрле фәннәр укытыла. Шәкертләр дәүләт университетларындагы студентлардан белем ягыннан калышырлык түгел. Хәтта күбрәк тә беләләрдер әле. Кызыксынучаннар. Җырлар да җырлыйлар, шигырьләр дә сөйлиләр, сораулар да бирәләр...

 

14 май. Без бик катлаулы яшибез, ахры. Безнең бервакытта да эшебез бетми. Нурсөя бер яклап чаба, Сәүия икенче яклап, мин телефоннан «эрерәк балыклар» белән сөйләшәм. Шунсыз дөнья бармый.

 

5 томлык сайланма әсәрләрем чыгып ята. Өч томы чыкты инде. Дөньяда иң матурлар — китап белән кызлардыр. Яңа чыккан китаптан бер өч көн күзне алып булмый. «Боларны бит мин яздым», — дигән горурлык та түгел бу. Моның без белеп бетермәгән сере бардыр, күрәсең.

 

8 июль. Быел инфляция котыра. Былтыр 100 сумга алган әйберне быел 200-300 сумга алырга кирәк. Үзләре инфляция елына 8-10 проценттан артмаска тиеш диләр.

 

Татарстан хәзер үз байлыгына үзе хуҗа түгел. Шәймиев тешсезләнде. Парламентта оппозиция юк. Татар конгрессы кунаклар җыеп, шуларны ашатып-эчертеп йөрүдән башка эш эшләми кебек. Милләтнең сулышы кысылганнан-кысыла бара. Халыкка аракы белән сыра җитәрлек булса, башкасын таләп итми.

 

10 октябрь. «Казан утлары»ның 8-9 саннарында Равил Фәйзуллинның «Гыйбрәтләр алырлык үткән юл» дигән зур күләмле язмасы чыкты. Язучылар союзының 70 еллык юбилеена багышланган язма-эссе. Бик дәлилләп, документларга, фоторәсемнәргә таянып язылган... Гомумән, Р.Фәйзуллинның бу язмасы бер фәнни диссертациялек әсәр. Әгәр Р.Фәйзуллин шагыйрь булмаса, яхшы публицист була алыр иде.

 

21 октябрь. Кичә кичке 8 тулып 10 минутлар үткәч утны сүндереп йокларга яткан идек, тимер ишеккә нәрсә беләндер шарт-шорт бәргән тавышлар ишетелә башлады. «Ни бар икән?» — дип Нурсөяне карарга чыгардым.Ә анда электр щиты янып ята икән. Атыш тавышлары чыгарып электр чыбыклары яна. Халыклар документларын, акчаларын алып өйләреннән чыгып кача башлады. Нурсөя балкон тәрәзәсен ачып: «У кого есть сотовый телефон, позовите пожарников», — дип кычкыра. Чөнки өйдәге телефоннар эшләми, чыбыклар бит шул щитка тоташкан. Өйгә әшәке төтен исе тулды, сулап булмый башлады. Нурсөя бөтен тәрәзәләрне ачып ташлады. Пожарниклар килгәч: «У меня там человек прикован к постели, надо его вынести», — диюгә карамастан, беркем дә кермәде. Ярый инде янгын өйгә үк үтеп җитмәде. Сүндерделәр. Биш машина килгән иде. Өйдә ут булмагач, чәй кайнатып эчеп тә булмый. Иртән торгач Нурсөя кемдә ашарга әзерләргә мөмкин булыр икән дип кәстрүлләрен-термосларын күтәреп чыгып китте. 2-3 сәгатьтән кайтты. Ашадык, эчтек. Инде менә термоста чәй дә бетеп килә, ә ут өч-дүрт көнсез булмаячак әле диләр. Суыткыч тулы ит, тышта 5-6 градус җылы. Тиздән сүнгәнгә бер тәүлек була. Ит эри башлады. Көн тудымы бер яманлык. Совет властен сүксәк тә, ул чорда тәртип каты иде. Хәзер беркем беркемне тыңламый. Кая барып торырга? Кешеләргә суыткычлар күтәреп барып булмый бит әле. Телефонны эшләсәләр, кая да булса шалтыратыр идең, ансы да юк. Безнең бу Мусин урамындагы 14 катлы йортта газ юк. Бөтен нәрсә электрга көйләнгән. Ә щитларга сузылган кабельнең чыбыклары нечкә. Мондый зур көчәнешкә көйләнмәгән.

 

25 октябрь. Өч тәүлектән соң ут бирделәр, ләкин әле бөтенләй эшләп бетерә алмыйлар. Электр розеткалары кыза. Бүген диспетчер аша электрик чакырткан идем, монтер килгәндә үк, 25 сум түлисез, дип квитанциясен язып килгән. Бер розетканы карады, звонокны тоташтырмады, коридордагы лампочка да янмаган килеш калды. Антенщик чакырттык, иртәгә килер, диделәр.

 

31 декабрь.

Менә тагын бер ел үтеп китте,

Очып кына уза бу еллар.

Сафларыбыз сирәгәя бара,

Арабыздан китте Ю.Илдар.

 

Әйе, Илдар Юзеев очышта үлгән кош кебек, эшләп, хәтта үзеннән яшьләрне көнләштерерлек дәрәҗәдә эшләп йөргән чагында инфаркттан үлеп китте. Зур язучыларны югалттык инде. Нурихан Фәттах, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Гамил Афзалларны искә алырга гына калды. Һәрберсенең ниндидер кимчелекле якларын белсәң дә, алар зур шәхесләр иде. Әдәбият әкрен-әкрен сыеклана. Дөрес, бушлык артык нык сизелми. Факил Әмәк, Фоат Садриев кебекләр бар әле бездә. Ләкин, зур исәпкә салып уйлансаң, бу язучылар, трилогияләр язуга карамастан, халык өчен зур шәхес булып өлгермәгән әле. Илдар Юзеевның беренче поэмасы — «Таныш моңнар»ыннан ук укучы аны күз уңыннан ычкындырмады. Шәриф Хөсәенов та студент чакта ук «Профессор кияве» белән Камал театрына менде. Аларның шәхес булып тиз формалашуына совет чорының каршылыклары да ярдәм иткәндер, бәлки.

 

Бер төрле система озаграк яшәгән саен анда каршылыклар да күбәя. Язучы иҗтимагый тормышны тулаем тәнкыйтьләмәсә дә, күңеле белән, хисләре белән әнә шул заман тудырган эчке каршылыкларга керә. Заманның эчке каршылыкларын күрә һәм шуны иҗатында ниндидер формада чагылдыра алган язучылар шәхес буларак үсәләр. Аларның иҗатына халыкның игътибары арта. Мәсәлән, Гамил Афзалның сатирасын беркем кабатлый алмый инде.

 

2005

19 февраль. Бу көннәрдә Айдар Хәлимнең «Казан утлары»ның 1-2 саннарында басылган мәкаләсен укып яттым. Бик тә кыю, усал яза. Проза турында сөйләшүнең темасын киңәйтеп, ул татарның бөтен әдәбиятын «сөреп» чыккан. Бик кискен фикерләр әйтсә дә, күбесе хаклы. Дәреслекләргә кергән күп кенә әсәрләр бернигә яраксыз шул. Дәреслек төзүчеләр ялкау, һәр язучыны өйрәнеп тормый. Кул астына нинди әсәр керә, шуны дәреслеккә кыстыра.

 

Ә.Еники, А.Гыйләҗевка биргән бәяләре дә, Г.Исхакыйга карата әйтелгән фикерләре дә дөрес шул. Бу мәкалә генә түгел, тулы бер хезмәт. Моңа карата төрле фикерләр булыр әле. Тетеп салучылар да, мактап язучылар да булыр. Нык бәхәс кузгата торган әсәр бу.

 

30 апрель. 27се көнне нотариальный конторга барып, безнең бу квартирны регистрацияләү хокукын Сәүиягә бирү турында икебез исеменнән дә доверенность язган идек. Прихожий ишеген бикләмичә, документлар салынган сумкасын ишектән кергәч тә ботинкалар янында калдырганбыз. Мине чишендереп, чәйләр эчтек. Бер-ике сәгать ишек биксез торган һәм шул арада Сәүиянең сумкасын кемдер алып чыгып киткән. Ә анда түбәндәге документлар бар иде:

 

1. Сәүиянең паспорты.

2. Сберкнижкасы.

3. Машина йөртер өчен минем тарафтан бирелгән һәм нотариустан раслаткан доверенность.

4. Водитель таныклыгы.

5. Машинаның техпаспорты.

6. Страховое свидетельство.

7. Эшенә керә торган электрон карточка.

8. Университетта укытучы икәнлеген раслаучы таныклык.

9. Пенсионер таныклыгы.

10. 500 сум тирәсе акча.

11. Машина йөртер өчен врачлардан алынган справка.

12. Медицина полисы.

13. Үзенең һәм безнең квартир ачкычлары.

 

Тагын нәрсәләрдер.

 

Өч көн шул документларны эзләү яки яңаларны алу турында баш ватабыз. Участковый милиционерга әйтүдән башладык. Ләкин ул берни дә эшләмәде. Мин Зилә Вәлиевага чыктым. Ул МВД министры Әсхәт Сафаров исеменә хат язарга кушты. Хатны үзем тапшырырмын диде...

 

5 май. 3 май көнне Сәүия «права» алып кайтты. Бу бик киң колачлы казаны Зилә Вәлиева ярдәме белән ерып чыгып киләбез бугай инде...

 

19 август. Бүген Нәдия белән Мәдинә килергә тиеш. Нәдия минем элек йөргән кыз. Мин армиягә киткәнче үк мине ташлап бер очучыга тормышка чыккан иде. Летчигы поезд астына эләгеп, ике аягын өздерде. Хәзер Октябрьскида яшиләр. Кызылъярда да йортлары бар. Нәдия минем «Җилкәннәр»дәге Фәүрия образына да кайбер штрихлары белән керде. Ләкин Фәүрия образы җыелма образ. Анда ике-өч кызның характерлар синтезы.

 

Иртәнге 9ларда Мәдинә белән Нәдия килде. Безнең икебезне генә калдырып, Нурсөяләр базарга киттеләр. Нәдиянең күңелен бушатасы килгән. 4-5 сәгать сөйләшеп утырдык. «Гомерем буе сине сагынып, сине яратып яшәдем, — ди. — Еш кына ак күлмәк киеп төшләремә керә идең. Син мине ташладың», — ди. Ә мин ул мине ташлады дип яшәдем. Җитмеш яшькә җиткәндә элекке мөнәсәбәтләрне ачыклау кызык та, кызганыч та. Ул бик күп вакыйгаларны искә төшерде. Мин инде кайберләрен хәтерләмим дә. Яшьлеккә, ул чактагы мәхәббәткә икебез ике яссылыктан карыйбыз икән. Нәдиянең күңелен ачтырасы килә иде. Аның миңа, минем аңа үпкәләребез күп булган икән, барсын да сөйләштек.

 

2006

22 гыйнвар. «Мәдәни җомга»да (17 гыйнвар саны) минем «Җан» турындагы шигырьләр циклым чыкты. Аны Гөлчәчәк Галиева, Зиннур Мансуровлар мактап шалтыраттылар. Гөлчәчәк апа белән Әхмәт абый хәтта шампанский белән өчпочмаклар алып килеп, сыйлап киттеләр.

 

7 апрель. «Казан утлары»ның 3нче санында Рәйсә Юсупованың врач һәм драматург Шәриф Хөсәенов турында бик матур истәлекләре чыкты. Минем дә Шәриф Хөсәенов турында әйтер сүзләрем бар иде. Рәйсә Юсуповага шалтыратып, Шәриф турында үзем белгәннәрне сөйләдем. Ул: «Әй, алданрак белгән булсам, синең истәлекләреңне дә китапка кертеп була иде бит. Мин бит аның турында кешеләрдән язмалар җыеп истәлекләр китабы әзерләп нәшриятка тапшырдым», — диде.

 

Мин шул сөйләшүдән соң, ягъни кичә бер хикәя яза башладым. Бүген инде хикәямне дәвам итәргә дип эшкә тотынган гына идем, Рәйсә Юсупова шалтырата: «Фәнис, — ди, — кичә синең белән сөйләшкәннән соң төне буе уйланып яттым. Яз син ул истәлекләреңне. Мин нәшриятка барып китапны чыгаруны туктатып торырга куштым. Синең язмаңны китапка кертәбез. Анда кызыксыз язмалар бар, шуларның берәрсен алып ташлап булса да кертәбез», — ди. Шуннан мин яза башлаган хикәямне ташладым да Шәриф Хөсәенов турында истәлек-хатирә яза башладым...

 

19 апрель. Кичә Шәриф Хөсәенов турындагы истәлекне язып бетереп, Сәүиядән компьютердан чыгартып, Рәйсә Юсуповага биреп җибәрдем. Бер табаклык әйбер. Рәйсә бүген иртән: «Әйбәт булган бу, мин хәзер нәшриятка, китапны ботарларга киттем», — дип шалтыратты. Минем әйберне кертер өчен берничә кешенең язмасын алып ташларга кирәк була. Чөнки китапның күләме чикләнгән. Минекен артка гына өстәп куеп та булмый. Әзер китапны таркатып кире җыю җиңел эш түгел. Ләкин Рәйсәнең ни өчендер минем истәлекләрне керттерәсе килде.

 

12 июнь. Беркөнне Гөлнара бер җыр сораган иде, көе кайсыдыр халыктан урланган. Шуңа яңа сүзләр кирәк. Хәзер җырчылар Азия халыкларының җырларын отып алалар да, шуны үз музыкасы итеп җырлап йөриләр. Шулай итеп күпме җырчылар «композитор» булып бетте инде.

 

14 июль. Нурсөя больницада... Кызык һәм кызганыч: бөтен Казан буйлап эзләп, ничә министрны һәм баш врачларны шушы эшкә тартып та Нурсөя өстендәге йөз мәшәкатьнең берсендә Нурсөяне алыштырырлык кеше табып булмый. Ә шул кешегә нибары 1400 сум пенсия бирәләр!

 

29 сентябрь. Бүгенге «Мәдәни җомга» газетасында «Нурсөя» поэмасының беренче яртысы басылып чыкты. Икенче яртысы киләсе җомга санында чыгарга тиеш. Поэманы илтү белән Зиннур Мансуров: «Бик шәп поэма язгансың, Фәнис абый. Котлыйм. Без аны киләсе санга кертеп тә җибәрербез», — дигән иде. Сүзендә торган. Поэманың әле яртысы гына басылган булса да, Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов: «Фәнис абый, бик шәп поэмагыз белән котлыйм. Бу поэма, бәлки әле, елның иң яхшы әсәре булыр», — диде.

 

2008

9 октябрь. 7 октябрьдә шагыйрь Харрас Әюпов үлгән. Иртән йөгереп кайткан да, кинәт үлгән. Ул шулай йөгерә торган иде. 8е көнне Мөслимгә, туган авылына җирләргә алып киттеләр. Үлемнән йөгереп кенә котылып булмый шул. Шагыйрьләргә, язучыларга, кыскасы, күренекле шәхесләргә Казан зиратында урын юк. Зөлфәт белән Наис Гамбәрне дә Мөслимгә җирләделәр. Марс Шабаевны — Юдино поселогына, Габделхәй Сабитовны Минзәләгә җирләгәннәр иде. Сугыш кырында һәлак булган ата-бабаларыбыз шикелле төрлебез төрле җирдә ята.

 

Харрасның үлемен мин бәхетле үлем дип уйладым. Чөнки бер көн дә чирләп ятмыйча, якыннарын борчуга салмыйча, карау мәшәкате тудырмыйча, эшләп йөргән килеш кинәт үлү очышта үлгән кошлар үлеме кебек матур үлем.

 

15 октябрь. Үзеңнең иҗатыңны һәм яшәү рәвешеңне киләчәк буыннар өчен үзең исән чакта эшләп калмасаң, күзең йомылуга барсы да онытыла.

 

Менә Харрас Әюпов үлде, исеме инде онытылып бара. Ә бит китап нәшриятының баш мөхәррире чакта аңа ялагайланучылар күп иде. Марс Шабаевларның, Илдар Юзеевларның ник бер шигыре радиодан яңгырасын! Татар шигъриятенең алтын баганалары булган Хәсән Туфан, Сибгат Хәкимнәрне дә искә төшерүче юк. Татарның хәтере кыска.

 

13 ноябрь. Халыкта шундый фикер бар: имеш мин чирләп, башка эш эшли алмагач, аптыраганнан гына шигырь язарга тотынганмын. Алай булса бөтен авыру кешеләр шигырь язар иде. Һәр эшкә Ходай биргән сәләт һәм шуның өстенә бик нык тырышлык кирәк. Язучылык эше сабырлык, тырышлык һәм бик күп белем сорый торган эш. Монда нервыларыңны учыңа кысып, учың янса да авыртуыңны әсәрләреңә кертмәскә кирәк. Язган кеше үзе авыру булса да, әсәрләре сәламәт булырга тиеш! Минем кредо шундый.

 

5 декабрь. ...Министрлар алар бүген бар, иртәгә юк. Ә шагыйрьләрне юк итә алмыйлар. Бөтен китапларын яндырган очракта да барыбер кемнәрдәдер кала ул.

 

9 декабрь. Казанның 103нче мәктәбендә минем музей ачылырга тиеш...

 

12 декабрь. Кичә 103нче мәктәптә ачылган музейны карарга бардык. Кешеләр җыелганчы музейны карадык... Минем дәүләт музейларында булганым юк, шулай да дәүләт тарафыннан бер тиен ярдәм күрсәтелмәгән килеш мондый эшне шундый зәвыклы итеп эшләп чыгар өчен бик күп акча һәм минем иҗатны чын-чынлап ярату кирәктер... Бу зур эш бигрәк тә мәктәп директоры Дилбәр Наилевна тырышлыгы белән эшләнгән.

 

2009

7 гыйнвар. Яңа елның бер атнасы үтеп китте. Бөтен Россия халкы ике атна ял итә. Быел Үгез елы. Илдә кризис котыра: завод-фабрикалар ябыла, эшсезләр арта, квартирга түләү бәяләре атналап, айлап үсә, ашау-эчү әйберләре кыйммәтләнә. Болай булса, Үгезебез коры сөяккә калыр. Элек без яшь чакта җырлый торган җыр искә төште:

 

Алай да безгә нужа,

Болай да безгә нужа.

Ач булсаң да, тук булсаң да

Узасы гомер уза.

 

16 гыйнвар. Өченче көн КГУда 4нче курста укучы бер кызның минем шигърият турында язган курс эшен укып чыктым. Шактый күләмле, компьютерда баскан 40 биттән торган хезмәт. Әгәр үз башыннан гына язган булса — әйбәт билгесе куярлык. Ләкин лириканы бик үк дөрес бәяләмәгән урыннар да бар. Ул Нурсөягә багышланган шигырьләрне генә чынбарлыктан алынган ди. Ә башкалары хыялдагы мәхәббәт кенә, янәсе. Ә бит минем мәхәббәт турындагы һәр шигырь конкрет бер кешене күз алдында тотып язылган. Хыялый мәхәббәт яшь малайларга гына хас ул.

 

31 март. Беркөнне Башкортстаннан шалтыраттылар. Анда минем әсәрләрне сәнгатьле уку буенча конкурс уздыралар икән.

 

18 апрель. Баулыда минем иҗат буенча конкурс уздырганнар. Барлык авыл һәм Баулыдагы җиде мәктәп катнашкан.

 

26 апрель. Өченче көн Әдип Маликов үлгән. Минем беренче шигырьләрем республика матбугатында күренә башлагач ук ул минем иҗатымны хуплап, күңелемне дәртләндереп хат та язган иде. Элеккерәк буын язучылары татар әдәбиятына яңа кеше килүенә шатланганнар. Аларны үстерү өчен иҗатларын хуплаганнар. Хәзер кешеләрнең күңеле тарайды, көнчелек артты. Яхшырак әсәрең басылып чыкса, дус дигәнең дошманга әйләнә. Мескен булсаң гына «башыңны тагын да түбәнрәк и», — дигән кебек башыңнан сыйпап китәргә мөмкиннәр.

 

13 май. Динаралар китеп 1-2 сәгать үтүгә Апас районы Каратун авылыннан бер автобус укучылар килеп төште. 2 укытучы, 30 лап бала бар иде. Алар ике сәгать ярым утырып киттеләр. Араларында шигырь язучылар, рәсем ясаучылар да бар иде. Бик күп сораулар бирделәр. Фотога төштек. Эт булып арып калдым. Күбесе: «Яңадан килсәк ярыймы?» — дип сорады. Бер кызның икәүдән-икәү генә калып сөйләшәсе килгән иде. Җай чыкмады. Шулай да, ул башкалар чыгып киткәч кырыема килде дә, суырып үпте. «Сезнең белән бер генә сәгатькә ялгыз кала алсам, миннән дә бәхетле кеше булмас иде», — дип чыгып китте. «Сез психолог икән», — диде берәү. Ансында хаклык бар. Мин кешеләрнең күңел түрләренә карый беләм.

 

18 май. Кичә Сәүияне больницага салдык, дөресрәге, 2нче роддомга.

 

11 июнь. 10 июнь көнне иртәнге 10 сәгать 35 минутта Сәүиянең баласын ярып алдылар. 3 кило 700 граммлы кыз туган...

 

Бүген көндез Сәүиянең кызын палатага алып кереп күрсәткәннәр. Зәңгәр күзле ди. Яктыга таба боргач, күзен кысыбрак куйган.

 

29 июнь. 26сына кадәр Сәүияләрдә булдык. Сәүия, бераз хәл керүгә, баласына документлар артыннан чаба башлады. Сәүия документлар артыннан чапканда без бала карап яттык. Елак бала түгел үзе. Әнисе имезеп яткырса, тыныч кына йоклый. Асты юешләнсә генә бераз тавыш биреп ала. Астын алыштыргач, бераз минем белән «сөйләшеп» ята. Мин аңа: «Үсү авыр инде, әле алда тагын да авыррак хәлләр булырга мөмкин. Яшәү бөтенебезгә дә авыр», — дим. Ул аңлаган шикелле миңа карап тыныч кына ята бирә. Минем аяк очында караватка аркылы салабыз. Шул урынны бик яратты. Минем монотон тавыш белән сөйләвем аны тынычландыра булса кирәк.

 

8 август. Менә Гакыйль Сәгыйрев тә үлеп киткән. Ул нәкъ минем белән бер яшьтә иде. 1938 елның февралендә туган. Авылларына кайтарып күмгәннәр. Ул да гомер буе урын өстендә ятып язды. Авызына карандаш кабып, үз китапларына үзе рәсем ясады. Шуңа Казаннан квартир да бирмәделәр. Ә бит ул начар шагыйрь түгел иде. Һаман да шул авыру кешенең мәшәкате күп була дип куркалар.

 

25 август. Нурсөя 18 августтан бирле больницада ята. Эчем бик авырта дип йөри иде. Практолог тикшергән. Авыр күтәрмәскә кушкан. Бөтен врач та аңа авыр күтәрмәскә куша. Ничек күтәрмәсен? Минем белән бергә бөтен дөньябызны ул күтәреп бара бит. Йөрәге, бөерләре, ашказаны, туры эчәге, веналары, кыскасы, бөтен организмы эштән чыккан инде аның. Бары тик мине карыйсы булганга гына Ходай яшәтә инде аны. Аллаһы Тәгалә аңа мине гомерлек бурыч итеп йөкләгән, ахры.

 

15 сентябрь. Әлмәт главасы Ришат Әбүбәкеров үзенең кызы Резидә белән килгән иде. Кызы финанс-экономика институтын бетергән. Әлегә әйбәт эшкә урнашмаган. Ришат үзе экономика буенча докторлык диссертациясе яклады. Белемле дә, кешелекле дә, кыскасы, әйбәт кеше. Зур урыннарда утырып кеше булып калучылар сирәк бит. «Татнефть»нең элекке генераль директоры Ринат Галиев, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, безнең районда ун ел глава булып эшләп киткән һәм хәзер Министрлар Кабинетында экология бүлеге начальнигы Нурислам Хәбипов шундыйлардан.

 

23 октябрь. Айзиләбезгә 4 ай да 12 көн булды инде. Авырлыгы 8 кг 800 г, кичә үлчәгәннәр. Авырлыгы 6 айлык баланыкы кадәр, кимрәк ашатыгыз, дигәннәр. Туйганчы ашатмасаң елый, көйсезләнә, төнлә йокламый бит ул. Айзилә туганнан бирле мин шигырь язуны ташлап, бала караучының ярдәмчесе булып эшлим. Ләкин бармаклар тотмагач, авызына имезлек тә каптырып булмый. Тормыш хәлләре турында гына «сөйләшеп» ятабыз.

 

28 октябрь. Нурсөя больницада, ансыз өйдә яктылык, җылылык ким. Күңелдә бушлык. Югыйсә Сәүия дә әйбәт карый. Яши-яши мәхәббәт, бәлки, бетәдер, ләкин кешеләрне бергә бәйләп торучы башка бик күп нәрсәләр бар. Без аларга әле атамалар да уйламаганбыз. Без «ияләшү», «уртак гамь» дибез. Ләкин болар гына мәхәббәт сүзен алыштыра алмый.

 

26 ноябрь. ...Берничә көн элек Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Кәмария Зиннуровна шалтыраткан иде. Аңарга да шул ук сорауны бирдем. Ул: «Аллага шөкер, быел гимназияне саклап кала алдык. 600дән артык бала укый. Чыгарылыш имтиханнарында БДИны бирә алмаучы булмады. Ә рус мәктәпләрендә шактый укучылар бирә алмаган», — диде.

 

10 декабрь. Кичә бәләкәчебез Айзиләнең аркасын пешердек. Кайнар чәй түгелде. Пешкән җире зур түгел дә, бик елады инде, балакай. Алты ае тулган көндә шундый хәл килеп чыкты. Әнисе поликлиникага, анализларын белешергә киткән иде. Гел әнисе кочагында гына үскән бала әнисе югында бик каты борчылды. Минем янга салсаң да елады. Аптырагач, Нурсөя аны гел күтәреп йөрде. Миңа чәй алып чыкканда бала чәбәләнеп киткән. Аркасына чәй түгелгән. «Скорый» чакырттык. Алар перевязка ясап киттеләр.

 

2010

15 гыйнвар. «Минем» Айгөл 12 гыйнварда бәби тапты. «Кыз бала тап, юкса яратмаячакмын», — дигән идем, кыз тапкан. Заманында Айгөл белән бик каты дуслашкан идек. Нурсөя авылларына кайтканда бер-ике тапкыр минем янда да калып торган иде.

 

Минем янда калып бер-ике көн мине карап торучы кызлар булгалады ул. Яшь, матур кызларны минем яратуым гадәти хәл инде, ләкин яшь кызларның мине яратулары гаҗәбрәк. Бу минем фантазиям тудырган фикер түгел. Алар яратуларын исбатлыйлар бит.

 

9 апрель. Бу дүрт-биш көн эчендә гел врачлар белән мәш килдек. Башта 2нче республиканскийдан уролог Галина Александровна килде. Әлбәттә инде, главврач аша гына. Ул Галина Александровна мине күптән үлемгә хөкем иткән инде: «Столько лежите, что же хотите?» — дип кенә җиффәрә. Үләргә мин каршы түгел, ләкин шешеп, череп түгел.

 

Гомумән, мин бервакытта да озак яшәргә тырышмадым. Кулдан килгәнне эшлим дип, эшләгән эшем кешеләргә ошасын иде дип тырыштым. Гомерне без еллар белән исәпләргә гадәтләнгәнбез. Ә бит ул синең ничек яшәвеңә, үзеңнән соң нәрсә калдыруыңа карап исәпләнергә тиеш. Әнә Тукай 27 ел гына яшәгән, ә шул гомер эчендә күпме үлемсез әсәрләр иҗат итеп калдырган.

 

Галина Александровна берни эшли алмагач, 18нче больницадан уролог чакырттым. Әлбәттә инде, главврач аша. Ул ялт-йолт карап китте. Аның киңәшләре бернигә яраксыз булып чыкты. Төне буе косып чыктым. Нурсөяне дә йоклатмадым, үзем дә йокламадым. Иртән бик каты температура күтәрелде. Участок врачын чакырттык. Әлфия Курмаева дигән сөйкемле генә хатын икән. Бик игътибар белән тикшерде. Аның мөлаем йөзе, сине кызганып, кешегә кеше итеп каравы тәэсир иттеме, бүген температурам төшкән.

 

28 апрель. Укытучылар арасында да наданнар күбәя.Әдәби әсәр белән тормыш чынбарлыгы арасындагы аерманы алар укучыларына аңлатырга тиеш иде югыйсә.

 

— Телне югалту сезнеңчә нәрсә ул? Кайсы телдә сөйләшсәң дә барыбер түгелмени? — диделәр.

 

— Туган телеңне югалту — үз-үзеңне югалту ул, — дидем. — Рус, инглиз телендә генә сөйләшә башлыйсың икән, телисеңме-юкмы син аларның гореф-гадәтләрен, хәтта диннәрен дә кабул итәсең. Син алар җырын җырлыйсың, ләкин бит синең күңел төбеннән саркылып торган моң бар. Син алар җырын да җиренә җиткереп җырлый алмыйсың, ата-бабаларыңнан саркып кергән моң да өскә калкып чыга алмый. Чөнки телнең артикуляциясе үзгәргән. Син инде үз йөрәгең урынына ясалма йөрәк куйдырган кеше кебек рухи дискомфорт кичергәнсең.

 

Минем сүздән соң уйланып калдылар.

 

27 май. Айзилә кичә безнең ярдәмнән башка берничә адым атлады. Тиздән бер яшь тула, бәлки, шул вакытларда йөреп тә китәр.

 

27 июль. Язучылар күбәя. Һәркемнең үз китабын чыгарасы килә. 1968 елда, мин Язучылар союзына әгъза итеп алынганда, Татарстанда нибарысы 60 язучы бар иде. Хәзер союзда әгъза булып торучылар 250 кеше. Китап нәшрияты 250 китап чыгара алмый. Шуңа усаллашу, кычкырышу китә.

 

3 август. Минем тормыш гел көрәштән торды: яшәү өчен көрәш, китапларымны чыгару өчен көрәш, дөньяда бер мескен бәндә булып калмас өчен көрәш һ.б.лар, һ.б.лар.

 

«Идел» журналында өч бит шигырьләрем чыккан. Анда хәзер баш редактор булып Рифат Фәттахов утыра. Ул «Татарстан» журналында эшләгәндә: «Мин кайда гына эшләсәм дә, синең шигырьләреңне басмаячакмын», — дигән иде. Хәзер үзләре сорап алдылар.

 

9 август. 7-8 көн бакчада булдык. Анда кайнар. Температура 38дән төшми. Яңгырлар юк. В.Путин Россия икмәген чит илләргә чыгаруны тыйды. Бөтен Россиядә 45 миллион тонна икмәк җыеп алыныр дип көтелә. Былтыр 110 миллион тонна иде. Дөрес, монын өчтән бере кәгазьдә генә. Үзебезнең Татарстаннан беләм: главалар яки колхоз председательләре белән сөйләшкәндә һәрвакыт шул сорауны бирәм: «Гектардан күпме уңыш чыга?» Икмәк уңган елларда алар 18-20 чыга диләр иде.

 

— Ә Президентка ничә дип рапорт бирәсез?

 

— 35-48 центнер дип.

 

— Ә ул кәгазьдәге икмәк нәрсәгәдер «тотылырга» тиештер бит.

 

— Икмәк бит йә чери, йә урлана. Хәзер алдашырга мөмкинлекләр күп. Икмәкнең кәгазьдәгесе «үзебездә кала». Без сыерларга фураж итеп бирәбез. Сыерның теле зур булса да: «Безгә коры печән яки салам гына ашаталар», — дип әйтә алмый.

 

Шәймиев былтыр гына әле: «Бездә өч еллык запас бар», — дип мактанган иде. Быел инде икмәкне төрле төбәкләрдән сатып алалар.

 

2 октябрь. Безгә начар булып тоелган кешеләрнең дә яхшы яклары була. Начарлык эшләгәндә аны кызулык белән язып куясың, ә яхшылык эшләсә, язарга онытасың. Көндәлекләремдә кемнәрдер турында ачулы сүзләр языла икән, бу әле ул кеше бөтенләй яман дигән сүз түгел. Миңа начар булган кеше кемнәргәдер бик күп яхшылык кылгандыр. Кемнәрдер бу көндәлеккә керми калса, үпкәләмәсеннәр. Көндәлек ул тарих дәреслеге түгел. Анда бөтен нәрсәне язып барып булмый. Көндәлектә кемнәргәдер каты сүз әйтелә икән, күңеле киң кешеләр моны кичерер. Ә инде кичерә алмаучылар гаепне үзләреннән эзләсеннәр. Мин бары тик булган фактларны гына теркәп барам. Монда берни дә уйлап чыгарылмаган.

 

16 октябрь. Төрле кеше төрлечә язучының абруен төшерә. Тормышның менә шундый чүп-чарлары язу дәртен сүндерә. Хәзер бик язып та булмый инде. Хәлсезлек. Укырга күз арый. Күзнең аруы тәнгә күчә. Кеше шулай башта рухи яктан, аннары физик яктан бетәдер, күрәсең. Кинәт кенә, өреп сүндерелгән шәм кебек сүнеп куеп та булмый. Менә Фәридә Кудашева 90 яше тулыр алдыннан, җырлап йөргән җирдән үлде. Галим Миркасыйм Госманов кинәт үлде. Мондый бәхетле үлем миңа тәтемәс инде. Гомер буе интегеп яшәп, үземне караучыларны үземнән биздереп үләрмен.

 

30 октябрь. Кичә беренче кар яуды. Минем урамга чыкмаганга айдан артты бугай.

 

Бу дәфтәрне менә бүген тәмамлыйм,

Инде хәзер шигырьләр дә язалмыйм.

Гомеремнең офыгына җителде,

Йөрәк инде парә-парә тетелде.

 

Үтте гомер тартышып һәм көрәшеп,

Кешеләргә байлыгымны өләшеп.

Яр читенә килеп җиттем, хушыгыз,

Шигырьләрем, кошлар булып очыгыз.

 

Монда уйлар, монда хисләр дәрьясы,

Монда бар да гел чынбарлык, ялган юк.

Каләмемне атам бүген еракка,

Көрәшергә, ярышырга чамам юк.

 

7 ноябрь. Сәүияләр килеп китте. Айзилә, Аллага шөкер, үсеп килә. Сөйләшә генә белми әле. «Мәммә», «әннә» — бар белгәне шул.

 

31 декабрь. Көндәлекне күпме сузсаң да сузыла.

 

Каләмемә әйттем: тукта!

Көндәлеккә куям нокта.

Кемдер ягар аны утка.

Сүзләр янар дөрли-дөрли,

                   Ялкын әйтер: тукта, тукта...


Фәнис ЯРУЛЛИН
Казан утлары
№ 6 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»