|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2008 Могҗиза
КИЛӘЧӘК БАЛАСЫ - НУРСОЛТАН"Татарстан яшьләре"нең 21 февраль санында "Индиго балалар" дигән мәкаләдә башкаларга охшамаган балалар турында язылган иде. Мин дә шундый татар малае турында язып җибәрергә булдым. Аның белән 2003 елның сентябрь аенда очрашып, әңгәмә корган идем. Тапшыру "Татарстан" радиосында шул елның 23 сентябрендә эфирда яңгырады. Тыңлаучылар арасында зур кызыксыну уяткан иде ул. Хәтта аңа яшәргә үз йортларын, фатирларын тәкъдим итүчеләр дә булды. Ләкин Кыргызстаннан кайткан бу гаиләгә ул чакта Русия гражданлыгы алу насыйп булмады һәм алар кире үз илләренә киттеләр. Сезгә Нурсолтан белән булган әңгәмәне тәкъдим итәм.
... Героебызның әнисе Нурзадә ханым сөйләвенчә, аларның ерак балалары Татарстаннан икән. Монда ерак туганнары яши. Безнең очрашу да шул туганнарында булды. Нурзадә ханым сөйләвенчә, моннан бик күп еллар элек, аның бабаларының бабалары Татарстаннан килеп тауларда яши башлаган. Беренче күчеп килгән бабай – Нурсолтан 120 яшькә җитеп үлгән. Аның гәүдәсе тау куышында җирләнгән. Нурзадә ханым бу бабайның бишенче буыны. Хәзер алар шул таудан аскарак төшеп, тау итәгендәге авылда, мал-туар асрап яшиләр. Улы туган көнне ире үлеп киткән. Ире дә татар кешесе булган. "Улым өчен, аның киләчәге, язмышы өчен борчылам, чөнки ул башкаларга охшамаган", – диде ханым. Хәзер малайның үзе белән сөйләшәбез. – Минем исемем Нурсолтан. Дүрт яшь тулып китте. – Бигрәк матур исем. – Исемем үземә дә ошый. Бабамның бабасының исеме ул. – Син мәктәпкә дә йөрмисең әле, музыка мәктәбендә дә укымыйсың. Ә үзең фортепианода уйный беләсең икән. – Уйнап карарга булдым да, ошап китте. – Уенчыклар яратасыңмы? – Бик яратам. Әтиемнән калган уенчык машинам да бар. Ул миңа бик кадерле. Кайчакларда аның ямансулап утырганын күрәм, чөнки ул ватык. – Нурсолтан, музыка аша шул ватык машинаның характерын күрсәтеп буламы? Ул үзен ничек хис итә? – Машина үзен ватучыларга үпкәли. – Син миңа боек машина, шат машина характерларын фортепианода уйнап күрсәтә аласыңмы? – Уйнап карыйм. (Уйный) – Машиналардан башка тагын нинди уенчыкларың бар? – Эксковаторым. – Аны ничегрәк ишетәсең? – Менә болай. (Уйный) – Нигә шулай калын тавышлы икән ул эксковатор? – Чөнки аңа җир казуы авыр. Шуңа да калын тавыш чыгара ул. – Нурсолтан, минем кулдагы китапның бу битендә нинди сүзләр язылган? – "Яшел төс – җәй төсе, ямь-яшел келәм төсле". – Шушы яшел төсне уйнап күрсәтә аласыңмы? – Уйныйм алайса. (Уйный) – Нурсолтан, син үтәли күрәсең икән. Анысы ничек була, аңлатып бир әле. – Мин күрә алам, аңлата алмыйм. – Алайса миңа аркаң белән борылып бас. Минем кулымда нәрсә? (Ул күрмәгәндә бер кулыма – китап, икенчесенә микрофон тоттым) – Бер кулыңда китап, икенчесендә микрофон. – Хәзер ни эшлим? – Китапның 4 нче битен ачтың. (Дөрес!) – Хәзер миңа таба борылып бас инде. Син тагын нәрсәләр күрергә сәләтле? (Ул миңа эчке органнарымның кайсы кайда икәнен бармагы белән төртеп күрсәтте) – Минем әле бөердәге ташны да ватканым бар. Врач апалар молодец диделәр. Мин күңелдән зур саннарны да куша-ала беләм! – Алайса сынап карыйм әле үзеңне. Менә бер мәсьәлә: бер малай кибеткә 82 сум акча алып бара да, 30 сумга җиләк-җимеш, 3 сумга ипи, 6 сумга сагыз ала? Бу малайның күпме акчасы кала? – Бик җиңел мәсьәлә бит бу. 43 сум. – Бик тиз санап чыгардың. Мондый мәсьәләләрне бишенче сыйныфта гына чишәләр. Нурсолтан, син үскәч кем булыр идең? – Йә очучы, йә таулар хуҗасы. – Ни өчен шундый һөнәрләр? – Чөнки мин болай да очам. Ә тауларда минем бабам яшәгән. Таулар белән сөйләшергә яратам мин. Алар да мине үз итә. – Таулар телен дә аңлыйсың мени? – Аңлашабыз. Таулар мине гел үзләренә чакыра. – Син кире Кыргызстанга кайтып китәсең икән. Нигә монда гына калмыйсыз, ошамады мени? – Ошады. Монда безнең өебез юк бит. Әнине дә эшкә алмыйлар. – Нурсолтан, татарчаны бик әйбәт беләсең. – Мин татар малае бит. Кыргызча да, урысча да беләм. Үзбәкчә дә беләм әле. – Син зур галим булырсың, мөгаен. Күңелем шулай сизә. Татарстанга кайткач, тагын очрашырбыз, яме? Син мине онытмассыңмы? – Онытмыйм. Миңа да синең белән рәхәт булды. Туганым кебек. "Нурсолтанның үтәли күрү сәләте 3 яшьләр чамасында сизелә башлады, – ди әнисе. – Бик нык авырдым, өянәк башланды. Бөереңдә таш диделәр. Улым яныма утырды да куллары белән сыйпый-сыйпый мине тынычландыра, әни, хәзер бетә, хәзер ди. Кулы кагылган саен җиңеләя баруын тоям. Шуннан соң табибларга барып күрендем. Бөерең чип-чиста, нәрсә белән дәваладың диделәр. Үзем белән ияреп барган улым турында барысын да сөйләп бирдем. Алар да Нурсолтанның үтәли күрү сәләтен, тагын башка төрле көчләргә ия булуын расладылар". Нурсолтанны озатканда мин аңа балалар китаплары, җырлар язылган аудиокассеталар бүләк иттем. Китапларны укырмын, җырларны өйрәнермен диде ул миңа. ... Нурсолтан белән тапшыру эшләгәннән соң бер елга якын вакыт үткәч миңа аннан "тавышлы хат" килеп төште. Шуны сезгә дә күчереп җибәрәм. "Исәнмесез, Дания апа! Сезгә сәламнәр җибәрүче Нурсолтан мин. Бер ел эчендә бик күп үзгәрешләр кичердем. Миңа 5 яшь тулып китте. Буйга да үстем бераз. Тагын бер яңалыгым бар: мәктәпкә йөрмәсәм дә 4 нче класс буенча сынау үтем, гел "бишле"гә генә. Мин хәзер мәктәпкә йөрмичә генә сынау бирәм. Хәзер 5 нче сыйныфта саналам. Мин гел тауларда йөрим, таулар белән сөйләшәм, бабам белән дә. Сөйләгән идем бит, тау куышында бабам җирләнгән дип. Мин аның шәүләсе белән гел очрашам, ул миңа киңәшләр бирә. Миннән озаграк яшәрсең, улым ди. 150гә җитәрмен ахрысы. Минем турыда сораучыларга рәхмәт әйтегез, апа, мин аларны күреп торам. Минем турыда бер авыру әби бик сорашкан икән. Апа, ул терелер, Ходай биргән гомерен кичерер. Туганының амәнәте калган, хәер бирсен, мәчеткә барсын. Апа, без Татарстанга кайтып та йөрмәбез кебек. Дөнья бар җирдә дә бер, түгәрәк. Мине гарәпләр дә үз илләренә чакырды. Күп маллар вәгъдә иттеләр. Китсәм, бабам рәнҗер... Син биргән китапларны йөз тапкыр укып чыктым бугай инде. Җырларны да әни белән гел тыңлыйбыз. Мин хәзер гарәпчә дә өйрәндем әле. Алар безгә килгәннәр иде. Берсенең йөрәге уң якта. Андый кешене беренче күрүем. Мин сезне сагынам. Әлегә кайта алмыйбыз. Сарыкларыбыз, кәҗәләребез бар. Аларны тауда көтәм. Мине сораучыларга сәлам әйт, мин аларга мәрхәмәтле булырмын. Тавышымны Нугай абый аша җибәрәм. Сезгә күп сәламнәр белән Нурсолтан". Менә шундый татар баласы барлыгын белеп торсыннар дип "Татарстан яшьләре" газетасы өчен махсус яздым. P.S. Кызганычка каршы, Нурсолтанның фотосы юк миндә. Адресы да, телефоны да. Хәзер нихәлләрдә ятадыр, белмим.
Дания ГАЙНЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|