поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
31.05.2012 Мәгариф

Чакырылмаган кунак

Путинның беренче һәм икенче идарәсе арасында Президент булып торган Медведев укучыларга өр-яңа дәрес бүләк итеп китте.

Мәктәпкә дин дәресләрен кертү 2009 елда дини лидерларның Россия Президентына мөрәҗәгатеннән башланган иде. Моның башында чиркәү тора. Хәтта аптекалардагы даруларга да изге су бөркеп йөргән чиркәү әһелләре (үзем күрдем!) мәктәпне игътибарсыз калдырсыннармыни?! Башка традицион дин лидерлары мөмкин кадәр нейтраль вариант яклы. Чөнки Россия субъектларында дин дәресләре керсә, сыйныфлардагы аз санлы мөселман балаларына ислам динен укытырлык мөгаллимнәр табылмаячак һәм бары тик христиан дине генә калачак дигән куркыныч туа. Шулай да Россиянең 19 төбәгендә мәктәп программасына дини мәдәният һәм этика дәресләрен кертү буенча эксперимент үтте һәм уңышлы дип табылды. Россия Федерациясе субъектларындагы гомумбелем бирү учреждениеләрендә 2012/13 уку елында «Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика» комплекслы уку курсы кертеләчәк. Киләсе уку елыннан, Аллага тапшырып, 4нче сыйныф укучылары яңа фән укый башлаячак.

 

Татарстан бу дәрес буенча тәҗрибә үткәрүдә катнашмады. Хәзер дә, артык бәхәсләшеп тормыйча, «судан мөмкин кадәр коры чыгу» җаен тапты – Россиядә тәкъдим ителгән алты модульнең Татарстанда икесе генә кулланылачак. Ягъни балалар, төрле диннәргә бүленмичә, «Дөньякүләм дини мәдәниятләр» яки «Дөньяви этика нигезләре»н өйрәнәчәк. Яңа фәнне 4нче сыйныф укучылары 34 сәгать укыячак, бу – атнага бер сәгать дигән сүз.

 

Кызым мәктәптә укый башлаганнан бирле, мин мәгариф яңалыклары белән активрак кызыксына башладым. Гомер тиз уза: кызым да озакламый 4нчегә җитәр ләбаса. Дини культура мәсьәләсендә минем күзаллавым белән укытучыныкы туры килерме? Каршылыклар килеп чыкмасмы?!

 

Таныш-белешләрдән сорашып һәм интернетта актарынып, бу мәсьәләдә башка илләрнең тәҗрибәсен барладым. «Европа илләрендә әлеге юнәлештә белем бирү һәм фикер алышулар беркайчан да туктамаган. Миңа, шәхсән, Германия үрнәге якынрак – күпмилләтле дәүләттә үзара тынычлык саклап аңлашу юлы табылган. Методик яктан да алар шактый алга киткәннәр», – ди галим Марат Гыйбатдинов. Әйе, Германия Конституциясе буенча дин дәүләттән аерылса да, диннең роле зур: мәктәпләрдә католик һәм евангелие дине нигезләре укытыла, башка конфессиядәгеләр һәм атеистлар өчен этика яки фәлсәфә дәресләре бар. Бөекбританиянең мәгариф реформасы Законы буенча, дәүләти мәктәпләрдә дини белем һәм иртәнге гыйбадәтләр мәҗбүри куелган. Польша мәктәпләрендә «Божий Закон» дәресләре керә. Башка конфессиядәгеләргә дин дәресләренә йөрмәсәләр дә ярый ди. Грециядә дә дини белем мәҗбүри. Испаниядә дин укытучыларын чиркәү хакимияте билгеләсә дә, хезмәт хакын дәүләт түли. Ә Франциядә дәүләт дин укытуны финансламый. Баласын дини рухта тәрбияләү максатын куйган ата-ана өчен шәхси католик мәктәпләр эшли, хөкүмәт аларга дотация бирә. Франциядә дини символларны күрсәтеп йөрергә дә ярамый. «Американың гомумбелем бирү мәктәпләрендә дини предмет юк. Теләгән кеше өчен дини дәресләргә нигезләнгән шәхси мәктәпләр, чиркәү яны мәктәпләре бар. Дини дәресләрне гадәттә якшәмбе мәктәбендә өйрәнәләр», – ди Америкада яшәүче журналист Айгөл Гыймранова. «Төркия мәктәпләре һәм лицейларында Ислам дине дәресләре керә. Төркиядә туып-үскән баланың дин дәресенә керүе мәҗбүри. Башка дин вәкилләре өчен үз диннәре буенча дәрес бирелә торган хосусый мәктәпләр бар», – дип белдерә Төркиядә яшәүче татар журналисты Рушания Алтай.

 

Инде үз Казаныбызга «кайтыйк» та яңа фән турында үзебезнекеләрнең фикерләренә күз салыйк. «Дәүләт тә, җәмәгатьчелек тә, руханият та мәктәпкә бу предметны кертүдә төп максат итеп иманлы буын үстерүне куя. Чөнки бүгенге көндә җәмгыятебез, имансыз булуы аркасында, череп беткән һәм котылу чарасы – иманга кайту. Шуңа да инде бу предмет 10-11нче сыйныфка түгел, ә 4-5нче сыйныф укучыларына кертелә. Ягъни балалар фәрештә валчыгы булган вакытта, иман бөртеге кереп калмасмы икән, дигән максат белән. Һәм моннан һич тә оялырга кирәкми, бу җәмәгатьчелегебезне саклап калу максатыннан эшләнә – моны ата-аналар да аңласа иде», – ди ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов.

 

ТР Мәгарифне үстерү институты профессоры, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев: «Акцентның мәдәнияткә ясалуын онытмаска кирәк, – ди. – «Мәктәп дин әһелләре өчен түгел» дигән фикер яшәсә дә, мин, дин әһелләре мәктәпкә килә ала, дип уйлыйм. Моның начарлыгын күрмим».

 

«Балага кече яшьтән үк үз динен аңлата башлау кирәк. Ә төрле диннәр турында сүз барганда, минемчә, тормышка карашы формалашып та җитмәгән баланың башын моның ише фән белән бутау кирәк түгелдер. Бәлки моны 6-7нче классларда өйрәнү кулайрактыр», – ди Ислам дине кануннары буенча яшәүче журналист Гөлназ Мөхәммәт. Ата-аналарның ни өчен нейтраль вариантны сайлавы әлеге җаваптан ачык күренә – иртә!

 

«Бу яңа фән дин нигезләрен аңлату да, дини пропаганда да түгел, бары тик рухи мәдәният нигезләре белән танышу гына, – ди ОРКСЭ предметының программалар, дәреслекләр, концепцияләр һ.б.ны тикшерүче экспертларның берсе, педагогика фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов. – Диннең дәүләттән аерылуына каршы килмәсен өчен, ул илебездәге бөтен диннәр турындагы мәгълүматны үз эченә алырга тиеш. Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика предметының мәктәпкә керүе мөһим гамәл, әмма аны бик яхшы уйлап һәм ныклап әзерләнеп эшләргә кирәк, ашыгырга ярамый! Безнең әле бу фәнне тирәнтен аңлаучы, программалар-дәреслекләр яза алучы әзерлекле белгечләребез һәм фәнне укыта алырдай педагогларыбыз да юк диярлек!»

 

«Укытучыларның 80-90 проценты – атеист, – ди укытучылар һәм укучыларның «Белем.ру» порталы хуҗасы, педагог, галим Раил Гатауллин. – Аларга бу фән якын түгел дип беләм. Шуңа күрәдер, форумда бу темага фикер алышулар да булмады диярлек. Укытучыларыбыз әхлак, тәрбия проблемаларын өстен күрә. Алар – акыллырак…»

 

Әйе, акыллырак. «Дәүләт нинди фәнне кушуга карамастан, яхшы укытучы, барыбер, үзе белеп, балага кирәклесен укытачак», – диде үз дәресләрен әхлак кануннары белән үреп бара алган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Султыева. Әйе шул, ул хаклы. Укытучының кайчакта җыр, физкультура һәм рәсем дәресләрен «урлап», математика укытканы юкмы әллә?! Укыта һәм укытачак! Ә без – ата-аналар аның алай укытуына ике куллап риза. Чөнки алда – БДИ. Ә ул инде кайсы фәннең кирәклерәк икәнлеген күптән «хәл итте». Укучылар телендә әлегә «Основы…» түгел, ә «основные уроки» дигән төшенчә бар!..


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»